|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2015 Матбугат
Бүген "Татарстан яшьләре" газетасына 95 яшь!Бүген, 22 гыйнвар көнне, "Татарстан яшьләре" газетасы 95 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бүгенге саннары аеруча бай, матур һәм тантаналы итеп чыгарылган. Редакциядә исә бәйрәм табыны корып чабулашалар. Даими авторлар да чакырылган. "Татарстан яшьләре"н феномен газета дисәң дә буладыр. 90нчы елларда ул 200 меңгә якын тираж белән чыкты. Хәзер мондый саннар белән бер генә матбугат чарасы да мактана алмый. ТЯда эшләү дәрәҗәле иде, анда теләсә кемне алмыйлар иде, хезмәткәрләренә хәтта фатирлар бирәләр иде. Дөрес, соңгы елларда "Татарстан яшьләре" дә, бөтен вакытлы матбугат та, хәтта илебез дә үзгәрде. ТЯга карата тәнкыйть элек тә ишетелә иде, хәзер дә тынып тормый. Әмма газетаның үз кыйбласы бар, үз укучылары, даими авторлары бар. Бүген "Татарстан яшьләре"нә 95 яшь! Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|