• 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 27 Октябрь Мансур Кашапов
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • Казань. Сниму изолированную комнату в 2-х комнатной квартире на долгий срок, заселюсь 24-25 октября, районы советский, вахитовский, частично московский, в пределах 6-7 тыс все включено. Чистоту и своевременную оплату гарантирую, без вредных привычек. Связаться можно по ватсапу 89033532034.
  • Булмэгэ иптэшкэ бер егет кертэм. Мавлютова урамы. 89274433797
  • Зурларга 3ле (памперслар, пролежной матрас, инвалидное кресло ) сатыла кыйммэт тугел 89393972773
  • Казанның Новоселье урамы 4 йорт адресы буенча вакытлыча яшәп тору өчен 2 бүлмәле фатир тапшырыла. Мәйданы 58 кв.м. Җиһазландырылган, табак-савытлар да бар. Кер юу машинасыннан башка барлык техника куелган. "Глушко" тукталышына 5 минутлык юл. Якында гына кибетләр, мәктәп, балалар бакчасы. Яшь гаилә, тәртипле татар кызлары варианты беренче чиратта карала. Түләү айга 13000 сум+ ЖКХ түләүләре. Килешү өчен телефон: +79173960491 (Марат)
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 5 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казан шэхэре Ново Савин районында ике булмэле квартир сдавать итэм озак вакытка. Тел.89520460614
  • Угез ите сатыла 280 сумнан. Актаныш. 89063247545
  • Авиатозелеш р-нында 6 сотка жир сатыла. Ой хэм свеча очен фундаменты, сарае бар. Участокка кадэр асфальт юл, кыш коннэрен хэрчак юллар чистартыла. Ел эйлэнэсе яшэучелэр куп, куршелэребез дэ шунда кышлый. 89377752225
  • Яхшы хәлдә погрузчик сатыла. Актаныш 89196399203
  • Тана ите 280 ботлап Актаныш 89376101008

 

 

 
Архив
 

29.12.2014 Дин

Косметикаң хәләлме?

Мисыр патшабикәсе Клеопатраның күз явын алырдай чибәрлеге турында легендалар йөри. Аның табигый гүзәллеген саклап калу өчен кулланган рецептлары XXI гасыр хатын-кызларын да битараф калдырмый. Кайсы гына гүзәл затның, шул исәптән мөслимәләрнең дә, матур буласы килми икән?!

Россия Европа илләренә карата санкцияләр керткәч, хәләл косметика кулланучылар да берникадәр аптырашта калган иде. Мәгълүм булганча, безнең илдә хәләл косметика җитештерүче компанияләр юк дәрәҗәсендә...

Тормышыбызда “хәләл” төшенчәсе киңрәк таралган саен, әледән-әле хәләл косметика мәсьәләсе дә күтәрелде. Арабызда кайберәүләр мөселман туташлары һәм ханымнарына бизәнергә ярамый бит, дияр. Ләкин аларның да сөекле ирләре янында иң гүзәл хатын-кыз булып күренәсе килә бит!
 
Казанда икенче ел инде табигый ингредиентлардан гына ясалучы төрле кремнар, шампунь, сабын (һ.б.) җитештерүче компаниянең милектәше Алинә Хөснетдинова әнә нәрсә ди: “Һәр хатын-кыз гүзәл булырга тиеш. Бу - аның бурычы.  Кызганыч ки, бүгенге көндә косметика базары химия белән тулган. Матур, “чәчәкле-чуклы” тартмаларга салынган кремнарның составын укысаң, чәчләр үрә торырлык! Ә без исә халыкка табигый үсемлек майларыннан җитештерелгән, шулай ук шәригать кануннарына туры килгән хәләл продукция тәкъдим итәбез”.
 
Биопродуктлар белән беррәттән, бүген хәләл косметикага өстенлек бирүчеләр арасында диннән ерак торучылар да аз түгел, анысы. Хәләл дөньяны яулый башлады дисәк тә, хаталанмабыз. Интернет хәбәрләреннән күренгәнчә, мәсәлән, Америка студентлары вуз ашханәләрендә хәләл ит ризыклары сорый икән. Аңлашыла ки, андый ризыкларда май азрак, ул бөтен яктан да “килгән”. “Хәләл” дигән төшенчә шул рәвешле икътисади брендка әверелә бара.
 
