поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.01.2015 Җәмгыять

Ай нинди матур егет кергән безгә! Казан мунчаларының берсеннән РЕПОРТАЖ

Дөресен генә әйткәндә, шәһәр мунчасын бик яратып бетермим мин. Анда булганым да юк диярлек. Студент чакта кызык эзләп бер барган идем баруын. Бу юлы исә Иске яңа ел хөрмәтенә, тагын бер кат җәмәгать мунчасында юынып кайтырга булдым.

Трамвай белән тизрәк барып җитәрмен дип, Проспект базары тирәсендә урнашкан «Дельфин» сәламәтләндерү үзәгенә юл тоттым. Гөнаһ шомлыгына, «Южный» сәүдә үзәге тирәсенә җитәрәк, трамваебыз туктады. Баксаң, каршыга килә торганы буран аркасында кардан чистартылмаган рельслардан «очып» чыгып, юлга аркылы баскан. Бар кеше дә тездән карга бата-чума җәяү атларга мәҗбүр булды. Автобусны шактый көттек, чарасызлыктан, халык машина туктата башлады. Без дә бер хатын белән «мотор» тоттык. Машина тулы кеше, йөртүчесе кара халык. Урыным бик җайсыз булды. Төшкәндә карасам, кабачки өстендә барганмын икән. Ничек кирәк алай, бер сәгать булды дигәндә, мунчага барып җиттем.

Юыну өчен урамда ки­рәк-яраклар саталар. Мунчала, сабын ише нәрсәләр янында мунча себеркеләре тезелеп киткән. Бәяләре белән кызыксынам. Каен себеркесе – 50, юкәнеке – 60, имәннеке 100 сум. Чабынырга яратмаганга, себеркесез генә мунчага үтәм.
 
«Дельфин» – моннан алты еллар элек ач­ылган үзәк. Монда, мунчадан тыш, сәламәтләндерү үзәге, чәч­тарашханә, матурлык салоны кебек оешмалар да урнашкан. Җәмәгать мунчасына кеше бик яратып йөри. «Көненә 300гә якын кеше килә», – ди билет сатучы апа. Ике сәгать юыну – 180 сум. Гомумән, Казанның җәмәгать мунчаларына керү бәясе шул сумма тирәсендә тирбәлә.
 
Һәр кешегә киемнәрен кую өчен шкафлар каралган, алар махсус браслет ярдәмендә ачыла. Бу яктан җайлы, куркынычсыз. Әйберең югалыр дип тә борчыласы юк, браслетыңны кулыңа киясең дә, рәхәтләнеп мунча кер! Аны югалтырга гына ярамый, моның өчен штраф салалар икән.
 
Яшь көенчә килә каласы
 
Чишенгән арада, халыкны күзәтәм. Күбесе чишенү бүлмәсенә хәл алырга, чәй, сыра эчәргә чыга. Монда кафе эшләп тора. Теләсәң, туңдырма алып аша, коктейль эч, чәк-чәк, яңа гына сыгылган әфлисун согына кадәр бар. Бәяләре дә әллә ни «тешләми»: өрекле, лимонлы кара чәйне 15 сумга алырга була.
 
Хатын-кызларның күбесе олы яшьтәгеләр. Таяк­ка таянган әбиләр дә мунчага килгән. «Яшьрәкләр күбесенчә бассейнга йөри», – ди мунчада җыештыручы хатын. Юыну бүлмәсендә бер мәлгә өнсез калдым. Берьюлы шуның кадәр шәрә хатыннарны күргәч, әллә ничек, уңайсыз булып киттеме... Җәмәгать мунчасын күргән кешемени соң без!
 
Зур гына бүлмә, рәт-рәт озын урындыклар тезелгән. Стена буйлап краннар куелган, душларда коенырга була. Табаклар өелеп торган җирдән берсен эләктереп, читкә барып утырдым. Залны күзәтәм. Хатын-кызлар ни генә эшләми, кайсы күбеккә баткан, кайсы чәченә нидер сылый, ишекнең тышына «чәч буярга, балчык белән тәнне сыларга ярамый» дип кисәтелсә дә, чәчен «кызартучылар» да бар. Берсенең бите кара төрткеләрдә.
 
– Битегездә нәрсә соң бу? – дим.
 
