|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2008 Милләт
ХУҖИ МӘХМҮТОВ: “БУЛГАН МИРАСНЫ САKЛЫЙ БЕЛЕРГӘ KИРӘK”Хуҗи абый Мәхмүтов — татар фольклорын өйрәнү, халыкның рухи мирасын бөртекләп җыю, аны җәмәгатьчелеккә таратуга күп көч куйган шәхес. Галимнең еллар дәвамында җентекләп җыйган хезмәте саллы китапларда басылып чыкты. Аның “Җомак әйтәм”, “Кечкенә дә төш кенә”, “Ел тәүлеге — 12 ай”, “Язылмаган кануннар”, “Канатлы сүз — хикмәтле сүз” кебек китаплары күпләргә таныш. “Татар халык иҗаты”ның “Табышмаклар”, “Мәзәкләр”, “Мәкальләр һәм әйтемнәр” томнары да Хуҗи абый башкарган хезмәтләр. Моның өчен ул Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Шулай ук күпләр аның “Татарстан” радиосында барган “Тел күрке — сүз” дигән тапшыруын хәтерли. Дистә елдан артык “Мәдәни җомга” газетасы укучылары ул әзерләгән “Гыйбарәләр тарихына сәяхәт” дип исемләнгән сәхифәдә татар мәкальләренең тарихы, канатлы сүзләр белән таныша ала. Хуҗи абый быел үзенең 75 еллык юбилеен билгели. Шушы форсаттан файдаланып, галимгә хезмәте өчен барлык укучыларыбыз исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез һәм аңа ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. — Хуҗи абый, фольклор белән кызыксынып китүегезгә нәрсә этәргеч булды? Ни белән кызыксындырды сезне бу өлкә? — Төп сәбәпче — галим Хәмит Ярми. Ул бик нык тәэсир итте миңа. Мамадышның урта мәктәбен тәмамлагач, Көек Ерыкса авылында балалар укыттым. Шулай бервакыт безнең авылга фольклор экспедициясе белән Хәмит абый Ярми килеп төште. Мин аны озатып йөрдем, авыл кешеләре белән таныштырдым. Аларның эшен күзәттем, тыңлап утырдым, фәндә шундый тармак бар икәнен белдем. Үзем дә соңыннан Хәмит абыйга халыктан язып алган җырлар, табышмакларны җыеп, туплап җибәрдем. Аның белән хат алыштык. Ике елдан соң КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Шул чакта Хәмит абый үз канаты астына алды, экспедицияләрдә катнаша башладым. Башта Татарстан буйлап йөрдек, аннары мине отряд башлыгы итеп билгеләделәр, Удмуртия, Киров өлкәләренең татар авыллары буенча халык авыз иҗатын җыйдык. Укуны тәмамлагач, Буага киттем, редакциядә эшләдем. Фән эше күңелне кытыклап тора иде, шуңа да аспирантурага чакыргач, ике дә уйламыйча ризалаштым. Татар халык иҗатының афористик жанрлары буенча эш башладым. Башта “Татар халык табышмаклары” дигән темага кандидатлык, аннары афористик иҗат буенча докторлык диссертацияләре якладым. — Иң истә калган экспедиция кайсы иде? Гомумән, татар халык авыз иҗаты күп сакланган авылларны, төбәкләрне атый аласызмы? — 20дән артык экспедициядә булдым. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 1967 елда ерак төбәкләргә сәфәрләр оештыра башлады. Себергә юл тоттык, Омски, Новосибирск, Төмәндә зур фольклор экспедицияләре булды. Чиләбе, Пермь өлкәләрен, Башкортостанны айкап чыктык. Менә Әстерханга барып җитеп булмады. Аерып әйткәндә, Чиләбе яклары зур тәэсир калдырды. Анда ногайбәкләр яши. Алар сәнгатькә гашыйк кешеләр. Һәр өйдә диярлек ниндидер музыка коралы бар, гөсләдә уйнаучылар шактый иде. Ногайбәкләрнең җырлары бик күп, алар аны күз карасыдай саклый. Борынгы җырлар белүче кешеләрне шактый очраттык. Андый шәхесләргә юлыгу галим өчен зур табыш. Ниндидер авылны аерып карау авыр, һәр җирдә дә бер җор телле кеше бар. — Хуҗи абый, бүген элеккеге кебек фольклор экспедицияләре оештырыламы? Әллә инде халык авыз иҗаты кирәгенчә өйрәнелгән дип саналамы? — Әлбәттә, әүвәлге елларда күбрәк йөрелде экспедицияләргә. 