поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.04.2009 Җәмгыять

ҖИТӘКЧЕЛӘРГӘ НИ ҖИТМИ?

Мин үз гомеремдә бик күп җитәкчеләр белән аралаштым. Югары дәрәҗәле урын биләгәннәре белән дә, түбәндәрәк торучылар белән дә әңгәмә корганым, хәтта мәҗлесләрдә янәшә утырганым да булды. Хәзер дә җитәкчеләребез өчен ят кеше түгел. Язучы кеше буларак, мин аларның үз-үзләрен тотышларына, фикерләүләренә, сөйләү культураларына нык игътибар итәм. Бу катлам кешеләрен җентекләп күзәтәм. Начар нияттән түгел. Алар янында буталып, алар чәен эчеп, соңыннан алар турында гайбәт сатып йөрүне түбәнлек дип саныйм. Җитәкчеләрнең төрлесе бар, әмма булдыксыз, пешмәгәннәре бик аз.

Мескен адәмнәр югарыга үрли алмыйлар. Җитәкче булыр өчен тырышлык һәм лидерлык сәләте кирәк. Ул да кешегә тумыштан биреләдер. Райком, горком, обком заманында да, бүгенге капиталистик мөнәсәбәтләр вакытында да партия, дәүләт, предприятие, учреждение җитәкчеләре тулаем алганда, әйткәнемчә, уңган, актив шәхесләр. Бер көн очрашкан, аралашкан, фикерләшкән җитәкчеләрнең уртак сыйфатын эзләп утырдым. Һәм шундый нәтиҗәгә килдем: безнең җитәкчеләрдә бик күп уңай сыйфатлар белән бергә, җитеп бетмәгән, уртак сыйфат та бар икән. Ул да булса, аларга гуманитар фикерләү, интеллект җитенкерәми икән. Дөньяны, кешеләрне танып белү өлкәсендә аларның күбесе саерак йөзәләр. Аның сәбәпләре нидә соң? Яшәешнең әдәбият, сәнгать дип аталган өлкәсен бәяләп бетермәүдә, алардан аерым яшәүдә. Алар төгәл фәннәрдән төпле белем алып дөньяның матди ягына күбрәк игътибар итәләр. Кешенең тамагы тук, өсте булса, шул җиткән дип уйлыйлар алар. Ә адәми затның рухи дөньясын онытып җибәрәләр. Ә бит әдәбият, сәнгать кешенең җанын тәрбияли. Йөрәген уйларга өйрәтә. Кешене аның рухы кеше иткән. Татарда ашауны җан асырау өчен дип атыйлар. Кайбер җитәкчеләр белән миңа дөнья, яшәеш турында әңгәмә корып утыру кызыксыз. Еш кына мин аларны аңлап бетермим, аларга мин сөйләгәннәр әкәмәтрәк тоела. Алар еш кына күбрәк минем депутатлыгыма игътибар итәләр, язучы буларак мине белмиләр дә диярлек. Чөнки аларның бик күпләре театрларга йөрмиләр, әдәби китаплар укымыйлар, күргәзмә залларына кереп рәссамнарның иҗат җимешләрен карамыйлар, музыка сәнгатендә дә зәвыклары шактый түбән. Төп эшләреннән кала үзара сөйләшү тематикасы да спорт яңалыкларыннан әллә ни узмый. Чөнки тамаша кылу даирәсе футбол, хоккей ише уеннарны карау белән чикләнгән. Бүгенге заманда спорт буларак төп асылын югалтып, тамашага (шоу) гына әйләнеп калган уеннарга җитәкчеләребез күбрәк йөри, шуннан кызык таба. Нәтиҗәдә ул уеннарга күп игътибар бирелә. Мондый уеннарда катнашучы уенчылар әдәбият, сәнгатьтәге иҗатчыларга караганда хезмәт хакын да чагыштырып та булмаслык дәрәҗәдә күп алалар. Кем әйтмешли – берәүенә капчыклап, икенчесенә янчыклап. Ә бит мондый спорт-шоулар кешенең рухи дөньясын аз гына да баетмый.

 

Совет заманын нихәтле генә сүксәк тә, ул чактагы спорт уеннарының гади тамаша булуыннан башка мәгънәсе дә бар иде кебек. Анда безнең шәһәр-авылларда туып үскән егетләр-кызлар уйный иде. Алар үзебезнекеләр иде. Үз кешең өчен җан атуда мәгънә бар. Ул туганлык, бердәмлек хисе тәрбияли. Бүгенге уенчылар безнеке түгел инде алар. Хәтта үзебезнекеләр булганда да спорт уеннарын карау белән кирәгеннән артык мавыгу кеше өчен файдалы түгелдер. Мәскәүдә, Югары әдәби курсларда укыганда мин хоккей карау белән җенләнеп киттем. Курсташларым – рус, татар, чуаш, украин, белоруслар кызыл почмакка җыелабыз да акыра-бакыра хоккей карыйбыз. Арабызда бер генә яһүд язучысы да юк. Бервакыт Михаил Глинка атлы курсташым миңа:

 

– Туфан, ты вроде бы умный, собразительный человек, но что ты там сидишь-орешь. Ты же зря время теряешь. Ну какая разница куда, в какие ворота войдет этот кусок резины, – диде.

