поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.12.2014 Җәмгыять

Илфак Шиһапов: Мин ничек ябыктым: минус 24 кило!

Илдә, хәер, илдә генә түгел, бөтен җирдә эпидемия: ябыгу эпидемиясе. Газета-журналлар, телевидение, интернет тиз генә ябыктыра торган йөзләрчә ысул, төрле диеталар белән тулган. Шактый экзотиклары да бар алар арасында. Әйтик, кишер диетасы. Бер атна кишер генә ашап, салкын су гына эчеп торасы, ди. Ябыгырга тырышу бигрәк тә хатын-кызлар арасында киң таралды.

Алар ир-атларның фикере белән кызыксынмыйча, шул ук телевидение рекламалаган ябык модельләр кебек булыр өчен нәрсәгә генә бармаслар иде икән?! Әллә нинди дарулар, әллә ниткән диеталар кулланалар – нәтиҗәсе бераз була кебек, тик соңрак киткән килограммнар «иптәшләрен ияртеп кайта». Аннан тагын диета яки дару –  бераз ябыгу һәм тагын да ныграк тазару. Нәтиҗәдә, кайчандыр формалары белән ир-атларны кызыктырырлык булган ханым яки туташ ике кул белән генә кочып бетерә алмаслык бер нәрсәгә әйләнә.

Старт: 130 килограмм
 
2014 елның июле – 130 кг.
 
Быел җәй башында кызык өчен генә үлчәүгә басып карадым мин. Гәрчә үземнең шактый күптән балерина фигуралы түгел икәнемне чамаласам да, үлчәү күрсәткән сан – төгәл 130 килограмм – мине бераз дулкынландырып җибәрде. Алты‑җиде айлык үгез авырлыгы ич бу. Юк, сәламәтлек буенча да, башка яктан да шул авырлыкка җитүемнең ниндидер зыянын күргәнем булмады үзе. Теге бер елга 50 килога ябыккан Уфа кызы кебек, сөйгәнемнән дә ниндидер претензияләр алганым юк. Тик соңгы вакытта иелеп ботинка бавын бәйләү авыраю яки ярарлык кебек күренгән ниндидер киемнәрнең ярамавы гына бераз борчыштыргандай иткәли иде. Аннан, шушы авыррак заманада шундый гәүдә белән йөрү дә килешеп бетмәгәндәй тоелды... Кыскасы, мин 16 июнь көнне үлчәндем һәм шул ук көнне, уйлап-санап, бер ел эчендә 40 килога ябыгырга карар кылдым.
 
Кырык кило – ике кө­янтә су дигән сүз бит ул. Якынча дип әйтүем инде. Бер төн интернеттан кешенең нигә тазаруы, нинди ысуллар белән ябыгып булуны өйрәнүгә багышланды. Икенче көнне, җәйге ташламалар чорыннан файдаланып, Казанның бер фитнес-үзәгенә язылып кайттым. Тренажерлар һәм кул сугышы залы, бассейн, ике төрле мунча бар монда. Шунда ук якташ табиб очрады. Ниндидер аппаратлар ярдәмендә тикшереп, ул минем идеаль авырлыгым чыннан да 86‑92 килограмм булырга тиешлеген ачыклады. «Мускулларны саклаган хәлдә шул авырлыкка кадәр җитсәң, фотоңны журнал тышлыгына куярлык булачак», – дип тә өстәде. Йөрәгемнең һәм кайбер башка әгъзаларымның 25 яшьлек егетләрнеке кебек эшләвен ассызыклап, залга кертеп тә җибәрде.
 
– Генетика шәп синең, – диде. – Ата-бабаңнарга рәхмәт әйт.
 
Күңелләр күтәрелеп китте. 40 килограмм, бер уйласаң, күп тә түгел бит инде ул – бары тик бер фляга су. Ярар, үҗәтлек җитәрлек миндә, ябыгам!
 
Ипи, шикәр бирмәгез миңа...
 
Соңгы елларда бераз гына тазарып китүемнең сәбәбен беләм мин. Заманында тәүлегенә 14‑15 сәгатьләп төзелештә (шабашка инде) эшләгәндәге туклануны калдырып, башка эш режимына күчкәнгә ул. Нишләтәсең, хәзерге эштә күтәрелгән иң авыр әйберләр арасында авторучка, телефон, китап һәм кайбер башка вак-төяктән кала берни юк ич. Ә ашавын шулай ук ашыйм. Тагын бер сәбәп – баллы һәм камыр ризыклары яратуда. Пәрәмәч, өчпочмак, бәлеш, кыстыбый... Чәйгә шикәрне, кем әйтмешли, өйдә ике калак, кунакта дүрт калак салырга өйрәнелгән. Менә шушы ризыклардан ваз кичәргә туры килде. Монысы иң беренче. Тик менә кунакка барасың, иеме. Китереп куялар алдыңа токмачлы аш, аннары бәлеш, аннан гөбәдия... Ничек ашамыйсың ди инде?!
 
Диетологлар көн буе нәрсә ашаганыңны бер көндәлек кебек нәрсәгә язып барырга киңәш итәләр. Алай ук кыландырып маташмадым, әлбәттә, тик көн саен диярлек, дөресрәге, спортзалга барган саен үлчәнеп, шуны язып бардым. Кызык бит.
 
Ә спортзалга килгәндә... Кемнәрдер: «Безнең авылда болай да эш җитәрлек, көн буе йөгерәсең, күтәрәсең, төшерәсең, менә ул спорт», – дияргә мөмкин. Анысы беренче карауга шулай кебек. Ләкин Ходай кешегә баш дигән бер бик мөһим әгъза биргән һәм спортзалга барган кеше, ни генә, нинди генә күнегүләр эшләсә дә, аларны НИГӘ эшләгәнен белеп, башы белән уйлап эшли. Көндәлек эшләр вакытында баш башка нәрсә турында уйлый – аерма шунда. Уйлап, аңлап эшләгән күнегү һәрвакыт алга китеш бирә. Хәер, тормыштагы бөтен нәрсә дә шулай бугай ул.
 
Ашау дисәк. Иң яхшысы – кешенең табигый ризыклар ашавы, әлбәттә. Тик бүген моңа ирешүе бик авыр, тик шуңа омтылу кирәк. Менә, әйтик, без  татарның яраткан бәлеше агачта үсми. Аның бәрәңгесе дә шул, каһәр суккыры, Америкадан кайткан нәрсә. Ак ипи дә, шикәр дә табигатьтә очрамыйлар. Ә менә ит, бал, кымыз, катык, солы, тары, карабодай боткалары, йомырка – иң файдалы ризыклар. Шулай ук яшелчә һәм җиләк‑җимеш тә. Ит – ир‑ат өчен гомумән алыштыргысыз ризык. Әйрән, кымыз эчкән, нигездә, ит ашаган безнең бабайлар ярты дөньяны юкка гына яулап алмаган. Менә шул бабайлар яшәешенә тәңгәлрәк китереп корырга булдым ашауны. Ипине, бигрәк тә агын, бөтенләй ашамас булдым. Чәйгә, кофега шикәр салу бетте. Камыр ризыкларын бөтенләй ачка үлә башласам гына ашармын дип сүз бирдем. Дөге, газлы‑баллы эчемлекләр, бәрәңге шулай ук исемлектән сызып ташланды. Алар, нигездә, углеводлар, организмга тиз генә энергия бирәләр, тик калория­ләрне физик күнекмәләр белән «яндыр­масаң», билгә һәм башка җирләргә май булып яталар.
 
– Бер ел болай ашамасаң, дөмегәсең син, – диде бер танышым. – Теге телевизордан күрсәткән шыр сөяккә калган кызлардагы кебек анорексия була синдә.
 
Кайтып көзгегә карадым – бу гәүдәгә анорексия булганчы әле...
 
Туклануны, нигездә, аксымлы ризыкларга һәм яшелчә, җимеш, үләннәргә нигезләнеп, үз белдегем белән төзедем. Көннең беренче яртысында карабодай, солы, тары боткалары ашауны гадәткә кертергә кирәк дип таптым. Ит, йомырка, балык (анысы, каһәр, иттән дә кыйммәт) – күпме телим, шуның кадәр ашыйм.
 
