поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.01.2015 Шоу-бизнес

Рөстәм Гайзуллин: “Хатынга минем белән яшәү бик авыр...” (ФОТО)

Тинчурин театры артисты, “Болгар радиосы”нда алып баручы Рөстәм ГАЙЗУЛЛИН белән төшке аш вакытында очраштык. Рөстәмнең бер сәерлеге бар икән: сөйләшә башлаганда кесәсеннән телефонын, кулындагы сәгатен салып, өстәл читенә алып куйды. “Гадәт”, — дип елмайды үзе.

— Һәр җирдә шулай алып куйсаң, онытып калдыруың да бар бит, — дим.

— Юк. Шулкадәр аңга сеңгән: торып киткәндә иң беренче сәгать белән телефонны искә алам.
 
“Кариев театрыннан талашып китмәдем”

— Рөстәм, хәтерең “автоматлашкан” алайса. Ә рольләр ятлаганда ничегрәк хәтер дигәне?
 
— Минемчә, хәтере булган кеше роль сүзләрен бер урында утырып ятлый ала. Мин алай булдыра алмыймдыр, ятлап караганым да юк. Репетиция вакытында үзеннән-үзе сеңә ул. Баш уйлаудан туктамый анысы. Өйгә кайткач та, текстны кулга алмыйча да шул роль өстендә эшлисең инде ул. 
 
— Сәхнәгә чыкканда махсус әйтә торган сүзләрең бармы?
 
— “Ходаем, тел ачкычлары бир”, — дип чыгам. Премьера вакыты — бик зур стресс. Үз-үземә ышансам да, тамашачы ничек кабул итәр икән, дип уйландыра. 
 
— Сәхнәдә күренеш бара, син йә уйнап кергәнсең, йә чиратыңны көтәсең. Бу вакытта артист нишли?
 
— Төрле спектакльдә төрлечә бит ул, кайсында башында һәм ахырында гына чыгасың. Кайберсендә 5 минут саен чыгарга туры килә. Кара, чыннан да, нишлибез икән (көлә)? Аралашабыздыр инде. Әгәр катлаулы роль икән, кешене дә күрмисең ул вакытта. Сәхнә артында да шул образ дәвам итә, башыңда да шул гына.

— Артистлар бер генә спектакльдә уйнамый бит. Кайберләрендә озын-озын текстлар ятларга кирәк. Алар ничек бер-берсе белән буталып бетми?
 
— Бер сеңгәннән соң истән чыгаруы бик авыр аны. Тинчурин театрында эшли башлаганга сигез ел. Аңа кадәр өч ел Кариев театрында эшләдем. Анда уйнаган берәр спектакльгә кертеп куй, роль сүзләре искә төшәчәк.
 
— Яшьләр театры дигәннән, аннан ник киттең?
 
— Талашып китмәдем. Мин, гомумән, конфликтлы кеше түгел. Тулай торактан фатирга күченгән кебегрәк киттем.

“Күз карашымнан куркалар”

— Ике ир бала тәрбияләгәндә йомшак күңеллелек аяк чалмыймы?
 
— Бөтен вакытта да түгел бит ул. Мин — бик усал әти. Кайвакытта балаларымны кызганып та куям. Җәза бирәм. Почмакка бастырып газапламыйм анысы. Күз карашымнан куркалар. 
 
— Балаларыңның бүгенге көнендә өлешең зур дип уйлыйсыңмы? 
 
