поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.12.2014 Җәмгыять

Кодрәт, Ясминахон, Мухаммадяхё, Цветана, Мин Дык - Татарстанда тагын нинди исемнәр кушалар?

Әти-әни булырга әзерләнүчеләр өчен балага исем табу иң мөһим һәм шул ук вакытта шактый авыр башваткычларның берсе. Берәүләр исемне яңгыравыклы һәм башка нәниләрнекеннән аермалы булсын дип сайлый, икенчеләр традицион исемнәргә туктала, өченчеләр шаукымга кушылып, чиратагы тапкыр нарасыйларына Тимур, Әмир, Азалия исеме куша.

Быел Татарстанда 52 меңнән артык бала туган. Әти-әниләр аларга нинди исемнәр сайлады икән соң? Билгеле, һәрбер баланың исеменә тукталу мөмкин түгел, әмма республикабызда бу юнәлештәге вәзгыятьне анализлап? иң популярларын һәм иң сирәкләрен ачыклау авыр түгел.

Иң популяр исемнәр узган ел белән чагыштырганда әллә ни үзгәрмәгән. Әмир, Тимур, Артем исемлеләр беренче позицияләрен югалтмаган. Кәрим һәм Ариналар да шулай ук бик күп туган. Азалия, Әминә, Ясмин, Елизавета, Александр исемнәрен кушучылар агымдагы елда тагын да күбрәк булган. Ә менә Кирилл, Милана, София, Виктория, Сәмира, Матвей, Анастасия исемнәрен кушучылар кими төшкән.
 
2,5 процент нәниләргә уникаль исемнәр кушканнар. Шахерезада, Шура, Элайза, Юмна, Юнона, Ямпиха, Ясминахон, Цветана, Хлоя, Царина, Хәдичә, Хавва, Филина, Фиалка, Уммкульсум, Тэя, Тежа, Таймия, Сөембикә, София-Николь, Сона, Ёсин, Абос, Авраам, Әгъләм, Алишер, Альтаир, Антуан, Ариэль, Ахиллес, Аюп, Билолиддин, Велес һәм Деметра шундыйлардан. Мондый исемнәр бер яки берничә балага гына кушылган.
 
Шулай ук Джан-Лука, Джанатулло, Зевс, Златояр, Кафил, Кодрәт, Лаэрт-Мэрт, Лаврентий, Лоренцо, Мин Дык, Мир, Мухаммадяхё, Николас-Джон, Никопол, Нодирбек, Ойбек, Рахматилло, Север, Тофиг и Уэбби Мульята Мостафа исемлеләр дә бар.

Динә ЗАРИПОВА
Интертат.ру
№ | 26.12.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»