поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.01.2015 Җәмгыять

Туфан Миңнуллин әнисенең туган нигезендә яшәүче Иркәм

“Матурым”, “алмам”, “кадерлем”... Бер-беребезгә яратып, хөрмәтләп әйтелә торган мондый сүзләрне тагын да дәвам итеп була. Ә менә бу исемнәрне документка язып була микән? Мин була дим. Чөнки паспортта “Иркәм” дип йөрүче бер апа белән таныштырды мине язмыш. Ул бүгенге көндә Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында гомер итә.

– Исемемнең тарихын үзем дә 10 яшьтә генә белдем, – дип башлады ул сүзен. – Әти зоотехник булып эшли иде, районнан авылга һәрдаим берәр вәкил килеп йөргән ул чакларда. 1936 елның 22 декабрендә Бәшәров фамилияле кеше бездә кунарга калган. Шул төндә әнинең тулгагы башланган. Әти: “Кеше алдында бәби табып ята алмассың”, – дип, әнине күршеләргә кертеп җибәргән. Элек бит хастаханәгә бару юк. Безнең урамда гына кендек әбисе яшәгән. Мин төнге 12дә дөньяга килгәнмен. Иртә белән әти безне үзебезнең өйгә алып чыккан. Теге “кунак” абый бала тавышына уянып киткән. Кичтән аяк өстендә калган ханым иртәнгә бәби табып куйсын әле! Ул йокыга киткән дә, әти белән әнинең мине дөньяга китерергә тырышып йөрүен сизми дә калган. Бәшәров абзый: “Вафин, авырлы хатыныңны өйдән куып чыгарып, мине йоклатып калдыргансың”, – дип, әтине шелтәләп тә ала. 

Шуннан ни булган дисезме? Кунак абзый авыл советына барып, әлеге кызчыкның туу турындагы таныклыгына “Вафина Иркәм” дип яздыртып кайта. Нигә бу исемне сайлаган? Моны танышым белми. Мөгаен, кунак абзый үзе иркәләнеп йоклап яткан төнне кызчык башка йортта туганга шулай эшләгәндер. Күрше Кәримә апа да бу вакытта авырлы була. Ике атнага соңрак, январь аенда ул ир бала таба. Малайга Динур дип исем кушалар. Ут күршеләр үзара киңәш-табыш итәләр дә, бер-бер артлы туган кыз белән малайга охшаш исем сайлыйлар. Шул көннән танышыма Динә дигән исем ябыша, “Иркәм” документта гына кала. 
 
– Үзебезнең авылда 4 сыйныф укыдык та, 5нчегә Салтык авылына киттек, – дип дәвам итә Иркәм апа. – 5 сыйныфка барганда документлар кирәк бит. Документлар саклана торган чемодан күптән күземне кыздыра. Инде мин зур кыз, янәсе. Әнигә эш калдырмыйм дип, кирәкле кәгазьне үзем табарга булдым. “Туу турындагы таныклык”ларны карап чыктым да, утырып еладым. “Мин асрамага алынган кыз икән”, – минәйтәм. Ник дигәндә, 1933 елда туган абый Вафин Исламның таныклыгы бар, 1940 елгы сеңлем Венера да язулы. 1936 елгы дип теркәлгән Иркәм исемле кызның документы да безнең чемоданда. Мин юк. Елый-елый әни янына бардым да, “Нигә алдадыгыз, мин сезнең кыз түгел бит! – дидем. Әни, җаным, башымнан сыйпады да, кеткелдәп көлеп, шул тарихны бәян итте. Инде ул вакытта миңа 10 яшь бит. Шул көнгә кадәр бу вакыйганы сөйләргә дә вакытлары табылмаган. 
 
Мәктәп итеп үзгәртелгән элекке мәчет бинасында укый танышым. Иң кызыгы, Туфан Миңнуллин белән бер мәктәптә белем алган ул. Туфан абый Иркәм ападан бер яшькә генә олы. “Ике класска – калай белән тышланган бер мич. Мәктәпнең әллә ничә баш умартасы бар иде”, – дип, күңелендә калган хатирәләре белән уртаклашты ул. 
 
7 классны бетергәч, Иркәм апа Казанга ФЗӨ га (фабрика-зовод өйрәнчекләре әзерләү) китә.
 