1939 елда институт оешып бер ел үтүгә үк, Хәмит Ярми эшлекле сәфәргә чыгып киткән. Ел саен барган ул. Шул авыр, җентекле хезмәтнең нәтиҗәсе булып, Себер татарларында “Идегәй” дастанының бер варианты табылды. Аны Нигъмәт Хәким ачты. Экспедиция — фольклорчылыкның бер тармагы, аннан башка мөмкин түгел. Элек без аңа зур бер бәйрәмгә кебек әзерләнә идек. Ул вакытта чирәм җирләре күп, экспедицияләр уздырылмаган урыннар шактый булды. Бүген авылда жанрлар югалып бара. Мәсәлән, әкият. Әкиятчеләрне очрату авыр хәзер. Ә элек андый осталар күп булды. Аның каравы соңгы елларда мөнәҗәт жанры активлашты. Совет елларында дингә нигезләнгәнгә күрә, безгә аларны язарга рөхсәт булмады. Шулай ук бәет киң җәелгән. Иҗтимагый яңгырашы булмаса да, авыл өчен ул әдәби әсәр. Кыска җырлар сакланган, халык яңаларын да бик актив иҗат итә, алар да теркәлергә тиеш. Авылларда элеккеге дәфтәрләр килеп чыккалый. Соңгы ике-өч елда экспедицияләр оештырыла башлады. Ел саен барырга, күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә дигән максат куелды. Эш җанланды. Аннары безнең фәнни архивка аерым бина бүлеп бирде хөкүмәт, мондый бүләк өчен фән кешеләре бик рәхмәтле. Табылдыкларны барлау гына түгел, аларны тиешле җирдә сакларга да кирәк. Музыкаль фольклорны җыю буенча, аларны заманча технологияләр белән эшкәртү, саклау да тәртипкә салынды. — Башка төрки халыклар белән чагыштырганда татар халык авыз иҗаты яхшы сакланганмы? — Саклану ул күбрәк жанрларга бәйләнгән. Яшерен түгел, ислам дине халык авыз иҗаты белән дус яшәгән дип әйтеп булмый. Кичке уенга чыккан яшьләрне муллалар куып тараткан. Моның халык авыз иҗатына тискәре мөнәсәбәте булмый калмаган, әлбәттә. Ләкин шуңа карамастан, халыкның рухи тормышы ниндидер кысаларга сыймый, ул җырсыз, бәетсез, әкиятсез яши алмый. Шуңа күрә бездә фольклор аз сакланган дип әйтмәс идем. Ә менә эпик жанрлар чыннан да аз. Татарның төп горурлыгы — “Идегәй” дастаны. “Идегәй” — зур һәйкәл. Башка дастаннар да бар безнең, ләкин алар күләме белән оттыра. “Идегәй”нең Нәкый Исәнбәт кулына килеп керүе — безнең өчен зур бәхет. Дастаннарны Исәнбәттән дә яхшырак белүче юк. Ул ничек бар, шулай язып кына калмаган, аны җентекләп өйрәнгән. Сөйләүче дастанның кайбер җирләрен әйтеп бетермәскә, хәтереннән чыгарырга мөмкин. Исәнбәт аның югалган, төшеп калган өлешен шулай булырга тиеш дип бетереп куя. “Алпамша” — үзбәк, казахларның классик әсәре. Ләкин әлеге дастан бездә дә бар. Татарда ул күбрәк әкият рәвешендә сакланган, гәрчә аның кызыклы шигъри формасы да табылган. Дастаннар татарда киң җәелгән булган. Мәсәлән, “Таһир-Зөһрә”, “Бүз егет”. Шулай да Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстанда фольклорны өйрәнү яхшы куелган. Аларның элек союздаш республика булганда да мөмкинлекләре күбрәк иде. Күптәннән үз Фәннәр академиясе, сәнгать, фольклор институтлары эшләп килде, китап бастыру проблемасы булмады. Инде үз дәүләтләре белән яши башлагач, бу өлкәдә шактый алга киттеләр. Алар белән чагыштырганда, без күпкә калышабыз. Башкортларда фольклор нык сакланган. Мирасны җыю, аны китап итеп бастыру аларда шактый алда тора. Күршеләр беренче булып “Башкорт халык иҗаты” дип исемләнгән күптомлыкларын бастырып чыгарды. 