Ә косметикага карата “хәләл” дигән төшенчә кулланыламы соң? Ислам белгечләре спирт, желатин, тыелган майларны азык сыйфатында кулланырга ярамаса да, косметикада аларның зыяны юк, дип белдерә (алар организмга керми). Тик капма-каршы фикердә торучыларны да очратабыз. Шик тудырган матдәләрдән ясалган продукциядән саклану мәслихәт.
 
Шунысы куандыра: кулланучы базарына терлек компонентлары (дуңгыз мае, хайван сөяге), желатин, спирт, цинк, нефть химиясе матдәләре (формалин, бензол, фенол һ.б.) кермәгән тоник, шампунь, кремнар чыкты. Алар башлыча чит илдә җитештерелә. Шул сәбәпле, бәяләре дә “тешли”. Моңа чаклы дин кардәшләребез косметик чараларны Иордания, Малайзия, Бөекбритания, Төркия, Сүриядән кайтарта иде.
 
Әйтик, Малайзиядә моның белән инде 30 ел шөгыльләнәләр икән. Шуңа әлеге ил хәләл косметик чаралар эшләп чыгару өлкәсендә әйдәп баручылардан санала. Соңгы елларда хәләл косметика Ауропа илләрендә дә популярлык казана башлады.
 
Казанның да бу җәһәттән калышмавы куандыра. Әмма бу өлкәдә проблемалар да юк түгел. Һәр илнең мондый товар эшләп чыгаруга сертификат бирүче органы гамәлдә. Хәләл косметика җитештерүче оешмаларга төбәкнең, шулай ук чит илләрнең (бигрәк тә, Малайзиянең) сертификатын алу мөмкинлеге бар.
 
Татарстанда исә хәләл косметик чаралар җитештерүне Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарт комитеты контрольдә тота. Ләкин республикада әлегә бу тармакта көндәшлек көчле түгел. Шулай да, табигый кушылмалар кулланып чикләнгән күләмдә ясалган косметика җитештерүче SK Cosmetics фирмасында эшләүчеләр “Хәләл” таныклыгы алырга ашыкмый, чөнки андый очракта аларга керемнең 1 процентын әлеге оешмага күчереп барырга туры киләчәк.
 
Бу хакта алар үзләре болай ди: “Хәләл” стандарт комитеты таныклыгын алмадык. Компаниябезнең хәләл көч белән эшләп тапкан бер процент керемен аларга күчерергә теләмибез. Безнең бизнес бернинди кредитлар җәлеп итмичә аякка басты. Шуңа күрә дә ул безгә бик кадерле. Максатыбыз - халыкны сыйфатлы, файдалы һәм тиешле сертификатка ия продукция белән тәэмин итү. Бүген косметика базары үзебезнең һәм чит илдән кергән продукция белән шыплап тулган. Күп кенә оешмалар җитештерүне арзанайтырга теләп, кеше сәламәтлегенә зыянлы компонентлар куллана. Чит илдән кергәнен исә сатып алучылар брендына карап сайлый. Чөнки аны адым саен рекламалыйлар. Теләсә нинди продукция чыгымының 70 проценты – рекламага, 20се – савытын, тышлыгын ясауга, 10сы гына косметиканың төп составын җитештерүгә сарыф ителә. Димәк, аның сыйфатын кайгырта башласаң, чыгымнар тагын да үсәчәк. Кайбер туташлар һәм ханымнар фикеренчә, әгәр фирма танылган икән, аның товары яхшы дигән сүз. Ләкин үзегез беләсез – дөнья күләмендә билгеле косметика җитештерүчеләр генә түгел, хәтта туклану өлкәсендәге компанияләр дә продукциянең сыйфаты белән мактана алмый. Бренд, реклама хисабына гына табыш ала. 2015 елда декоратив косметика мәсьәләсен дә кайгыртырга ниятлибез».
 
Гүзәл затларыбыз да хәләл косметиканы яратып куллана икән.
 
