поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.12.2014 Милләт

Моклокада татар мәгарифе көннәре узды

Үткән җомга көнне Спас районы Татар Моклокасы мәктәбендә зур чара – “Татар мәгарифе көннәре” булып үтте. Аны Татарстан Республикасының һәм Түбән Новгород өлкәсенең мәгариф министрлыклары, РНКАТНО һәм Спас районы администрациясе оештырдылар.

Чарада Сергач, Пильна, Кызыл Октябрь районнарыннан татар теле укытучылары, мәктәп директорлары, бакча мөдирләре катнашты.

Кызыл Октябрь һәм Сергач районнары делегацияләрен мәгариф бүлеге җитәкчеләре Шәмил Мустафин белән Любовь Фенина җитәкләп килде.15 кешелек Татарстан делегациясе составында мәгариф министрлыгы вәкилләре, татар теле укытучылары, билгеле шагыйрә, БТК Башкарма комитетының бүлек җитәкчесе, Татарстан язучылар союзы әгъзасы, Республиканың атказанган мәдәният эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова, ТНВ каналы журналистлары иде. Бу чараны уздыру өчен нәкъ менә Татар Моклокасы мәктәбенең сайлануы очраклы түгел. Этно-мәдәни компонентлы мәктәп буларак, биредә татар телен өйрәнүгә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын сак-лап үстерүгә зур әһәмият бирелә.

Ул хәзер районда бердәнбер милли мәктәп булып калды, биредә шулай ук Бозлау, Тукай, Ишавыл балалары да – барлыгы 90 укучы белем ала. Коллектив тәҗрибәле, барысы да диярлек югары белемле (бер укытучы институтта соңгы курста укый), югары һәм беренче категорияле. Шуңа мәктәпнең күрсәткечләре дә югары: БДИларны уңышлы тапшырып, укучылар өлкә үзәге һәм башкала ВУЗларында укуларын дәвам итә. Татар теле буенча регионара олимпиадаларда да укучылар һәр ел диярлек призлы урыннар яулыйлар. Менә шуларны истә тотып, өлкә милли-мәдәни автономия “Татар мәгарифе көннәре”н уздыру өчен бу мәктәпне тәкъдим иткән һәм моның дөрес адым булуына барча катнашучылар ышанды, чөнки чара югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

Килеп керүгә фойеда төрле тематик стендлар эленгән, балаларның кул эшләре, милли ашлар күргәзмәләре оештырылган, экранда мәктәп тормышын чагылдырган, укытучылар белән таныштырган слайдлар гел алышынып торды. Бар җирдә дә милли костюмнар кигән укучылар, алар кунакларны да күмәч белән каршы алдылар (фотода).

Балалар туган як турында җыр башкаргач, директорның тәрбия буенча урынбасары Зөһрә Хөсәенова бәйрәмне ачып, сүзне район администрациясе башлыгы Татьяна Бирюковага бирде. “Без бу регионара чараның нәкъ Спас җирендә уздырылуына бик шат. Безнең районда төрле милләтләр үзара дустанә мөнәсәбәтләрдә яшиләр, бер-беребезнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнәбез, ихтирам итәбез. Ә инде татар халкының үз телен, үз мәдәниятен саклауда ничек тырышулары горурлану һәм саклану хисе уята. Бүгенге чараның да бу өлкәдә файдалы булуына ышанам”, - диде Татьяна Владимировна. Кунакларны шулай ук авыл администрациясе башлыгы Салех Щегалев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Зайцева, мәктәп директоры Зәкия Юнисова җылы сәламләделәр, Яңа ел теләкләрен җиткерделәр.

