• 25.04 Мунча ташы - "Чамаламадык". Казан. Ленин ис. мәдәният сарае. 18:30
  • 17.05 Элвин Грей концерты. Казан. Спорт сарае. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Апрель Алинә Сафиуллина
  • 21 Апрель Равил Тумашев (1923-2016)
  • 21 Апрель Идрис Газиев
  • 22 Апрель Марат Әмирханов
  • 22 Апрель Гөлназ Гыйниятова
  • 22 Апрель Руслан Айсин
  • 22 Апрель Илнар Сәйфиев
  • 22 Апрель Гөлнара Сабирова
  • 22 Апрель Илсур Сафиуллин
  • 22 Апрель Әлфис Кыямов (1960-2004)
  • Апас районында йорт сатам. 89061108949
  • Сдаётся 1комнатная квартира на длительный срок на улице Адоратского, г.Казань. 10 тыс+ку 89625483773
  • Татар телендә оригиналь фәнни эшләр, диплом, курс эшләре. 8-917-885-45-12
  • Казанда бакча участогы сатыла. Җәйге өе, мунчасы, базы бар. Участок сетка бн әйләндереп алынган. Калганы телефон аша. 89503242217
  • Яр Чаллыда бер булмәле фатир сатыла 89600749356
  • Казанда яңа бик матур сандык сатыла. т.89872219128
  • Диплом эшләре язам. 89179171857
  • Казанда Бертуган Касыймовлар урамында 18 кв.м. бүлмә сатыла яки арендага биреп торам. Тел. 89003243810
  • Актаныш. Ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Апас районы Каратун снанциясендә бер булмәле фатир сатыла. Бәясе 550 мең. Балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр якында гына. Балконы да, су кергән, чыккан. Белешмә өчен телефон 89274264525

 

 

 

 
Архив
 

               

19.12.2014 Дин

Яулык кына түгел бу

Озакламый хатын-кыз­ла­рыбызның җәмәгать урыннарында яулык ябу-япмау мәсьә­ләсе РФ Иҗтимагый палатасы утырышында каралачак.

Бу хакта берничә көн элек кенә Чуашстанда уздырылган XI “Шыгырдан укулары” гыйльми-гамәли җыелышында Мәскәү шәһәре һәм Чуашстан Республикасы мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Кырганов хәбәр итте. Мәгълүм булганча, бу мәсьәлә әүвәл Ставрополь краенда кузгатылган иде. Берничә мәктәптә яулык бәйләгән кызларга каныгып, йә яулыгыгызны саласыз, йә дә­рес­кә кертмибез, дип шарт куйган иде уку йорты җитәкчеләре. Бу ыгы-зыгы Татарстанны да әйләнеп узмады. Әйтик, Түбән Кама районында шундый омтылыш булды. Берничә ел элек Баулы районыннан да шундыйрак башбаштаклык очрагы хакында хәбәр килгән иде. Шөкер, респуб­ликабызда әлеге тыюларның мәгънәсезлек икәнен аңладылар сыман. Ә менә Мордовия Респуб­ликасында, хөкүмәт дәрәҗә­сен­дә карар чыгарып, укучы кыз балаларга мәктәптә яулык бәйләп йөрүне тыярга тырышулары бер нинди кысага да сыймый.

Әлеге республика чиновник­ларының яулыкны өнәп бетер­мәүләре байтактан килә. Әйтик, узган уку елы тәмамланганда бер туташыбызга, губернатор кулыннан алтын медаль алу мөм­кин­леге бар, әмма моның өчен яулы­гыңны салырга туры киләчәк, дигән шарт куйган җирле мә­гариф түрәләре. Кыз исә, яулыгымны салмыйм, дигән. Мөгаен, йомшак кына аңлатсаң, ультиматум куеп сөйләшмәсәң, туташыбыз колак салмый калмас иде. Икенче яктан, ялтыравыкка кызыгып, инануына хилафлык китермәгән дип тә бәяләп була бу очракны.
 
Мордовиядәге әлеге вәз­гыять хакында “МР мөсел­ман­нары Үзәк Диния нәзарәте” үзәкләштерелгән дини оешмасы дип аталучы мөфтият җитәкчесе Фәһим хәзрәт Шәфиевнең фикере шактый үзенчәлекле (респуб­ликада әле тагын ике мөфтият эшләп, яулык мәсьәләсендә алар мөслимә кызларыбызны тулысынча яклый, диләр). “Әлеге про­б­лема бөтен җирдә дә бер төрле кис­кен тормый. Аккүл (Белозерье) авылында исә, аяк терәп, бернинди чигенүгә бармыйбыз, дип белдергәч, мәгариф түрә­ләренең ничек тә үз сүзен үткә­рәселәре, яулык бәйләп йөрүне бөтенләй тыясылары килгән; йомшаграк, сыгылмалырак булсалар, бил­ләренә таянып сөй­ләш­мәсәләр, хәлләр болай куермас иде”, – дип исәпли ул.
 
Ни кызганыч, бу җәһәттә урындагы милли-мәдәни оеш­маларның фикере дә бердәм түгел. Әйтик, Татар милли-мә­дәни мөхтәрияте советы рәисе Рафаэль Аширов, җаным белән мин сезнең яклы, әмма хөкүмәт позициясенә каршы баралмыйм, дип белдергән диләр. Бу уңайдан без күренекле җә­мәгать эшлек­лесе, эшкуар Шамил Бикмаев­ның фикерен сораштык. “Без күптән түгел генә, республика Аксакаллар шурасын үзгәртеп, чиновниклар башбаштаклыгына каршы тору өчен, МР татар­ларының “Яклау” хокук яклау иҗтимагый оешмасын теркәттек. Хәзер мин – шул оешманың рәи­се. Инде без МР Югары судының яулык җәһә­тендә хөкүмәт позициясен яклаган карарына дәгъва белдереп РФ Генераль прокуратурасына мөрәҗәгать иттек. Хатлар алышабыз, алар формаль җавап белән котылмакчы. Әле, Алла боерса, РФ Конституция судына да барып җитәчәкбез. Бу мәсьәләне һәр төбәк үзенчә хәл итә. Болай ярамый. Кеше хокук­ларын, РФ Конституциясен бозу бу. Яулыкны салдырып, кешене мыскыл итәргә берәүнең дә хакы юк. Һич тә баштанаяк хиҗабка төренү турында сүз йөртмибез. Татарда андый традиция булмаган. Без хатын-кызларыбызның теләсә кайда яулык бәйләргә хокуклы икәнлеген яклыйбыз. МР Югары суды хакимиятләргә, чи­новник­ларга гына хезмәт күр­сәтә. Җирле суд системасына без ышанмыйбыз. Соңгы сүзне РФ Конституциясе суды әйтергә тиеш”, – дип сөйләде ул.
 
Чынлап та, сәер илдә яшибез. Чечня Республикасы телевидениесен карасаң, прокуратураларда эшләүче хатын-кызлар да яулык бәйләп йөри. Кавказлыларга хәнҗәр йөртү дә тыелмый, анда традиция-гадәт санала бу. Идел буенда яшәүче татар-мөселман хатын-кызлар өчен, яулык бәйләү – беренче чиратта традицияләргә, гореф-гадәтләр­гә тугрылык саклау ул. Бу очракта милли-дини гадәт дип, бу ике төшенчәне бергә карау зарур.
– Гомумән, яулык – милли баш киеме ул. Имеш, яулыкларын салалар да дөньяви кешегә әвереләләр. Проблеманы шулай эчкә куып кертәләр. Балаларда, әти-әниләрдә ачу-рәнҗү, үпкә тудыралар. Җирле хакимиятләр, мондый карарлар кабул итеп, халыкта ризасызлык кына тудыра, – дип белдерде әлеге җәһәттә җыелыш вакытында РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.
 
