|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2015 Авыл
20 ел эчендә 20 мең авыл ник юкка чыккан? (Рафаил Хәкимов белән ИНТЕРВЬЮ)Россиядә соңгы 20 ел эчендә 20 мең авыл юкка чыккан. Уртача алганда, көн саен 3 салага ясин чыгылган дигән сүз бу. БМО фаразларына карасаң, 2020 елга әле яшәгән авылларның өчтән ике өлеше дә юкка чыгарга мөмкин. РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, авылга киткән акча – төпсез коега су ташу белән бер, дип әйтә. Рус авыллары юкка чыга барганда, татарлар салаларда яшәвен дәвам итә. Һәм белгечләр моны татар авылының феномены дип атый. Нинди генә авырлык булмасын, татарлар үз хуҗалыкларын ташлап китми, кайсыбер авыллар хәтта, барлык икътисадый законнарга каршы дигәндәй, гөрләтеп яши бирә. Тарихчылар моның сәбәпләрен өйрәнә башлады. Әле нәтиҗә ясарга иртәрәк, шулай да галимнәр кызыклы фактлар белән уртаклаша ала. Без бу хакта Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институы директоры Рафаил ХӘКИМОВтан сораштык. Татар авылы тарихы биш томлы булачак
– Рафаил абый, ниһаять, татар авылларының тарихы ныклап өйрәнеләчәк, зур тарихны барлаганда алар игътибардан читтә кала иде. Россиядә 4 мең 200 саф татар авылы бар. Монда Татарстан белән Башкортстан авыллары да, башка төбәктәге салалар да керә. Аларны барлап, тарихын язу – масштаблы эш, беренче чиратта кайсылары өйрәнеләчәк, эш ничек куелачак?
– Зур тарихны өйрәнмичә, Татарстан тарихын барламыйча, башкасына тотыну дөрес булмас иде. Авыллар белән кызыксына идек. Кайсыбер авыллар үзләре актив. Район башлыклары да институтка район яки аерым авылны өйрәнеп, тарихын китап итеп язарга заказ бирә иде. Ниндидер шәхес турында язганда аның белән бергә авыл тарихы да өйрәнелә. Бу эштә Әлмәт, Биектау, Буа, Арча яклары актив. Төбәкләргә килгәндә, Башкортстан – мактаулылар рәтендә. Һәвәскәр булсалар да, алар бездән дә активрак эшли, Татарстанны көтмичә, кем ничек булдыра, татар авылларының тарихын ташка басалар. Инде методология булдырылды, төбәкләрдәге тарихчылар, ярдәмчеләр барланды, эш башланды. Татар авылларының биш томнан торган тарихын чыгарырга планлаштырабыз. Без башта Татарстанны айкап чыгачакбыз. Беренче булып Казан арты өйрәнеләчәк, чөнки тупланган материал бар, аннары татарның бүгенге мәдәнияте дә шул як белән бәйле. Татар, рус, мари, удмурт авылымы, бәләкәйме, зурмы, юкка чыккан саламы – безгә барыбер, барысын да өйрәнеп язачакбыз. Аннары күз күрер.
Дөрес, энциклопедияләрдә ниндидер мәгълүматлар бар, авыллар кайчан, кем тарафыннан салынган, кайсы елларда кемнәр, ничә кеше яшәгәне турында язылган. Ә безне татар авылларында башкасы кызыксындыра. Татар авылына хас яшәү рәвеше, үсеше кайдан килеп чыккан? Яисә ни өчен таралган? Кызык күренеш бит: янәшә утырган ике авылда төрле холыклы кешеләр яши ала, яшәү чыганаклары төрле. Кайдан килә ул? Ник кемдер чәчәк ата, ә кемдер бөлгенлеккә төшә, эчүгә сабыша? Моның сәбәпләрен өйрәнү безгә мөһимрәк. Ничек килеп чыккан соң бу? Әллә нинди кызыклы мисаллар бар: инкыйлабка кадәр, совет чорында гөрләп яшә дә юкка чык. Яисә, киресенчә, бетеп барган авыллар янә оешып, гөрләтеп яши башлаган очраклар бар. Безгә үзенчәлекле үрнәкләрне барлау кызык. Төп максат – татар авылын саклау юлларын эзләү, табу.
