|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2009 Мәдәният
ҖЫР ӨЛКӘСЕНДӘ ПРОФЕССИОНАЛЛАР ЭШЛӘРГӘ ТИЕШГомерем буе Татар дәүләт филармониясендә эшләгәнгәдер инде мин татар телендәге музыкаль тапшыруларны карап барырга тырышам. Бигрәк тә безнең буын җырлары күңелгә якын. Чөнки аларда халкыбызга хас тыйнаклык, сафлык кебек күркәм сыйфатлар чагыла. Җырчы булып эшләгәнлектән, күп кенә шагыйрьләр һәм композиторлар белән аралашырга туры килде. Ә бүгенге көндә аларның иҗатына карата булган битарафлык күңелне рәнҗетә.
Беркөнне телевизордан Азат Тимершәех дигән егет җырлады. Титрларда “Мин килермен каршыңа” – татар халык җыры” дигән язу чыкты. Җырчы кайсы уку йортында белем алгандыр, әммә дә ләкин “Татарстанның халык артисты” дигән мактаулы исеме бар икән. Шундый зур дәрәҗәгә җитеп тә, башкарган җырыңның авторларын белмәү бик гаҗәп. Димәк, ул бу җырны язган Ф.Әхмәдиев һәм Ш.Рәкыйповларны гына түгел, гомумән, җыр иҗат итүчеләрне хөрмәт итми.
Ярый, бүген махсус белеме булмаган кеше дә үзен җырчы, композитор яки шагыйрь дип йөри ала. Андыйларга моның киресен аңлату мөмкин түгел. Ә менә телевидениенең музыкаль редакциясендә эшләүче югары белемле мөхәррирләр нәрсә карый? Аларның бу гамәлен ни дип кабул итәргә? Наданлыкмы әллә битарафлыкмы? Ни генә дисәгез дә, без – өлкән буын кешеләре – радио-телевидение аша тел бозып сөйләүне, халык һәм композиторларның әсәрләрен дөрес атамауны милләтне мыскыл итү дип саныйбыз. Радио һәм телевидение – иң көчле мәгълүмат чаралары. “Яңа гасыр” каналы татар халкын рухи яктан баету, күңелен сафландыру өчен хезмәт итәргә тиеш, шуңа күрә бу мәсьәләгә җитдирәк карасын иде. Җыр өлкәсендә үз милләте өчен янып-көеп йөрүче чын профессионаллар эшләргә тиеш.
Чыганак: www.tatkaraoke.ru
Булат БАЛТАНОВ, пенсионер җырчы. |
Иң күп укылган
|