Римма Гатина:
- Хәләл косметика кирәкме-юкмы дигән мәсьәлә бүген генә килеп тумады. Мөслимәләрнең дә башкалар кебек үк матур буласы килә бит. Исламда косметика бик үк хупланмый, анысы. Чит ирләрнең игътибарын җәлеп итмәскә тиеш без. Урамда бизәнгән килеш чыкмаска дисәләр дә, табигый матурлыкны азрак белгертсәң, ярый дип саныйм. Косметика киң төшенчә, монда төрле кремнар да күздә тотыла дип беләм. Битне чистарта торган лосьоннар да бик кирәк. Косметологлар да, яшь барган саен, кремнарны кулланырга куша.
 
Гөлназ Бәдретдин:
- Казанда табигый косметиканы, гадәттә, Малайзиядән елына ике тапкыр төрле саммитларга, күргәзмәләргә генә алып киләләр иде. Ә хәзер Малайзия Россия белән хезмәттәшлеген берникадәр вакытка туктатты. Россиядә хәләл косметика җитештерә торган ширкәтләр гомумән юк, бары тик сабын барлыгын гына беләм. Заманында Бауман урамында хәләл косметика кибете ачылган иде. Ләкин ул бик кыйммәтле кибет иде, шуңа күрә бик тиз ябылдылар. Әлбәттә, Казандагы SK Cosmetics фирмасының да бәяләре арзан түгел. Мондый компания Россиядә берәү генә. Cанкцияләр чорында Татарстанның үз продукциясе булуы бигрәк тә актуаль бит. Шундый эшлекле кызларыбыз булуына горурланырга гына кирәк.
 
Зөлфия Әһлиуллина:
- Моңарчы хәләл косметиканы чит илдән заказ биреп кайтарта идем. Хәзер, Аллага шөкер, үзебездә җитештерелә. Бәяләре дә канәгатьләндерә. Әниемә дә, сеңелемә дә бүләк ясарга мөмкинлек туды. Хәләл булгач, курыкмыйча кулланырга мөмкин, файдасын да күрәм. Киләчәктә декоратив косметика да җитештерсәләр шәп булыр иде.

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 27.12.2014
Интертат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№8 (895442) / 30.12.2014 13:36:09

Менә шушы җөмләдә язылган бит инде хәләл косметиканың нинди булырга тиешлеге.

№7 (895441) / 30.12.2014 13:34:27

Алма, шунысы куандыра: кулланучы базарына терлек компонентлары (дуңгыз мае, хайван сөяге), желатин, спирт, цинк, нефть химиясе матдәләре (формалин, бензол, фенол һ.б.) кермәгән тоник, шампунь, кремнар чыкты.

№6 (895431) / 30.12.2014 09:34:47

Алма, мөслимәләр уйга баттылар әле. Әйтер сүзләре юк патамушты.

№5 (895394) / 29.12.2014 21:11:26

Хәләл косметика нинди була соң ул? Аңлатыгыз әле шуны.

№4 (895390) / 29.12.2014 20:37:23

Мөслимәләргә нигә аларга косметика? Аларны Ходай Тәгалә матур яраткан:) Ходай тәгаләнең сәнгатен бозып, үзеңнекен өстәп кую - Ходайны кимсетү түгелмени?! Нишләп бизәнәләр алар, аңлатыгыз әле? Чыннан да, Ходай дөрес ясап бетермәгәнмени аларны?!

№3 (895378) / 29.12.2014 18:24:15

Эйдэгез инде тагын нэрсэ хэлэлсез калды? тавыкларны ток белэн суктырып утерсэндэ безнен халык очен ХЭЛЭЛ инде ул.Шунда эшлэгэч белэм,нинди тавыкларнын хэлэлэ булганын.

№2 (895361) / 29.12.2014 17:08:40

Акча жыюнын бер способы.

№1 (895347) / 29.12.2014 15:53:43

Гомергә лә косметика кулланганым булмады. Сәгатләр буе керфекне карага буйыйлар, күз тирәсен яшелле-зәңгәрле төскә кертәләр, Аның белән генә бетми, башта кашларын йолкып бетерәләр дә карандаш белән икенче каш ясыйлар, авызларына бик күп помада сөртәләр. Ин яхшысы - иртән битеңне салкын су белән юасың да, увлажняющий крем сортэсен. Башка бер ни дщ кирэкми.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments