|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2015 Җәмгыять
Үтерә бу яллар!Чамадан тыш озакка сузылган Яңа ел ялларыннан гарык булдык. Чит илләргә баручы күп акчалы кешеләр өчен шулай кирәктер ул, бәлки. Авыл җирендә яшәүче әти-әниләре һәм башка туганнары янына кайтучылар өчен дә өстәмә ял шикеллерәктер. Әмма... Хөкүмәт карамагындагы һәм башка оешмаларның ике атнага якын “үлүе” бер дә әйбәт түгел. Мондый ял көннәрендә авырып китүдән Ходай үзе сакласын, поликлиникалар да эшләми бит. Әле эшли башлагач та, кирәкле табибыңа, хәтта үзеңнең терапевтыңа эләгү өчен дә, язылып, чиратың җиткәнне көтеп торасы була бит. 6 гыйнварда бер танышым чылтыратты. Хатынының бик каты башы авырткач, түләүле томография үткәннәр. Шуннан томограф поликлиникадагы үз табибына барырга кушкан. “Кайчан гына бетәр инде бу ял көннәре”, – дип зарланды танышым. Шушы мәкаләне язып утырганда, ТНВ каналы бәйрәм көннәрендә 300гә якын исерек машина йөртүче тоткарлануы турында хәбәр итте. Нишләсеннәр, башка эшләре юк, бәйрәм бит, эчәләр инде. Мондый озын бәйрәм көннәрендә эчү аркасында күпме кеше якты дөнья белән хушлаша. Шулай булгач, кирәк микән бу ял көннәренең шундый озакка сузылуы? Исәнлек-саулык, яхшы тормыш тели-тели, күпме генә эчсәк тә, боларның берсе дә булмаячак бит!
Ил җитәкчелеге 2015 елда халыкка яшәү җиңел булмаячагын ачыктан-ачык әйтеп тора. Моның шулай икәнлеге базарга барсаң да, кибетләргә керсәң дә күренә. Сагынып көтеп алып, яратып укый торган мәгълүмат басмаларының 2 атна буе чыкмый торуы да үзе бер җәза кебек булды. Әйтерсең, тормыш туктап калды.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ |
Иң күп укылган
|