• 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 26 Август Фәнил Фәйзуллин
  • 26 Август Гариф Гобәй (1907-1983)
  • 26 Август Гөлназ Бәдретдинова
  • 26 Август Эльвира Сәлахиева
  • 26 Август Илназ Фазуллин
  • 27 Август Евгений Медведев
  • 27 Август Миңгол Галиев
  • 27 Август Айдар Метшин
  • 28 Август Исмәгыйль Хәлиуллов
  • 29 Август Суфиян Поварисов (1924-2016)
  • Дербышки да бер булмэ озак вакыт арендага бирелэ.Булмэдэ холодильник,автомат кер юу машинасы,телевизор бар.Куршелэр тыныч.Булмэ 3этажда урнашкан.Остановка 5минут кына ераклыкта.Якында гына Бэхетле берничэ кибет,банк балалар очен уен мэйданчыгы парк бар. Тел: 89534010031
  • Казань совет районы ак губкина урамында балконлы зур булме сатыла 18 кв.м.89509469991
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264

 

 

 
Архив
 

               

15.04.2009 Җәмгыять

ДИНСЕЗ – КЫЙБЛАСЫЗ ДИГӘН СҮЗ

Әйдәгез, ачыктан-ачык сөйләшик әле. Бу язмам, бәлки, акыл бирү, үгетләү генә булып яңгырар, шулай да педагог буларак, үз фикеремне җиткерергә уйладым.

Бүген күңелләрдә хаос! Бүген кыйбла эзләгән көн! Бүген күбебез абына-сөртенә барлык кыйммәтләрне сытып, таптап алга чыккан көн! Бүген ялгышлар көне, бүген җаннар бәргәләнеп, үз урынын таба алмаган көн! Бүген кылган кайбер гамәлләребез бернинди кысага сыймаган көн! Минем белән килешмәүчеләр дә булыр, рәхим итегез, һәркемнең үз фикере.

 

Бала унике яшькәчә сабый өммәтеннән булса, олыракларыбыз намазлык өстенә утыра, соң булса да дөрес кыйбланы таба дигәндәй... Ә менә яшьләр! Яшьләр – иң куркыныч буын. Алар сабый да түгел, шулай ук дога кылучылар сафына да керми. Алар ни кылырга белми, көчләре ташып торган, яшәү мәгънәсен таба белми торган катлам. Дөрес, бик яхшы тәрбия алган яки балачактан ук дин юлына баскан кешеләрнең еш очравы күңелне шатландыра. Аллаһы рәхмәтендә булсын алар.

 

Алар өчен җәмгыять кайгырмый, чөнки туры юлдан тайпылмаслар дигән өмет бар. Кыйбласыз яшьләребезне билгесезлек упкыны һаман саен төпкә суыра. Туры юл күрсәтүчеләр күпме генә булса да, күңелләрендә илаһи көч, нур булып Хак Тәгаләгә ышану булмагач, алар юлдан бик тиз тайпыла. Татар авылларында нинди матур мәчетләр, рус авылларында нинди зур чиркәүләр бушлыкка карап, уфтанып, тилмереп утыра. Начар гамәлләрне гөнаһ дип белмәгән яшьләребез (хәер, яшьләр генә дә түгел!) бер генә нәрсәне дә изге дип санамый. Чөнки элеккеге буыннар өчен изге саналган әйберләр бүген барысы да сатыла!!! Менә шундый “сату-алу” заманында кыйбласы булмаганнар адаша да инде. Азгын күңелне бары тик илаһи көч кенә тотып, “тезгенләп” тора ала – ул Аллаһыга ышану көче!