Рәфыйк әфәндедән соң чыгыш ясаган Мәскәү Кеше хокук­лары бюросы директоры, РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары советы әгъзасы Александр Брод та чиновникларның, тәгаен алганда, полиция хез­мәткәрләренең башбаштаклыгына мисал итеп бик гыйбрәтле хәлне бәян итте. Сургутта полиция хезмәт­кәр­ләре кафега кереп мөсел­ман­нарның сакалын кыркыган икән. Ни гаҗәп, әлеге шаккатмалы, мыс­кыллы гамәле өчен, берәү дә җаваплылыкка тартылмаган. Нәр­сә эшләргә соң? Ди­мәк, Сургутта да, мөселман­нар­ның хокук­лары бозылган бүтән җирләрдә дә “Яклау” кебек иҗ­тимагый хокук яклау оешмалары булдырып, башбаштаклык кылучыларны акылга утыртканчы көрәшергә кирәк.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 195 | 19.12.2014
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№141 (895178) / 28.12.2014 13:39:58

Бу RIM каян җыеп бетергән ул рәсемнәрне? Әллә берәр террор оештырып, шунда чакырырга җыена инде безне? Сак бул, КГБ Матбугат ру ны да тикшерә, соңыннан террорист дип судка чакыра күрмәсеннәр картайган көнеңдә. Мин мондый чакыруларга кушылмыйм, сине дә хупламыйм. Үзең яшисен яшәгәнсеңдер кебек, балаларыңны кызган.

№140 (895176) / 28.12.2014 13:32:44

Әйттем бит инде № 30 да. Элеккеге әбиләребез стилендә киенергә җыенам әле мин. Пенсиягә чыккач. Элеккеге әбиләребез ничек киенгәнне күрерсез, бетмәсләр.)))

№139 (895173) / 28.12.2014 13:22:29

Болай итеп алар фотога гына төшкәнннәр. Ә озын күлмәк итәкләрен аякка чорналмасын өчен штан бөрмәсенә кыстырып йөриләр иде. Игътибар итсәгез, ул күлмәкләр хәзерге кебек тәнгә сыланып тормый, ә җәймә кебек киң. Аннан соң без урак та урмыйбыз, су да ташымыйбыз, утын да кисмибез, без кцн саен сәфәрдә - утыз-кырык чакрымга эшкә йөрибез, шул ук араны кайтабыз, балалар бакчасына , мәктәпкә, кибеткә, базарга чабабыз. Син RIM дус өйдәгеләреңне шулай тәрбиялә инде, безнең кызларны түгел. Безнең хатын-кызлатр машинада йцри, самолетта оча, гаиләсендә иреннән күбрәк акча эшли.Шуңа күрә аңа чалбар киеп йөрсә дә гаеп юк. Чалбар милли кием дип әйтелде бит инде.

№138 (895172) / 28.12.2014 13:13:19

Аталар һәм балалар проблемасы гомер-гомергә булган. Өлкәннәр яшьләрнең кайбер гадәтләрен аңламый, икенче төрле әйткәндә яңалыкны тиз генә кабул итеп бетерә алмый, яшьләр исә өлкәннәрне аңлап җитми, яисә искелек дип кенә карыйлар. Тормыш гел бертөрле генә булмый шул инде. Тик аңа карап иманлы бәндәләр дә бетмәгән, имансызлары да җитәрлек. Күпке тырышсак да артка таба юл юк инде, булган байлыгыбызны барлап, замана белән атларга гына кирәк.

№136 (895170) / 28.12.2014 13:07:25

Чөнки аннан гадәттә фил ясыйлар.

№135 (895169) / 28.12.2014 12:46:01

Мин дә шулай дим. Чебеннән дөя генә ясамыйк.

№134 (895165) / 28.12.2014 12:26:47

№132 Жирне себерэ торганы,анысы пычыраклык инде анын.Эмма,исеннэн чыгарма ,элеккеге эбилэр бетеп бара.Алар санаулы гына калды шул. Аларнын урынын хэзерге буын алачак.Кызганыч,бер нишлэтеп булмый. Ин мохиме иман нык булсын. !

№133 (895163) / 28.12.2014 12:19:14

132!

№132 (895161) / 28.12.2014 11:58:44

Аннан соң бүген мөслимәләр кия торган җирне себергән күлмәк, башны төргән яулык та безнең милли киемебез түгел.Төрек кызларының да алай киенүемә шигем зур. Хәтта гарәп кызлары да cовременный киемдә йөри, күреп кайттым.Татарлар беркайчан да җир себереп йөрмәгән. Әбием бик модный карчык иде, тездән түбән бала итәкле күлмәк, аның астыннан бөрмәле аяк йөзенә хәтле төшкән, аяк очына резиин кертелгән бик матур штан киеп кунакка барганы исемдә калган. Ул хәзңерге чалбар була инде. Андый аштаны булмаса, оек кияләр. Имансызлыкны кием белән генә каплап бетереп булмый. Иманың булсын. Тик яулыктан революция ясамагыз. Бу шау-шуның соңыннан үзебезгә зыяны гына булуы бар.

№131 (895160) / 28.12.2014 11:40:33

Форма ул, форма инде жаннарым.
Мослимэ киеме дигэч тэ, анын да уз тэртиплэре булырга тиеш лэбаса! Кин итэк, озын итэк белэн идэн себереп йору, нигэ кирэк? Унайсыз бит эле ул, баскычтан тошкэндэ берсе итэгенэ дэ китереп басса!
Мэктэп балаларына артык озын киемнэр чынлап та куркыныч. Кон буе чабалар коридор буйлап, ни булмас анда, Алла сакласын! Физкультура дэреслэре очен бигрэк тэ унайсыз. Минемчэ, артык кием -салым тирэсендэге гауганы куертмыйча да иманлы, тэртипле булырга момкин.

№130 (895159) / 28.12.2014 11:22:17

Тәртипле кызларны берәү дә эзәрлекләми. Тик мәктәпләрдә гомуми тәртип бар бит. Вузларда ул юк. Сүз шул турыда гна бара ләбаса! Ә инде күлмәк астыннан кем кия,кем кими, анысы үз эше, күрсәтеп кен йөрмәсен. Тик мин монысына ышанмыйм. Хатын-кыз алай йөри алмый, тиз салкын тия ул нәмәрсәгә. Ә инде бу тамак төбе авыртуы гына түгел.

№129 (894895) / 26.12.2014 08:38:31

катя, сузлэрегезгэ ышанырлык та. Хэзер бит скромно гына яулык бэйлэп узлэрен тэртипле тоткан кызларны эзэрлеклилэр, хэтта мэктэпкэ кертмилэр. Э менэ ыштансыз, кыска итэк астыннан пумаласы да куренеп торганнарга,пожалуцста, ишек ачык. Бугенге жэмгятебез авыру:ата-анадан без туган, бездэн туган проопал икэн. Безгэ уз миллэтебезнен кагыйдэлэре буенча яшэсэк жэмгыятебез начар гадэтлэрдэн бушаныр иде.Яулыклы, озынырак итэкле кулмэктэге егетлэне кызыксындырып, кыздырып тормасалар егетлэр дэ эллэ бозылмас иде. Болай бит кая карама эчучелек, легкодоступный безразборный секс, ташланган, алай гына да тугел туалетларда калдырылган балалар, талаш-сугыш... Менэ шундый хэллэргэ каршы корэшергэ кирэк иде дэ бит, ЮК: яулыклы кызларга карршы корэш бара

№128 (894868) / 25.12.2014 22:32:32

катйа, ул кыз мэктэп буйлап узенен трусиксыз икэнен курсэтеп йоргэнме сон? Башка тагы берэр кеше белгэнме моны? Яулыкка торенеп йоручелэр бит узлэреннэн реклама ясап жылап йорилэр.

