• 26.04-09.06 "Тукай карашы" И. Майоров күргәзмәсе (Санкт-Петербург). Г. Тукай әдәби музее
  • 23.05-24.05 "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 08.06-09.06 "Лето Балета" фестивале. УНИКС
Туган көннәр
  • 24 Май Кафил Әмиров
  • 24 Май Хәмдүнә Тимергалиева
  • 24 Май Алмаз Миргаязов
  • 24 Май Индус Таһиров
  • 24 Май Фидаил Мәҗитов
  • 25 Май Мәсгут Гайнетдинов
  • 25 Май Миргазыян Юныс (1927-2014)
  • 25 Май Госман Исхакый
  • 25 Май Әлфия Айдарская
  • 25 Май Илфир Якупов
  • Арча. Васильев Бужада 12 сутый җир сатыла. 89370045793
  • Татар телендә төрле дәрәҗә катлаулылыкта чыгышлар, докладлар язып бирәм яки тәрҗемә итәм. 89869257507
  • Казан шәһәре, Константиновка поселогында дача сатыла, 6 сот. 89370037412
  • 14R дисклы җәйге көпчәкләр сатыла. Яхшы хәлдә. 8мең.8655823885
  • Редакция тирәсендә эш эзлим. Белемем буенча югары белемле журналист. Журналист, текст басучы, корректор вазифаларын карыйм. Телефон: 89991574961
  • 1 июньнэн озакка Казанда Азино тирэсендэ бер булмэле квартир яисэ гостинка снимать итэбез. Ике татар кызы. Собственниктан кирэк, риелторлар борчымагыз. 89047183922(ватсапка языгыз,шалтыратуга жавап бирмим)
  • Актаныш районы Иске балтач авылында тана сатыла.89393844139
  • 2 булмэле квартирны эйбэт хэм тэртипле гаилэгэ арендага бирэбез. 15 мен+ коммуналка. Собственник. 8-98-69-17-51-15.
  • Общежитияда бер булмэле сатыла. 18 кв.м. 4 4 этажда .Ботаническая -20. Казань.89586235290 Бэясе килешу.
  • Маникюр Советский район (комбинированный маникюр+срез ножницами+однотонное покрытие гелем с выравниванием ногтевой пластины)-400сум Шалтыратыгыз,языгыз 89872344246

 

 

 
Архив
 

               

08.01.2015 Җәмгыять

Яллар ялыктырмадымы әле?

Шагыйрь Рифат СӘЛАХ, язучы Зифа КАДЫЙРОВА, “Болгар” радиосы ди-джее Рушан ХАНТИМЕРОВ, җырчы Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА, Теләче район мәдәният йорты методисты Зөлфия ИБРАҺИМОВАдан сораштыру.

Ниһаять, 2015 ел – Сарык (Кәҗә) елына да аяк бастык. Күпләр иске елны шактый катлаулы булды дип искә ала. Елның соңгы көннәрендә ил икътисадында күзәтелгән вазгыять бу кәефне тагын көчәйтте сыман. Тик нәрсә генә булса да, Яңа елны яңа өмет, яңа шатлык белән каршыларга күнеккән безнең халык. Ходайдан ныклы сәламәтлек, “Сугышлар гына булмасын!” дигән шигарь астында, тыныч-имин көннәр сорап, озын ялларның да яртысын уздырып җибәрдек. Ә сезне яллар ялыктырырга өлгермәдеме әле?

Рифат СӘЛАХ, шагыйрь:


– Яңа ел минем өчен гел күңелсез көннәрдән генә торды. Шуңа мин аны берничек тә бәйрәм дип атый алмыйм. Шушы чорда ел да кабатлана торган бер традиция бар: гел шул вакытларда салкын тидереп авырыйбыз. Гомумән, үзе­безнең татар-мө­сел­ман хал­кының бу уңайдан бәй­рәм ясавын аңлый алмыйм. Мөселман бәй­рәм­нәрен дә бит әле Яңа ел дәрәҗәсенә күтәреп торганыбыз юк. Хәзерге вакытта юлда әле. Туган авылымнан Казанга барабыз. Ял көннәреннән файдаланып, туганнар белән күбрәк оч­рашып калырга тырышабыз. Һич ялыгып өлгер­мәдек. Өйдә генә торсак, бәлки ялыктырыр да иде. Ә иҗат кешесе өчен һәр ял көне кадерле. Иҗат та күп вакыт таләп итә.

