|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2014 Икътисад
2015 елда кемнәр эшсез калачак?Илдәге катлаулы икътисади вәзгыять кадрлар базарына да тискәре йогынты ясый. Киләсе елдан Татарстанда эшсезләр саны кискен артырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Шулай да, әлегә бу өлкәдәге вәзгыятьне катлаулы, дип әйтергә иртәрәк. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, 17-23 декабрь көннәрендә республикада барлыгы 838 эшсез кеше теркәлгән. Аларның 671е – мәҗбүри рәвештә эштән чыгарылган, 426сы исә хезмәт урыннарыннан үз теләкләре белән киткән. Араларында оешманың ябылуы яки кыскаруга эләгү сәбәпле эшсез калган татарстанлылар да бар. Андыйлар 129га җиткән. Шул рәвешле, бүгенге көндә Татарстанда эшсезлек буенча исәптә торучыларның гомуми саны 15 меңнән дә артып китә.
Гуманитар белгечләр кирәк түгел
Беренче карашка, вәзгыять шактый катлаулы кебек. Өстәвенә, соңгы көннәрдә республиканың моношәһәрләрендә эшсезләр саны аеруча артканлыгы билгеле булды. Мәсәлән, Чаллы шәһәрендә эшсезләр саны - 42, Алабугада – 16, Яшел Үзәндә – 15 кешегә күбәйгән.
Ләкин республикада вакансияләр саны һаман да шактый югары булып кала бирә. Бүгенге көндә Татарстанның эш урыннары банкында халыкка барлыгы 37,5 меңгә якын вакансия тәкъдим ителгән. Шул рәвешле, республикада хезмәт урыннары саны эшсез гражданнарга караганда якынча ике тапкырга күбрәк.
Белгечләр исә әлеге уңай вәзгыятьне «вакытлыча» дип саный. 2015 елдан башлап илдә эшсезләр кискен арта башларга мөмкин. Беренче чиратта, бу - илдәге катлаулы икътисади вәзгыять белән аңлатыла. Кайбер тикшеренү үзәкләре китергән мәгълүматлар да шуны ук ассызыклый.
Мәсәлән, “Superjob” тикшеренү үзәге мәгълүматларына ышансак, хезмәт базарындагы вәзгыятьнең киләсе елда нинди булачагы 2015 елның февраль-март айларында гына аңлашылачак. Яңа эш эзләү вакыты якынча 50 процентка озынаерга мөмкин. Яңа гына уку йортын тәмамлаган яшь белгечләргә исә аеруча авырга туры килмәгәе, дип кисәтә белгечләр. Эш таба алмау проблемасы белән, беренче чиратта, гуманитар факультетларны тәмамлаган “кичәге студентлар” очрашачак, ди.
Кыскартмасыннар, дисәң...
Банк секторында эшләүчеләр, төзелеш, реклама бизнесы, туристлык сегменты хезмәткәрләре шулай ук кыскартуларга эләгергә мөмкин. Ә менә эшче профессиясен сайлаган кешеләр, инженерлар, IT-белгечләр һәм бизнес-аналитикларга ихтыяҗ, киресенчә, артачак.
Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, эш урынын югалтмас өчен, беренче чиратта, югары квалификацияле белгеч һәм үз эшеңнең остасы булырга кирәк. Бер генә оешма һәм компаниянең дә андый хезмәткәрләрдән колак кагасы килми, дип ассызыклый белгечләр.
Төрле эре компанияләрнең хезмәткәрләр санын кыскарту карарын кабул итүләре турында яза башладылар инде. Соңгы мәгълүматларга караганда, “Газпром” компаниясендә, күпсанлы банкларда әлеге эшчәнлек инде башланган. Кайбер эре массакүләм мәгълүмат чаралары да персонал санын 25 процентка кыскартырга әзерләнә, ди.
Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге китергән мәгълүматларга караганда, халык арасында эш урыннары кыскаруга бәйле шау-шу әле башланмаган. Күпләр хезмәт урыннарын саклап калырга өметләнә. Хәер, гаиләдә бу турыдагы сөйләшүләр соңгы вакытта шактый ешайган икән.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|