№127 (894863) / 25.12.2014 21:39:01

214. катя | 20.01.2012, 12:22:39 [493949445]
как ходят без трусов? да очень просто. это приятно и возбуждающе. вообще по моему мнению,это зависит от личного сексуального темперамента. если он большой- то и ходят, что бы постоянно поддерживать себя в состоянии воздуждения, и быть готовой к сексу. по крайне мере у меня так. я очень легко возбудима, и обладаю большим сексуальным темпераментом, я рано созрела, и впервые пришла в школу без трусов в 11 лет, просто мне так захотелось. мне очень понравились ощущения. такая легкость и открытость там под юбкой, плюс ощущение легкого стыда, которое еще сильнее возбуждало, мне казалось, что все на меня пяляться, и знают, что я без трусов. с тех пор очень часто хожу без трусов, хотя иногда надеваю- тоже потому что хочется.

http://www.woman.ru/fashion/medley3/thread/3907477/5/

№126 (894851) / 25.12.2014 20:06:03

+, да ты что... ыштансыз килгэн берэрсен курсэтэ алмассынмы? нишлэптер ышанасы килми.

№125 (894850) / 25.12.2014 19:47:26

Мин-татар!!!, мәктәпкә ыштансыз да киләләр, кендек тә күрсәтеп йөриләр.
ВОТ ТАК АПА, иманың юк икән, сине берәү дә яулык бәйләргә мәҗбүр итми.

№124 (894842) / 25.12.2014 18:48:21

аппаем.кылыч тотып ки яулык дип басып торсагызда,мэнге кимим,лучше ыштансыз йорим.

№123 (894841) / 25.12.2014 18:40:04

аппаем, эллэ мэктэпкэ ыштансызда килэлэр?

№122 (894840) / 25.12.2014 18:37:21

аппаем кара,

мруда яулыклы кызларга бәйләнәләр,мәктәпкә укырга кертмиләр...

ыштансызларга сүз юк.

№121 (894838) / 25.12.2014 18:33:32

аппаем, эллэ СЭЛИМЭ яулыклыларга бэйлэнгэн, ул турдагы информацияне кайда куреп була? Или синен сузлэр динилэрнен чираттагы саташуымы?

№120 (894836) / 25.12.2014 18:31:43

Тыелу-чисталык түгел.
Яулык бәйләү-мөселман ата кешенең (кызлары булса),авырткан җире булырга тиеш түгел.
Җәһәннәмнең арткы ягына китеп,мөселман булып тырышырга була...
үз үзеңнән китү...Авырмы?Татарстанда туганбыз икән татар булып,димәк без монда кирәк!

№119 (894835) / 25.12.2014 18:30:36

киресенчэ бит,яулыксызларга бэйлэнэлэр.

№118 (894834) / 25.12.2014 18:27:54

СЭЛИМЭ, аңламагач җер инде шулкие!!!
ник җонлы килеш йөрисең дип килеп бәйләнгәннәре юк бит!!!

ник син яулыклыларга бәйләнәсең?

№117 (894833) / 25.12.2014 18:25:32

Карима, Табигать кануны булса кеше тугандаук киенеп туар иде.

№116 (894830) / 25.12.2014 18:23:19

Карима, анламыйм менэ, табигать тарафыннан бирелгэн нэрсэне нигэ юк итэргэ
кирэк сон?

№115 (894738) / 25.12.2014 13:04:29

Башны яулык белэн каплап йору дини талэп кенэ тугел, э табигать кануны: кешенен агзалары тирэ-якнын начар тэхсирле факторларыннан сакланырга тиеш. Бу элек-электэн, миллэтенэ, диненэ карамыйча, эзме-купме алга киткэн халыкларнын топ кайгыйдэлэренен берсе булган. Чэч ул икенчелэй эйткэндэ жон бит инде: ул безнен башта гына тугел, башка жирлэребездэ дэ бар.Кыскасы баш жонен каплап (хатыннарга да ирлэргэ дэ), остарак жоннорне юк итеп яшэсэк, исэнлеккэ файдасы куберэк булыр иде. Тик ни сэбэптер, хэзерге аптекаларда жонне (чэчне) юк итэ торган эйберлэр юк. Совет чорында бар аптекаларда да порошковый депиляторий сатыла иде. Шундый средстволар булса ирлэр дэ, хатын-кызлар да чип чиста йорер иде дэ бит...

№114 (894505) / 23.12.2014 23:12:28

Мин Украинада булмадым, алар өчен сөйләмим. Үземнең сугышка чыгасым юк. балаларымны да чыгармыйм дидем бит инде.

№113 (894504) / 23.12.2014 23:12:14

син нәрсә рим? ул бит пенсиядәге ялгыз әби. күршеләре белән кычкырышып беткәч монда кычкырышырга чыга. нигә сүзеңне әрәм итәсең шуңа?

№112 (894503) / 23.12.2014 23:07:46

///узлэренен начарлыкларын акларга керешэ.///

Кайда АКЛАДЫМ шуны күрсәт!

шул гына алайса надан ,ахмак , гастарбайтер Һб һб. күпме кабатласаң да сиңа юк ахрыры бигайбә.

№111 (894502) / 23.12.2014 23:00:08

Сәнәк, юк шулар кебек булып киттең. Алар да Украинада яшиләр бит. мәгнәсез сугыш. ни өчен сугышканын да белмиләр.

№110 (894501) / 23.12.2014 22:56:03

RIM, куренэ "8 класска кадәр туып" утырганын, жунле кеше 9 айдан туа ул, сигезенче класста тугел. №104 тэге сорауынны №92 дэ биргэн иден бит инде, кабатланма, э жавабын (тагы бер кат кабатлыйм инде)син сорауынны биргэнче №91 дэ биргэн идем инде. Шуны анларгада башын житмэгэч надан дими тагы кем диергэ була инде?

Узеннен №84тэ хаклы булмаунны №86 да язгансын бит инде, но нахак яла очен гафу утенуен юк. Менэ шунын очен гафу утен.Шул турда №102 дэ конкрет яздым, анламаган икэнсен тагы узеннен наданлыгынны курсэтэсен, э анлаган килештэ анламаганга сабышып утырасын икэн ансы синен нинди кара эчле, икейозле булуынны курсэтэ.

№109 (894498) / 23.12.2014 22:31:10

Нигә? Рәсәйдә яшибез бит. Украинадагы кебек кан-коешка чакырмыйсыңдыр бит?

№108 (894497) / 23.12.2014 22:29:30

сәнәк, бигрәк син "слава Украине!" дигән кебек.

№107 (894496) / 23.12.2014 22:26:21

Оптимизм бездә көчле. Шулай булгач яшибез!Яшәсен Русия!javascript:addsm('sm30')Яңа елллар белән!

№106 (894495) / 23.12.2014 22:21:40

сәнәк, Әлхәмдүлилләһ! Инфлятсия дип борчылмыйбыз. ИншәАллаһ Без дигән ризые безгә булыр. Күпме министрлар , финансистлар берни эшли алмаганны без борчылып кына рубл үсми дә, кимеми дә.

№105 (894484) / 23.12.2014 21:52:01

И, капка төбенә чыга башладыгызмы? Рәхәт булып китте әле. Дөньяларыгыз исән-иминме, агай-энеләр? Ашарыгызга бармы, өегез җылымы, акчагыз җитәме? Инфляция теңкәгә тимиме?

№104 (894478) / 23.12.2014 21:44:56

Мин-татар!!!, минем нинди кимчелегемне күрсәттең соң син? Фразасын яз инде №91, №№№№№№ сектантлар кебек баш катырма. то аңгыра ,ахмак ,гастарбайтер. Син конкрет сорауга конкрет җавап яз. мин мондагыны тегендә җавап җбирдем дип түгел. Беләсең килсә мин Татарстанда туып үстем .Татар мәктәбендә 8 класска кадәр туып , техникум да укыдым.


