поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.01.2015 Дин

Мөселманнарга циркка һәм зоопаркка барырга ярыймы? (Рамил Юныс белән ӘҢГӘМӘ)

Яңа ел бәйрәмнәрендә, гадәттә, күпләр балаларын циркка алып бара, анда сабыйлар өчен кызыклы, мавыктыргыч бәйрәм программасы була. Мөселманнарга циркка йөрергә ярыймы соң? Чөнки, беренчедән, анда хайваннар белән тамаша күрсәтәләр. Икенчедән, дрессировщик ерткыч җәнлекләр белән эшләгәндә, ә акробатлар һавада төрле күнегүләр ясаганда гомерләрен куркыныч астына куя. Мөселман кешесенә андый гамәлләр кылу тыела.

Болар хакында тулырак белү өчен сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныска мөрәҗәгать иттек.

– Рамил хәзрәт, мөселманнарга циркка барырга ярыймы? Ни дисәң дә, хайваннарны файдаланып, шоу ясыйлар бит. 
 
– Цирк – күңел ачу урыны. Анда дингә каршы килгән гамәлләр кылына дип әйтә алмыйм. Киресенчә, кешеләрнең сәләтләре ачыла. Кемдер акробат, дрессировщик, ягъни җәнлекләрне өйрәтүче, клоун буларак таныла. Ислам дине буенча хайваннарны бер-берсе белән сугыштыру тыела. Ә менә атта, дөядә узышу рөхсәт ителә. Циркта без аларның адәм балалары да башкарып чыга алмый торган гамәлләр кылуын, күнегүләр ясавын күрәбез. Шуңа да цирк хайваннар дөньясына мавыктыргыч, кызыклы сәяхәт дип әйтер идем. 
 
– Циркта җәнлекләрне төрле күнегүләргә өйрәтү өчен кыйныйлар, җәзалыйлар, диләр. 
 
– Бу хакта мәгълүматым юк. Кайвакыт үзебез дә бала су уртасына кереп басса яки башка ярамаган нәрсә эшләсә, арт санына сугып, эләктереп алабыз. Цирк – шоу. Хәер, хәзер күп нәрсә шоуга әйләнде. Футбол, хоккей да спорт булудан туктады, ниндидер бер тамашага охшап бара, безнең команда өчен чит ил спортчылары уйный. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Җир йөзендәге бөтен тереклеккә шәфкатьле булсагыз, Аллаһы Тәгалә сезгә игелек күрсәтер”, – ди. Мөселман кешесенә хайванга гына түгел, бөҗәк, үсемлек һ.б. җан ияләренә дә тияргә ярамый. Безнең аларны тиешсезгә җәзаларга хакыбыз юк. Чөнки мөселман кешесе Аллаһы Тәгалә белән ике арадагы мөнәсәбәтне генә хәерле итеп корырга тиеш түгел. Ул Аллаһы Тәгалә, хатыны, ире, балалары, күршесе, хайваннар һ.б.лар каршында да бурычлы. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисеннән күренгәнчә, әгәр берәр җирдә дини гыйлем алына торган мәҗлес булса, шунда катнашучыларга судагы балыклар, ояларындагы кошлар, өннәрендәге җәнлекләр: “Йа Раббым, боларга рәхмәтеңне иңдер”, – дип дога кыла. Чөнки алар бу гыйлем алган кешеләр безгә карата хәерсез булмас, шәт, безне кыерсытмаслар, рәнҗетмәсләр, дип өметләнәләр. Мөселман кешесе бер генә җан иясен дә җәзаламас. Зарар китергән хайванны чалырга мөмкин. Мәсәлән, мунчага кырмыска оялаган икән, аларны үтерергә була. Өйдәге чебенне дә йә чыгарып җибәрергә, йә берәр хәл кылырга рөхсәт ителә. Җылы якта, әйтик, Үзбәкстанда волкодавлар (бүре тотучы эт) көтү көтә. Алар сарыкларны, сыерларны саклый, ерткыч хайваннарга бирми, аларга үзләре дә тими. Моннан гыйбрәт алырга, хайваннарга сугу кебек гөнаһлардан ерак торырга кирәк.
 
– Хайваннар турында нинди хәдисләр бар?
 
– Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисеннән укып, бер мөселман хатынының мәчесен кыерсыту сәбәпле, җәһәннәмгә керүен беләбез. Ул песиен бер бүлмәгә ябып куйган. Бичара хайван кычкырган-кычкырган, ахыр чиктә ачтан үлгән. Аллаһы Тәгалә бу хатынга: “Сине шушы мәче аркасында җәһәннәмгә кертәм”, – ди. Икенче бер гөнаһлы ханым, чүлдә сусаган этне очрата һәм аяк киеме белән коедан су алып эчерә. Аллаһы Тәгалә әлеге гамәле өчен ул хатынның бөтен гөнаһларын кичергән. Без хайваннарга хәерле мөнәсәбәттә булсак иде. Чөнки җәнлекләр белән адәм балалары арасында Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте бар. Әгәр Ул рөхсәт бирмәсә, бер генә хайван да безгә зарар китерә алмый. Расүлебез: “Өйгә елан керсә: “Аллаһы исеме белән әйтәм, чыгып кит”, – дип әйтегез. Өч мәртәбә шулай кабатлаганнан соң елан чыкмаса, ул җен түгел, чын елан була. Аны үтерергә мөмкин”, – ди. Кем белә, бәлки Аллаһы Тәгалә безне берәр төрле хайван белән сыный торгандыр.
 
Кыш көне кошларга игътибарлы булсак, аларга җим савытлары куеп, ашамлык, ярма салсак иде. Бөтен дөнья кризис дип “ду” килә. Кышын кошларда да кризис, аларның кесәләрендә акчалары да, кредит карталары да юк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) өйрәткәнчә, кошларга җим сипсәк, Аллаһы Тәгалә үзебезнең ризыгыбызны арттырыр иде.
 
– Елан – хәләл хайванмы? Аны күтәреп биюче кызлар да артканнан-арта.
 
– Хәзер теләсә нәрсәдән шоу ясарга маташалар. Гомумән, елан – куркыныч хайван. Аллаһы Тәгалә адәм баласына аны ярдәмче итеп куймаган. Ул безнең белән яши торган җан иясе түгел, кешегә зыян салуы ихтимал. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Белә торып, үз-үзегезне һәлакәткә илтмәгез”, – ди. Сәхнәдә биюче елан күтәреп чыгар. Аннан күреп башкалар да аны муенына урап куяр. Ә елан чагып яки буып алыр. Шуңа да экстремаль гамәлләр кылырга ярамый. Аллаһы Тәгалә безне алардан тыя. Андый күнекмәләр циркта да күзәтелә. Әйтик, анда да дрессировщик юлбарысның авызына башын тыгып тора. Бервакыт шундый номер вакытында хайван кешенең башын өзеп алган иде. Эш шулай була: көндәше дрессировщикның башына тәмәке сибә. Юлбарыс аны иснәгәч төчкерә һәм үзе дә сизмәстән хуҗасының башын өзеп ала. Шуңа да мондый эш белән шөгыльләнүчеләргә игътибарлы булу зарур. 
 
– Мөселман дәүләтләрендә цирк бармы?
 
– Юк. Бервакыт Мәдинә шәһәрендәге зоопаркка бардык. Анда нинди генә хайван юк. Хәтта каз, үрдәк яши. Бөтен халык шуларны карый. Чөнки каз белән үрдәк – аларга ят кошлар. Безнең маймылларга исебез китә. Кайбер галимнәр зоопаркларның барлыкка килүе, ягъни хайваннарның бер урынга җыелуы – кыямәт көненең бер галәмәте, диләр. Коръәни Кәримдә: “Ерткыч хайваннар бергә җыелса, кыямәт көне җитә”, – дигән аять бар. Зоопаркларда да ерткыч хайваннар күп.
 
– Хайван картайгач, аны укол кадап яки башка ысул белән үтерергә ярыймы?
 
– Үзбәкстанда картайган ишәкне капкадан чыгарып җибәрәләр. Анда кырда йон баскан, картайган ишәкләр йөри. Хәтта кешеләр дә ачулары килгәндә: “Ишәк булып үл”, – диләр. Бервакыт без дә үсми торган куян алдык. Шул авырып китеп, мал табибына алып бардым. Белгеч куянны карагач: “Дәвалап булмый”, – дип хайванны җәзаламаска, йоклатырга киңәш итте. Ризалашмый чара юк иде.  
 

Энҗе БАСЫЙРОВА
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»