|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2015 Җәмгыять
Бала кайсыгызныкы?Соңгы вакытларда телевизордан гаиләгә кагылышлы тапшырулар еш күрсәтелә башлады. Кайберләрен гыйбрәт алып карап утырасың. Әле беркөнне генә бер тапшыруда бер хатын баласының атасын эзли.Үзе белән йоклаган бер ир белән: «Ул синең балаң, син аңа булышырга тиеш!» – дип тарткалашып утыра. Ә тегесе миннән түгел дип каршы төшә. Аннан тагын шикле өч ирне чакырып чыгардылар. Баланың әтисе кем икәнен ачыклау өчен, бу ирләрнең һәркайсыннан ДНК анализы алдылар. Шаккатарсың, валлаһи! Ничек оялмыйча миллионлаган кеше карый торган эфирга килеп утырырга кирәк. Җитмәсә, бу ирләрнең берсе дә баланың әтисе булып чыкмады. Шуннан соң, берничә көн үткәч карыйм – тагын шул хатын килеп утырган бит тапшыруга. Әстагъфирулла! Экраннан йолкып чыгарасылар килде. Тынычланмаган, һаман баласының кемнән икәнен эзли, бичара. Бу юлы тагын дүрт ирне өстерәп килгәннәр бирегә. Аларыннан да ДНК анализы алдылар. «Ярар инде, атасының кем икәне болар арасында да ачыкланмаса-ачыкланмас, аңа каравы күңелем тыныч калыр», – дип утыра теге хатын. Ул ирләрнең арада гаиләлеләре дә бар иде. Авылларындагы бөтен ирләрнең күңелләрен күрүче хатын икән теге.
Раилә АБДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|