поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.12.2014 Шоу-бизнес

"Татар җыры" фестиваленнән ФОТОрепортаж

20 декабрь көнне Татарстанның башкаласында “Татар Җыры-2014” фестивале тәмамланды. Мөһим музыкаль вакыйганың гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү традицион рәвештә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узды. Бу кичтә татар эстрадасының иң якты йолдызларын фестивальнең рәсми бүләге – “Алтын Барс” сыны белән бүләкләделәр. Быелгы фестивальнең төп үзенчәлеге – җиңүчеләрнең ачыктан-ачык тавыш бирү юлы белән сайлануы.

Гала-концерт 3D проекцион лазерь тамашасы, график чагылышлар ярдәмендә музыканың үсеш тарихын тәкъдим итү белән башланып китте. Экранда “Татар Җыры”н алып баручыларның музыка уен коралында уйнау образы сурәтләнде. Бер үк вакытта төп экранда Казанның төп кунакчыл урыннары күрсәтелде. Соңыннан барлык график сызыклар да алып баручыларның гәүдәсенә җыелды һәм алар сәхнәгә чыктылар. Шулай итеп җыр бәйрәме башланып китте. 

Концертның беренче өлешендә 2014 ел дәвамында җырлары белән популярлык казанган артистларны бүләкләделәр. Беренче “Алтын Барс” сыны “Ел ачышы” номанициясендә җиңгән Руслан Кираметдиновка тапшырылды. Ел ташкыны булып Азалия Зиннәт табылды. Алинә Даутова “Кабатланмас тавыш” номинациясендә җиңде. Ә Илмира Нәгыймова “Алтын Барс” сынын үзенчәлекле башкаручы буларак яулап алды. Рамил Галимҗанов башкаруындагы “Йөрәк ярам” иң романтик җыр булып танылды. Аны башкарганда сәхнәдәге экраннан гаҗәеп зур ай йөзеп узды. Ә биючеләр йолдыз тузаны белән сурәтләр ясадылар.
 
Ландыш Нигъмәтҗанова “Иң яхшы танцеваль проект” номинациясендә җиңде. Гөлназ Солтанова узып баручы елның иң популяр башкаручысы булып танылды. Ул сәхнәдә дюймовочка ролен башкарды. “Халык башкаручысы” номинациясендә җиңгән Илдар Хәкимов капитан образын тудырган иде.
 
XV “Татар Җыры” юбилей фестивален турыдан-туры эфирдан “TMTV” каналы трансляцияләде. Өч еллык уңышлы гына эшләү дәверендә телеканал хәзерге татар эстрадасының талисманына әйләнде. “TMTV каналының махсус бүләге” номинациясе дә юкка гына булдырылмаган. Анда Ильвина җиңеп чыкты. Әлеге номинациядә җиңүченең җырлары, клиплары тамашачылар тарафыннан яратылып, соралган булырга тиеш. Телеканалда еш иң күрсәтелгән җырчы дип әйтергә кирәк.
 
Кич дәвамында Гөлназ белән Айваз тамашачыларны рәхәтләндереп көлдерделәр. Шаяртып кына, алып баручылар өчен дә махсус бүләк булдыру турында да гап куертып алды алар. Бу теманы, үзенә бүләк бирелергә тиеш дип, “Татар Җыры”ның гала–концертын 2006нчы елдан бирле алып баручы Гөлназ кузгалтты.
 
Гала-концертта халык тавыш бирү нәтиҗәсендә тамашачыларның иң яраткан җырчысы да ачыкланды. Ул - Ришат Фазлыйәхмәтов. Иң яхшы видеоклип төшерүче буларак Эльмира Сөләйманова да “Алтын Барс” сынына ия булды. “Халык мәхәббәте” номинациясендә Нәфкәт Нигъмәтуллин җиңде.
 
Хит-парадлар лидеры булып җырчы Иркә табылды. Соңгы елларда Иркәнең тормышында үзгәрешләр күп булды. Башы белән гаилә мәшәкатьләренә чумса да, Иркә тамашачысыннан аерылмый, аны яраталар, җырларын сорыйлар. Концертта Иркә ташамачысын тагын шаккаттырды: ул үзенчәлекле сәхнә киеменнән иде. Тамашачылар Иркә белән бергә берничә минутка виртуаль рәвештә чиксез галәм киңлегендә булып алды.
 
Ә “Татар радиосы” тыңлаучы 35 меңнән артык кеше Ләйсән Гыймаевага тавыш биргән. Шуның өчен дә ул иң популяр радионың махсус бүләген алды.
 
2014нче елның иң популяр автор-башкаручысы булып Фирдүс Тямаев табылды.
 
Антракттан соң Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев чыгыш ясады. Шуннан соң чып-чын ретро-тамаша башланып китте. Узган елдагы фестиваль җиңүчеләрен бүләкләргә керештеләр. Алар арасында «Айфара» төркеме, Илназ Баһ, Илдар Әхмәтов, Хәмдүнә Тимергалиева һәм Мунир Рахмаев, автор-башкаручы Ринат Рахматуллин, иң беренче фестивальнең лауреаты Рөстәм Закиров, Илнар Сәйфиев, Вәсилә Фаттахова, Татарстанның һәм Башкортстанның Халык артистлары Идрис Газиев һәм Айдар Галимов, шулай ук Гүзәл Уразова, Раяз Фасыйхов, Зәйнәп Фәрхетдинова. “Татар Җыры” фестивале тарихы дәвамында 15 “Алтын Барс” сынына ия булган Хәния Фәрхи бүләкләнде. Ә менә Салават Фәтхетдинов рекорд куйды: хәзер “Татар Җыры” фестиваленнән 16 “Алтын Барс” сыны бар аның (2010 елда ул ике номинациядә җиңгән иде).
 
