поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.12.2014 Спорт

Балалар - тормыш гөлләре

Кече Рбишча мәктәбендә Россия Конституциясе көненә багышланган спорт чарасында чакырылган кунак булдым.

Килеп керүгә мине мәктәп директоры Йосыф Нуреев, укытучыларым һәм балаларга шушы бәйрәмне бүләк итүче спонсор авылдашларым Назыйм Юсипов белән Ансар Насибуллин жылы каршы алдылар. Мәктәп спорт залындагы жюри өстәле артында мәктәпнең элекке директоры Камил абый Хәйретдинов, укытучы Гөлнара Хәйретдинова, алып баручылар Ләйлә Шәрәфетдинова белән Сылу Насибуллина ярышлар башлануны көтеп утыралар иде инде.

Зур Рбишча авыл администрациясе башлыгы Наил Хөсәенов, Назыйм Юсипов һәм Ансар Насибуллин мәктәп укучыларын Конституция көне һәм якынлашкан Яңа ел бәйрәме белән котладылар, укуларында зур уңышларга ирешүләрен теләделәр. 
 
Иң беренче итеп башлангыч класслардан торган ике команда арасында “Күңелле стартлар” ярышы булды. Алар физик күнегүләргә керешкәнче, девизларын әйттеләр, спортка багышланган шигырьләр сөйләделәр, жырлар  башкардылар. Балалар бик тырышып капчыкларда узыштылар, ике аяк арасына туп кыстырып чаптылар һәм башка спорт уеннарында ярыштылар. 
 
Кече класслар арасында ярышлар ахырга житкәч, спонсорлар барча 32 баланы да Яңа ел бүләкләре, жиңеп чыгучыларны грамоталар белән, ә ятимлекне күреп үсүче 15 баланы акчалата да бүләкләделәр. Шулай ук Ләйлә Шәрәфетдинова белән Сылу Насибуллина да кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Судьялар итеп чакырылган дөнья чемпионы Ханнән Мусинга һәм актив спортчы Рәис Хутбеевка да бүләкләр әзерләнгән иде. Мәктәп директоры Йосыф әфәнде Нуреевны, укыту бүлеге мөдире Равилә ханым Насибуллинаны, жюри әгъзалары Камил абый Хәйретдиновны һәм Гөлнара Хәйретдинованы да кыйммәтле бүләкләр белән сөендерделәр. Медицина хезмәткәре Гүзәл Фәткуллинага да кыйммәтле бүләк тапшырылды. Мине дә шушы мәктәптән белем алып чыккан, ә бүген инде яраткан газетабыз «Туган як» хезмәткәре булып килүем уңаеннан бүләксез калдырмадылар. 
 
Өлкән класслардан торган командалар арасында мини-футбол башланыр алдыннан тәнәфес эшләп, укытучылар, спонсорлар һәм чакырылган кунаклар табын артында кыскача гына фикер алыштылар.
 
- Спонсорлар дигән сүзләргә килгәндә, патша заманыннан алып әдәби телдә алар иганәчеләр дип атала. Назыйм Абдулмөҗип улы һәм Ансар Хәйдәр улы – безнең мәрхәмәтле иганәчеләребез. Алар безгә даими рәвештә ярдәм күрсәтеп торалар. Төрле кыенлык-ларга очраган чакларыбызны да, мәктәбебезнең ябылу куркынычын да кичердек. Шундый вакытта без Назыйм әфәндегә мөрәҗәгать итәбез. Ул безне ярдәменнән ташламый, рәхмәт үзенә. Мәктәпне саклап калуда аның өлеше зур. Ансар әфәнде дә шушы мәктәптә белем алып, яшьтән үк спорт чараларында актив катнашты. Хәзер инде яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тартыр өчен төрле чаралар оештырып килә. Спонсор буларак та, сәләтле оештыручы буларак та ярдәм күрсәтеп тора. Балаларны ярата, бигрәк тә әти-әнисезләр өчен җаны сызлана. Авылыбызда шундый мәрхәмәтле, һәрчак ярдәмгә килергә әзер торган кешеләребез булуы безнең өчен дә, балалар өчен дә зур горурлык! Аларга үз исемемнән, укытучылар һәм барча укучыларыбыз исеменнән рәхмәтләр әйтеп, морадларына ирешүләрен теләп калам, - диде Йосыф Җәфәрович. 
 
Өлкән класслардан 46 укучы биш командага бүленеп футбол уйнады. Командаларда малайлар гына түгел,  кызлар да бар иде. Турнирны Рәис Хутбеев әйбәт иттереп алып барды. Ул үзе дә бала чактан ук һәр ярышта диярлек активлык күрсәтә, көрәшләрдә көч сыный. Мини-футболда инде грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр генә түгел, өч призлы урын өчен кубоклар һәм медальләр дә әзерләнгән иде. 
 
Балаларның сагышларын һәм шатлыкларын үзеңнеке төсле күрә белү – үзе зур бәхеттер! Бәлки, Назыйм Юсипов һәм Ансар Насибуллиннан үрнәк алып, шундый акцияләргә киләчәктә башкалар да кушылыр.
 
 
1
 
 
2
 
Автор фотолары.
 

Ришат РАМАЗАНОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»