Әйдә әле җ а й л а п к ы на җ а в а п яз. кайда минем кимчелекне күрсәттең? Кайда мин кемнедер акладым? ИИИИИККККЕЕЕЕ сорау гына , ике сорау. Әгәр син хаклы булсаң мин гафу үтенә алам . Тәккәбер кеше түгел мин)))))

шарт . Син дурак ,ахмак ,аңгыра .манара башы , кемнеңдер гонаһ җинаятларе белән ватык пластинка кебек утырсаң . гафу мин -ПАС.

№103 (894376) / 23.12.2014 10:25:12

Әлл бер дә йокламыйсыз инде җанкайларым? Иртүк капка төбенә чыгып утырмасагыз...

№102 (894374) / 23.12.2014 10:06:21

остэп,RIM №84дэге сузлэрен очен кайчан гафу утенэсен? или сез динилэрдэ гафу утену, уз ялгышынны тану гонах эш булып исэплэнэме?

№101 (894373) / 23.12.2014 10:03:35

RIM,син точно урта Азия якларыннан килгэн берэр гастарбайтердыр. Аларда нэк синен шикелле "не понимай" дип утыралар. Анласан уже жавабы булган нэрсэн турында сорау биреп утырмас иден. №92дэге соравына жавап №91 дэ бирелгэн инде. Бу нэрсэ беренче тапкыргына булса ялгышкандыр дип уйларга булыр иде, но синен систематический...

№100 (894362) / 23.12.2014 07:57:44

сәнәк, №89,бик дөрес фикер.

№99 (894356) / 23.12.2014 00:20:12

Туйдырды бу яулык. Диниләрнең яулыктан да мөһимрәк бер эшләре дә юк.

№98 (894353) / 23.12.2014 00:11:21

Әйтәм бит, яулык проблемасын күтәрүнең мәгънәсе тирәндәрәк түгелме дип. Шулай булып чыкты да. Гыйлемле кешеләр белән сөйләшүе үзе зиһенне арттыра капка төбендә. Бу Матбугат ру авылдагы әби-бабайлар җыелып сөйләшеп утырган капка төбен хәтерләтә әле. Чебен дулап тәрәзә вата алмаган кебек без дә утырабыз монда юкны бушка аударып. Бер-беребезне беләбездер дә, сөйләшеп-очрашып та йөргәнбездер, шулай да аноним рәвештә аралашу күпкә күңелле икән.

№97 (894352) / 23.12.2014 00:05:37

сәнәк ривалютсияга чыксалар төркемнән каласы түгел диясе килгәндер.

№96 (894351) / 23.12.2014 00:03:33

Бу архивның нинди максат белән куйганыгызны гына аңламадым... Урамга чыгып восстание күтәрергә чакырумы әллә бу? Сак булгыз, 65 яшьлек Бәйрәмова кебек судларда йуртмәсеннәр үзегезне. Улларымны түнтәрешкә чыгарасым юк.

№95 (894349) / 22.12.2014 23:50:50
№94 (894348) / 22.12.2014 23:46:51


сәнәк



безнен эбилэр нинди остен булганнар!

№93 (894346) / 22.12.2014 23:43:37

Чәүкә, минем өйдә кызлар да, малайлар да бар. Кызларым - боевой, башларына яулык ябасылары килсә, ябарлар,япмасалар - таләп итү юк. Малайлар - үшән, ни әйтсәм шуны тыңлыйлар, ни кушсам шуны эшлиләр. Мин урталыкта фикер йөртәм. Тик бу пүчтәк нәрсәне зур масштабка чыгарып , кырмыска оясын тузгыткан кебек кылануларына гына ачуым килә. Гомум тәртипкә буйсынырга кушам аларга, көтүдән аерылып, күзгә ташланып тормасыннар. Яшен дә иң биек агачны суга. Гади кеше итеп яшәргә өйрәтәбез без аларны, һавадагы торнага алданып, кулдагы чыпчыкны ычкындырмаска өйрәтергә тырышабыз. Төркемнән аерылуның юнлегә китерми.Яулык мәсьәләсе үзеңнең башкалардан( башка халыктан) өстен икәнеңне белдерүгә ишарә минемчә. Без барыбыз да бертигез.

№92 (894345) / 22.12.2014 23:31:45

Мин-татар!!!,

Менә күрәсезме?, диндэ ничек яшилэр икэнен кон саен куреп, ишетеп торабыз инде. Кайда сугыш, кайда теракт - шунда моселманнар..дигән сүзеңә җинаятләр бөтен җирдә кылына дидем бу -1

///"берэр кимчелеклэрен курсэтсэн, шуны бетеру урынына башкалар шулай эшлилэр бит эле дип узлэренен начарлыкларын акларга керешэ.///

кайда акладым-КҮРСӘТ


Шейх Фаузан: экстремисты ИГИШ полностью заслуживают того чтобы быть убитыми за их злодеяния

http://saudia-press.com/sheyh-fauzan-ekstremistyi-igish-polnostyu-zas

Айяй ялгалап утырма абый.


№91 (894342) / 22.12.2014 23:20:41

RIM, шушы язганнарыда синен нинди кеше икэнене бик эйбэтлэп тасфирлап бирэ. Мин язганар темадан бердэ читкэ китми. Но синен ишегэ аны анлауы бик читен инде, хэттэ урысча эйтсэн невозможно. RIM, менэ шушы биттэге №56 дэге язман, №80дэге "менә башта боларны тәртипкә салырга кирәктер бәлки?" дигэн сузлэрен ук минем "берэр кимчелеклэрен курсэтсэн, шуны бетеру урынына башкалар шулай эшлилэр бит эле дип узлэренен начарлыкларын акларга керешэ.может башта узеннэн башларга кирэктер, э?"дигэн сузлэрнен дорес икэнен курсэтеп тора.

№90 (894341) / 22.12.2014 23:15:08

туктале сәнәк, син үзең шуңа риза идең бит.

№89 (894340) / 22.12.2014 23:11:55

Чәйнәмәгез инде бер балык башын. Кызларның башына яулык ябу мәсьәләсен күперткәнче ир балаларны гаилә терәге итеп тәрбияләү мәсьәләсен кабыргасы белән куйсак әйбәтрәк булмасмы? Ә алар бу яктан кызларыбыз белән чагыштырырлык түгел шул әле, кызганыч...Дөрес, үземнең дә улларым үсә...Ярый ла аларны үз кубызында биетеп дөнья көттерердәй яулык япмаган булса да үткер хатын туры килсә...Әзергә бәзерне генә аөтеп яталар шельмалар. Улларыбызны ир булырлык итеп тәрбияләсәк яулыгын да ябарлар, намазына да басарлар. Ир була белимәсәләр, үзләре эш атына әйләнерләр. Кая ул чагында яулык турында сөйләнү...

№88 (894338) / 22.12.2014 23:10:34

Мин-татар!!!, әйдә әйтеп бетер инде минем гомуми карашларымны башта ))) я коймада яз. Монда тема буенча гына иде бит.

№87 (894337) / 22.12.2014 23:07:12

RIM, башта сорый ул, аптыраган кеше. Синен шикелле ни татарча, ни урысча анламаган наданнаргына сразу эллэ нинди гаеплэр тага башлый. Мин сина конкрет мондагы коментларын турында тугел, э гомуми доньяга карашын турында яздым.

№86 (894335) / 22.12.2014 23:02:01

Мин-татар!!!, 78,79, 80 дә башка информ юк инде мин дә аптырадым нинди кимчелек күрде икән дип. Син кайдсын әйттең соң анда кимчелек дип? Башка бернинди информ юк.

