поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.01.2015 Икътисад

Иң түбән хезмәт хакы кайсы районнарда? Кайсы өлкәдә эшсезләр артачак?

Узган ел Татарстанда уртача хезмәт хаклары шактый югары булган. Хезмәткәрләргә акча түләү белән бәйле бурычлар саны исә якынча 100 миллион (!) сумга кимегән. Ә менә эшсезләр саны арту белән бәйле мәсьәлә республика җитәкчелегендә шактый зур борчу тудырган. Шуңа күрә алар хәзерге вакытта кризиска каршы чараларны барлау белән мәшгуль.

Бу турыда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
 
Иң түбән хезмәт хакы – Әлки, Мөслим, Аксубайда
 
Җитәкче китергән мәгълүматларга караганда, узган елның ноябрь һәм 2015 елның гыйнвар айларында Татарстанда уртача хезмәт хакы  27,6 мең сум дип билгеләнгән. Декабрь аенда исә әлеге күрсәткеч гомумән дә 28,5 мең сум булыр, дип уйланыла (бу күрстәкеч әлегә фараз буларак кына китерелә, чөнки төгәл саннар бераз соңрак билгеле булачак).
 
- Бу - шактый уңай динамика. Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырганда без алда барабыз. Әле алай гына да түгел, Татарстан әлеге күрсәткеч буенча Россиянең башка регионнарын да уздыра, - дип ассызыклады Эльмира Зарипова.
 
Хәзерге вакытта Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Лаеш һәм Әлмәт районнарында халык республика буенча уртача хезмәт хакы белән чагыштырганда шактый югарырак хезмәт хакы алып эшли. Мәсәлән, Алабугада әлеге күрсәткеч якынча 28 мең булса, Әлмәт районында исә гомумән дә 32,8 меңгә җитә. Казанда исә уртача хезмәт хакы күләме – 31,7 мең сум.
 
Иң түбән хезмәт хакы алып эшләүчеләр исә Әлки, Мөслим һәм Аксубай районнарында яши. Биредә әлеге күрсәткеч нибары  17,7 мең сумны тәшкил итә.
 
- Бу, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче районнар, - дип белдерде министр.
 
Бурыч күләме 120 миллион сум түгел инде...
 
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, Татарстанда хезмәт хакы буенча бурыч күләме һаман да шактый югары булып кала бирә. Узган елның декабрь аенда әлеге төр бурыч күләме 27,2 миллион сум булса, агымдагы елның гыйнвар аенда әлеге күрсәткеч гомумән дә 47,8 миллион сумга җиткән.
 
- Әлбәттә, әлеге күренеш безне уйланырга мәҗбүр итә. Беренче чиратта, бу - сезонлы үзгәрешләр белән бәйле булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, кыш айларында төзелеш, авыл хуҗалыгы тармакларында эшчәнлек беркадәр туктала. Җәйгә таба исә әлеге вәзгыять бераз җайлана башлый. Шулай булуга да карамастан, бу өлкәне контрольдә тотачакбыз, - дип дәвам итте сүзен Эльмира Зарипова.
 
Ничек кенә булмасын, бу өлкәдә алга китеш тә юк түгел. Моны аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, 2014 елның гыйнварында хезмәт хакы буенча бурыч күләме 120 миллион сум (!)  булган, ә ел азагына исә нибары 27,2 миллион сумга гына калган.
 
- Беренче чиратта, бу – урыннардагы гаять зур эшчәнлек белән бәйле.  Әле бүген генә күрше регионнардан ике коллега шалтыратып, “ничек сез хезмәт хакы буенча бурычларны шулай киметә алдыгыз”, дип кызыксындылар. Уңышка ирешү өчен урыннардагы  хезмәт куркынычсызлыгы буенча күзәтчелек һәм контроль органнарының оешкан төстә җитди эшчәнлек алып баруы кирәк, - дип белдерде министр.
 
“Соры” хезмәт базарына каршы көрәш катгыйлана
 
Эльмира Зарипова “соры” хезмәт хаклары белән бәйле мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирде. Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге акытта Татарстанда шундый шартларда эшләүче 262 мең кеше бар дип исәпләнә. Аларның дәүләт пенсия иминиятләштерүе турындагы таныклыклары бар, әмма эш бирүчеләр пенсия фондына әлеге хезмәткәрләр өчен махсус түләүләр башкармый.
 
- “Соры” хезмәт базары дигәндә, без нәкъ менә шушы күренешне күздә тотабыз. Әгәр дә пенсия фондына күчерүләр юк икән, димәк биредә акчаны “конверт” ярдәмендә түлиләр. Шул рәвешле, гражданинның пенсиядәге киләчәге белән бәйле мәсьәлә килеп туа. Ул “больничный” кәгазе дә ала алмый, аңа карата йөклелек белән бәйле түләүләр дә тиешле дәрәҗәдә башкарылмаячак дигән сүз, - дип дәвам итте Эльмира Зарипова.
 
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, “соры” хезмәт базары хәзерге вакытта җәмәгать туклануы, сәүдә, такси хезмәте кебек тармакларда аеруча еш очрый икән.
 
- Кайвакыт эш бирүче хезмәт килешүе урынына гражданлык-хокукый  килешү төзүне өстенрәк күрә. Шуны билгеләп үтәсе килә, әлеге хокук бозу өчен штрафлар күләме хәзерге вакытта 100-200 мең сум тәшкил итә, - дип ассызыклады җитәкче.
 
Тагын бер мөһим мәгълүмат: бүгенге көндә Россиянең бюджетныкы булмаган оешмаларында иң түбән хезмәт хакы күләме 6420 сум тәшкил итәргә тиеш. Бу – Россия буенча уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда 7 процентка югарырак, чөнки ил буенча иң түбән хезмәт хакы  5965 сум дип билгеләнгән.
 
- Әгәр дә әлеге тәртип үтәлми икән, эшче хезмәт инспекциясе органнарына мөрәҗәгать итә ала. 1 гыйнвардан башлап, әлеге хокук бозулар өчен махсус штрафлар каралган, - дип белдерде Эльмира Зарипова.
 
Фаразлар турында сөйләргә иртәрәк
 
Билгеле булганча, Мәскәүдә узган Гайдар форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гыйнвар аенда республикада эшсезләр саны арту күренешенә борчылуы хакында хәбәр иткән иде. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры сүзләренә караганда, ел башы чыннан да шактый катлаулы булган.
 
- Агымдагы елның гыйнвар аенда  эшсезләр саны чыннан да артты һәм 15,2 меңгә җитте. Бу бездә, әлбәттә, борчу тудыра. Шулай булуга да карамастан, хәзерге вакытта елның нинди булачагы турында фаразлар төзергә иртәрәк.  Кризис озак вакытлы яңа ел ялларына туры килде. Шуңа күрә оешма һәм предприятиеләр хәзер генә эшкә ныклап керешә. Алга таба икътисади вәзгыятьнең нинди булачагын белү кирәк. Хезмәт базары турыдан-туры шушы тармак белән бәйләнгән. Тик шунысын төгәл әйтә алам, бу тармакны без дөрес итеп бары тик февраль азагы-март башларында гына анализлый алачакбыз, - дип аңлатты Эльмира Зарипова.
 
Ә менә эш урыннары бушау белән бәйле фаразлар турында хәзердән үк сөйләргә мөмкин. Мәсәлән, хәзерге вакытта Татарстанның 244 предприятиесе 2015 елда якынча 2 мең кешене эштән чыгарачагы турында белдергән.  Бу күрсәткечне куркыныч дип булмый, ник дигәндә, 2014 елда әлеге фаразлар 10 мең кешене тәшкил иткән булган. Нәтиҗәдә, аларның 7 меңе генә эштән киткән.
 
- Әлеге вәзгыять белән кайсы тармак хезмәткәрләре очрашачак соң? Беренче чиратта, бу – хезмәт күрсәтү белән бәйле юнәлешләр. Иминият, туризм, сәүдә тармакларында да эшчеләр саны кимер, дип уйланыла, - дип белдерде Эльмира Зарипова.
 
Кризиска каршы көрәш инструментлары барлана
 
Министр сүзләренчә, хезмәт базарын контрольдә тоту, җайга салу буенча эшчәнлек инде башланган. Кризиска каршы чаралар турында да федераль үзәк белән сөйләшүләр бара икән.
 
- Бездә 2008-2009 елгы кризиска каршы көрәш инструментлары бар. Ул чагында без бу өлкәне җайга салу өчен җәмәгать эшчәнлеген җәелдерү, вакытлыча эшкә урнаштыру һәм хезмәткәрләрне яңадан укытып, бер тармактан икенче тармакка күчерү юнәлешендә актив эшләгән идек, - дип сөйләде Эльмира Зарипова.
 
Җитәкче сүзләренә караганда, быелгы кризисны җиңәргә Татарстан җитәкчелеге тарафыннан тормышка ашырыла торган декрет ялындагы хатын-кызларны башка һөнәргә укыту буенча программа да ярдәмгә килергә тиеш.
 
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, 2014 елда  хезмәт базарында шактый уңай вәзгыять күзәтелгән. Мәсәлән, декабрь аенда Татарстанда теркәлгән эшсезләр саны 14,7 мең булган. Вакансияләр санының исә гомумән дә 35 меңгә кадәр җиткәнлеге мәгълүм.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 20.01.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»