Туган нигезләрен ташламыйлар
– Татар авылының үзенчәлеге нидә? Безнең авылны Европа белән чагыштырып булмый. Анда 2-3 йорттан торган утарлар да авыл булып санала, ә бездә инде ул үлгән булыр иде...
– Үзенчәлеге бар һәм алар күп. Исмәгыйль Гаспралы үз вакытында татар авылы феномены турында язганда, һәр авыл – аерым бер дәүләт, дип әйткән. Чыннан да шулай, безгә ул – гадәти күренеш, әмма башкаларга гаҗәп. Һәр авыл үз тормышы белән яши. Игътибар иткәнем бар, кешеләр: “Безнең авыл халкы”, “Безнең чишмә”, “Безнең гадәт”, – дип сөйли. Европада бу юк, рус авылларында да күзәтелми. Бу тарихка, яшәү шартларына бәйле. Мәсәлән, бездә инкыйлабка кадәр “крепостнойлар” булмаган. Авыл мәдрәсәсе университет ролен үтәгән, иҗтимагый мәйдан булган. Борынгы Грециядә дә шәһәр-дәүләт дигән күренеш булган. Бу безнең авылларга да хас. Пензаның Урта Әләзәнен алыйк: халкы 10 меңнән артык, дистәгә якын мәчетләре бар, мәктәп, балалар бакчалары, җитештерү цехлары һ.б. – барысы белән дә үзләре идарә итә. Бу бит – чын дәүләт моделе. Шуңа хәзер кешеләр авылга кайтып яшәүне хуп күрә.
– Әйе, кайтучылар да бар, әмма китүчеләр күбрәк, мәктәпне тәмамлаучылар зур шәһәргә китә дә, ничек тә булса эш табып, шунда берегеп калырга тырыша. Авылга кайтмыйм, эшсезлек дип әйтүчеләр шактый. Сез авылларны мактап, кешеләрне кире авылга кайтырга кыстыйсыз кебек.
– Авылдан китүнең сәбәпләре күп: эшсезлек тә, юллар булмау да. Инфраструктураның үсеше юк икән, кешегә авылда яшәү күңелсез. Ул бит эш аты булырга дип тумаган. Аның да кинотеатрга барасы, спектакльләрнең премьераларын тамаша кыласы, ниндидер күргәзмәне күрәсе килә. Бу мөмкинлек юк икән, матур, җылы, шарты булган урынга күченү турында хыяллана. Әмма шул ук вакытта шәһәр ыгы-зыгысыннан качып китүчеләр дә шактый. Эшкә шәһәргә йөреп, йортлары, хуҗалыклары салада булучыларны күп беләм. Арчадагы Яңа Кенәр авылын алыйк: яшәүчеләре мең ярым, авылда эш юк, ә татарлар ике катлы йортлар салуын дәвам итә. Читкә китеп, акча эшли, әмма төп нигезен ташламый. Мин үзем авылда торам, көн саен эшкә 25 чакрым ераклыктан киләм. Һичшиксез, салада гап-гади юл, кибет, мәктәп, балалар бакчасы, медицина ярдәме алу мөмкинлеге булырга тиеш. Әлбәттә, бу яктан Казанга якын районнарга җиңелрәк, эшкә йөрү якын. Әмма үзәктән ерак булган авыллар да бар бит. Мәсәлән, Кукмараны алыйк. Гөрләп яшәп яткан авыллар бар. Барысының да йортлары ялт итеп тора, хуҗалыклары тулы мал. Бабаларыннан калган осталыкны бүгенге заманга яраклаштыра беләләр. Гади генә киез итек кебек, аның белән берсен дә шаккатырып булмый, күп җирдә андый җитештерү бар иде, ә кукмаралылар аны саклап калып, хәзер чит илләргә үк сатып ята. Чуеннан табалар, казаннар ясыйлар. Менә алар бит зур шәһәрдән ерак тора!
