поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.01.2015 Шоу-бизнес

Нияз Җәләлов икенче тапкыр өйләнгән (ВИДЕО)

Татар шоу-бизнесына атлап кергәннән бирле автор-башкаручы Нияз Җәләловның кеше теленнән бер төшкәне юк. Тегеләй дә сөйлиләр, болай да сөйлиләр. 50 гә җиткәндә генә сәхнәгә чыккан, тавышы бөтенләй юк дип гайбәт чәйнәүләре җитмәгән, инде беренче хатыныннан аерылып, яшь хатын белән мәхәббәт җепләрен бәйләгән дигән сүзләр күп йөри. Җырчы үзе дә бу гайбәтләрдән тәмам туйган, соңгы ноктаны Intertat.ru өчен махсус оештырылган эксклюзив әңгәмәдә куярга булдык.

- Нияз әфәнде, сезнең икенче мәртәбә өйләнүегез дөресме?

- Әйе, икенче мәртәбә өйләндем. Беренче тормыш иптәшем Фәния белән без 25 ел яшәп калган идек.
 
- Балаларыгыз да бардыр...
 
- Әлбәттә. Ике бала үстердек. Кызым Алия инде эшли. Экономист һөнәрен үзләштерде. Улым Булат 7 нче сыйныфта белем ала.
 
- Беренче тормыш иптәшегез белән шул гомер яшәп, ничек аерылышырга булдыгыз? Җитмәсә, икенче тормыш иптәшегез дә сездән күпкә яшь...
 
- Бездә халык гайбәт сөйләргә ярата инде ул. Аларга сөйләргә генә булсын. Алар бит гаиләдә нәрсә булганын белеп бетерми. Ничек торганыңны да беркем белми. Төрле сүзләр ишетергә туры килде. Дөресрәге, ул сүзләр миңа килеп җитте. Кеше баеса, яшь хатын ала, диләр. Моңарчы ничек торган? Балаларны үстереп бетергәнче торганмы? Артист булды да, яшь хатынга өйләнде дип әйтергә дә күп сорап тормыйлар. Мин артист, очучы, президент буламмы? Мин кем булсам да, һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Без бит үзебез белән җитәкчелек итмибез. Аллаһы Тәгалә бар. Беребез дә эшләгән эш түгел. Артистлар тормышында гына аерылышулар булмый. Кемдер түзеп тора, кемдер балалар үскәнен көтә.
 
- Ә сезнең мисалда ничек соң? Аерылышуга нәрсә сәбәпче булды?
 
- Балалар үсеп җиткәнен көттем. Аллага шөкер, балалар исән-сау, үсеп җиттеләр. Алар минем икенче хатынга өйләнүемә каршы килмәделәр. Алдан ук үзләре белән сөйләшкән идем. Балаларым мине үлеп ярата. “Әти-әти” дип кенә торалар. Икенче хатынга өйләндем дә, балаларны ташладым дигән сүз түгел. Бүгенге көндә дә гел күрешеп торабыз. Ярдәм итеп торам. Нишләтәсең инде шулай булырга язган. Ахыры гына әйбәт булсын. Матур итеп яшәргә, иҗат итәргә язсын. Яшь аермасына килгәндә, безнең ул сизелми дә. Илсинә миннән 20 яшькә яшьрәк. Ире белән тормаган да ул. Улы бар. Яшь булуына карамастан, тормышта авырлык күреп үскән. Дөньяга булган карашлары да өлкәннәрнекечә. Икенче хатынны мактап, беренчесен яманлап әйтүем түгел. Хатынын яманлап утырган ир нинди ир була инде ул?! Беренче тормыш иптәшемә карата бер начар сүз дә әйтәсем килми. Ни дисәң дә, ул минем балаларымның әнисе. Тормышта идеаль кеше булмаганын да әйтә алам. Мин дә әүлия түгел. Бер-береңә юл биреп яшәгәндә генә матур яшәргә була. Иң мөһиме – алдагы киләчәк матур төсмерләргә бай булсын.
 
 
 
- Нияз әфәнде, иҗат төркемегез турында да сорамый булмас. Ялгышмасам, быел өченче сезон концертларыгыз гөрләп бара...
 
- Аллага шөкер, иҗат - минем төп эшем. Җырлар язу, аларны башкару – ипием бит инде. Быелгы сезонга шоумен Нияз Сабировны алдым. Бик оста алып бара, җитмәсә матур итеп җырлый да. Шулай ук миндә Пермь ягы җырчысы, үзенчәлекле тавыш иясе Фәнзирә Хаюмова эшли.
 
- Татар эстрадасына килгәнче, нинди өлкәдә эшләдегез?
 
- Бизнес белән шөгыльләндем. Азык-төлек тармагында дип әйтә алам. Ничә ел эшләдем икән?.. (Уйга калды – Э.Г.) 20 елдан артык вакытымны шуңа багышлаганмын икән.
 