Чараның программасы кызыклы һәм бай иде. Укытучылар Афия Харрәсова, Рузалия Калимуллина һәм Зөһрә Хөсәенова кунакларны өч төркемгә бүлеп, мәктәп буенча экскурсия оештырдылар. Кунак-лар мәктәп музее, китапханә, татар теле һәм әдәбияты кабинеты белән таныштылар. Мәктәп музее класс бүлмәсендә генә урнашкан булса да, экспонатларга бай. Биредә татар халкының көнкүреш әйберләре, мәктәп тарихына, Бөек Ватан сугышына кагылган экспонатлар күрсәтелгән. Музейның җитәкчесе, татар теле укытучысы Галия Кутерова аларны балалар белән бергәләп бөтен авыл буенча җыйган. Башта тарих укытучысы Камил Сияфетдинов музей турында сөйләде, аннары 9 класс укучылары Динара Сияфетдинова белән Ләйсән Якупова экспонатлар белән таныштырдылар. Шунда ук милли кием кигән кызлар җырлый-җырлый чигү чигеп утыра иде, мич башыннан карап торучы балалар бик матур күренеш булып, балачак хатирәләрен уятты. Китапханә эшчәнлеге, китаплар фонды белән китапханәче Асия Мөбинова таныштырды.

Татар теле кабинетында Галия Кутерова хуҗабикә иде. Аның җитәкчелегендә укучылар телебезнең бөеклеге турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, бу авылга гына хас “силәзән йөртү” йоласы турында видеоязма күрсәтелде.

Башлангыч класслар укытучысы Алсу Салимҗанова һәм татар теле укытучылары Рәйсә Хәсәнова белән Галия Кутерова кызыклы, эчтәлекле ачык дәресләр бирделәр. Аннары укучылар бар нечкәлекләрен туры китереп, “Сабан туе”, “Килен төшерү”, “Дәү әнидә кунакта” кебек милли бәйрәм-йолаларыбызны күрсәттеләр. Спортзалда узган сабан туенда милли уеннар, көрәш фрагментлары күрсәтелде, икенче каттагы фойеда күрсәтелгән килен төшерү йоласы да зур кызыксыну уятты. “Безнең чишмә башы” түгәрәгенең җитәкчесе Гөлнур Фатехова 6 класс укучылары белән “Дәү әнидә кунакта” чарасын кызыклы итеп оештырган иде. Анда балалар әбиләренең туган көненә килделәр, татарчалап җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, аннары әбиләре аларны милли ашлар белән сыйлап чәй эчерде, бергәләп дога кылдылар, әбекәй үгет-нәсихәтләрен бирде. Билгеле, бу чаралар аша балаларда үз халкына, теленә, диненә, мәдәниятенә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләнә. Бар җирдә дә укучыларның искиткеч итеп, ихластан уйнавы сокландырды, биредә милли тәрбиягә зур әһәмият бирелүе күренеп тора. Кунаклар укыту-тәрбия процессы белән кызыксындылар, сорауларын бирделәр.

Пленар утырыш мәктәпнең актлар залында булды. Аны Татарстан делегациясе җитәкчесе, республиканың мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек секторы мөдире Данис Шакиров ачып җибәрде һәм алып барды. Иң беренче сүз Түбән Новгород өлкәсенең мәгариф министрлыгы белгече Ольга Мироновага бирелде. Ул Татарстанга, РНКАТНОга ярдәмнәре өчен зур рәхмәтен һәм алда да тыгыз хезмәттәшлек итүгә ышанычын белдерде. Ирина Зайцева “Формирование культуры межнационального общения” дип аталган док-ладында шушы юнәлештә район мәгариф системасында эшләнгән эшләр, уздырылган чаралар турында сөйләде, Татар Моклокасы мәктәбенең ролен билгеләп үтте, аның һәм тулаем район мәгариф системасының эшчәнлеге белән таныштырды.

Зәкия Салеховна үзенең чыгышында этно-мәдәни мәктәп шартларында эшләү, укыту, тәрбия бирү үзенчәлекләре белән таныштырды. Казан кунакларының да чыгышлары кызыклы, эчтәлекле иде. Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия ханым Ахметзянова, белем үстерү институтының милли мәгариф кафедрасы җитәкчесе Рәсимә ханым Шамсетдинова, Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара ханым Гарипова регионнарда телне саклау, аны үстерү, милли кадрлар әзерләүгә тукталып үттеләр. Казанның икенче номерлы гимназиясенең татар теле укытучысы Галия Шакирова һәм Ачасыр урта мәктәбенең татар теле укытучысы Марат Гатиятуллин татар теле һәм әдәбияты дәресләрен ничек итеп уздыру буенча бик кызыклы формада мастер-класс бирделәр. Лилия Марсовна методик әдәбият, дәреслекләр белән ярдәм итәргә ышандырды һәм ничек дөрес итеп заявкалар бирергә кирәклеген аңлатты. Татарстан делегациясе буш кул килмәгән, күп итеп бүләкләр өләштеләр. Һәр катнашучы берәр сумка кирәкле методик һәм матур әдәбият белән бүләкләнде, күп кенә татар теле укытучыларына Татарстан хөкүмәтенең һәм мәгариф министрлыгының бүләкләре, грамоталары һәм күкрәк билгеләре тапшырылды. Шулай ук Зәкия ханым Юнисова, РНКАТНОның башкарма директоры Рамил Салихҗанов, Любовь Фенина, Ольга Миронова да бүләкләргә лаек булдылар.

“Татар мәгарифе көннәре” кысасында тагы бер мөһим, тарихи вакыйга булдлы – Татар Моклокасы мәктәбе һәм Татарстандагы Зеленодольск районының Ачасыр урта мәктәбе арасында регионара хезмәттәшлек итү турында срогы чикләнмәгән килешү төзелде. Килешүгә тантаналы рәвештә Зәкия Юнисова белән Марат Гатиятуллин кул куйдылар. Килешү нигезендә торган хезмәттәшлек җимешләре үзләрен көттермәсләр дип ышанабыз.

Чараны йомгаклап, Рамил Әхмәтович чыгыш ясады. Ул бу чараның мөһимлеген билгеләп үтте, автономиянең эшчәнлеге белән кыска гына таныштырды, барча кунакларга, аерым Татарстан делегациясенә рәхмәтләрен белдерде.

Ахырда, ничек әйтмешли, десертка, Шәмсия ханым үзенең шигырьләрен укыды. Аның иҗаты күпкырлы, шигырьләре тормышчан, ә инде аларны автор үзе сәнгатьле итеп укыгач, халык йотылып тыңлады, һәрбер сүзе күңел түрләренә үтеп керде. Ул бик матур җырлый икән, үзенең сүзләренә язылган ике җыр да башкарды. Баянчы-виртуоз, композитор, җырчы Ваис Бәйрәмов төрле халык инструментларында – гармунда, курайда, кубызда һәм башкаларда оста уйнап, кунакларның күңелен күтәрде, алар бераз арган булсалар да, түзмичә биеп тә алдылар, Шәмсия ханым белән Ваис әфәндегә алкышларын кызганмадылар.

Мондый чараларның әһәмияте һичшиксез икәнлеген барча кунаклар билгеләп үтте һәм татарстанлы милләттәшләребезгә ерак араны якын итеп килгәннәре, тәҗрибә уртаклашканнары өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

“2014-2020 елларда Татарстанда туган телне саклау һәм өйрәнү буенча Дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясенең татарлар компакт яшәгән регионнарында “Татар мәгарифе көннәре” уздыру планлаштырылган иде. Без сезгә чаклы Самара, Саратов, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә, Чуашстан, Башкортостан республикаларында булдык инде. Максатыбыз – татар этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрне барлап, андагы татар теле укытучыларын туплап, ачык дәресләр карау, мастер-класслар бирү, тәҗрибә уртаклашу һәм татар телен үстерү юлларын табу. Планыбызда алдагы елларда да шундый чаралар оештыру”, - диде Данис Шакиров җавап сүзендә. Әлбәттә, бу чараның мөһимлеге бәхәссез, педагоглар күп файдалы мәгълүмат алдылар, үзара аралаштылар. Аралашу мәктәп ашханәсендә дә дәвам итте, улсы инде официаль булмаганга, бигрәк җылы үтте һәм барысы да зур канәгатьлек хисе белән, мәктәп дирекциясенә, укытучылар коллективына, оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар. Оештыручылар, үз чиратларында, материаль ярдәм күрсәткән өчен Татар Моклокасының үзәк мәчетенә, шәхсән имам Ринат Кукаевка, Камил Иксановка, Ирек Салихҗановка һәм өлкә татарларының милли-мәдәни ав-тономиясенә зур рәхмәтләрен белдерәләр. Ә без “Татар мәгарифе көннәре” дәвамлы, нәтиҗәле булсын дигән теләктә калабыз.
 

1

2

Румия Хамзина фотолары.

 


Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»