Икътисадчылар бик гади фикер йөртә: чит илдән, мисал өчен, Голландиядән технологияне алып, безнең җирлеккә күчерергә кирәк, диләр. Ярый, күчерик ди, әмма аның янына Голландия кешесен алып кайтарып утыртырга кирәк булачак. Ә безнең кешеләр башка, аларның эшләү рәвеше дә икенче. Без, менә шулай эшләгез, менә бу дару бар, дип аны һәрберсенең авызына каптыра алмыйбыз. Яшәп калуның уртак рецепты да була алмый.
Эш мишәрлектә түгел
– Татарның горурланып телгә алырлык авыллары бар: Гали, Аккүл (Азюрка), Шыгырдан, Урта Әләзән. Аларда җитештерү дә бар, авыл хуҗалыгы чәчәк атуын да беләбез. Әмма ни хикмәт: болар барысы да – Татарстаннан читтәге авыллар. Моны еш кына мишәрлек белән аңлаталар. Башка мисал да китерәләр: бу авыллардагы халык руслар арасында яши, аларга ничек тә булса берләшеп эш итәргә кирәк. Ә Татарстанда ниндидер теплица шартлары бар кебек. Яисә бездәге хакимият, авылны артык кысып, Татарстан эшчәннәренә кинәнеп эшләргә ирек бирмиме?
– Эш мишәрлектә дә, керәшенлектә дә түгел. Пензада Урта Әләзән чәчәк атса, күршесендәге шундый ук мишәр авылы авырлыкта яшәргә мөмкин. Андый мисаллар бар. Бу тарихка бәйле, авылга кемнең нигез салуы да, аның ничек оешуы да мөһим. Авылда каты куллы хуҗа булырга мөмкин, авторитар идарә итү булса, авыл үсүдән туктап, катып кала. Алпавытлы рус авыллары да үлә. Дөресен әйткәндә, куелган сорауларга әлегә чынында җавап юк, без шулай булырга мөмкин дип фаразлыйбыз гына.
– Алпавытлар идарә иткәндә дигәннән... Читтәге авылларга “Вамин”, “Красный Восток” кебек агрохолдинглар хуҗа булып килеп утырмады, шуңа алар исән калды да. Татарстандагы авыллар шул инвесторлар аркасында үлә башлады, дигән фикер дә юк түгел. Инвесторның куллары җитмәгән авыллар республикада бар, алар менә үзенчә яши, акча таба. Авыл халкы җиргә хуҗа түгел икән, бу салаларга яңадан җан өрергә мөмкин булуына ышанасызмы?
– Монополист агрохолдингларның зыяны әйтеп бетергесез. Алардан рәт юк, электән үк мин аны әйтеп киләм. Авыл тормышын артык белмим, әмма туганнарыма барганда реаль тормышны күрәм: яланга малны да бәйләргә ярамый, чөнки ул инде – агрохолдинг милке. Алпавытларга авыл тормышы кызык түгел, ул аны кычкыртып талады. Авыл хуҗалыгына ирек бирергә кирәк. Аерым гаилә, кооператив, ферма хуҗалыгы булып оешалармы – һәр кешенең үз эше.
Соңга калмадык әле. Россиядә авыллар гомумән бөлә, юкка чыга. Рус авылы фольклорга әйләнеп бара. Ә татар авылы аерым бер структура булып яши. Икътисадчылар баш вата, бөтен икътисад кануннары буенча, фәлән авыл юкка чыгарга тиеш ди, ә ул яши, хәтта үрчи. Бу татарның тырышлыгына да, эш сөючәнлегенә дә, җиргә, табигатькә карата аерым мөнәсәбәтенә дә бәйле. Җирне, киңлекне ярата бит безнең халык. Авылда акча булмаса да, кайдадыр зимагурлыкта йөри дә авылына кайтып ял итә, хуҗалыгын карый. “Вамин”нар тар-мар китерсә дә, татар авылны ташламаска тырыша. Шул авылдан чыккан кешеләр аны яшәтүгә үз өлешен кертергә тырыша. Татар анда сакланып калырга тиеш.
