поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.01.2015 Җәмгыять

«Әни, бу Кыш бабай сасы!»

Нәкъ Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бер артистка танылган, халыкара театрдан гомергә бер була торган тәкъдим килә: «Без сезнең иҗат белән таныштык. Безгә яңа, бик югары бюджетлы мюзикл өчен нәкъ менә сезнең амплуадагы, сезнең фактурадагы актер кирәк. Без сезнең белән 5 еллык контракт төзергә телибез. Югары гонорар, халыкара гастрольләр һ.б...» Моңа, гомере буе шул уртакул театрларның берсендә эшләп пенсиягә чыгар яшькә җиткән артист: «Мин бик теләп барыр идем дә, минем чыршы бәйрәмнәрендә Кыш бабай буласым бар шул...» – дип җавап бирә...

Бу сакаллы мәзәкне ел да шушы вакытта кабатлана торган Яңа ел ыгы-зыгысы искә төшерде. Җырчылар, биючеләр арасында Сабан туе вакытлары «урак өсте» дип йөртелсә, төрле театр артистлары, мәдәният уку йортлары студентлары һәм гомумән театр сәнгатенә азмы‑күпме катнашы булганнарның барысы өчен дә Яңа ел бәйрәмнәре «кайнар чорлардан» санала. Ул 31 декабрьгә кадәр бер атна, 31еннән соң атна‑ун көнлек вакытны үз эченә ала. Шушы вакыт аралыгында «Кыш бабай белән Кар кызы» мөмкин кадәр үзләренең матди хәлен рәтләп калсалар калалар инде. Аллага шөкер, балалар һәрбер гаиләдә диярлек бар, һәм аларның күңеле булсын өчен теләсә нәрсә эшләргә әзер әти-әниләр шулай ук бик күп. Безнең дә Яңа ел мәшәкатьләре быел 24енче декабрьдән үк башланды. Кызыбыз беренче сыйныфта укый һәм Казанның бер бию түгәрәгенә йөри. Билгеле, һәрбер оешма Яңа ел бәйрәмен «коры» гына уздырмый инде, чыршы бәйрәмен мөмкин булганча оештыралар, бүләкләрен бирәләр һәм хәлдән килгәнчә бәйрәм программасын әзерләп, балаларның күңелен күрергә тырышалар. Шулай итеп, безне дә быел минимум ике чыршы бәйрәме һәм сыйныф белән җыелышып бара торган Яңа ел тамашасы (спектакль) көтә иде. Иң беренче бәйрәмебез – кызыбызның сыйныфташлары белән әти-әниләр тарафыннан оештырылган кичә булды. Быелдан мәктәп территориясендә мондый бәйрәмнәр оештырырга ярамый башлаганлыктан, ерак түгел генә урнашкан бер кафе белән сөйләшеп куйдык, бүләкләргә акча җыйдык, матур күлмәкләр алдык, берничә әти‑әни белән үзебезгә күрә бер кыска гына әкият сыман тамаша да әзерләп куйган булдык – кыскасы, балаларның да, үзебезнең дә күңелләрне күреп, рәхәтләнеп бәйрәм итеп кайтыр­га иде исәп. Менә эш, әлеге дә баягы, Яңа елның төп символы – Кыш бабайга терәлде. Без инде хәлдән килгәнчә экономия ясарга тырышып, Кар кызын да үзебезнең әниләр арасыннан сайладык, тик әтиләр арасыннан Кыш бабай булырлык бер генә кандидат та чык­мады. Кыш бабайның саф татарча сөйләшергә тиеш булуы да әтиләребезнең кыюлыгын шактый гына киметкәндер, кыскасы, Кыш бабайны читтән эзләргә мәҗбүр булдык. Бу эш, вакытына карап, тәкъдимнәрнең бихисап булуы аркасында, әлбәттә 15‑20 минуттан артык вакытны алмады. Татар Кыш бабае дип җыйгач, гугл галиҗәнапләре бер дә ялындырып тормыйча, шундук 6‑7 игълан тәкъдим итте. Шулар арасында бер килешкәнрәген сайлап алып шалтыраттык, «Кыш бабай»ның 24е көне артык тыгыз түгел икән, кирәкле вакытында килеп җитеп, «күпме кирәк, шулкадәр» күңелебезне күрергә вәгъдәсен алып та куйдык.
 
Бәйрәмнең көне бик тиз килеп җитте. Барысы да план буенча бара, әкиятен уйнадык, балаларга ошадык, соңгарак калып булса да, Кыш бабаебыз да килеп җитте. Иң беренче эш итеп Кыш бабайның кара, таушалган ботинкалар киеп килүе әзрәк сәерсендереп җибәрсә дә, бәлки балалар моңа игътибар итмәс әле дигән өмет күңелне артык төшермәскә күндерде. Анысы баласы булган икән.
 
Кыш бабаебыз татарча сөйләште. Тик ниш­ләптер ул минем күзгә вак‑төяк мәҗлесләр алып баруга көйләнгән иң тозсыз, мәгънәсез тамада булып күренде. Программа-фәлән кебек вак‑төяк юк та юк инде, бәлки бу кеше импровизация Алласыдыр? Юк икән... Шигырь сөйләргә чыккан бала белән Кыш бабасы арасында диалог:
 
– Ооо! Кем чыгып килә монда! Әллә шигырь өйрәндеңме? Исемең ничек?
 
– Кәрим...
 
– Ооо! Кәриииим... Кәрим бай! (ха-ха-ха!) Атаң бармы?
 
– ...
 
– Атаң бармы дим? Әллә атаңны да белмисеңме? (ха-ха-ха...)
 
– Илдар…
 
– Менә шулай диген! Кәрим Илдарович мин диген! Давай сөйлә шигыреңне!
 
Мин бу Кыш бабайны якасыннан сөйрәп урамга алып чыгып атар дәрәҗәгә җиткән идем инде. Кызымның да чираты җитте шигырь сөйләргә. Сөйләде. Сөйләде дә атылып минем янга килде: «Әни! Бу Кыш бабай шууундый сасыыы!...» Чыннан да, җаен туры китереп, Кыш бабай янынарак килсәм – тир исенә чыдарлык түгел! Аңлыйм, эш вакыты, заказлар күп, Кыш бабайга калын туннан йөрергә кирәк, тирли. Тик ул костюмны әзрәк җилләтергә була бит инде!
 
Кыскасы, бу Кыш бабай барлык әти-әниләрнең җанын биздереп, балаларның Яңа ел тылсымына карата болай да «юкка чыгам» дип торган ышанычларын тәмам бетереп китте... Кызыбыз күзгә күренеп йөри торган Кыш бабай, Кар кызларының чын түгел, ә бары тик артистлар гына икәнлеген белә иде инде, бу кичәдән соң артистларның да төрлесе була икәнлеген аңлатырга туры килде.
 
Аннан соң бию түгәрәгебез оештырган чыршы бәйрәмендә дә булып кайттык. Кызым андагы Кыш бабай янына барып шигырь дә сөйләп тормады инде, Кар кызы янына барып бүләген генә алып килдек.
 
Аңлыйм мин, бөтен кешенең дә ашыйсы килә, бөтенебезгә дә акча кирәк. Һәм хәзерге заманда акча эшләү мәсьәләсендә әдәп‑әхлак дигән гыйбарәләргә урын юк. Һич югы балалар белән эшләргә җыенган кешеләрнең бераз гына булса да үзаңы булуга өметләнәсе килә иде...

Альбина БӘШИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 03.01.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»