Зифа КАДЫЙРОВА, язучы:


– Лаеклы ялдагы ке­шегә бөтен көн дә бертөр­ле инде ул. Әле яңа гына кар көрәп кердем, утын ташып куйдым. Шулай көн­дәлек мәшәкатьләр белән яшәп ятыш. Вакыт-вакыт компьютер алдына утырам. Ялларның өч көне кунак каршылап үтте. Бакчабызда инде өченче ел рәт­тән яшибез. Шуннан бирле Яңа елны балаларым, туганнарым белән бергә каршылыйбыз. Бу бәйрәмне беркайчан да читтә уздырган юк.

Рушан ХАНТИМЕРОВ, “Болгар” радиосы ди-джее:


– Минем көн дә эфир, әле ялның ни икәнен күргән дә юк. Эштән соң кинога бардык, чыршы шәһәрчекләрендә йөрдек. Шулардан ары узган юк әле. Авылга кайтып, әни­ләрне котлап килергә дә җай чыкмады. Яңа елны исә шәһәр читендә якыннарым белән каршыладым.

Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА, җырчы:


– Яңа елны гаилә бе­лән өйдә каршыладык. Бәйрәм көнне генә башкара торган билгеле бер тради­цияләребез юк. Га­дәттә, Яңа ел көнне каз пешерәм. Бүген иң зур шатлыгыбыз бар – кыз үстерәбез. Ялларга кил­гәндә, алар шактый ялыктырды. Бюджет системасында эшләү­че­ләргә, бәл­ки, озын яллар ки­рәктер дә, әмма үзенә үзе эшләп, шулай ук салым түләү­челәр өчен бу яллар бик озын, миңа калса.

Зөлфия ИБРАҺИМОВА, Теләче район мәдәният йорты методисты:


– Яңа елны авылда әти-әни янында (шөкер, алар исән-саулар), бөтен туганнар белән бергә каршыладык. Яңа елны каршы алганнан соң, күршеләрне кот­ларга нардуганнар булып киенеп керәбез. Танымасалар, бигрәк тә кү­ңелле була инде! Яллар ялыктырырга өлгерде ди­мәс идем. Узган атнада Теләче районы Иске Җөри авылында ятим балалар өчен приют ачылды. Шунда бәй­рәмне алып баручы буларак катнаштым. 6 гыйнвар көнне исә районда Раштуа бәй­рәмен үт­кәрдек. 

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№9 (896817) / 10.01.2015 08:34:48

Слов нет. Без лоҗной скромности - Да!!!

№8 (896670) / 09.01.2015 12:28:50

7, сез акыллы!

№7 (896668) / 09.01.2015 12:20:21

5,6,7,8,9,10 көннәрен эшләдк һәм эшлибез. бу 6 көнне отпуска өстәргә булдык.

№6 (896551) / 08.01.2015 17:10:33

Килешэм,кыш коне шундый куп яллар кирэк тугел,жэй коне булса рэхэтлэнеп авылда торыр идек ике атна,кыш коне авылда да эш юк,бер атна торып килдек,калган коннэр Казанда уза.Ничек эшли башлыйсы булыр,режимнар бозылды...

№5 (896495) / 08.01.2015 11:53:07

Нинди яллар турында бара соң ул сүз? Ярар, 31е, 1есе, 2се өйдә булдым. Аннан командировка. Менә бүген өйдә идем дә, телефонның тынып торганы юк.))) Әле тагы, ял көннәрендә, роддом белән дурдом гына эшли дигән булалар. Төзелештә дә ял көннәре юк шул.)))

№4 (896492) / 08.01.2015 11:37:44

Эшләп кайткач яхшы. Мин дә 2 тапкыр барып эшләп кайттым. Эшләгән кешегә эш табыла ул.

№3 (896487) / 08.01.2015 11:14:10

надоел!эшкэ бэйрэмгэ барган кебек йорим,сагындым эшне дэ,хезмэттэшлэрне дэ!

№2 (896486) / 08.01.2015 11:08:29

Сүз югында сүз булсын: ата казың күкәй саламы?Тимерҗанова лауреат-мазар булмагандыр бит?

№1 (896485) / 08.01.2015 10:44:54

кая ул!! яңа елда түзмәдем 3 тапкыр эшкә барып эшләп кайттым!

бу кадәрле ял көннәренең кирәге юк кыш көне.
байларга ярый ул диңездә коенып кайтырга.
без не выездные...

кышкы берничә көнне май аенда бирсеннәр иде.

кирәкми мондый озын ял.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом