поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.01.2015 Мәгариф

Сафарҗайда "Яхшыларның яхшылары" ярышты (ФОТО)

5-6 январьда Сафаҗай авылында балалар өчен “Яхшыларның иң яхшылары” дигән традицион чара үткәрелде. Аны оештыручылар, гадәттәгечә, Сафаҗай авылының яшьләр оешмасы (МДСС) һәм авылның урта мәктәбе булды.

Бәйрәмдә Уразавыл, Сафаҗай, Петрякс, Кече һәм Зур Рбишча авылларыннан командалар катнашты. Шулай ук быел беренче тапкыр Буинск шәһәре (Татарстан) һәм Чувашиянең Тукай һәм Урмай авылларының җыелма командалары килгән иде.

Беренче көнне конкурс өч юнәлештә узды. Интеллектуаль турда катнашучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган презентацияләр күрсәттеләр, Йосыф Пәйгамбәрнең тормышына һәм әхлаклылык белән бәйләнгән сорауларга җаваплар кайтардылар. Икенчесендә теннис, баскетбол, шахмат уйнадылар. Өченче иҗади турда җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. 
 
Презентациялар күрсәтелгән вакытта мәктәпнең спорт залында баскетбол, теннис, шахмат уеннары барды. Баскетболны беренче булып Сафаҗай һәм Кече Рбишча командалары уйнады. Судьялар итеп Илгиз Измайлов белән Илдар Мусин билгеләнгән иде. Аннары Петрякс һәм Зур Рбичша спортчылары көч сынашты. Нәтиҗәдә, Сафаҗай командасы беренче урынны, Кече Рбишча - икенчене, Петрякс өченчене алды. 
 
Тенниста малайлар да, кызлар да актив катнашты. Егетләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче һәм өченче урыннарны Уразавылдан Айрат Измайлов һәм Илнар Мөхәммәтҗанов, икенче урынны Сафаҗайдан Ислам Салахов яуладылар. Кызлар арасында беренче ике призлы урынны Зур Рбишча кызлары Алсу Измайлова һәм Алсу Хайбуллина алды, өченчене - сафаҗайлы Фәридә Османова. 
 
Шахмат яратучылар арасында 8 сыйныф укучысы Ләйсән Сафиулловага (Сафаҗай) тиңнәр юк иде. Ләйсән мәктәбебезнең иң батыр, иң булган кызларының берсе. Ул шахмат кына түгел, бүтән спорт төрләре белән дә актив шөгыльләнә. Икенче урында Тимур Мортазин (Уразавыл), өченчедә Ришат Сабитов (Сафаҗай) булдылар. 
 
Ә менә интеллектуаль һәм иҗади юнәлешләрдә жюри карары буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде. Беренче урынны 89 балл җыеп Сафаҗай белән Рбишча командалары бүлеште. Икенче урында Буинск шәһәре, өченчедә Чувашия командасы булды. Соңгы ике команда конкурста беренче тапкыр катнашсалар да, бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр. 
 
Бәйрәмдә катнашучы барлык балалар, шулай ук аларны конкурска әзерләгән апалар һәм абыйлар Сафаҗай авылы администрациясе, авылның мәчетләре, өлкә диния нәзарәте ярдәмендә алынган кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Проектның төп партнеры imedrese сайты булды. 
 
Тулаем алганда, “Яхшыларның иң яхшылары” конкурсы өлкәнрәк яшьтәге балалар өчен әзерләнгән бәйрәм иде. Ә менә 6 январьда 1-4 сыйныф укучылары өчен дә дини чара үтте. Биредә балалар әхлакый күренешләргә, хадисләрдән алынган темаларга ясаган рәсемнәрен тәкъдим иттеләр. 
 
Теләкләре булган балалар җыр- биюдә дә үзләрен күрсәтә алды. Нәтиҗәдә, һәр баланы Сафаҗай авылының яшьләр оешмасы исеменнән бүләкләделәр. Бәйрәмгә килә алмаган балалар да (Яндавишча командасы) оештыручылар тарафыннан бүләксез калмады. 
 
Редакциядән. Һәрбер җиңүче команданы, шәхсән җиңү яулаган катнашучыларны без ихластан тәбрик итәбез. Ә ике туган Ринат һәм Илдар Аляутдиновларга иң олы рәхмәтләр әйтәсебез килә. Шундый чаралар ярдәмендә алар балаларның һәм яшүсмерләрнең дини белемнәрен арттыруга, аларның рухи дөньясын баетуга зур көч куялар. 
 
Рәхмәт сезгә, алдагы көннәрегездә, эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә тынычлык теләп калабыз.
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5
 
 
6
 
 
7

Автор фотолары.
 

Алсу БАГАУТДИНОВА
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»