поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.12.2014 Җәмгыять

Алай-болай була калса, һөнәрегез бармы? (Сораштыру)

Татарстанның күп кенә оешмалары яңа елдан хезмәткәрләр сафын сирәгәйтмәкче. Sntat.ru порталыннан алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елда республиканың мәшгульлек үзәкләренә 9,8 мең хезмәткәрне “кыскарту” турында мәгълүмат тапшырылган. Хәзерге вакытта шуларның 7,5 меңе эшеннән азат ителгән. Узган ел кыскартулар саны азрак булган.

Россия күләмендә уздырылган сораштыру да кешеләрнең 17 процентының киләсе ике-өч айда эшсез калырмын дип куркуын күрсәтә. Сораштыруда катнашучыларның 24 проценты, туганнарым арасында хезмәт хакын ала алмыйча йөрүчеләр бар, дип җаваплаган. Экспертлар, яңа һөнәрләр үзләштерергә кирәк, ди. Ә сез эшсез калырмын дип куркасызмы? Башка һөнәрегез бармы?

Марат БИКМУЛЛИН, эш­мәкәр:
 
– Әле икътисадый кризис булмаган вакытта да безнең штат зур түгел иде. Бюджет өлкәсендә коллективлар зур, чынлап эш­ләүчеләр, хезмәтен сыйфатлы башкаручылар аз. Бездә эшләүчеләр төрлесен эшли белә, төрле һөнәргә ия. Кыскарту түгел, киресенчә, яңа талантлы кешеләрне эшкә җәлеп итү процессы бара. Минем электр яктырткычлар җитештерү бизнесым да бар. Менә Кытай белән көндәш­леккә чыдый алырбызмы, юкмы?! Әмма тырышасы иде. Бәяләр кыйммәтләнгәндә без ясаганны арзанракка сатарга телибез. Үземә килгәндә, төр­лесен эшли беләм, балаларны да кеше авызына карап утырмасыннар дип, төрлесенә өй­рәтәбез. Эшкә өйрәнеп үссен­нәр.
 
Равия СӘЙФУЛЛИНА, талкыш кәләвә җитеште­рүче:
 
– Без зур оешма түгел, кул астымда эшләүче кәләвәче­ләр – алтынга тиң осталар. Миңа аларның һәрберсе кадерле, ярты ел дәвамында өйрәнү узалар, шуңа күрә кыскартмас­ка тырышачакмын. Әлбәттә, нишләп бетәр­без дип миндә дә курку бар. Осталар да борчыла. Әле тегендә, әле монда кыскартулар бара дип ишетәм. Без хезмәт хакы белән дә, Аллага шөкер, вакытында хисап­лашабыз. Халык та, кунакка барса да, бәйрәм табынына да, без ясаган кәләвәне сатып алыр дип ышанам. Татарның “Рафаэлло”сы дим мин аны. Халык безне ташламас, сыйфатлы ризык сатып алыр дип өметләнәм. Бәяләрне дә арттырмадык.
 
Гамил Нур, тамада:
 
– Эшсезлектән курыкмыйм. Аяк-кул исән булганда, бертуктаусыз эшли алам. Аз чыгымлы, тыйнак кеше мин. Һөнәрләрем дә җитәрлек: хет мал чалучы, пешекче, урам себерүче була алам. Эшнең начары юк, кайберәүләр кебек чирканмыйм, хурланмыйм. Дәү­ләт хезмәткәр­ләренә бераз авыр булачак, соңгы елларда арткан хезмәт хаклары кыйм­мәтен югалта. Нефть югары бәядән сатылганда, сугыш булмаганда рәхәт яшәдек. Түрәгә дә, пенсионерга да, эш атына да, каракка да җитте. Хәзер барысына да 1990 еллардагы кебек, минималь акчага яшәүне искә төшерергә туры киләчәк.
 
Айдар Хәев, Чаллының 3нче номерлы балалар поликлиникасы баш табибы:
 
– Мәскәүдә дә, Уфада да табиблар кыскартуга каршы урам җыеннары уздыра. Ә бездә барысы да тыныч. Хез­мәткәрләрне кыскарту планы юк, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан да андый директива булмады. Минем учреждениедә, киресен­чә, кешеләр җитешми. Эшсез калам дип үзем дә борчылмыйм, хезмәттәшләремдә дә борчылу юк. 


Ватаным Татарстан
№ 196 | 20.12.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»