– Кофе, каймак. Бу битлек җыерчыкларны бетерә, яшәртә, – ди 65 яшьләр чамасындагы хатын. Аңа икенчесе дә кушыла:
 
– Ә син солыдан битлек ясап кара. Яңадан тугандай буласың, битең ефәккә әйләнә. Чәчләрне ныгыту өчен дә шәп рецепт беләм әле мин: берәр бал кашыгы лимон, суган согы, бер йомырка сарысы, А, В6, В12, С витаминнары, ярты бал кашыгы шалкан маен кушасың да бер сәгатькә чәчеңә сөртәсең. Бер ай буе атна саен кабатларга кирәк. Сынап кара, чәчләрең коелмаячак, – ди.
 
Мунчадагыларның күбесе яшь булып калу серләре турында сөйләшә. Үзара төрле үләннәрдән төнәтмәләр ясау рецептлары белән бүлешә, тәннәренә, битләренә үзләре белән алып килгән әллә нинди майлар, кремнар сылап мәш килә.
 
Ябыгасың килсә, дөрес сула
 
Сауна бүлмәсенә узам. Монда төп тема – ябыгу ысуллары. Кайсы махсус диета тәкъдим итә, кайсы мунчага ешрак йөрергә куша. Чабыну артык майларны бетерә дип киңәш бирәләр. Иң өске ләүкәгә үк менеп утырган хатын исә:
 
– Иң яхшысы боди релакс, дөрес итеп сулыш алырга кирәк, интернетта бу хакта укыгыз әле, дүрт ай эчендә, күрәсезме, ничек ябыктым, файдасы бар! – ди, корсак майларын эчкә җыярга тырышып.
 
Дөрес сулап кына ябыгып булса икән ул?
 
Чишенү бүлмәсендә авырлыкны билгели торган үлчәү дә куелган.
 
Себеркем булмаса да, чабыну бүлмәсенә узам. Шактый тәҗрибәсе булган олырак яшьләрдәге хатын дөрес чабынырга өйрәтә: башта аяк үкчәләрен чабасың, аннары ак­рынлап аркага күчәсең... Эссе. Каен себеркесе исеннән, пардан баш әйләнә. Минем көчкә сулап утырганымны күреп:
 
– Хәлеңнән килмәгәч, утырма, сеңлем, бар чыгып һава ал, хәзер тагын пар салам, – ди теге хатын.
 
Хатын-кызлар залында – егет?!
 
– Ай нинди матур егет кергән безгә!
 
Хатыннарның шаулашуын ишеткәч, чыгыйммы-юкмы дип куркып ук калдым. Нужәли мин әйтәм, хатын-кызлар бүлегенә ир-ат керә ала икән! Баксаң, берәү кечкенә улы белән юынырга килгән икән.
 
– Мунчага беренче генә тапкыр алып килдем әле, бүген туган көне, улыма бер яшь тулды, бүләк ясадым, – ди хатын.
 
– Үзегез мунчага еш йөрисезме соң? – дим.
 
– Без шәһәр үзәгенә ешрак йөри идек, хәзер яңа фатирга күченгәч, монда киләбез инде.
 
– Кайда яхшырак?
 
– Монда күбрәк ошый. Тегендә чабына торган җирендә ташка су салырга ярамый иде. Коры саунада чабыну сәламәтлеккә авыр, пешерә. Монда ул яктан уңайлы, – ди хатын.
 
Татар хатыны булгач, рәхәтләнеп сөйләшәбез. Икебезнең дә малайлар булгач, уртак тема – сөннәткә утырту турында да гәпләшеп алабыз.
 
– Бер яшьтән үк сөннәтләргә җыенмыйбыз, өлгерә әле, әтисен дә 25 яше тулгач кына утырттык, – ди хатын, малаен юа-юа.
 
Саунадан юыну бүлмәсенә, аннан чабыну ягына йөреп, мунчадагылар белән сөйләшеп, вакыт узганы сизелми дә. Авылда да болай озак мунча кергәнем булмагандыр! Соңга калырга ярамый, хәер, ун минут өчен ачуланмыйбыз инде дигән иде кассадагы хатын. Ул арада фотога да төшәргә өлгерәм. Мунчада фотога төшүче булмаган, күрәсең, миңа гаҗәпләнеп карыйлар.
 
– Шәһәр мунчасына беренче генә килүем бит, – дип, башымны юләргә салган булам.
 
Чишенү бүлмәсендә зур гына мичкәгә күзем төште. Бу эрбет мичкәсе икән. Сәламәтләндерү максатында файдаланыла. Бер сеансы – 200 сум. Ул да түгел, бер егетнең: «Массаж теләмисезме?» – дигәне ишетелде.
 
