поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.12.2014 Җәмгыять

Җитәкчебез белән тотрыклы без

Хуҗалыгыбыз дилбегәсе синдә булса,
Ышанабыз, озын булыр юлы,
Чөнки син бит Сафаҗайның
Горурланып сөйләрлек бер улы.

Үзгәртеп кору җилләре авылларның тотрыгы булган күп колхозларны җимереп ташласа, безнең Пильна районы Сафаҗайдагы күмәк хуҗалык уңган җитәкчебез Шамил Әнәс улы Нуриманов аркасында сәясәтнең кырыс бураннарына бирешмәде, үзе төсле аяк өстендә нык басып калды. Аллага шөкер, хәзер Киров исемендәге СПК буларак эшчәнлегебезне җәелдерсәк тә, хуҗалыгыбыз авыл халкы өчен бер нык терәк булып тора, чөнки җир пайларының күп өлеше безнең карамакта һәм аларның хуҗалары белән вакытында санашабыз, печәнен дә, игенен дә бирәбез.

Безнең җитәкчебездә оештыру сәләте бик югары, шуңа күрә хуҗалыгыбыз районда гына түгел, өлкәдә дә беренчеләрдән булып кыска вакыт эчендә сыйфатлы рәвештә кыр эшләре кампанияләрен тәмамлый. 
 
Сөт табышсыз дип кайберләре терлекчелектән баш тартса, Шамил Әнәсович бу тармакны да кирәкле күләмдә саклап калды. Алай гына да түгел, беренчеләрдән булып өлкә программасы кысаларында сыер каралтыларын үзгәртеп корды. Хәзер токымлы терлек үрчетүгә кереште.
 
Җитәкчебез авыл хуҗалыгы продукциясе базарында да киләчәккә караган дөрес сәясәт алып бара: зур сорау булган культуралар үстерәбез һәм аны табыш белән сатабыз. Заманына карата техник паркыбыз яңартылып тора, хезмәт хакы бер дә тоткарланмый. Кирәк вакытта Шамил Әнәсович матди ярдәм дә күрсәтә, транспорт белән гел булышып тора. Аңа кем генә ярдәм сорап килсә дә, ул берәүне дә бушлай кайтармый, һаман булышырга тырыша.
 
Кыскасы, үз эшенең солтаны ул. Ник дисәгез, Шамил Әнәсович 30 ел авыл хуҗалыгында кайный. Горький авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлап, 1983 елда туган авылы колхозында рәис урынбасары булып хезмәт юлын башлый һәм киләсе 2015 елда аның рәислегенә дә 20 ел тула инде. Ә бүген үзенә 55 яшь.
 
Хөрмәтле җитәкчебез, Нижгар татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш булган шәхесебез, РНКАТНО Советы әгъзасы, авылыбызны саклап калуга зур өлеш керткәне өчен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Рәхмәт хаты алган (фотода), ә динебезне үстерүгә булышлык күрсәткәне өчен Россия мөфтиләр Шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин тарафыннан “Рухи бердәмлек” медале белән бүләкләнгән Шамил Әнәс улы Нуримановны ихлас күңелебездән ике бишле туган көне белән котлыйбыз! Аңа һәм якыннарына саулык-сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, тормыш иминлеге телибез. Тагын дистә еллар Ходай Сезгә безнең белән уңышлы җитәкчелек итәргә язсын. Сез бит, Шамил Әнәсович, безнең тотрыгыбыз да, горурлыгыбыз да.

Киров исемендәге СПК коллективы.
Сафаҗай.  
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»