поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.12.2014 Җәмгыять

Россиянең иң ягымлы татар кызы – Альбина

Декабрь аенда илебезнең иң чибәр татар кызлары «Татар кызы-2014» беренче Бөтенроссия матурлык бәйгесенә җыелды. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, монда кызларның матур буй-сыннарына гына түгел, ә милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклап калу, тарихны, телне белү кебек осталыкларына да игътибар бирелде. Республикабыз данын исә Чаллы шәһәрендә туып үскән Альбина Ситдыйкова яклады. Кыз бәйгедән соң булган хис-кичерешләрен безнең белән дә уртаклашты.

Альбина «Татар кызы-2014» матурлык бәй­гесе турында интернет аша ишетә.

– Бу фестиваль минем өчен бик кызыклы кебек тоелды. Мин үземә «катнашам» дип максат куйдым, – дип сөйләде ул.

Альбина үзен моңа ка­дәр дә төрле ярышларда инде сынап карарга өлгергән. 2010 елда «Югары уку йорты гүзәле» (Мисс ВУЗ) бәйгесендә «Беренче югары белем гүзәле» дигән исем ала. «Сабантуй гү­зәле-2013»тә беренче урын яулый.

– «Татар кызы» бәйгесе минем өчен соңгы бәйге булмастыр. Ул минем чираттагы тәҗрибәм. Алга таба да тукталырга уйламыйм, яңа үрләр, яңа җиңүләргә омтылачакмын, – дип сөйләде үзе.

Альбина Татарстан исеменнән Мәскәүгә барачак кызларны сайлап алу турында да бик борчылган. Борчылмаслык та түгел бит: бер урынга – 16 кеше. Барлык кызлар да матур, уңган, сөйкемле. Кастингны үтү өчен үзең турында сөйләргә һәм иҗади номер күрсәтергә кирәк булган.

– Үземнең чыгышымнан канәгать калдым. Тик барыбер дулкынландыргыч иде. Әгәр мине сайламасалар дип, төннәрем йокысыз үтте. Ләкин ике-өч көннән шатлыклы хәбәр алгач, кош тоткандай булдым. Ниһаять, минем тагын бер хыялым тормышка ашты: мин Татарстан исеменнән «Татар кызы» беренче Бөтенроссия матурлык бәйгесендә катнашам.

Бәйгенең финалы Мәс­кәүдә бик югары дәрәҗәдә уза. Кызлар ике атна буе башкалада яшәп төрле мастер-класслар үтә. Алар белән Татарстанның атказанган педагоглары эшли. Финал өлешендә кызлар милли костюмнар чыгышын күрсәтә, вокал, бию, нәфис сүз осталыгында ярыша.

– Тамашачылар безгә карап хәйран калдылар. Бәйге, чыннан да, күңелле, югары дәрәҗәдә узды. Мин «Иң ягымлы кыз» номинациясендә җиңдем. Бу номинация минем эчке дөньяма да туры килә, – дип сөйләде Альбина.

Ике атна дәвамында оештыручылар кызлар өчен төрле мавык­тыргыч чаралар уздыра. Алар Мәскәүнең Зур театрына, Дәүләт Думасына, сәгать заводына, «Останкино» телеүзәгенә дә барганнар.

– Мин Мәскәүне үземә бөтенләй башка яктан ачтым. Баксаң, анда татар мохите дә җитәрлек икән. Көн саен без татар сәнгать йортына йөрдек. Шунда татар түгәрәкләренә йөрүче кешеләрнең күплегенә хәйран калдым. Анда милли китапханә, татар телен өйрәнү курслары, татар рестораннары булуы сокландыра, – ди Альбина.

Башка сынаулар белән рәттән кызларга татар телен белү таләбе дә куел­ган инде. Альбина исә татар телен бик яхшы белә. Кечкенәдән аларның гаи­ләләрендә татар теленә ихтирам зур булган.

– Минем әти-әнием дә, әби-бабам да чеп-чи татар кешеләре. Гаиләдә без гел татарча гына сөйләшәбез. Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясен тәмамладым. Анда бөтен фәннәр дә гел татар телендә барды. Татар мохитендә үсүем, татар булуым белән мин бик горурланам, – ди Альбина.

Бәйге барышында кызлар дуслашып, бер-берсенә ияләшеп бетә. Аерылышулары да күз яшьсез булмый. Ләкин алар бер-берсенә кунакка йөрешергә, аралашуларын дәвам итәргә дип сүз куешканнар.

– Әлеге бәйге минем өчен күп нәрсә бирде. Сәхнәдә кеше алдында үзеңне иркен тотарга өйрәнәсең, яңа кешеләр белән танышасың, бәйгедә булган хис-кичерешләрне башка төр эмоцияләр белән чагыштырып та булмый, – ди җиңүче туташыбыз. – Әлеге бәйгедә татар кызлары матур гына түгел, акыллы, заманча, нәтиҗәле эш алып баручы буларак та танылды.

Бүген Альбина югары уку йортының менедж­мент һәм инглиз телләре бүлеген тәмамлап, кунакханә бизнесында эшли. 


Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»