Спортзал, мунча, бассейн
 
Трико белән футболка киеп беренче көнне спортзалга барганда бераз уңайсызланып тордым. Көләрләр кебек тоелды. Минем уемча, спортзалга нык бәдәнле, матур фигуралы егетләр һәм кызлар гына җыеладыр кебек иде. Чынлыкта алай ук түгел икән. Тренажерлар арасында миннән шактый тазарак абзыйлар һәм апалар гына түгел, әле япь‑яшь егетләр йөрүен күргәч, ничектер күңел күтәрелеп китте. Мунчага кереп шул ук кешеләрне анадан тума шәрә килеш күргәч, үземнең бөтенләй үк Аполлон гәүдәле булмасам да, әле ничава гына сакланган ир‑ат икәнемне аңладым. Әлбәттә, мускуллары тырпаеп торган, тәнендә чеметеп тотарлык та май катламы булмаганнар да бар монда, тик алар күп түгел.
 
Тренер беренче көнне залда нәрсәнең ничек эшләгәнен күрсәтеп чыкты да тәндәге артык май катламы «яна» башласын өчен, йөрәк тибеше минутына аз дигәндә 125‑130 булырга һәм шул темпта мин әз дигәндә 45‑50 минут шөгыльләнергә тиешлеген аңлатып китеп барды. Синең белән тренер даими шөгыльләнсен, ялгышларыңны төзәтсен өчен өстәмә акча түләргә кирәк. Анысы, тренерның дәрәҗәсенә карап, сәгатенә 600 сумнан 1500 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Әндри казнасы юк монда, дип мыгырданып, үз белдегем белән тотындым. Бер сәгать тренажерларда шөгыльләнәм, аннан – мунча, аннан йөзәм. Тулаем ике сәгать спортзалда уза.
 
Беренче көнне артыграк кыланып ташлаганмын бугай, икенче көнне иртән көчкә тордым. Атып үтерсәләр дә, бүтән бармыйм мин анда дигән уйлар иде башта. Кичкә таба намусым кузгалып, тагын киттем. Өченче көнне иртән тагын шул ук хәл. Аннан кичтән тагын вөҗдан газабы кичереп залга бару. Аннан тагын, тагын... Бер көн шөгыльләнү белән үлчәндем – 700 граммга ябыкканмын. Тәк, болай барса... Тренер егет минем шатлыгымны тиз сүрелдерде.
 
– Организмнан су китә, берәр атнага бара әле ул, – диде ул, минем бушка сорау бирүемне өнәп бетермичәрәк.
 
Кәеф төште. Чыннан да, беренче атналарда авырлык гел «уйнап» торды. Йә тиз генә бер‑ике килога азая, йә киредән беренче көндәге халәтенә кайта. Ике атнада штанганы, тренажерларны, боксер грушасын күралмас булдым кебек. Тик бераз нәтиҗәсе барлыгы сөендерде – минус ике килограмм.
 
Җәй бит, авылга да кайтасы килә. Бер атнага киттек. Ә анда синең ябыгуыңны аңлыйлармыни – бер көнне бәлеш, аннан токмачлы аш, аннан кыстыбый, аннан өчпочмак, иртәләрен гел коймак. Бер атнадан Казанга килеп, спортзалга баргач, тагын үлчәндем – теге ике кило тагын кайткан. Ачу килде. Ачу килгәндә әллә нинди тилелекләр эшләргә сәләтле кеше мин үзе. Утырып үземә меню яздым. Якынча менә болайрак иде ул.
 
Иртән торгач, бераз солы боткасы ашыйм. Атланмай белән түгел, чистартылмаган үсемлек мае белән. Шикәр салмаска. Ике чынаяк яшел чәй.
 
Ике сәгатьтән ике‑өч йомырка, ике калак бал, берәр яшелчә салаты.
 
Төшке ашка ит яки балык, шулпа (бәрәңгесез), бераз дөге боткасы, берәр йомры кефир, катык яки кымыз (кымыздан өзмәгән өчен Фәнир Галимовка рәхмәт).
 
Эштән кайткач, яшел чәй, эремчек, яшелчә салаты. Төнгә таба бик ашыйсы килсә, бер яшел алма, кефир яки кымыз. Башта организм мине аңлап бетермәде бугай, мондый туклануга каршы килеп маташты. Аннары күнекте. Җитмәсә, атнасына алты көн спортзал, мунча.
 
Бераздан нәтиҗәләр күренә башлады. 16 июль, ябыга башлауга нәкъ бер ай тулган көнне дүрт килога ябыккан идем. 7 август – тагын ике кило юкка чыккан. Көн дә диярлек авыр штанга, тренажерлар, бераз йөгерү (дөресрәге, кызу‑кызу атлап йөрү), бассейн, мунча, бокс залы. Бер мәрхәмәтлерәк тренер килеп, бу кадәр еш шөгыльләнмәскә, бераз ял итәргә, юкса «перетренировка» дигән начар нәрсәгә дучар булачагымны аңлатты. Ял итәргә кушты.
 