№85 (894334) / 22.12.2014 22:51:53

RIM, э мин кайда аны кимчелек дип яздым эле? курсэт эйдэ ялганчы булмасан, курсэтэ алмыйсын икэн синнэндэ тубэнрэк ике йозлерэк зат юк доньяда.

№84 (894332) / 22.12.2014 22:40:10

Мин-татар!!!, яулык кигән кызның дөнҗяда иң яхшы билге алганы кимчелек мени?

Тәртипне укытучы һәм укучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне тәртипкә салуны беренче урынга куяргамы әллә гонаһсыз сабыйларның башындагы яулыкка бәйләнергәме? Сорау шуның турында иде ә син манара башына менеп киттең.

№83 (894330) / 22.12.2014 22:29:15

Мин- татар

№82 (894329) / 22.12.2014 22:27:07

Мин - татар

№81 (894325) / 22.12.2014 22:20:59

Эй жайлыда бу RIM ише динилэрнен, берэр кимчелеклэрен курсэтсэн, шуны бетеру урынына башкалар шулай эшлилэр бит эле дип узлэренен начарлыкларын акларга керешэ. Жунле кеше яхшылыкка омтыла, болар узлэренэ урнэк итеп жунсезлеклэрне алалар.

RIM, может башта узеннэн башларга кирэктер, э? Или слабо, акыл ойрэтеп утыруы жинел бит... Мэсэлэн мэчет остендэге мэжусилек билгесе булган ярым айны алып ташла, или кеше, хайван сурэтлэре булган видеоларынны кыстый, кыстый кешелэргэ такма, исламда югыйсэ тыелган эйберлэр бит. Интернетта моселманнар очен харам нэрсэ, жан иялэренен рэсемнэре куренэ, оендэге ботен фотографиялэренне чыгарып яндыр, паспортынныда онытма, андада сурэтен бар. Менэ шуларны эшлэсэн, бу чын кунелдэн дингэ бирелгэн дип эйтергэ булыр иде, э болай сарык тиресе ябынган буре шикелле икейозле кеше икэн дигэн фикергенэ калдырасын. Ботен жирдэ динне рекламалыйсын, но узен дин буенча яшэмисен.

№80 (894319) / 22.12.2014 22:00:36

черки, менә башта боларны тәртипкә салырга кирәктер бәлки?


http://www.vesti.ru/doc.html?id=727154

http://www.youtube.com/watch?v=tOYNSCG4dT4

№79 (894316) / 22.12.2014 21:47:58

Яулык укырга комачаулый дигән сүз юк бит әле. Сүз гомумтәртип турында бара.

№78 (894314) / 22.12.2014 21:45:40

Яхшы укырга комачау итми икән бит. Әнә дөнҗяда иң яхшы математика буенча.

http://russiadubai.com/news/samuyu_vysokuyu_v_mire_otsenku_po_matemat

№77 (894282) / 22.12.2014 18:25:12

Абау, ул чакта алар икес аулакта булганнар. тирә юндә балалары булгач,яфрак белән каплаганнар оят җирләрен.
менә шул вакытлардан бирле Адәм баласы Аллаһдән хаман сорый яхшы кием,яхшы тун,яхшы йорт,күп хатын,күп ир һ.б.
шулар белән бергә Адәм баласына китаплар да җибәргән. ул китапларны укучылар аз.
китапларны санга сукмый,бүген дә, хайваннар шикелле шәрә яшәргә тели кайберәүләр. цивилизасиягә тартканда һаман тагаракка тарталар...

Абау, Аллаһе җибәргән китапларны укы!!! никушканын,ни тыйганын белерсең...

№76 (894281) / 22.12.2014 18:24:31

Гел хатын-кызны тикшерәсез, әнә ирләр дә бөтен тәнен каплап йөри, аларга сүз өйтүче юк. Гарәпләр ирләре озын халат сымак кием киеп, башларына шакмаклы шәл урап йөриләр. Туарег халкы бөтенләй йөзен дә каплап йөри. Бездәге ирләр дә җәйге эссе көндә ботинка башына җитә торган озын чалбар кияләр, берсе дә урамда арт ягы яртылаш күренә торган шортик белән йөрми. Ә бер хатын башына яулык бәйләп урамга чыкса, зур тавыш чыга, имеш аны 4 стена эчендә тоталар.

№75 (894279) / 22.12.2014 18:08:31

Кушмаган дисез дә, ә адәм белән һавның ничек йөргәнен онытасыз. Кушкан шул менә, кушмаган булса, аларны шәрә чыгарып җибәрмәс иде. Чүпрәккә урауны кеше уйлап чыгарган, чөнки кеше яшәгән җәмгыятьтә шәхси милекчелек барлыкка килгән. Хатын-кызларны чүпрәккә урап 4 стена эчендә шәхси милек итеп тотучылар өчен шулай кирәк булган. Аллаһны монда кыстырмагыз, башыгызны эшләтегез бераз.

№74 (894268) / 22.12.2014 17:24:51

"Аллаһ бер дә юкка гына хатын-кызның тәнен каплап йөрергә кушмаган",

Тукран, кайдан беләсең син аның ни кушканын? Коръәнне укыдыңмы? Утырасыз инде, үтерәсез.

№73 (894228) / 22.12.2014 11:37:46

Сәнәк

№72 (894217) / 22.12.2014 10:11:42

Юк-барны күрмәгән, әзерләгән ризыкны тәмләп ашаганы, рәхмәт әйтеп кузгалганы, еламаганда баламны сөйгән өчен иремнән уңдым дип куанып рәхәтләнеп ике-өч эштә эшләп йөрүем әле. Үзем эштә чагында ирем балаларга күз-колак - телевизор Караганда тәртипсезләнсәләр ара-тирә кычкырып ала. Уңдым, Ходайга шәкер. Андый ирләр сирәк. Өйгә кеше ташымый, эчми, тартмый, күпне күрми, һе-һе-һе...Яулык бәйлә дип тә теңкәмә тими.

№71 (894216) / 22.12.2014 10:04:13

Аллага шөкер. иремнән уңдым. Тирә-якка карап әйтәм. Тик зур гына процент ирләребез шулай бит. Җүнсез хатыннар да аз түгел кәнишне.

№70 (894204) / 22.12.2014 07:05:54

Д витамины кеше организмында кояшнын ультрафиолет нурлары ярдэмендэ барлыкка килэ, яулык яисэ озын кием ультрафиолет өчен киртә була алмый. Гарәбстанда гына түгел, бездә дә җәйге эсседә башны каплап йөрергә кирәк кояш сукмасын өчен. Шулай да хәзерге вакытта яшь кызларның, хәтта урта яшьтәге хатыннарның урамда чәчләрен туздырып ярым шәрә йөрүе ирләрнең игътибарын җәлеп итү өчендер дип уйлыйм, шуның белән алар үзләренең самооценкасын күтәрә, күңелләренә рәхәт була. Аллаһ бер дә юкка гына хатын-кызның тәнен каплап йөрергә кушмаган, бу хатын-кызның үзе өчен кирәк, ирләрне дә шайтан коткысына бирелүдән саклый.
чын татар, сэнэк бик дорес сойли, хатыннар булмаса, ирлэр эллэ кайчан ачтан улэр иде.

№69 (894203) / 22.12.2014 05:43:17

сәнәк,зинһар өчен үз исемеңнән генә сөйлә әле! Алайса барлык татар хатын-кызлары исеменнән сөйләп, башкаларны да үзең кебек сесуално озабочынный итеп,барысының да ирләре хатыннары җилкәсендә ята кебек итеп сөйлисең.Эчеңдәге сасыны бөтен дөньяга сипмә әле!Бәхеткә каршы синең кебекләр бармак белән генә санарлык.