— Беренче чиратта, чип-чиста, матур итеп татарча сөйләшүләре белән горурланам. Урысча акцент белән сөйлиләр. Өйрәнерләр әле. Татар гаиләсендә “Пушкин теле” белән сөйләшкән балаларны яратмыйм. Бу дөрес түгел дип уйлыйм. Һәр кешенең үз эше инде анысы. Олы улым Рамазан мин белем алган 13 енче гимназиядә беренче сыйныфта укый. Энесе белән мөнәсәбәтләре яхшы. “Абыем”, “энем” дип эндәшәләр. Кечкенәсе теләсә нинди ситуациядән чыга. Ялагай, хәйләкәр. Олысы 1 яшь тә 9 айда абый булды бит. “Энеңне кара, әниеңә булыш”, — дип тәрбияләнгән бала Рамазан. Нурсолтан абыйсына суга, елата. “Ник “сдача” бирмисең?” — дигәч: “Әти, ничек сугыйм инде, мин суксам сеңә бит ул”, — ди. Аларны тәрбияләргә вакыт бик булмады, шуңа үземне гаепле саныйм. Кечкенәсе гимнастика, акробатика ягыннан талантлы. 3 яшеннән бирле шуның белән мавыга. Олысы кечерәк вакытта җырлап маташкан иде. “Җырга бирелерлек моңы юк, ияләштермәскә кирәк”, — дип уйлаштык. Самбога, бию түгәрәгенә йөри. Әле укый гына башлагач, үзенә бик кызык. Шимбә дә мәктәпкә барасы килә.
 
— Дәресне кем белән әзерли?
 
— Өйдә булсам, бик шатланып минем белән. Әмма ул бик сирәк, айга бер туры килә. Күп очракта әнисе (Альбина Кариев исемендәге театр актрисасы — Г.Х.) белән. Мәктәптән кайтып ашап алуга, кәефе булса, шундук утыра, булмаса, бераз уйнап ала. Әйткәнне көтми. Буш вакытларында татар музыкаль каналларын карыйлар. Татар җырларын яратып үсәләр. Рамазанга көнгә ике бит китап укырга, бер бит язарга, математик гамәлләр эшләргә кушылган. Компьютер ише әйбергә, тәртип бишлелек булмаса, орынмыйлар. Без эшкә киткәндә: “Бүген компьютерга утырмыйсыз”, — дип әйтелгән икән, тыңлыйлар. Әнисе кайвакытта жәлләп: “Әтисе, шалтыратып әйт инде, уйнасыннар”, — дип, мине йомшарырга мәҗбүр итә. Олы улым — минем фанат. Кайвакытта моннан куркып та куям. Балачакта берәр җирен авырттырса да “әти” дип елый иде. Балалар бакчасында ике-өч яшьлек вакытта шигырь өйрәткәннәр: “Әнием, күз нурым, әйтерсең фәрештә”, — дип. Бу моны бәйрәм көнне “Әтием, күз нурым...” дип сөйләгән. Аның миңа карата булган ышанычын югалтмаска иде. 
 
— Балаларыңның кесә телефоны бармы?
 
— Нурсолтанныкы юк. Рамазанда 800 сумлык иң гади модель. Аны да һәрвакыт үзе белән йөртми. Кыйбатлы телефон алуга кискен каршымын. Алып бирдем ди I сыйныф укучысына “Айфон”. Аннан соң нишләтәм? II класста машина кирәкме? Кешедән күреп тә сорап интектермиләр. Аларның “Кола”, “Фанта”, чипсы да күргәннәре юк. “Макдональдс”та ярты елга бер гаилә белән фри бәрәңгесе ашарга мөмкинбез.
 
“Хатын маладис!”

— Синдә ихтыяр көче ни дәрәҗәдә?
 
— (Озак кына уйланып торганнан соң.) Юк диярлек. Бүген “почти” 110 кг авырлыгым бар. Ашыйсы килә икән, ашыйм. Банкетта ашамыйм, ирендерә, аннары эшлисе килми башлый, өйгә кайткач тукланам. Бер-ике ел элек кыйбатлы спортзалга абонемент алган идем, бер елның бер аен йөрдем микән? Быел моңа җаваплы карарга дип сүз бирдем. Көн саен йөрим дип әйтә алмыйм, әмма узган елга караганда ешрак. 
 
— Көнең ничәдә башлана, Рөстәм?
 
— 5 тә торам. Җыенырга күп вакыт кирәкми. Соңга калганда өч минутта әзерләнеп чыгып китә алам. Иртән ашамыйм, үзем белән алып барам. Иртә ятып йоклый белмим, анысы да минус.
 
— Белүемчә, әти-әниең белән бер фатирда яшисең. Йорт салырга теләк юкмы?
 
