поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.01.2015 Шоу-бизнес

2 атна сөйләшми йөргән Зәйнәп-Зөфәрне “Интертат”ның хәйләкәр журналисты татулаштырган

“Интервьюга үзем генә киләм инде. Зөфәр белән сөйләшмибез, үпкәләштек. Калганын килгәч сөйләп бетерермен”, - диде дә Зәйнәп ханым, тиз генә телефонын куйды. Менә сиңа мә! Гадәттә, халык мәхәббәтен күптәннән яулаган әлеге җырчы пар интервьюларга бергә йөри.

Баксаң, Яңа елдан соң Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов сүзгә килеп, ике атнадан артык сөйләшми йөргәннәр. Бу күренеш безнең арада беренче тапкыр күзәтелми, ди алар үзләре. Шулай да халык аларны гел бергә күреп ияләнгән. Ни дисәң дә, алар татар халкына үрнәк булырлык матур пар бит.

Уйлый торгач, Intertat.ru хәбәрчесе җырчыларга бер-берсенең килүен әйтмичә, аларның икесен дә бер вакытка, бер урынга чакырып “татулаштырырга” ниятләде.
 
Беренче булып Зәйнәп Фәрхетдинова кызу-кызу гына атлап килеп җитте. Бер биш минутка соңга калып Зөфәр Билалов та күренде.
 
- Нәрсә бу?! Розыгрыш мәллә? - дип кулымны кысып исәнләште Зөфәр Билалов. Кәефе дә әллә ни түгел иде. Бер миңа, бер Зәйнәп ханымга карана башлады. Ә Зөфәр әфәнденең киләсен Зәйнәп ханымга алдан ук әйтеп куйган идек.
 
- Гафу итегез инде, сезне гел бергә күреп ияләндек һәм берничек тә аерым-аерым күреп булмый...
 
Зәйнәп Фәрхетдинова: “Менә шулайрак булды инде. Яңа елдан соң сүзгә килдек. Үпкәләргә туры килде. Зөфәр өйдән үк чыгып китте. Сәбәпләре дә җыелды. Хәзер әйткән сүзләремә дә үкенәм (Зөфәр Билаловка карап куйды – Э.Г.). Турыга бәреп әйтү холкымда да бар. Ишек шартлатып ябып та куя беләм. Бөтен дөнья үлеп-китеп артист тормышы белән кызыксынган заманда бөтенесен сөйләп тә булмас. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Чынлап та мин гаепле. Зөфәр дә гаепле түгел сыман тоела...”
 
Зөфәр Билалов: “Хатын-кызның һәй-лә-кәр-ле-ге (елмая). Зәйнәп апагыз белән икәүләп уйладыгызмы бу розыгрышны (көлә)?”
 
 
 
- Юк, әлбәттә. Бу бары сезне дуслаштыру иде. Яңа елны бергә каршы алгансыздыр бит?
 
Зәйнәп Фәрхетдинова: “Әлбәттә, бергә Казанда үзебезнең фатирда каршы алдык. Минем яктан да, Зөфәрнең ягыннан да туганнарыбызны чакырган идек. Ә бу үпкәләшү Яңа елга кадәр үк сузылып килгән иде үзе. Шул Яңа елдан соң түземлегем тәмам бетеп, әйтеп ташладым инде. Зөфәрнең кулында нәрсәсе бар, шулар белән өйдән чыкты да китте. Олы улыбыз Булатка шалтыраткан булган. Стресстан арынам дип, тотканнар да Әлмәттәге тау шуу комплексына китеп барганнар. Кайда йөргәннәрен өйгә кайткач Булат миңа сөйләде. Ә Зөфәр үзе кунакханәдә яшәгән. Безнең болай үпкәләшү озакка сузылганы булмаган иде. Ике атнадан артык Зөфәрне күрми торганмын икән. Шулай да гыйнвар башында без күрешкәләп тордык. Чөнки концертларыбыз бар иде. Йә мин, йә Зөфәр килмичә калып, халык алдына да чыкмый калырга ярамый. Үпкәләштек дип, килгән халыкны кире дә борып булмый бит. Халык безнең арада булган низагны сизмәде. Ике атнадан артык сөйләшми торганыбызны сез беренче белдегез”.
 
Зөфәр Билалов (тормыш иптәшенә карап): “Интервьюга чакырып дуслаштырдың дип тә өстә инде (елмая)”.
 
- Ике атна сөйләшми тору авыр булгандыр барыбер...
 
Зәйнәп Фәрхетдинова: “Әлбәттә. 26 ел бергә гомер итәбез бит. “Ничек хәлең?” дип булса да, Зөфәр СМСкаларын язып торды торуын (көлә)”.
 
 
 
Зөфәр Билалов: “Бөтен серне ачып бетерәсең син, Зәйнәп! Барысын да сөйләмә! Бу безнең бер-беребездән ял итеп алуыбыз булды. Хәзер гөрләп концертлар белән йөрисе. Үпкәләшеп торырга вакыт калмасын. Менә шул!”

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 21.01.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»