 

Әйдәгез, дәлилләп карыйк. Тән сатыламы – сатыла, бу беркемне дә гаҗәпләндерми торган фахишәлек дип атала. Җан сатыламы – сатыла, бу – хыянәт. Намус сатыламы – сатыла, бу кабахәтлек дип атала. Мәхәббәт, ант һ.б. сатыла, бүген хәтта ата-ана да сатыла! Бөтен әйберне шул кәгазь кисәкләренә сатып алып була торган заманда дөрес яшәп, хак юлдан барып кара син?! “Күңел умырткалары” ныгымаган яшьләр тиз бирешә, тиз сына.

 

Укытучылык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, хәзерге яшьләр тормышка җиңелрәк карый. Кыйммәтләрнең кыйммәте югалудандыр, дип уйлыйм үзенчә. Мисал китерәм. 14 яшьлек кыз бала, дусларына ияреп, тәмәке тартып карый. Сыра татый. Сыйныфта, төркемдә “үз кешегә” әйләнер өчен әллә ниләр кыланып күрсәтә. Мин генә саф кыз булып калганмын икән дип, тегеләр басымы астында үзе үк чишенеп, беренче очраган хулиган белән йоклый. Моны матбугат та күп сөйләде. Бер кыз газетага: “16 яшемә хәтле саф кыз булып калдым. Инде нишлим икән? Миңа караучы да юк”, – дип язган иде. Мондый яшьләрдә горурлык та ташка үлчим генәдер шул.

 

Килешәсездер, 20-30 ел элек мондый күренеш күзәтелми иде әле: ирсез бала табу, йөкле булганы өчен генә өйләнешү, баланы ятим итүне бернигә санамау, җиңел генә уйлап зина кылу, хыянәт итү һ.б. Иң аянычлысы – ул аларны шулай булырга тиештер дип карый.

 

Бүген яшьләр кыланмышында хөррият! “Ничек телим, шулай яшим. Дөньяга бер генә киләбез бит. Үземчә яшәргә хакым юкмыни?” Менә бүгенге вәзгыять.

 

Яшь буын гомумкешелек сыйфатларын югалтып бара икән, киләчәк дәвердә нинди кешеләр яшәр? Тормыш яшь буынны тәрбияләргә таләпләрен үзгәртеп тора. Бүген рухи максатлар үзгәрде, ләкин кыйммәтләрне югалту, бетү, черү хисабына булмасын иде ул.

 

Бүген буыннар арасындагы бәйләнеш тулысынча юкка чыгып бара. Бабасы мулла булган егетләр кеше үтереп төрмәдә утыра, әбисе намазлык өстеннән тормаган кыз балалар фахишә булдылар түгелме соң?! Нинди капма-каршылык! Үз гомерендә хәмерне авыз итеп карамаган укымышлы абзыйның оныгы хроник эчкече, наркоман. Әгәр олы буынның догасын, дога белән бирелә торган саф, чиста, олы хисне кабул итеп алса, ул бүген шундый хәлдә булыр идеме соң?

 

Тарих күрсәткәнчә, элек тә кыйбласызлар 8-10 процент булган, ә хәзер 50-60 процент тәшкил итә, күбрәк булмаса! Баланың акыл көче һәм фикерләвен үстерүдә нинди генә максатчан эшчәнлек алып барсак та, күңелгә начар эшнең гөнаһ икәнен белдерә торган хис, ышану кереп утырмаса, аның файдасы бер тиенлек. Без чынбарлыкка анализ ясый белергә, аннан соң гына киләсе адымны атларга тиеш. Кылган гамәлләребезне кат-кат күздән кичереп, бәяли белмәсәк, югалып калачакбыз.

 

Минем фикеремчә, дин генә кыйбла табарга булышмаячак. Ата-ана, гаилә әгъзалары, мәктәп, урам, җәмгыять тәрбияне дингә, Коръән дигән изге китапка таянып бирмәсә, аның нәтиҗәсе булмаячак. Күп еллар элек халыкны диннән аерып бик каты ялгыштык. Чөнки диннән аеру – дөрес барган юлдан тайпылдыру, чәчеп җибәрү. Менә хәзер җыеп кара!

