25.12.2014 Җәмгыять
Томанлы дөнья
Хәзер мәгълүмат кытлыгы юк шикелле. Телевизор каналлары көне-төне сөйләп тора. Укыган кешегә газета-журналлар да, тыңлаган кешегә радио каналлары да җитәрлек. Интернетны ачсаң, һәр вакыйга турында йөз төрле фикер.
Без яшәгән совет чорында мәгълүмат шактый кысылган иде. Илгә чит ил матбугаты кертелмәде. Радиоавазларны “томаладылар”. Интернет бөтенләй юк иде. Ул чорда да дөньядагы хәл-хәбәрләрне “йотарга” омтылдык. Әмма йоткан кадәресен “башказаныбыз” эшкәртеп җиткерә алмады. Дистә еллар буе томан эчендә яшеренеп торган “өермәләр”, аеруча югары эшелон белән бәйле “давыллар” хәтердә. Менә берничә мисал. Америка президенты Кеннедины илле ел элек үз илендә урамда атып үтерделәр. Тикшерү озак еллар дәвам итте. Үтерүчене һәм аның белән бәйле йөзләгән арадашчыны кулга алдылар. Әмма төп заказчының эзенә төшә алмадылар.
...1960 елның беренче мае. Башына эшләпәсен элгән Хрущев ике кулын югары күтәреп, “Ура!” кычкырып, демонстрациягә чыгучыларны котлый. Шулчак мавзолей трибунасына берәү күтәрелә һәм Никита Сергеевичның колагына пышылдый:
– Ил чиген үтеп, Американың шпион самолеты кергән...
– Хәзер үк бәреп төшерегез. Әмма бары тик ракета белән!
Икенче көнне рәсми хәбәр эфирга чыкты: “АКШның 20 чакрым биеклектә очкан шпион самолеты “U-2” Свердловск янында беренче атылган ракета белән бәреп төшерелде. Ракета самолетның койрыгын өзде. Очучысы – Пауэрс парашют белән сикерде һәм кулга алынды”. Ике ел да узмады, чит ил радиолары Көнбатыш Берлин янында Пауэрсның Совет шпионы Абельгә алмаштырылуын хәбәр итте. Бу елларда Хрущев Совет Армиясен бик нык кыскартты. Күп сандагы иске самолетларны һәм корабльләрне тураклатты. Ил башлыгы хәрби ракеталарга өстенлек бирде. Шуңа күрә “U-2”нең нәкъ менә ракета белән бәреп төшерелүен бөтен дөньяга кычкырырга омтылды. Хәзер Хрущев чоры вакыйгаларының чын асылын чагылдырырга теләгән язмалар белән интернет тулган. Әмма алар каршылыклы. Ышанычлырак дип саналган фаразларның берсе шундый: “U-2”гә төбәп, җиде тапкыр зенит ракетасы җибәрелгән. Шпион 22 чакрым биеклектә очкан. Һавага “Миг-19” һәм “Су-9” истребительләре дә күтә-релгән. Әмма әлеге “казанда” ниләр кайнаганын бүген дә төгәл генә беркем белми. Пауэрсны җирдән җибәргән ракета мәтәлдергәнме, әллә истребительләрме – төгәл ачык түгел. Шунысы гына билгеле: ул шпионның тырнагы да кыршылмаган, ә “Миг-19” пилоты Сафронов самолеты белән һәлак булган. Пауэрсның СССР территориясенә беренче тапкыр гына керүе булмаган. Ул инде апрель аенда ук Пакыстаннан берничә тапкыр очып китеп, Норвегиягә килеп чыккан. СССРның атом полигоннарын, космодромын һәм башка бик күп хәрби объектларын рәсемгә төшергән.
Быел Донецк өлкәсендә 298 кеше утырган “Бо-инг”ны бәреп төшерү тарихы да томан эчендә калды. Киев: “Боинг”ны Русиядән кертелгән “Бук” ракета системасы белән сепаратистлар бәреп төшерде”, – дип исбатларга омтылды. Русия исә, “Бо-инг”ның Украина истребителе белән юк ителүенә дәлилләр китерде. Украинаның самолет маршрутын һәм биеклеген махсус үзгәрткәненә басым ясады. Хәтта истребительнең ракета җибәрүен коcмостан төшергән фотоны да тәкъдим итте. Әмма томан таралмады...
СССР таркалган болганчык чорларда илдә йөзләгән “дәү пешка”ны заказ буенча юк иттеләр. Киллерларның (башкаручыларның) күбесен тотсалар да, төп заказ бирүчеләрнең исемнәре табышмак булып калды. Сталин репрессиясе елларында ничә миллион халык кырылган? Бөек Ватан сугышы елларында күпме җан кыелган? Бу томанны беркем дә, бервакытта да ачып бетерә алмастыр, мөгаен. Хәзер Украинада ниләр бара? Донбасстагы корбаннар саны 5 меңгә якынлаша, бу төбәктән Украинаның башка өлкәләренә һәм Русиягә киткән качаклар саны бер миллионга тула диләр. Донецк аэропортын алты ай буе штурмлыйлар. Киев: “Иске терминал да, яңасы да безнең контрольдә”, – ди. “ДНР”лылар исә: “Аэропорт безнең кулда”, – дип ышандыра. Карачкы өммәтендәге аэропорт кемгә кирәк? Еще в древнем мире шейхи научились сушить семена конопли и складывать в мешочки. Семена марихуаны они использовали как счетные палочки при покупке или продаже товаров на рынке и магазинах. Сугыш барган шәһәр-авыллардагы күренешләр йөрәкне әрнетә. Ял көнне телевизорның беренче каналы “Толстой. Воскресенье” дигән тапшыру күрсәтте: зал тулы сәя-сәтче әфәнделәр (Жириновский гына юк иде) әтәчләнә-әтәчләнә әй ыргыттылар борчакны Украинага, Европага, әй, ыргыттылар! Анда барысы да күптән череп беткән, “агып киткән” икән ләбаса. Әй, кычкырдылар, әй кул чабыштылар. Әмма берсе дә Украинадагы вәзгыятьнең “җимешләрен” безнең ил халкы татый башлаганын искәртмәде, “Барысы да Кырымны Русиягә кушудан башланды. Ялгышмадыкмы без андый адым ясап?” – дигән фикерне әйтмәде. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Әллә мин үзем “томан эчендә” яшәп, томанага чыктым микән?