Смарт-сити урынына – смарт-авыл
– Сезнең җиңел кулдан смарт-авыл, ягъни “акыллы авыл” дигән төшенчә кулланышка керә башлады. Смарт-ситилар урынына смарт-авыллар булдырырга кирәк дигән фикерләр әйткәнегез булды. Сез үзегез XXI гасырда акыллы татар авылын ничек күз алдына китерәсез? Алар ничек үсәргә тиеш, дәүләтнең кызыксынуы бармы?
– Алар бертөрле була алмый. Кемдер шәһәргә якын, кемдер ераккарак урнашкан. Ат асраучы дустым дала якларына елыша, шәһәрдән ераклаша, соры пычрак кала якынлыгы атларыма комачаулый, ди. Ерак бер караңгы авылда яшәп тә, IT-технологияләр өлкәсендә акча эшләргә мөмкин. Улым АКШ ширкәте белән хезмәттәшлек итте, Чүпрәледәме ул, Казандамы – мөһим түгел. Интернеты гына булсын, ә анысы Татарстанның һәр авылында бар. Балтач белән Гали авылын чагыштырып булмый, тормыш шартлары, урыны төрле, аннары иртәгә кайда борылыш булачагын да белмәссең. Бүген бер товар кирәк, иртәгә инде аңа ихтыяҗ булмаска мөмкин. Телевизорлар элек юк иде, хәзер инде алары да кирәкми, компьютерларны кәгазь калынлыгында ясый башладылар.
Татар авылы дигәч тә, ул иген игү, мал үрчетү генә түгел. Салаларны авыл хуҗалыгы тармагы белән генә чикләмик. Әмма бүген-иртәгә иң керемле кәсепләрнең берсе – сыйфатлы ризык җи- тештерү. Берсенең дә авызы тик тормый, ашказаны ашарга сорый, сыйфатлы ризыкка, суга сорау артачак кына. Бу кадерле булачак. Авыл кайда урнашкан, нинди шартлары бар, барысын да исәпкә алып кулланырга кирәк. Кемгәдер туризм белән шөгыльләнергә уңайлыдыр. Бәлки, шәһәрдәге җитештерүне каядыр авылга күчерү дөрес булыр. Төрлесен уйлап чыгарып була, дөньялар ачык бит хәзер. Бары тик утырмаска кирәк, “алма, пеш, авызыма төш”, дип дәүләттән ярдәм көтеп ятарга ярамый. Кайсыбер авыллар бик актив, дәртле, дәүләтнең авызына карап утырмый, үз мәсьәләсен үзе хәл итәргә тырыша, яңа идеяләр белән яна, үз көннәрен үзләре күрә. Бу инде – смарт-авылның бер моделе.
Авылда шәһәр шартлары бар инде. Гореф-гадәтләрнең калуы мөһим.
Җыеннар, чын Сабантуйлар кайтсын авылларга. Мин моны Азнакайның Тымытык авылында күрдем. Нәсел-ыру, авылдашлар җыела, фикерләшә, үзидарә системасын торгызалар. Бер-берсенә ярдәм итү булсын иде. Бүген баедың ди, иртәгә акчаң янарга мөмкин, чөнки дөньясы тотрыксыз. Авыл сиңа ярдәм итә, баесаң, син авылыңа инвестиция кертәсең. Үзенә күрә бер иминият фонды. Дәүләт кызыксына моның белән, һәрхәлдә, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков акыллы авыл турындагы фикерне кызык дип бәяләде. Тик административ җайга салу авыр булыр, чөнки аның бер генә моделе була алмый. Бу турыда фикер алышу кирәк, уртак фикер туарга тиеш.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|