40 томнан торган бик саллы, ихтирамга лаек хезмәт ул. Алар аны шулай ук беренче булып урысчага тәрҗемә итте. Без исә “Татар халык иҗаты”н 13 том итеп чыгардык. Авыр еллар булуга карамастан, Татарстан китап нәшрияты һәр елны берешәр, ә кайчакта икешәр том бастырды. Һәркайсы 30 мең данә белән чыкты. Бүген аларны китап киштәләрендә табып та булмый. Икенче елга безнең институт “Татар халык иҗаты”ның тагын 25 томын чыгарырга әзерләнә. Урысчага тәрҗемәсе 14 томда басылачак дип планлаштырыла. Киләсе елга 70 еллыгын билгеләргә әзерләнгән институт өчен менә дигән бүләк булачак. Безнең мирас 12 томлык кына түгел, күпкә баерак, әлбәттә. Моңа кадәр чыккан китапларга керми калган материаллар шактый, без аларны мәңгеләштерергә тиеш. Соңгы елларда архивларда яңа әсәрләр дә килеп чыкты. Урыс архивларында әкиятләр табылды. Беренче бөтендөнья сугышында татар әсирләре чыгарган әкиятләр шактый. Шул вакытта Кунш исемле тюрколог тоткыннар янына йөргән, язып алган, архивта саклап калдырган. Башта аны венгрлар тапты, аннары безгә килеп җитте. — Төрки халыклар арасында, бу безнең әкият яисә дастан, дип бәхәсле әсәрләр бармы? — Беренче чиратта афористик һәм эпик жанрларга кагыла бу. “Алпамша”, “Бүз егет”, “Маянсылу белән Күзәкүрпәч”, “Заятүләк белән Сусылу”, “Чура батыр” — болар барысы да борынгы төрки мирас. Һәр төрки халыкта бар, алар уртак. Бары тик төрле халык авыз иҗатында аерымлыклар була, мәсәлән, геройлар исемнәре үзгәрергә мөмкин. Кемдәдер ул күбрәк сакланган, кемдәдер әзрәк. Кайсыбер халык теге яки бу дастанның версияләре бездә күбрәк, шуңа да ул безгә карый дип әйтә икән, моңа каршы килергә нигез юк дип саныйм. Чын фәнни бәхәскә керү артык. Уртак мирасны танырга кирәк. Менә, мәсәлән, “Кыйссаи Йосыф” иң күбе татарларда сакланган. Ләкин башкаларда ул юк дип әйтә алмыйбыз. Казахлар яңа дастан таба икән, моңа куанырга кирәк. Без аның белән байыйбыз гына. — Хуҗи абый, яшь галимнәр арасында фольклорны өйрәнүчеләр, Сезнең эшегезне дәвам итүчеләр бармы? — Бар, нишләп булмасын?! Мәсәлән, Илсөяр Закирова борынгы чор фольклоры, Болгар, Алтын Урда вакытындагы халык авыз иҗаты буенча фәнни эш алып бара. Лилия Мөхәммәтҗанова китаби дастаннар буенча фәнни хезмәт яза. Икесе дә докторлык дәрәҗәсенә җитәләр. Яңарак кына Алена Фәрхетдинова “Заятүләк белән Сусылу” әкияте буенча диссертация яклады. Татар әкиятләрен җыю, эшкәртү буенча Ленар Җамалетдинов шактый эш башкарды. Фольклорчылар сан ягыннан әллә ни күп булмаса да, нәтиҗәле эшлиләр. Афористик жанрлар буенча алмаш әзерләргә кирәк, бер-ике ел эчендә алар сафка керер дип уйлыйбыз. Мәктәп укытучыларыннан да күп нәрсә тора, балаларда халык авыз иҗатына мәхәббәт уята алсалар, бу фән өлкәсе белән шөгыльләнүчеләр күбрәк булыр иде. — Сез “Мәдәни җомга” газетасында аерым бер сәхифәдә татар халык мәкальләрен, аларның килеп чыгышын, төрле канатлы сүзләрне бастырып киләсез. Үзегез ничә мәкаль беләсез? — Аны санап бетереп булмый. Чыгарган китабымда 20 меңнән артык мәкаль бар, аларның барысын да беләм. Әгәр дә темасын әйтсәләр, шундук дистәләгәнне яудыра алам. Ниндидер китапта мәкаль очраганда образлар туа, аның тарихы искә төшә. Болай гына әйтүнең кыйммәте юк, аны нәкъ вакытында әйтсәң, кешегә тәэсире нык була. Мәкальне махсус берсе дә чыгарып утырмый, аны вәзгыять үзе тудыра. Даль: “Пословица не рождается, а вынуждается обстоятельством”, — дип әйткән. Һәм бик дөрес. Тиздән “Гыйбарәләр тарихыннан сәхифә” дип исемләнгән китабым дөнья күрергә тиеш. Анда мәкальләр, аларның килеп чыгышы, борынгы төрки йолалар, төрки тарихтан килгән гыйбарәләр урын алачак. — Хуҗи абый, кулыгыз җитмичә башкарылмаган эшләр бармы? — Булганына шөкер итәм. Кулымнан килгәнне башкардым, тырышып эшләдем. Бүгенге көндә дөнья күргән китапларым — хезмәтемнең иң зур ноктасы. Яшьләргә дә эш калдырырга кирәк.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|