поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.01.2015 Шоу-бизнес

Алсу Әбелханова туган көнен Австралиядә уздырган (ФОТО, ВИДЕО)

Яңа ел алдыннан танылган җырчы Алсу Әбелханова Австралиянең Аделаида шәһәрендә узган Сабантуйда катнашып кайтты. Җир шарының бөтенләй бер читендә яшәсәләр дә, биредәге татарлар җәмгыяте җырчының иҗаты белән күптән кызыксынып килгән икән. Аның репертуарындагы “Пар алкалар”, “Мәхәббәтнең соңгы төне”, “Сорама хәлләремне” кебек җырлары Австралиягә үк барып җиткән. Алсу Әбелханованың иҗатын яратканга, алар җырчыны көтеп алынган бәйрәмгә чакыралар да инде.

- Австралиядә яшәүче татарлар җәмгыяте Мәдәният Министрлыгыбыз белән элемтәгә кереп, мине чыгыш ясарга чакырдылар. Әлбәттә, мин үзем генә бармадым. Министрлыктан бер кеше булса, безнең белән тагын яшь җырчы Базарбай Бикчәнтәев тә барды. Өчебезне әзерләп, Казаннан самолетка утыртып җибәрделәр. Чыгыш ясар өчен милли күлмәкләремне, шулай ук үземнән күчтәнәч булыр дип, күп итеп чәк-чәк алган идем. Австралиягә баруым беренче булды. Анда очканда Гарәп Әмирлекләре аша очарга туры килде. Тукталыш ясап, аннары башка самолетка күчеп утырдык. Австралия татарлары безне шулхәтле җылы каршы алды. Бездә көн булганда, аларда төн иде. Шулай булуга карамастан, тиз күндем. Биредәге табигатьнең матурлыгына таң калдым. Җәннәт диярсең! Кайчандыр монда татарлар туган илләреннән күченеп килсәләр дә, телләрен, гореф-гадәтләрен онытмыйлар. Нигездә, алар татар һәм инглиз телендә аралашалар. Бераз кытай акценты белән сөйләшсәләр дә, мин аларның һәрбер сүзен аңлый идем, - диде Алсу Әбелханова.

Сабантуй көнне чыгыш ясар алдыннан Алсу Әбелханова белән Базарбай Бикчәнтәев биредәге татарларга үзләренең сольный концертларын куялар. Ә икенче көнгә Сабантуйда чыгыш ясыйлар. Кирәк бит, Сабантуй көне Алсуның туган көне – 14 декабрьгә туры килә. Җырчы бик еш туган көнен юлда үткәрүен дә әйтеп узды.
 
- Туган көнемне белеп, барысы да котлый башлады. Алай гына да түгел. Мине бер зур түгәрәккә алып, җырларга, биергә тотындылар. Үземне шулхәтле бәхетле хис иттем. Хәтта елап җибәрдем. Җир шарының бер читендә, нәкъ менә Австралиядә туган көнемне үткәрермен дип кем уйлаган инде?! Бер белмәгән кешеләрнең якын иткәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм. Өч көн рәттән туган көнем белән котладылар. “Онытыгыз инде минем туган көнемне”, - дип көлеп тә әйттем үзләренә (елмая). Туган көнемнең кичендә Көнчыгыш океанга карап торган яр буендагы рестораннарына алып киттеләр. Аның диварлары пыяладан эшләнгән. Шуңа күрә океандагы дулкыннарны тулысы белән күзәтеп була иде. Андагы матурлыкны сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмас кебек, - диде җырчы.
 
Австралия татарлары үткәргән Сабантуйда бездәге барлык гореф-гадәтләр дә сакланган. Әлеге бәйрәмгә үзбәкләр дә, казахлар да һәм, әлбәттә, биредә яшәүче татар халкы җыелган. Гади киемнән генә дә түгел, милли киемнәр киеп килгәннәр. Бәйрәм мәйданы бик үк зур булмау сәбәпле, ат чабышыннан һәм көрәштән кала, барлык уеннар да уйнатылган. Сабантуйның кунаклары - Алсу Әбелханова белән  Базарбай Бикчәнтәевларның чыгышлары тагын да ямь өстәгән.
 
Алсу Әбелханова яшәгән өе турында да бераз сөйләп үтте. Бик матур ике катлы өйнең икенче катында аңа махсус бүлмә биргәннәр. Ак төстәге интерьердан һәм тәрәзәләре тауларга карап торган булган. Яшәгән хуҗаларының бик пөхтә, тырыш булуына сокланып кайткан. Шулай ук милли ризыкларыбызны онытмыйча, табынга пәрәмәч әзерләп чыгуларына да гаҗәпләнгән. Биредә фермерлык бик үсеш алган. Нигездә, җирле халык үз өйләре белән тора. Шәһәр үзәгендә генә катлы өйләр бар икән. Алар да күп түгел. Экология ягыннан да шәһәр бик чиста. Татарстан кунакларын бер фермерның күпләп чия үстергән урынына да алып барганнар. Алсу рәхәтләнеп чия җыярга да өлгергән.
 
 
- Чия җыярга дип, машинага утырып киттек. Ике яклап көнгерәләр сикереп йөри. Агачларда коалалар утырып тора. Безнең өчен бераз кыргыйрак булды, әлбәттә. Ни дисәң дә, без аларны күреп ияләнмәгән бит. Экзотик кошлар сайрый. Австралия халкы табигать белән бергә яши дип әйтәсем килә. Казаннан килеп, Аделаида шәһәрендә төпләнеп калучыларны да очраттым. Казанны бик сагыналар сагынуын. Әмма анда яшәү шартлары Россиягә караганда күпкә уңайлы икән. Океанны күрдем. Дельфиннарга, диңгез мәчеләренә сокланып карап тордым. Пляжга дип килгән кешеләр океанның яр читендә генә йөзәләр. Анда да тулысынча кереп йөзмиләр, акулалардан сакланалар. Пляжда бәла-казалардан саклап торучылар да кизү тора. Үзем Австралиягә барган сәфәремнән күп итеп энергия туплап кайттым. Әлбәттә, күчтәнәчләрсез дә кайтмадым. Бертуган сеңелләремнең балаларына, үземнең улларыма сумка тутырып чия, манго алып кайттым. Үземә опал ташы алдым. Ул бары Австралиядә генә табылып җитештерелә. Бездә нәрсә юк, менә шул әйберләр инде, - диде җырчы.
 
 
 
Соңгы китәр көнне Алсу Әбелханова нишләгән дип уйлыйсыз?.. Австралия якларына инде гаиләм белән килергә насыйп итсен дип, муенындагы алтын муенсасын алган да, барлык теләкләрен әйтеп, океанга ыргыткан. Җырчы андый ырым-шырымнарга ышанмаса да, мондагы җәннәт дөньясы аны үзенә җәлеп иткән.
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 19.01.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»