№68 (894201) / 21.12.2014 23:45:16

Гафу итегез, бу яулык турындагы бәхәс әнә нинди уйларга этәрә.

№67 (894200) / 21.12.2014 23:43:16

Безнең хатын-кыз болай да тәртипле, иңенә ирләр йөген дә тарта, бала да таба,тәрбияләп үстерә дә, гаиләсен матди яктан да тэмин итә, ирен дә кеше итеп тотарга тырыша. Ә ирләребез - әйбәтләре - телевизор карап, хатын пешергән ризыкны Ашап, шуның өстенә солтан булып яшәргә хыяллана.Сез, яулыклы кызлар, башта гаилә корып бала үстереп. ир тәрбияләп һәм юк акчага яшәп карагывз, ни әйтерсез микән7 Башта ирләребез ир вазифасын үтәсен, аннан безгә берәр таләп куярсыз. Я әйтегез әле, иргә ышанып яшәп буламы? Кулларыннан килсә, ул мәхлүкларыбыз безне кәҗә кебек почмакка бәйләп куярлар иде дә, алдыбызга печән дә салмас иделәр. Безнең халыкта хатын-кызга ихтирам бөтенләй юк, аның өчен ул акча табучы кол , хезмәтче һәм ачу килгәндә типкәләр өчен боксер грушасы гына булып толела. Ә сез попугай кебек хатын-кыз иреннән ул теләмәсә аерыла да алмый диеп тз пропагандаларга кыеенсынмыйсыз. Алкаш , наркоман, бандит улларыгыз урамда калып ачтан үлүдән куркасыз патамушты.

№66 (894189) / 21.12.2014 21:01:48

Рим, 35-40 градуслы эсседэ, безнен регионда да кояш зарарлы! Ансын Мэнди анасы да белэ! Тик 25 градус вакытта, кояш белэклэрне, балтырларны курергэ тиештер бит?! Д витамины турында ишеткэнен бармы?
Сез бит монда, корэн аю ашарга тиешле нэрсэне,боланга ашатырга азапланасыз.
Честное слово, сез бит дингэ кертмисез, сезнен кире якка килеп чыга хэрвакыт!
Хатын кыз гына гаепле, ул гына гаилэ очен жаваплы,ир гаилэдэ нинди дэ була ала, лэкин хатын ире курергэ телэгэнчэ генэ булырга тиеш,фэлэн- тогэн. и.т.д.

Хэр яулык астында фэрештэ башы тугел, яулыклылар арасында да кара кунелле,эчкерле хатыннар байтак. (Алдашалар, гайбэт йортэлэр, взятка бирэлэр, кешелэр арасын бозалар )Торенмэгэннэр арасында да шэфкатьле,намуслы гадел хатыннар житэрлек. Э сезнен очен, башта яулык булу курсэткеч, туйдырдыгыз , бу биттэн качып бетте халык, шуна да!

№65 (894186) / 21.12.2014 20:52:01

Хәзер кадерле вакытымны уздырып шуны эзләп утырыйммыни? Бер җае туры килгәндә язармын.

№64 (894185) / 21.12.2014 20:49:42

::::, мин косметологлар киңәшенә сылтама гына куйдым, алар Гарәбстаннан түгел. Менә болар витаминны җыеп та карый инде алайса))))

https://www.youtube.com/watch?v=31qAdRrQtdo

Контроль , кайсы аяттә нинди бурычлар куелган әле?

№63 (894183) / 21.12.2014 20:43:55

Әйе, яздым һәм тинтәк дисәң, анысы синең шәхси эш, ләкин диннең максаты чыннан да хатын-кызларны авызлыклауга гына кайтып кала кебек. Кайсы битне генә ачма, аятьләрнең күбесендә хатыннарга куелган бурычлар, тиешләр,кагыйдәләр бихисап, әйтерсең хатыннар гына тәртипсез һәм аларны гына әдәп-әхлакка өйрәтергә тиешле. Ирләргә ни эшләсә дә килешә, алар бит гаҗәеп камил затлар.

№62 (894182) / 21.12.2014 20:40:27

Бер яулыктан әллә ниләр чыгармагыз инде. Бәйләгез, кем сезне тыя? Тавыш чыгарасы урында, акча җыегыз да шәхси гимназия ачып укытыгыз. Без гарәп илләре өчен үстермибез, киресенчә, хәзер бездән капиталистик илләргә кача кызлар. Әнә шул шартны куйган ирләр гаилә терәге булырлык сәмән эшли алмый хәзер. Ирләр культы юк бездә,ни урысыбызда, ни татарыбызда. Бер чүпрәк турында баш катырганчы, башка җитдирәк нәрсә турында уйлагыз. Татарстанда ничә халык бар?һәркайсы үз чүпрәген болгаса, сугышыргә гына кала. Шул кирәкме әллә? Әнә Украинага карагыз да тәүбә диегез. Анда да бу гарасат әнә шул Куйган бердәм тәртипләргә буйсынырга теләмәүдән килеп чыкты.

№61 (894181) / 21.12.2014 20:35:15

Рим, 59да ни язуынны узен анладынмы?
Ел эйлэнэсе жэй булган комлыкларда, кием аша да тэн узенэ кирэк хэтлене ала. Э бездэ жэй берничэ генэ ай. Без яз да, коз дэ,кыш та торенэбез. Лэкин салкыннан! Минем уз тэнем ачык хава курмэсэ, бетчэли башлый, мэсэлэн.
Э гарэп иллэрендэ тэн шундук янып чыгачак.

№60 (894177) / 21.12.2014 20:17:08

әллә минме? Татарлыктамы мәсьәлә, әллә башкадамы? Миңа калса, хакимиятьнең үз вазыйфасын үти алмый башлавында.

Менә, Ансар.ру сайтына куелган, "Что сделала нефть с Россией" дигән мәкаләдән бер кызыл юл:

"..В политике подорожавшая нефть нанесла России как нормальной стране жесточайший удар. Прирост доходов, который становился все более масштабным по мере того, как во внутренней и внешней политике сносились последние барьеры, приучал отечественную политическую элиту следовать принципу anything goes, который философ Пол Фейерабенд когда-то вывел в своей книге«Против методологического принуждения». Кремль прекрасно показал, что никакого методологического принуждения быть в такой ситуации не может. Отсюда и вертикаль власти, и все время меняющиеся правила выборов, и полная условность не только любых прав собственности, но даже государственных границ. Где остановится российский лидер, а если точнее — как и кто его остановит, пока не вполне ясно.." итд, итп.
(Текст: Владислав Иноземцев
Источник: Ведомости)

Яулык мәсьәләсе дә, гадиләрнең башын катырыр өчен "ата казың күкәй саламы?" сериясеннән генә. Дин иреген, сүз иреген тәэмин итәргә тиешле урыс кәнстиутсиясен урам уртасында учак тергезер өчен тотсаң гына инде хәзер.

Аллаһ Тәгалә сезгә кадәр булган кавемнәрне дә гадиләрне хөкем итеп, байларга тимәгән өчен юк итте, ди хәдисләр фәне.

№59 (894175) / 21.12.2014 20:09:30

////Бездэ гарэп эсселеге юк. Э тэнгэ кояштан витаминнар да кирэк эле.Хэр жирлекнен уз киеме!////

Мөселман булмаган косметологлар ни ди соң?

http://www.islamnews.ru/news-131821.html

№58 (894172) / 21.12.2014 19:48:24

Контроль ,синең тарафтан язылган сүзләрнең иң тинтәге:

"Диннең бөтен максаты да шул хатын-кыз өстеннән хакимлек итүгә кайтып кала."