- Бер бизнестан, бөтенләй башка булган, ягъни шоу-бизнеска кереп китүе авыр булмадымы соң?
 
- Авырлыгын сизмәдем. Әйтеп торам бит: иҗат - минем төп эшем. Җырлар язу, аларны башкару минем күңелемне күтәрә. Нинди генә эшне алыйк, ул, беренче чиратта, кешегә рәхәтлек китерергә тиеш. Шул вакытта гына эшеңне яратып башкарачаксың.
 
- Илсинә иҗатыгызны яратамы?
 
- Әлбәттә, ярата. “Риза булырсыңмы?” исемле җырымны мин махсус аның өчен иҗат иттем бит. Җырны язуга тормыш иптәшемә тыңлатам. Иң беренче бәяне ул бирә дә инде. Аның белән кавышуыбыз да юкка түгелдер...
 
Тыгыз график белән эшләвенә карамастан, Нияз Җәләлов белән күрешеп сөйләшергә вакыт тапканнан соң, Илсинәнең үзен дә күрми кала алмадык. Илсинә үзе Питрәч районының Шәле авылы кызы икән. Җитмәсә, игезәк сыңары да бар. Иҗат кешесе түгел, бүгенге көндә Җөмһүрият клиник хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.
 
 
 
- Илсинә, булачак ирегез җырчы булыр дип уегызга да китермәгәнсездер?..
 
- Кая инде?! Ирем җырчы булыр дип күз алдыма да китермәгән идем. Ниязның җырларын ишеткәнем бар иде. Әмма алай концертларына барган булмады. Берсендә әнием: “Кызым, безнең Шәлегә җырчы Нияз Җәләлов концерт куярга килә. Билетлар алдым. Сиңа да, Илфинәгә дә (игезәк сыңары – Э.Г.), үземә дә”, - диде. Әнием Рафилә аның иҗатын үлеп ярата иде. Ул көн килеп җитте. Өчебез дә Ниязның концертына алгы рәтләргә килеп утырдык. Концерт вакытында җырчыга хат язу була бит инде. Әнием аңа хат язарга булды. Әле бүгенгедәй ул көнне хәтерлим. 2013 елның 17 мае иде ул. Игезәк сыңарым белән 20 май көнне туган көнебез. “Игезәк кызларымның берничә көннән туган көннәре. Нияз әфәнде, аларга багышлап берәр җыр башкарып үтә алмассызмы?” - дип әнием хат юллады. Әлбәттә, Нияз котлады. Менә кем уйлаган бит аның минем булачак ирем булыр дип?! Ул миңа шул концертта вакытта ук күз салган булган (елмая). Әмма безнең мөнәсәбәтләр болай ук эчкә кереп китәр дип уйламаган идем.
 
- Яшь аермагыз да 20 ел икән...
 
- Күп инде. Төрле сүзләр булды, әлбәттә. Безне хөрмәт иткән кешеләр бары хупладылар гына. Ә кемгә ошамады, алар сүз йөртми тормады. Артист халкы гел яшәреп кенә тора ул. Аңа бер дә 46 яшь  биреп булмый әле. 18 яшьлек егетләр кебек әле ул. Эчке халәте белән дә шундый.
 
- Җырчы белән гаилә коруга ничек килдегез?
 
- Нияз белән без елдан артык аралашып торганнан соң, никах укытырга булдык. Әнием безгә каршы килмәде. Әтием Фәрит кенә  генә киявен күрә алмады. Ул күптән вафат инде. Ә беренче ирем белән без тормадык дисәк тә була. Улым Имильне тапканнан соң, озак та тормыйча, аерылышырга булдым. 5 яшьлек улым Имиль дә Ниязны  яратып өлгерде инде. Нияз әйтмешли, алдагы тормышыбыз матур гына булсын. Исәнлектә, тигезлектә яшәргә язсын. Кем нәрсә әйтә, хәзер барыбер. Безнең бергә булуга да, Нияз беренче адымны ясаган иде бит. Мин хәзер генә аңладым: бу тормышта бары үз бәхетең өчен яшәргә кирәк.
 
 
P.S. Узган елның җәендә җырчы Нияз Җәләловны Чувашиянең Батыр районының Шыгырдан авылындагы туйга җырчы һәм алып баручы буларак чакырган булганнар. Аның өчен махсус вертолет җибәргәннәр. Җырчы үзе дә шаккаткан булган. Туйның тантаналы вакыты матур декорацияләр белән эшләнгән су буенда узган. Нияз Җәләловны бирегә вертолет белән төшергәннәр. Ике көн рәттән чакырткан кешеләрнең туйларын алып барган. Моны сез видеодан да карап күрерсез.

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 20.01.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»