 

Бүген мәктәпләрдә тәрбия мәсьәләсе кабыргасы белән куелган. Ләкин әле ул һаман укудан соң икенче урында гына тора. Башлы, белемле, ләкин хиссез робот, буш куык үсә бүген.

 

Язмамны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: бүген баланың теле “бисмилла” дип ачылмаса, аңа кыйбла табу авыр булачак...

 

Әлфирә ГАЛИЕВА, Аксубай
Безнең гәҗит
№ 15 | 15.04.2009
Безнең гәҗит печать

Фикерләр

№13 (16854) / 18.04.2009 18:10:13

Биш тапкыр намаз уку мөмкинлеге бармы бездә?! Мин бу турыда кемгәдер туры эфирда сорау да биргәнем бар куп еллар элек. Аңлашыла ки, җавап алынмады.

Анлашылмый, ник алынмады?

Гомумэн, биш тапкыр намаз уку момкинлеге юк мени бездэ? Анламадым...

№12 (16612) / 16.04.2009 08:42:53

Ялгыш киткән әле, корбан гаетенә

№11 (16595) / 16.04.2009 00:36:44

Мин монда Фәузия Бәйрамова башлаган теманы дәвам итмәкче булам. Шәрә кызларга килгәндә, ни очен артык игътибар ителмәгәнлеген аңлаттым, шәхсән уземнекен. Казан зур шәһәр, мин, гомүмән, нәрсәнедер көчләп яулау ягында тугел. Әзрәк христиан тарихына күз салсаң, шуңа игътибар итәргә кирәк, анда да шәрә йөрү - норма тугел. Болар бик аскетичный католицизм көчле булган Европаның сексуаль тыюларга капма-каршы реакциясе. Чишенеп бетәчәкләр дә, киенәчәкләр аннары.Туйгач. Иркенрәк протестантизмлы Америкада исә, президент хатынына хыянәт итү импичментка китерергә мөмкин. Бу Европада да мөмкин түгел, Россиядә исә кычкырып көлделәр ул вакытта, нам бы ваши проблемы, дип.
Әхләкъ мәсьәләләре бик бәхәсле булганга да, ул турыда артык сөйләшәсем килми. Нәтиҗә көтеп була торган өлкә - язылган законнарның, ягъни хокукларның утәлүен тәлап итүне урынлы саныйм. Бу очракта, порнография турындагыларын утәлүне тәлап итүдер мөгаен.
Менә шушы урында Россия мөселманнарның хокуклары турында бераз әйтеп узасым килә. Безнең теләсә кайсы динне тотуыбыз яки тотмавыбыз Конституциядә язылган. Ярый, мәчетләр салдык. Әле научный атеизмнан безне Рауза Хәйретдинованың ире Гани абзый безне: “Ислам биш баганада тора,” - дип өйрәткән иде. Беренчесе, әлбәттә, “”Аллаһыны бер һәм бөек, аның пәйгамбәре – Мөхәммәт” – дип тану. Икенчесе, биш тапкыр намаз. Биш тапкыр намаз уку мөмкинлеге бармы бездә?! Мин бу турыда кемгәдер туры эфирда сорау да биргәнем бар куп еллар элек. Аңлашыла ки, җавап алынмады. Ләкин иң укенечлесе миннән соң шалтыраткан хатын сүзе булды. Аның сүзе буенча, теләгән кеше әмәлен таба. Гафу итегез, ничек? Мин дин тотам дип төнге каравылга урнашырга тиешме?! Ислам дине аскетизм дине тугел, дин тотам дип, дин отшельнигына ,ягъни монашкага әйләнә алмыйм.
Күптән тугел әледәге-баягы “Эхо Москвы”да мөселманнар турында тапшыру булды. Кызганыч, уртасыннан гына тыңлый башладым. Россия мөселманнары ассоциациясеннән Кемаль һәм Чечнядан бер хатын катнаштылар. Дөрес аңлаган булсам, Чечняда мөселманнарны икегә бүләләр: молящиеся, и немолящиеся. Татарчасы намаз укучы һәм укымаучы буладыр дип уйлыйм. Менә шул молящийсяларны вакхабитларга кертәләр икән. Әйтик, берәү бүген Татарстанда намаз укый алу мөмкинлекләрен тәлап итсә, ул кешегә ничек карарлар икән!? Татарстандагы гармония бары мөселманнар ягыннан гына компромисска кайтып кала. Рәхмәт, елга бер ураза гаетенә барырга рөхсәт бар!
Яшьләрне исламга тарту - ул үзе зур аерым тема. Ләкин яшьләрне, нинди генә яктан булмасын, үзеңә тартасың килә икән, өстә язылганча аларны поносить итүдән башларга кирәкми.Үзеңә картаймаска тырышырга кирәк башта. Яшь чакны искә төшерергә, һ.б.