Якынрак барып карасам, шунда чишенү бүлмәсенең бер читендә үк ширма артында теләгәннәргә массаж ясый икән. 20 минуты – 300 сум. Менә сиңа мә, чишенү бүлмәсенә хәл алырга чыгучы анадан тума хатын-кызлар бер читтә ир-ат утырганын беләме икән?
 
Мунчаның бар төрлесе: көндезгесе, төнгесе
 
Казанда мунчалар бик күп. Барысы да шәхси кулларга күчеп беткән диярлек. Мунча үзенә күрә бер бизнес. Күбесе юыну урыны гына түгел. Монда төрле хезмәтләр күрсәтәләр, мунча ял итү, күңел ачу урынына әйләнгән.
 
Җәмәгать мунчаларында хатын-кызлар, ир-атлар өчен юыну бүлмәләре аерым булса, кайбер мунчаларда бергәләп керергә дә мөмкин. «Гаилә», «Күңелле компания», «Төнге кунаклар» өчен мунчада аерым тарифлар каралган. Казан тирәсендәге бистәдә урнашкан заманча мунчаларның берсенә шалтыратам.
 
– «Төнге кунаклар» дигән тарифыгыз кызыксындыра иде. Бу нәрсә дигәнне аңлата, көндезгедән нәрсәсе белән аерыла?
 
– Мунчаны төне буена аласыз. Гадәттә, туй алдыннан малайлар, корпоратив өчен оешмалар сорый бу мунчаны, – ди телефоннан ягымлы тавыш.
 
– Төне буе мунча керү ничә сумга төшә инде?
 
– 15 кеше сыйдырышлысы 6400 сум. Алырга уйласагыз, бер атна алдан хәбәр итегез. Гадәттә, бу төр мунчага чират.
 
– Төне буе мунча кереп буламы икән ул?
 
– Ә нигә юынырга гына, теләсәгез, шоу-программа оештырырга да була, массаж ясаучыларыбыз бар, профессиональ чабындыручылар хәтта өегездәге мунчага да килә хәзер, өстәмә түләү шарты белән стриптиз күрсәтүчеләр дә табарга була. Аннары өстәл артында дусларыгыз белән күңел ача аласыз, дөрес, ашамлыкларны үзегез алып киләсез инде.
 
– Мунчада «төнге күбә­ләкләр» дә хезмәт күрсәтә дип ишеткәнем бар, сездә моны оештырып буламы соң? – дигән булам.
 
– Акчагыз булса, хәзер барысы да була. Монысы телефон аша сөйләшә торган сүз түгел, килегез, урында хәл итәрбез, егетләр дә, кызлар да табарга була, – ди кыз.
 
Тәгәрмәчтәге мунча
 
Татар, рус, фин, төрек мунчалары белән беррәттән, тәгәрмәчтәге мунчалар да бар. Болары өйгә үзләре килә икән. Былтыр гына танышларым табигатьтә ял итәргә баргач, шундый мунчага кереп рәхәтләнгәннәр иде. «Машина арбасында урнашкан мунчадан чыгабыз да карга сикерәбез, тагын эссе машинага кереп китәбез, кызык та, гаҗәп тә», – дигәне исемдә. Шуны исемә төшереп, мин дә башта мунчаны өйгә генә чакыртмакчы идем. Подъезд ал­дында гына мунча керим әле, янәсе. Тик Казанда мондый хезмәт күрсәтүчеләрне таба алмадым. Кайбер номерлар буенча шалтыратып карасам да: «Элек бар иде, хәзер юк инде, файдасы юк бит», – дигән җавап­лар гына ишеттем.
 
Аның каравы, Авито.ру сайты мунчалы машиналар сатучылар белән тулган.
 
Казанда да тәгәрмәчтәге мунча сатучылар бар.
 
– Машинада өч сәгать мунча керү – 1500 сум. Бөтен уңайлыклары да булган мунчада шул бәягә рәхәтләнеп ял итеп булганда, кешенең машина арбасында юынырга теләмәве аңлашыла да.
 
Мунчадан чыгучылар белән бер-беребезгә җиңел парлар теләп, мунча белән саубуллашам. Шәһәрнеке булса да, мунчадан соң рәхәт. Җиргә яңадан тудыра, их бу мунча!

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»