— Бик хыялланам. Әмма ул хыял гына булып кала. Болай да биштә торам, аннары дүрттә торып кар көрәргә кирәк булачак. Мин — асфальт баласы. Дача формасында булуын телим. Кәефкә карап тегендә дә, монда да барып кунарга. 

— Аның өчен акча да булу кирәк бит әле. Акча тота беләсеңме?
 
— Кесәдә акча булса, мин аны кулланырга тиеш. Акча җыя белмим. Аның бүленеше дә юк. Хатын минем, мин аның күпме хезмәт хакы алуын белмим. Кем, кая түлисе вазыйфалар бүленгән. Акчаның кайда торганын хәзер алып барып күрсәтә алам. Бай булсам нинди булыр идем икән? Кибеттә бәя кәгазенә карамыйм. Акча күплектән түгел ул, белмим. Бәя чагыштырып йөргән кешене акыллы дип уйлыйм. Менә хатын ул яктан маладис! 
 
— Ашарга әзерли беләсеңме?
 
— Ярты елга бер аппетит уяна да ашарга пешерәсе килеп китә. Көне буе әзерлим, кухняга берәүне дә кертмим. Ашарга бармы-юкмы, аңа карап тормыйм. Яшелчәләр белән ит томалап пешерергә яратам. Пылау белән мавыга идем. Миннән соң җыештырырга гына кирәк (көлә). 

“Үз-үзем белән яши алмас идем”

— Хатыныңа Рөстәм Гайзуллин белән тормыш итүе ничегрәк икән?
 
— Бик авыр, үзен газаплап минем белән яши дип әйтә алмыйм. Үз-үзем белән яши алмас идем. Холкым, үз-үземне тотыш буенча мин авыррак кешедер. Һаман тәмле телләнеп тә булмый.
 
— Эгоистлык ни дәрәҗәдә синдә?
 
— Бу сорауга болай дип кенә җавап бирәм: мин — гаиләдә бердәнбер бала.
 
— Көндәлек киемнәрне ничек сайлыйсың? 
 
— Бер кием ошый икән, иңемнән дә төшермим. Әни сүгә инде: “Артист бит син, матуррак киен”, — ди. Кибеткә кергәч, бер күз ташлауда ошый торган кием бармы-юкмы икәнен аңлыйм, кибетче хезмәт күрсәтми яки исәнләшми икән, чыгам да китәм. Кием аласы бар икән, кибеткә кергәч, кәефем кырылса, “срочно” кирәк булса да, кайтып китәм. Үземне мәҗбүр итеп йөри алмыйм. Кәеф булганда, шул моменттан хатыным кулланып калырга тырыша.
 
— Хатыныңа кием сайлашасыңмы?
 
— Әни үзенә киемне гел минем белән ала иде. Хәзер дә мине көтеп тора. Хатыным гади киемне үзе генә дә ала, кышкыларны бергә сайлыйбыз. Традиция. 

— Рөстәм, бу тормышта кемгә авыррак: ир-аткамы, хатын-кызгамы?
 
— Әлбәттә, хатын-кызга. Гүзәл затлар күпкә сабыррак. Хатынга йөкләнгән кадәр эшкә мин түзә алмас идем. Без бит чирләгәндә дә катырак авырыйбыз. 38 градус температура — ирләр өчен финиш. Юрган астыннан борын гына чыгып тора. Ә хатын-кыз шул температура белән өй җыештыра, ашарга пешерә. Ул — бик көчле зат. Һәр шәһәрдә хатын-кызга һәйкәл куяр идем. 
 
— Сезнең өйдә килен-каенана проблемасы юкмы?
 
— Үзем дә шаккатам, әмма юк. Киләсе елга бер түбә астында яши башлаганга ун ел була. Хатын әйбәтме, әни яхшымы, серен әйтә алмыйм.
 
* * *
 
Тулы исеме: Рөстәм Рифхат улы Гайзуллин 
Туган урыны: Казан шәһәре
Туган көне: 16 май, 1984 ел
Белеме: Казан театр училищесы
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5
 
 
6
 
 
7
 
 
8
 

Чәчкә ЗАКИРОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»