№10 (16553) / 15.04.2009 17:03:51

Иркэ,убедила, согласна на 200 проөентов

№9 (16541) / 15.04.2009 16:30:26

Юлиана, среднестатичный димәс идем беренчедән. Алар инетка еш керәләрләрдер дип уйламыйм.
Өстән төшкән оешмалар да гына эшләү авыр. Алар бармактан суырып чыгарган проблемалар белән эшли.Кичә ТЯны ачып җибәрә торган цитата нәкъ аларга туры килә: “Яхшы эшләү авыр, ә яхшы эшләгән кыяфәт чыгару тагын да авыррак.”
Астан оешкан оешма җирдә аунап яткан идеяләр белән шөгыльләнә. Без монда уз фикеребезне аерым кеше исеменнән әйтәбез, ул шәхси фикер булып кала. Оешма исеменнән әйтсәң, аңа хөкүмәттән җавап көтәргә хакың була. Болай артык бер эштә эшләргә кирәкми бүтән. Эйтик синең четкий, конкретный фикерләреңә фәлән оешма әгъзәсе дип кенә өстисе кала.
Мин проблемаларны киңрәк һәм кубрәк ракурстан алам. Шулай итмәсәң, син “ак” дигәндә, кара дип аңларга мөмкиннәр. Минусы – бөтен кешегә дә тиз генә анлашылмый. Теләгән очракта, шулай кабат укып була))))))))), согласись.

№8 (16532) / 15.04.2009 15:30:52

Иркэ, мин мэктэптэ укыганда ук гарык инде ул общественный эшлэрдэн, ул вакытта укытучылар алай да син бар, ун кулыбыз, дигэнгэ соенеп йоргэнемэ эле дэ булса укенэм--алар эшлисе эшне эшлэгэнче вакытымны укуга сарыф итсэм, нервыларым тынычрак булыр иде.Аннан сон мин уземне синен кебек акыллы дип эйтэ алмыйм, просто средний статистический авыл хатыны, Мина всё конкретно и ясно булсын,узем дэ шундый, абстракт тошенчэлэр минем очен тугел.Э теге тел-дин-миллэт мэсьэлэлэре очен мин эле вообще не созрела, бэлки пенсияга чыккач, алла бирса...Синен язганнарны да 2 тапкыр укыйм, 1-куз белэн, 2-акыл белэн.

№7 (16497) / 15.04.2009 11:26:35

Батып баручыны коткару батучының үз эше. Аллаһ Тәгалә бер бала бирермен, тәрбиясенә карап ул сезне әлеге тормышта ук йә оҗмахка яисә җәхәннәмгә кертер дигән.
Әлфирә ханым 100 процент хаклы. Бөтен дөньясын агартып бетереп булырмы? Һәркем үз баласын карасын. Үзен генә караучылар теләсә ни эшләсеннәр. Алар барыбер әйткәнне аңламый, әле киресен сукалый! Аннан үкенә, соң була. Нигә кешенеке андый да, минеке мондый соң ди? барыбер үз гаебен күрми...
Хәзер күпләр абзарындагы мал-туарына баласына караганда күбрәк тәрбия кыла...