– 10 ай төзүчелеккә укыдым. Бер төркемдә 25 кыз. Яшь көчләргә ихтыяҗ зур, кайсыбыз-кая таралдык. 8 кызны Киров исемендәге заводка билгеләделәр. Хәзерге Филармонияне без салдык. Ул башта Киров исемендәге мәдәният сарае иде. Мин штукатурчы булдым. Әле хәзер дә барган саен үзем сылаган почмакларны, ышкылаган диварларны карап йөрим, – ди горурланып Иркәм апа. – Бөтен түшәм, киртәләре агачтан. Шуңа эш авыр булды. 1954-59 елларда салдык без аны. Нәрәтне хатын-кызларга – 1,80 сумнан, ирләргә 3,50 сумнан яздылар.
 
Танышым тормыш иптәшен дә үз авылыннан таба. 8 сыйныфны тәмамлагач, авылда кибетче булып калса да, сөйгәнен сагынуга түзә алмыйча Казанга килә Мансур. 1959 елда яңа Галиевлар гаиләсе туа. Шуннан китә инде фатирдан-фатирга күченеп йөрүләр. 
 
– Ул вакытта фатирлар аз иде. Кайчандыр авылдан күченеп киткән Хәйрулла бабайларда тордык. Кая карама – түшәк тә, карават, авылдан кем килә, бөтенесен шунда сыйдырдылар. Иң кызыгы, бер тиен акча алмадылар. Керосинкада ашарга пешерәбез. Күмер ягабыз. Анысы дефицит. Чүпрәк сумкалар белән сабын заводы яки “Татваленки” каршыннан ташыйбыз. 1960 елда кызым туды. Декрет дигән нәрсә юк, ике айдан эшкә чыктым. Бала йорт хуҗабикәсе Банат апада калды. Бер түбә астында 8 кеше яшәдек шулай. 1953 елда әниләр башкалада калдырып киткәндә, бер тиен акчабыз юк, бер казыбыз бар иде. Шулкадәр кешелекле иде халык ул вакытта, – дип, елап алды танышым. 
 
Галиевларга сынаулар кичерергә дә туры килә. Казанга килеп, кибеткә урнашкан Мансур абыйга кая да булса “прописка”га керергә кирәк бит. Ә берәү дә кочагын җәеп көтеп тормый! Паспорт өстәлендә эшләүче бер кыз пропискалы итә аларны. Тыныч сулап, рәхәтләнеп кенә яшим димә! Ришвәтлектә гаепләнеп, ялалар ягылып, Мансур абый бер ел төрмәдә утырып кайта. Бу вакытта кызларына 10 ай була. 
 
– Иң кыен чакларымда: “Их, бер бүлмә, аның бер тәрәзәсе булса иде. Урам себерер идем”, – дип гел сөйләнеп йөри идем. Аллаһы Тәгалә ишеткәндер, күрәсең, шул эшкә урнаштым. 13 метрлы барактан бер бүлмә бирделәр. Һәрбер бүлмәнең керосинкасы бар иде. Коридорда ашарга пешердек. Урамнан су алып керәбез. Җәннәт инде ул заман өчен! 
 
Бәхеткә генәдер инде, Иркәм апаның каенатасы 1954 елда Магаданнан әсирлектән кайткан. 1959 елда сал белән агач ташып, авылга өй сала ул. Пенсиягә чыккач, гомер буе Казанда торган Иркәм апа тормыш иптәше белән авылга күченеп кайта. 
 
– Каенатам бик зиһенле кеше иде. Тавыш күтәрмәс, әйтәсе сүзен тыныч кына җиткерер. Зарлана башласак: “Зарланмагыз, тормышыгыз яхшы, өстегезгә туп яумады, ут өстендә йөрмисез”,– дип, тормышка карашыбызны үзгәртә иде. Бик каты йөткерде. 1966 елда йоклаган җиреннән үлеп тә китте, – диде ул хатирәләре белән уртаклашып.
 
Шунысын әйтергә кирәк: Иркәм апа бүгенге көндә яши торган нигездә Туфан Миңнуллинның әнисе туып-үскән. 
 
Иркәм апага беркайчан да паспорттагы исеме белән дәшмәгәннәр. Барысы өчен дә Динә ул. Танышым бүгенге көндә өч баласының, дүрт онык, дүрт оныкчыгының уңышларына сөенеп яши.  
 
Исем дигәннән, хәзер балага теләсә нинди исем кушып булмас кебек. Революциядән ясалган “Реваль” һәм “Люция”ләр, В.И. Ленин хөрмәтенә кушылган “Вил”ләр дә, башка колакка ятмый торган исемнәр дә тарихта калмагае. Балага исемне ЗАГС тарафыннан расланган исемлектән генә сайларга мөмкин булачак. 
 
 
Казан – Кама Тамагы – Казан.
 

Чулпан ШАКИРОВА
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»