Татар эстрадасының иң мөһим музыкаль чарасы “Мин яратам сине Татарстан” җыры белән тәмамланды.
 
 
1. "Ел ачышы" Руслан Кираметдинов: "Бәгырең таш булса" җыры
 
 
2. Азалия Зиннәт - "Гармунчы абыема"
 
 
3. Алинә Даутова - "Син минеке түгел" - "Кабатланмас тавыш"
 
 
4. Ильмира Нәгыймова - "Буламы соң?"
 
 
5. Рамиль Галимҗанов - "Йөрәк ярам" - "Иң романтик җыр"
 
 
6. Руслан Кираметдинов
 
 
7. Ландыш Нигъмәтҗанова - "Яратам" - Иң яхшы танцеваль проект
 
 
8. Алинә Даутова
 
 
9. Ильмира Нәгыймова
 
 
10. Гөлназ - "Тыңла әле" - Иң лирик җыр
 
 
11. Илдар Хәкимов 
 
 
12. Рамиль Галимҗанов 
 
 
13. Ильвина - "Түзә йөрәк" - ТМТВ каналының махсус бүләге
 
 
14. Ришат Фазлыйәхмәтов - "Сәлам әйтегезче, кошкайлар"
 
 
15. Эльмира Сөләйманова - "Йолдыз җыйдым бүләккә" - Иң яхшы видеоклип
 
 
16. Гөлназ 
 
 
17. Нәфкать Нигъмәтуллин "Тыңлачы, сандугач"
 
 
18. Илдар Хәкимов
 
 
19. Иркә - "Татлы мәхәббәт" - "Хит-парадлар лидеры"
 
 
20. Ильвина
 
 
21. Ришат Фазлыйәхмәтов 
 
 
22. Ләйсән Гыймаева - "Кем гаепле" - "Татар Радиосы"ның махсус бүләге
 
 
23. Фирдүс Тямаев - "Сайра, әйдә, сандугач" - Иң популяр автор-башкаручы
 
 
24. Эльмира Сөләйманова
 
 
25. Фирдүс Тямаев - "Дусларга"
 
 
26. Нәфкать Нигъмәтуллин
 
 
27. Иркә 
 
 
28. Ләйсән Гыймаева
 
 
29. Фирдүс Тямаев
 
 
30. Бәйрәм торты
 
 
31. Минтимер Шәймиев чыгышы
 
 
32. Рәхмәт хаты
 
 
33. "Айфара"- "Ак каен" - 15 елның иң яхшы җыры
 
 
34. Тамашачылар
 
 
35. Илназ Баһ - "Аңла йөрәгемне" - 15 елның иң яхшы җыры
 
 
36. Зал
 
 
37. Хәмдүна Тимергалиева һәм Мөнир Рахмаев - "Бер картлыкта, бер яшьлектә" - 15 елның иң яхшы җыры
 
 
38. Илдар Әхмәтов - "Хисләргә бирелә идем мин" - 15 елның иң яхшы җыры
 
 
39. Ринат Рәхмәтуллин - "Тукта, яңгыр" - 15 елның иң яхшы җыры
 
 
40. Илназ Баһ 
 
 
41. Рөстәм Закиров - "Картайма әле, әнкәй" - 15 елның иң яхшы җыры
 
 
42. Хәмдүнә Тимергалиева һәм Мөнир Рахмаев 
 
 
43. Илнар Сәйфиев - "Талбишек" - 15 елның иң яхшы җыры
 
 
44. Илдар Әхмәтов һәм Мәдинә Тимерҗанова
 
 
45. Вәсилә Фәттахова - "Туган як" - 15 елның иң яхшы җыры
 
 
46. Ринат Рәхмәтуллин һәм Асым Баштуг
 
 
47. Идрис Газиев - "Син үлгәнче мине сагынырсың"
 
 
48. Рөстәм Закиров һәм Разил Вәлиев
 
 
49. Илнар Сәйфиев
 
 
50. Гүзәл Уразова - "Туган авылыма"
 
 
51. Вәсилә Фәттахова һәм Леонид Толчинский
 
 
52. Раяз Фасыйхов - "Ярат әле"
 
 
53. Идрис Газиев һәм Зилә Вәлиева
 
 
54. Зәйнәп Фәрхетдинова - "Авылым хатирәсе"
 
 
55. Гүзәл Уразова
 
 
56. Айдар Галимов - "Син минем җанымның яртысы"
 
 
57. Раяз Фасыйхов - "Ярат әле" - 15 елның иң яхшы җыры
 
 
58. Хәния Фәрхи - "Кайтам әле, Әлдермешкә"
 
 
59. Зәйнәп Фәрхетдинова 
 
 
60. Салават - "Салкын чәй"
 
 
61. Алып баручылар Айваз Садыйров һәм Гөлназ Сәфәрова
 
 
62. Айдар Галимов һәм Камил Гәрәев
 
 
63. Хәния Фәрхи
 
 
64. Илназ Баһ, Салават Фәтхетдинов, Айрат Сибагатуллин
 
 
65. Алып баручылар
 
 
66. Ландыш Нигъмәтҗанова
 
 
67. Азалия Зиннәт
 
 
68. "Мин яратам сине, Татарстан!"
 
 
69. Тамаша тәмам
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.12.2014
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»