поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.01.2015 Медицина

Дәвалану бәясен беләсең килсә...

Бездә медицина хезмәтләре бушлай дибез... Һәрхәлдә, хастаханәдә дәваланып чыгу, сырхауханәгә барып табибка күренү беренче карашка бушлай кебек тоела. Гадәттә авырып киткәч, без үзебез теркәлгән шәһәр һәм район сырхауханәләренә юл тотабыз. Әлбәттә, анда иң элек полис һәм пас­порт күрсәтүне таләп итәләр. Алардан башка сине беркем дә тыңлап тормаячак. Чөнки һәр кешегә иминиятләштерү полисы аша дәүләт акча бүлеп бирә, дәвалау оешмалары нигездә шулар хисабына яши.

Соңгы вакытта хастаханәдә дәваланып чыкканнан соң кайбер пациентлар кулына дәвалау исәп-хисабы язылган кәгазь биреп чыгара башладылар. Газета укучыбыз Зәлия Сабирова хас­таханәдән чыгар алдыннан, шундый кәгазь бирүләрен яза. Наркоз, укол ясау, дәвалау процессы, препаратлар бәясе – барысы да язылган була анда. Бермәлгә аптырап кала ул. Әмма аңа бу акчаны үз кесәсеннән түләргә туры килми. Боларның мәҗбүри ими­ниятләштерү фонды аша эш­лән­гәнен аңлаталар.

Чынлыкта исә барлык хас­та­ханәләрдә дә авыруларның кулларына мондый хисап кәгазе бирелми икән. Танышыбыз Лилия апа әле генә Казан шәһәренең бер хастаханәсендә дәваланып чыкты. Аңа андый кагәзь тапшырмаганнар.
Республиканың клиника инфекция хастаханәсенең кабул итү бүлегендә һәр авыруга мондый белешмәлек тапшыруларын хәбәр иттеләр. Казан шәһәренең 12нче номерлы хастаханәсендә исә мондый эшнең авыруның теләге буенча эшләнгәнен әйтәләр. “Әгәр дә авыру кеше дәвалан­ганнан соң күрсәтелгән хезмәт турында мәгъ­лүмат сорый икән, аны хастаханә бирергә тиеш. Әмма моңарчы һәрбер авыруга мәҗбүри бирелми иде. Бөтенесе бушлай дә­валанып чыктым дип уйлый. Чынлыкта бернәрсә дә бушка түгел. Дәүләт барлык чыгымнарны саный. Бу мәҗбүри иминиятләштерү фонды аша алып барыла”, – диде генераль дирек­торның дәвалау эшләре буенча урынбасары Вә­силә Һадиева.
 
– Дәүләт программасы ни­гезендә ел саен бер кешегә тотылырга тиешле акча күләме хөкүмәт тарафыннан билгеләнә, – ди ТР Мәҗбүри иминиятләштерү төбәк фонды директоры Алсу Мифтахова. Әлеге сумма 11 мең сумнан артып китә.
 
Моннан соң һәркем үзен дә­валаган өчен күпме акча тотылганын белеп торачак. 2015 елның 1 гыйнварыннан Россиянең 89 тө­бәгендә дә дәвалау оешмаларында тотылган чыгымнар күлә­ме авыруларның кулларына тапшырылачак. Моңарчы ул пилот-про­ект буларак 46 төбәктә, шул исәп­тән Татарстандагы кайбер оешмаларда эшләгән. Белгечләр бу эш­чәнлек дәүләтнең медицина яр­дәме күрсәткәндә тотылган чыгымнарын объектив күзаллар өчен кирәк дип саный. Табиблар кайбер пациентларны үз хокукларыннан артыгы белән файдалануларын да яшерми. Мәсәлән, хаста­ханәләргә кат-кат мөрәҗәгать итеп, дәваланучылар күп икән. Операция алдыннан анализлар җыеп та, үзләре кичектереп торучылар бу эшләрнең дәвалау оешмасына кыйммәткә төшәчәген уйлап та карамый. Чөнки операция алдыннан кабат анализлар җы­ярга кирәк булачак.
 
...Кемнеңдер кулында ертылып беткән иминият полисларын күрү гаҗәпләндерә. Аны документка санамаучылар арабызда җитәрлек. Аннан баштарак полисларны күпме кирәк шуның кадәр өләштеләр, ахрысы, дигән уй да туа. Мәсәлән, танышым Фә­рит абыйның элек өч полисы бар иде. Икесе ике төрле эштән тапшырылган, берсе эшсез йөргән чакта бирелгән була. Хәзер инде күпләр полисларын яңартты.
 
Кулыбыздагы полиска кагылышлы күп кенә мәгълүматны белеп тә бетермибез. Дөресен генә әйткәндә, үзебезнең хокукларыбызны да яклый алмыйбыз. Сырхауханәдә айлар буе табибка эләгә алмаучылар бар. Эндокринолог, онколог, невропатологка язылыр өчен айлар буе йөрергә туры килә. Авыру мөрәҗәгать ит­кәннән соң табиб-белгечтән консультация алу, лаборатор тикше­рү үтүне көтү вакыты 10 көннән дә артмаска тиеш. Компьютер яки магнит-резонанслы томография тикшерүе уздырып, хас­таханәгә яткыру утыз эш көне эчендә башкарылырга тиеш.

---
Ватаным Татарстан
№ 4 | 16.01.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»