 

Шундый акыл биргәне өчен мин Михаилга бүгенге көнгә хәтле рәхмәтле. Дөньяның кызыгын иҗаттан, эштән таба башладым. Хис-эмоциямне хоккей-футболда акырып әрәм итмичә иҗатымда файдаланам. Спорт-шоу уеннарын карау ял итүнең иң примитив формасы гына. Әйе, эшләп арыган кеше берничә сәгатькә генә булса да онытылып ял итеп алсын өчен ул уеннар да кирәктер. Ләкин алар комарлы уеннар кебек үк кешенең рухи камилләшүен тәэмин итә алмый.

 

Спорт аренасындагы тамашалар театр сәхнәләрендәге тамашаларны алыштыра башласа, кешенең йөрәге ялкаулана – ул уйланмаска өйрәнә, яшәү фәлсәфәсе төссезләнә, үзеннән гайре кешеләрнең җан тибрәнүен сизми башлый.

 

Мин болай кискен итеп әйтүем белән бөтен җитәкчеләрне дә бер калыпка салып, бер үлчәү белән үлчәргә җыенмыйм. Мин белгәннәр арасында гаҗәеп кызыклылары бар. Әдәбият, сәнгатьне үз иткәннәре аз түгел. Әмма ни хикмәттер, аларының күбесе үз милләтенең рухи хәзинәсеннән хәбәрдар түгел. Андагы байлыгыбызның кадерен белеп җиткермиләр. Аларга күрше тавыгы күркә булып күренә. Алар сәнгать, әдәбият дөньясы белән таныш булсалар да, рус, чит ил сәнгатенә, әдәбиятына мөкиббән китеп, безнекен күрмәүчеләр һәм күрергә теләмәүчеләр. Мин бу күренешне милли наданлык дип әйтер идем. Бу әлеге дә баягы интеллект җитмәүгә бәйле. Чын зыялы кеше әүвәл үз халкының рухи хәзинәсен үзләштерә. Үз дөньясы аша бөтен кешелек дөньясына мөрәҗәгать итә, шунда үзенең, үз халкының урынын билгели.

 

Заманында республикабызның иң зур җитәкчесе сәнгать әһелләре, язучылар алдында чыгыш ясаганда залда утыручыларга имән бармагы белән төртеп:

 

– Сез иждевенецлар гына, – дигән иде.

 

Залда татарны татар иткән, халыкны бары тик яхшылыкны, матурлыкны аңларга өйрәткән хөрмәтле шәхесләр утыра иде. Алар әдәп саклап (күңел күзе сукырлардан курку да булгандыр) дәшмәделәр. Ә теге трибунада очынды да очынды. Дөньяны төзәтергә алынучы рухи һәм милли наданнар нигә ирештеләр. Югыйсә, кем булуына карамастан, кешеләр тигез хокуклы булырга тиеш, кешенең төп байлыгы – аның рухы дигән идея начар идеме? Наданнар аны чабата олтарыгына әйләндерделәр. Укыган, зыялы шәхесләрнең кадере бетеп, беренче урынны властька үрмәләгән функционерлар яулап алды. Бүген дә шул сәясәт дәвам итә.

 

Ходайның биргәненә шөкер, күңелне юатырлык, үрнәк итеп мисалга китерерлек җитәкчеләребез барлыгы сөендерә. Ул – безнең республикабызның Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Кыска вакытлы очрашуларда булса да миңа аның белән сөйләшү кызыклы һәм мәгънәле. Чөнки ул гуманитар фикер йөртү сәләтенә ия. Ул спектакльләребезне карарга да өлгерә, концертларда да була, күргәзмә залларына кагылырга да вакыт таба. Халкыбызның рухи дөньясын аңлый, байлыгын бәяли белә. Ул хәтта сәнгатькә кагылышлы кайбер мәсьәләләрдә ялгыша да белә. Бу да яхшы сыйфат. Чөнки берни белмәгән кеше генә ялгышмый. Еш кына җитәкчеләр театрга йөрмәү, китап укымауны вакыт юклыкка сылтыйлар. Ә менә Президент таба вакытны, югыйсә аның вакыты, сәгатьләп, минутлап бүленгән. Һәм, иң гаҗәбе, хоккей, футбол ише спорт-шоуларны карарга да өлгерә. (Аңа да бушанып алыр өчен ял кирәк.) Нигә эреле-ваклы җитәкчеләр аңардан үрнәк алмыйлар икән. Бәлки үзен урап алган министрлар, генераль директор, мэрлар, замнар, помнарга Ил башлыгының кисәтүле сүзе җитмидер. Хәер, күрсәтмәләр, указлар белән генә кешене зыялы итеп булмыйдыр. Ул һәрбер җитәкченең канында булырга тиештер. Күп әти-әниләр булачак җитәкчеләрне тәрбияләгәндә алар утырачак кәнәфиләрне генә күрәләрдер. Зыялылык турында уйламыйлардыр. Ә бәлки бу илгә гомумән зыялылар кирәкмидер дә.

 


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 4 | апрель 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»