№6 (16491) / 15.04.2009 10:59:05

Юлиана,
беренчедән мин сине яшьрәк дип уйлый идем. "Тукай рухы" җәмәгать оешмасында без элегә апам белән икәү генә, өченчесе булмыйсыңмы!? Җәмәгать оешмалары бюрократия, акча эшләре белән шөгыльләнмиләр кубесе. Нинди дә проблеманы андый оешма исеменнән ишеттерү җиңелрәк .Аларда “мин –главныерак” дигән проблемалар да юк.
Фикер уртаклыклары күп синең белән.

Юлиана, Юлиана, 

№5 (16486) / 15.04.2009 09:34:48

Белмэмеш, мин монда ңурналист буларак язмыйм, мина ярый ул, уз диалектыбыз белэн язсам да, безнен якта гомер-гомергэ мэктэп бетергэннэр, но эле син эйткэнчэ беткэне юк..

№4 (16485) / 15.04.2009 09:34:29

Белмэмеш, мин монда ңурналист буларак язмыйм, мина ярый ул, уз диалектыбыз белэн язсам да, безнен якта гомер-гомергэ мэктэп бетергэннэр, но эле син эйткэнчэ беткэне юк..

№3 (16484) / 15.04.2009 09:33:57

"Яшь буын гомумкешелек сыйфатларын югалтып бара икән, киләчәк дәвердә нинди кешеләр яшәр?"

Юлиана, синең белән килешмичә дә булмый. "Отцы и дети" инде бу, чын мзгънәсендә. Логика да аксый бу язмада. Кыйбласызлар элек 8-10 процент булган дип яза автор. "Элек" ул коммунистлар заманымы икэн? Шул бугай. Коммунистлар заманында 8-10 процент кына "кыйбласызлар" булган икән.

Автор үзе дә шул коммунизм чоры җимеше бит инде. Бәлкем, комсомол, коммунист та булгандыр әле.. "Бабасы мулла булган егетләр кеше үтереп төрмәдә утыра, әбисе намазлык өстеннән тормаган кыз балалар фахишә булдылар..." га өстәп - элеккеге коммунистлар, идеалларына хыянәт итеп, үзләре сүгә торган дин әhелләренә әйләнделәр.

№2 (16483) / 15.04.2009 09:19:28

Юлиана, мәктәпне БЕТЕРМИЛӘР, ТӘМАМЛЫЙЛАР. Бетерәбез дип ялгыш сөйләшә торгач, чынлап бетеп бара бугай инде алар

№1 (16482) / 15.04.2009 09:05:11

Сонгы арада мондагы мэкалэлэрне эллэ гел бер кеше яза инде, юкса шул бер ук миллэт-дин-тел мэсьэлэлэрен торле исемнэргэ тореп штамповать итеп утырмаслар иде.Отцы и дети-гомерлек проблема.Элек яхшырак иде дигэн белэн килешэ алмыйм.Мэктэпне 19 ел элек бетердем.Бездэн 1-2 класс югары хэм тубэн укучылар арасында авырга узучы хэм аборт ясатучылар да ,тэмэке тартучы, сыра эчучелэр дэ булды, пионер хэм комсомолнын горлэп эшлэгэн чагында.Ботен авыл бер-берсе белэн туганлашып беткэн, аталары аркасында...Э тэрбиялелек-бары тик ата-ананын вакытында кырыс була белуе аркасында гына була ала.Безне энилэр клубка да чыгармыйча(мэктэп бетермичэ), аулак ойлэргэ жибэрмичэ устерделэр, вакытында кешегэ иярэсе килу телэге кочле булса да, хэзер мин аларга бары тик рэхмэтле генэ...Э процентлар элек ничэ булса, хэзер дэ шулай ук, просто элек демократия юк иде...

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом