поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.01.2015 Дин

Татарстанда Раштуаны ничек бәйрәм итәләр?

Тарихчылар бүгенге көнгә кадәр Гайсә Пәйгамбәрнең туган көнен билгеләү буенча анык кына бер фикергә килә алмыйлар. Элек Иисус Христосның туган көне хөрмәтенә уздырыла торган Раштуа бәйрәмен 25 декабрьдә билгеләп үткәннәр. Бу дата очраклы сайланмаган дигән фикер яши.

Безнең эрага кадәр II гасырда христиан тарихчысы  Секст Юлий Африкан 25 декабрь көнен үзенең язмаларында язып калдырган. Мәҗүси Рим империясендә Кояш бәйрәмен уздырганнар һәм бу көн мәҗүсиләр өчен иң мөһим көннәрдән саналган. Христианнар исә, бу бәйрәмне IV гасырда гына үткәрә башлаган. Римлылар аңында Кояш культы бик көчле булганлыктан, чиркәү бу датаны үзгәртмәскә карар кыла.
 
Католиклар әлеге традицияне бүген дә дәвам итә. Ә православие динендәгеләр, календарьдәге үзгәрешләр аркасында, изге бәйрәмне 40 көнлек уразадан соң, 7 гыйнварда үткәрә. Ураза күктә беренче йолдыз чыккач тәмамлана.
 
Керәшеннәр өчен олы бәйрәм
 
Татарстанда яшәүче керәшеннәр дә Раштуа бәйрәмен 7 гыйнварда үткәрә. Бәйрәм керәшеннәр арасында елдан-ел популярлык казана. Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы егете Владислав Журавлев сүзләренә караганда, ул авылда Раштуа бәйрәме Рождество дип үз исеме белән атала. “Аны хәзер генә шулай татарчалаштырып Раштуа дип атый башладылар. Электән үк бу көнне иртән иртүк бала-чагалар слават әйтеп йөргәннәр. Бу үзенчә Пасханы хәтерләтә, аны халык телендә безнең авылда “акча җыю бәйрәме” дип тә атыйлар. Ул көнне, Пасхадагы кебек, балалар өйдән өйгә кереп, Христосның тууы турында шигырь укыйлар, аларга тиен акча биреп чыгаралар. Бу көнне бар туган-тумачалар белән җыелышып, ашап-эчеп бәйрәм үткәрәбез. Быел мин һәр елдагыча бу бәйрәмне авылда әти-әниемнәр белән уздырырга җыенам. Аннары әбиләргә, бабайларга кунакка барып килеп, башка туганнарны үзебезгә чакырачакбыз”, – дип бәян итте егет. Сарсаз-Баграж авылында Раштуа кичендә төрле уеннар үтә, гармунда уйныйлар, җыр-биюләр уза.
 
Балык Бистәсе районы Иванаево авылы егете Николай Токранов бу керәшен авылында Раштуа кичендә авыл халкы бер йортка җыелып келәү итүләрен сөйләде. Аннары иртән бала-чагалар йорттан йортка йөреп, Иисус туу турында хәбәр житкерәләр һәм аларга моның өчен акча өләшәләр. Һәр йортта ризыклар пешерелә, туган-тумачалар кунакка килә. Элегрәк Нардуганга чыгучылар күп булган, хәзер болай йөрүчеләрнең кимүе күзәтелә.
 
Узган елны керәшен авылларында чиркәүләрне яндырганнар иде. Бер ел эчендә бу авылларда чиркәүләр яңадан торгызылды. Мамадыш районы Албай авылындагы чиркәү тулы көченә эшләп килсә, Балык Бистәсе районындагы Керәшен Казысы авылындагы  яңа чиркәү, җылылык булмау сәбәпле, олы бәйрәмнәрдә генә ачыла. Әлеге авылда яшәүче Анатолий Харитонов сүзләренә караганда, быел Раштуа бәйрәмен яңа чиркәүдә каршылаячаклар.
 
Республикабызда Раштуа бәйрәме уңаеннан төрле чаралар үтәчәк.  Башкалада исә 11 гыйнварда М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Архиерийның Раштуа чыршысы, “Туым Җондызы” – керәшен җырларын башкаручылар конкурсы үтәчәк.  Казан музейларында, мәдәни үзәкләрдә, ял итү паркларында бәйрәм чаралары каралган. Раштуа бәйрәме уңаеннан өстәмә рейслар да булдырыла.
 
Раштуаны һәркем дә бәйрәм итми
 
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру мәгълүматларына караганда, сораштыруда катнашкан 1,6 мең кешенең 72 проценты Рождество бәйрәмен 7 гыйнварда уздыра. Калган җавап бирүчеләр бу бәйрәмне 25 декабрьдә үк бәйрәм итүләрен белдергән. Сораштыруда Россиянең 46 төбәгендә яшәүче респондентларның фикере исәпкә алынган.
 
Җавап бирүчеләрнең  57 проценты Рождествоны гаилә белән уздырачагын әйткән; 8 проценты – бәйрәм табыны әзерли, 6 проценты – кунакка бара, 1 проценты бәйрәм хөрмәтенә “салып куярга” җыена. Респондентларның 10 проценты чиркәүләргә җыенуын, 1 проценты юрау-багулар уздырачагын, 1 проценттан кимрәк җавап бирүче бәкедә коенырга теләвен хәбәр иткән. 17 процент респондент бу көнгә берни дә планлаштырмый. 
 
Халыкта Раштуа бәйрәменә кагылышлы юраулар яши: бәйрәмнән соң өч көн эчендә агачларга бәс сарса, икмәк уңар; төнге күктә йолдызлар күп булса, җиләк күп булыр. Раштуада көн җылы булса, яз салкын килер.

Алена НИЗАМОВА
Интертат.ру
№ --- | 07.01.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»