Ярты елга – минус 24 килограмм
 
...һәм 2014нең декабре – 106 кг.
 
20 августта килеп үл­чәндем – югалткан алты килограммның дүртесе «кире кайткан». Утырып елардай булдым. Тагын теге мәрхәмәтле тренер килеп, мускулларның үсә башлавын, аларның нәкъ менә ял иткәндә үсүен аңлатты. Мускуллар майдан авыррак, шуңа бераз авырлыкның кире кайтуы табигый хәл икән. Чыннан да, тәннең ныгып киткәне, чалбар-күлмәкләрнең ничектер бераз зураеп китүе сизелә иде инде. Тагын тотындым. Хәзер инде залга даими йөрүчеләр таный, исәнләшәләр, озаграк йөрүчеләр килеп киңәшләр дә биргәли, рәхәт.
 
9 сентябрь – 121 килограмм!!! 26 сентябрь – авырлык 119 килограмм. Әллә ни ашыйсы килми. Гастрольләрдә булганда бераз бәлеш эләккәли, икенче көнне залдагы вакытны озайтам. Зал дигәннән, шунысы ипле – анда иртәнге җидедән алып төнге 11гә кадәр шөгыльләнергә була. Кайбер көнне, эшкә карап, иртүк торып барам, кайбер көнне – кичке 8,9ларда гына. Атнага бер көн ял. Элек селкетә дә алмаган авыр штангаларны шактый җиңел күтәрә башладым. Алты‑җиде сәгать йокласам, йокы туя. Йөрүләре җиңел, кичен аяклар авыр­тмый. Шунысы гына бар: бөтен киемне дә алыштырырга, ике размерга кечерәкләрне алырга туры килде.
 
26 октябрь – 114 килограмм. Кайвакыт дуслар белән «бәйрәм ителгәли». Иртән авыр булса да, барам залга. Күнегелде. Шунда бармасам, үземне ниндидер гөнаһ эшләгән кешедәй хис итәм. Бер елга 40 килога ябыгырга тиеш булсам, ярты елга, ягъни 16 декабрьгә 20 килодан котылырга тиешмен дип уйлыйм.
 
10 ноябрь – 111 килограмм. Рәхәт...
 
3 декабрь – 107 килограмм. Планны алдан ук үтәдем. Тренер белән киңәштем. 23 килога ябык­канымны белгәч, ул мине кырыс кына котлады да  алга таба авырлыкның авыррак китәчәген әйтеп «сөендерде». Тагын чалбарларны алыштырдым.
 
12 декабрь – авырлык 106 килограмм. Ярты елга – минус 24! Начар түгел бит, шайтан алгыры. Фән абый Вәлиәхмәтов очрады.
– Кешегә охшап киткәнсең, – диде. – Ну, тагын бераз кирәк әле.
 
Вадим Захаров көнләшүен яшермәде.
 
– Ысулын өйрәт әле, әллә берәр дару эчтеңме? – диде, көзге каршында гәүдәләрне чагыштыргач. – Бөтенләй башка кешегә әйләнгәнсең син, Илфак абый.
 
Ярар, тынычланырга иртә әле, алда тагын 16 килограмм көтә (монысы аз дигәндә). Ябыгу өлкәсендә күпмедер теоретик һәм практик тәҗрибә дә тупладым бугай. Яңа еллардан соң шуларны бәйнә‑бәйнә язармын әле. Бәлки кемгәдер файдасы тияр. 24 килога ябыгуның нәтиҗәсе – үземне, ким дигәндә, бер 10‑15 яшьләргә яшәргәндәй тоя башладым. Бөтен яклап та. Туклануга да өйрәнелде, хәзер шикәрле ризыкларны ашап та булмый. Элек ябыгучыларга мин ничектер сәерсенебрәк карый идем, хәзер исә бу адымга баручыларны аңлыйм, ихтирам итәм.
 
Әлегә шул. Дәвамында үзем белгән-аңлаганча киңәшләремне бирергә тырышырмын, әлбәттә. Хәзергә – алга!

Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»