|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2015 Җәмгыять
50 елдан эзләп тапкан дустыма Яңа ел сәламеАлабуга педагогика институты тулай торагының дүртенче катында, 100нче бүлмәдә, 20 студент кыз бергә яшәдек. Шул күңелле елларда кояштай якты йөзле, Актаныш районы, Пучы авылы кызы Хәния белән җан дусларга әйләндек. Ләкин ул армиядән кайткан егетенә кияүгә чыгып, институтны икенче курстан ташлап китте. Аннан гаилә тормышына, эшкә батты, мин укуга бирелдем. Шулай итеп, элемтә өзелде. Дустымны кабат 50 елдан соң, “Татарстан яшьләре” газетасы аша эзләп таптым. Хәния Казанда институтны тәмамлаган, аннан эшче яшьләр торагында кичке мәктәптә укыткан икән. Тулай торакка төрле авыллардан, шәһәрләрдән җыелган егетләрне, кызларны сәяхәтләргә дә алып барган, танылган шәхесләр белән очрашулар оештырган – аларга тәрбияче, киңәшче, икенче әни ролен үтәгән. Яшьләр, дустыма рәхмәт әйтеп, аның турында газеталарга бик матур мәкаләләр язып чыкканнар. Кызганыч, дустыма шактый хәсрәт кичерергә туры килгән икән. Кызы Луиза мәктәп тәмамлап, институтка укырга кергән елны Хәниянең ире үлеп киткән. Институтны уңышлы тәмамлап, Әсгать исемле егеткә кияүгә чыккан, балалар үстергән кызының бәхетенә куанып яшәгәндә дустыма тагын коточкыч кайгы килгән: кызы белән киявенең юл һәлакәтендә гомерләре өзелгән. Өч онык-кыз: Эльвира, Гүзәл, Альбина Хәния кулында калган. Ярый әле дустыма эшеннән ике бүлмәле фатир биргәннәр. Нык холыклы Хәния югалып калмаган, оныкларын тормыш итәрлек итеп тәрбияләгән. Ике оныгы югары белем алган, олысы инде гаилә корган, әни булган. Кечкенә оныгы 8нче сыйныфта укый икән. Хәсрәт күргән кеше башкаларга аеруча игътибарлы, ярдәмчел була бит ул. Хәния дә тирә-күршесендәге мохтаҗларга ярдәм итеп яши икән. Әле миңа да Казан сурәтле сувенир, “Бәхетлеләр календаре”, “Намазга басучыга ярдәмлек” җибәргән. Хәниянең йөрәге чирле, ә минем янымда авыру кеше бар, шунлыктан дустым белән очраша алмыйбыз. Телефоннан даими аралашып торабыз. Шундый көчле рухлы, динне һәм фәнне тирән үзләштергән чын дустым булуга мин чиксез шат. Аңа, оныкларына, киявенә, тирә-күршеләренә Яңа елда көтелмәгән олы шатлыклар телим.
Дустым Хәния “ерактагы якын дустыма истәлеккә” дип язып, кызы Луиза (аңа биредә унике яшьләр тирәсе) белән элек төшкән фотосын җибәргән иде.
Лениногорск районы, Сарабиккол авылы.
Рәхимә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|