№57 (894167) / 21.12.2014 19:14:48

ИГИШ турында шәйх Фәүзән

http://saudia-press.com/sheyh-fauzan-ekstremistyi-igish-polnostyu-zas

№56 (894166) / 21.12.2014 19:12:51

ха ИГИШ җинаятләрен монда тыканнар. алар турында галимнәр нинди фәтвә чыгарганын белергә кирәк башта -бу 1. Аннан килеп андый җинаятләр рәсәйдәдә ,Европада да күпләп һәм күптәннән.



http://www.newsru.com/crime/02feb2007/prostitutki.html

https://www.youtube.com/watch?v=fQ3LtQRgzC8

бездә яулык тыясы гына калды микән соң? Башка проблемалар калмаганмы? Башка законннарны үтәүдә бик тырышмасаларда гонаһсыз балалар башындагы яулыкны салдырырга тырышлык күрсәтмәсләр дип әйтеп булмый.

№55 (894165) / 21.12.2014 19:09:40

Ришат№50куйган ссылка буенча кереп укып чыктым эле, бик кызыклы мэглумэтлэр бар. мэсэлэн:

"№2. Ирләр алдында күңелләрен бозардай вә нәфесләрен кузгатырдай (фетнә чыгарырдай) рәвештә купшыланып вә кыланчыкланып сөйләшүләре дөрес түгел.
№4. Фетнә ихтималы көчле, күз бозыклыгы ачык булганда – йөзне каплау тиештер, ачу дөрес түгелдер." Димэк моселман ирлэренен бозыклыклары очен хатыннар гаепле булганнар.

Тагы: «Хатыннарның мәчетләргә йөрүләре – аш вә зыяфәтләргә (кунак), туй вә тамаша урыннарына йөрүчеләр рәвешендә бизәнеп, төзәнеп, киенеп-ясанып, хушбуйларга манчылып түгел, бәлки мескен, дәрвишләр вә гыйбадәт кылучылар рәвешендә булырга" Моннан тагы шул анлашылды татар хатыннары бэйрэмнэргэ бердэ чупрэккэ торенеп йормэгэннэр, хэттэ кайсы берлэре мэчеткэдэ бизэнеп, хушбуйлар сибеп барганнар.

№54 (894162) / 21.12.2014 18:51:42

Эйе, бик кайтарасылары килэ. Хэркем азмы-купме властьле булырга тели.

№53 (894160) / 21.12.2014 18:50:12

Кулларыннан килсә, колбиләүчелекне дә кире кайтарырлар иде.

№52 (894159) / 21.12.2014 18:46:43

51,

№51 (894156) / 21.12.2014 18:30:49

Мөселман динен тотучы ирләрнең, хайвани теләкләре котырып, чишенгән хатын-кызларга ташлануы хатын-кыз аркасында килеп чыга дип уйласагыз, бик нык ялгышырсыз. Ирләр үзләренең тотнаксызлыкларын, тәкатсезлекләрен хатын-кыз итәге астына качып акламакчы булалар. Көньякта 40-50 градус эсседә берәү дә киенеп йөрми, һәм теләсә нинди хатын-кызга ташланмыйлар да, хәтта сиңа игътибар итүче дә юк анда. рәхәтләнеп теләгәнчә йөри бирәсең. Монда хатын-кызны чүпрәккә төрү зарурлыгы алар өстеннән хакимлек итеп(кемнедер буйсындырырга кирәк бит инде), аларга тиешле-тиешсез әмер биреп кол итеп яшәтертә кирәк ул. Диннең бөтен максаты да шул хатын-кыз өстеннән хакимлек итүгә кайтып кала. Диннең эчтәлеге шуннан гыйбарәт.

№50 (894154) / 21.12.2014 18:13:45

Әбиләребезнең ничек киенүләрен беләсегез килсә, этнография галимнәренә мөрәҗәгать итегез, әбиләрнең киемнәре сез 50-90 нче елларда гына күргән яки театрда кигән киемнәр кебек кенә булмаган, төрле булган.
Алдан китергән өзектән дә (http://beznen.ru/basma/2014-6/niche-buin-ebienne-belesen/) күренә - безнең әбиләр хәтта йөзләрен дә каплап йөргәннәр.

Ә яулыкка каршы сөйләүчеләр (гарәп дип, монашка дип) - алар көнләшәләр, үзләренең иманнары шундый пакь, саф булып йөрерлек булмаганга күрә.

№49 (894152) / 21.12.2014 18:08:44

№46, әби-бабайларыбыз диндә 1000 яшәде, сугыш-теракт булдымы? аларга каршы әйе.

№48 (894151) / 21.12.2014 18:05:00

Коръәнне татарлык белән чагыштырмагыз.Гарәп киемнәре белән татар киемнәрен дә.Башка яулык бәйләү - иманлы дигән сүз түгел әле.Кешегә акыл биргәнче, үз итзк астыгызны карагыз.

№47 (894150) / 21.12.2014 18:02:54

№43 ны укыгач уйлап куйдым эле, эдэм белэн hава моселман булмаганнардыр инде. нишлэптер бер жирдэдэ hаванын яулык боркэнеп чупрэккэ торенеп йоруе турында укыганда, ишеткэндэ булмады...

№46 (894148) / 21.12.2014 17:59:48

Менә күрәсезме?, диндэ ничек яшилэр икэнен кон саен куреп, ишетеп торабыз инде. Кайда сугыш, кайда теракт - шунда моселманнар... http://russian.rt.com/article/64791

№45 (894147) / 21.12.2014 17:54:57

Мин-татар!!!,

№44 (894146) / 21.12.2014 17:24:29

шулай итеп кемнең кем икәне Мру битләрендә дә үтә ачыклана хәтта. Всякий "мин-татар"лар ничек итеп урыс хакимиятен сакларга тырышалар. Күрәсезме? "мин-татар", имеш.
Ерак китәрсең, мондый татар, татарлык белән.

Үз үзегезне алдаучылар, сез. Үзегезгә үзегез золым кылучы, наданнар. Инде системага сыенмакчы буласызмы? Раббыгыз шулмы? Исегез китмәсен ялганга корылган системаларына! Коръәнне укыгыз! Егерме елдан артык вакыт бирелде сезгә динегезне торгызырга да, Коръәнне өйрәнә башларга яки һичьюгы кызыксына башларга?! Исегез китмәсен, мондагы мөртәт, мөшрикләрнең Коръәнне пычратырга тырышуларына да. Коръәннең чисалыгын һәм саклануын Аллаһ Тәгалә Үзе гарантияли!

90нчы елларда хәтта кан коюсыз гына дип әйтерлек үзгәрешләр сезнең күз алдында булмадымы әллә? Бер дә булмаса, Лилин бабаегызның сүзләрен генә булса да исегезгә төшерегез.

Имеш, тикшерүче, кая бармакчы буласың, алдыңда стена бит, дигәнгә, әйе, стена әмма эчерек, төрттең исә, аварга тора, дигәнен. Ялганга корылган система-стенаның нигезе - менә бу - эчерек тек эчерек инде.

Ул вакытта, Аллаһ Тәгалә, динсезлекнең нәрсәгә китерәчәген күрсәтү өчен эсер инкыйлабына юл ачкан булса, хәзер киресенчә, диндә яшәү ничек була - якын киләчәктә шуны күрсәтәчәк, ин шәә Аллаһ!!!

Бүгенгеләргә шулай ук исегез китмәсен. Бу әле диндә яшәү түгел. Бүген - күчеш чоры гына.

№43 (894145) / 21.12.2014 17:15:39

Баш белән бер җиребезне яулык белән генә каплап йөргән заманнар да булган. Әйдәгез шул чорга кайтыйк.

№42 (894139) / 21.12.2014 16:25:12

Сынык сәнәк,№7"Яулыклы кызлар - сез түгел. Алар ояла белә",Тукран №9"Яулык хатын-кызны һәртөрле негатив үтеп керүдән саклый"дигэннэр, но менэ бу биттэге http://matbugat.ru/news/?id=10738 яулыклы кыз Зөлфия Йосыфалиева ничек ояла белуендэ, ничек яулыкнын негативтан саклауында бик ачык курсэтте. Монда, м.ру битлэрендэ, эле беркемнендэ бар булган халыкны посылать иткэннэре (кайда икэнен анлагансыздыр, кабатласам админ банит итэчэк) юк иде эле, э бу яулыклы хатын булдырды...

№41 (894133) / 21.12.2014 16:01:43

Май чулмэге тышыннан билгеле.
Безнен моселманлыгыбыз йорэктэ дэ, киемдэ дэ булырга тиеш.

№40 (894128) / 21.12.2014 14:41:50

xxxx!

№39 (894127) / 21.12.2014 14:14:32

Яулыктан башка сүзегез юкмыни? Иманлы булуны аңа гына кайтарып калдырмыйк әле. Иман - күңелебездә, гамәлебездә. Әйе, яшьлегендә ирләр белән типтереп яшәгән түтәйләрнең, хатыннарны аздырган әбзиләрнең хәзер безне ничек тәрбияләргә тырышканын күреп торабыз. Үзләренең алкаш, бандит, наркоман балаларын гына кая куярга белмиләр. (Ходаем берүк гафу итсен мине!)Әнә еврейлардан үрнәк алыгыз. Иванов, Петров үзләре, ә милли үзаңнарын бар халыктан да өстен. Күзгә дә бәрелеп тормыйлар.

№38 (894126) / 21.12.2014 14:04:18

XXXX
Бездэ гарэп эсселеге юк. Э тэнгэ кояштан витаминнар да кирэк эле.Хэр жирлекнен уз киеме!

№37 (894125) / 21.12.2014 14:02:08

Бутап та торасыз инде жэмагать. Бездэ яулык проблемасы каты икэн. Мина калса, кемнен нинди иман икэнен тикшерергэ кирэкми. Менэ бер яулыклы шулай эшлэгэн, берсе болай эшлэгэн. Шуннан нэрсэ, Аллахынын законы узгэрдеме? Юк. Конкретно ниндидер мулланын, мослимэнен юньсез булуы сезне Ходайдан кунел кайтуыгызга сэбэп булдымы? Кочле сэбэп, тэгэрэп колэм), бэлкем сезнен иманда шундый гына булгандыр?) Тормышта нинди генэ сынаулар булсада Ходайга кунелне ябырга ярамый. Элбэттэ, яулыкны татарча бэйлэсэлэр (Ислам канунына туры килеп!) эйбэт, суз юк. Бары татарча киен дигэннэргэ - урнэк курсэтегез эле. Яулык ботенлэйдэ кимэскэ дигэн мокытларга анлатып тормыйм, андый кешелэр дэ бик кирэк, эмма вакыт та, энергия дэ аларга жэл шул.) Йомгаклап: кеше кунелен кеше ача(йомшарта) алмый, ансы Ходайдан, эмма ният(телэк, просьба) кешедэ булырга тиеш. Эйбэт яшэгез. Язылганны анламасагыз, бу тагын бер экиятче генэ икэн диегездэ, курмэгез.

№36 (894124) / 21.12.2014 13:56:27

Безнең әбиләр бәби табу белән урак урганнар, көянтә-чиләк белән су ташыганнар,унар бала тапканнар, утын якканнар, киндер тукыганнар, атка утырып йөргәннәр. Шуларны да кире кайтарыйк инде.Рәхәткә чыккан саен сикерә бу адәм баласы. Теләсәгез баштанаяк төренегез, теләгән кеше шәрә йөрсен, бер сүз дә юк.Тик хатын-кыздан кол гына ясамагыз. Җәннәт аналарның аяк астында. Яулыкта түгел хикмәт! Яулык булмаса эшләпә киеп йөрибез, кыш шәл урынына бүрек киябез. Аяк-кулларыбыз да каплаулы. Бер ара бер-ике атна аяк-кулларыбызны кояшка чыгарып алабыз икән, кемгә зыян? Бездә тоташтан 7-8 ай кыш. Ә юка күлмәк белән иркенләп күп булса бер ай йөрибез. Ул чагында ирләр дә чишенеп бетә.

№35 (894122) / 21.12.2014 13:37:34

Авылда да бит бер кеше айныса, аны элеккеге бөтен шешәдәшләре сүгә башлый. Аннан да яман кеше юк))))
Аха, кичэ айныган кеше икенче конне узенен шешэдэшлэрен сугэ башлый,алар белэн эчкэнен онытып. Хэтта жирэнэ башлый, исэнлэшми башлый эле.

№34 (894121) / 21.12.2014 13:34:28

Бу кыз-хатыннар халкыбыз тарихын беләмени? Төркиядә йөреп кайталар да алар модасын монда кертергә тырышалар. һәр кавем үз сафларына күбрәк кешене тартырга тырыша. Алкаш - алкашны, бандит - бандитны, диндә дә шулай. Яулык мәсьәләсен куертуның һич кирәге юк. Иманлы , ата-ананы итирам итә торган бала үстереп кеше итү безнең бурычыбыз. Яулык бәйләгән төрек кыз-хатыннары барысы да диярлек тәмәке тарта, әйдәгез безгә дә кертик. Бәйләгән кеше бәйләсен, тик гомумтәрбия оешмаларында бер-береңнең өстенлегенә басым ясарга тырышу бу яулык мәсьәләсен күтәрү. Алла каршында безбарыбыз да бертигез. Сыйнфый тигезсезлекне китереп чыгаруга ишарә.Ә берәүләр бай, берәүләр бомж икән - һәркем үз язмышын үзе ясый. Тигез юлдан барганда төртеп чыккан кадак булып чыгуга тиң бу. Билгеле инде андый кадакны келәшчә белән каерып алалар.

№33 (894120) / 21.12.2014 13:33:34

Ришат, сез ике нэрсэне генэ курэсез икэн. Я ярым шэрэ, я торенеп бету.
Бездэ гомер-гомергэ урталык булган, эбилэр заманында да шулай иде. Шокер, аларны куреп калдык без.

№32 (894119) / 21.12.2014 13:31:11

Без - татарларда киресенчә,мөселманлыкны киемнән башлыйлар.Башларга кирәк эчке дөньянан

Бу рэсемнэрдэ татар традициялэре тугел.
Бу ниндидер катнаш стиль. Бар да буталанып беткэн.

№31 (894118) / 21.12.2014 13:30:49

Файруза Идрисова ханымга

«Безнең әбиләр алай киенмәде» диючеләр ничә буын әбиләрен үз күзләре белән күрделәр икән? Бер ике буын булса яхшы.

Ярар, гади мөселман кешесен түгел, пәйгамбәребезне дә әллә кемнәр дип атаганнар. Иман иясе сабыр булырга, изге догада калырга тиешле. Шулай да «Безнең әбиләр алай киенмәде», дигән сүзләрне күңел кабул итми. Безнең әбиләр бүгенге хатын-кызлар кебек ярым-шәрә йөргәннәрмени? Бу мәсьәләдә бераз тарих битләрендә эзләнергә, революциягә кадәр дөнья күргән матбугатта казынырга булдым.

Болгар бабаларыбыз ислам динен моннан 13 гасыр элек кабул иткән. Без күрергә өлгергән дин ул инкыйлабтан соң күпме кыйналулар, репрессияләр үткәннән калганы гына. Риза Фәхретдин 30нчы елларда үзенең «Юаныч» исемле китабында: «Халкыбызның олуг бер өлеше мөртәтлеккә китте», – дип яза. Шуңа күрә, бөтен әбиләребез исеменнән сөйләшү гадел булмас. Узган гасырда бичара әбиләребездә ничек яулык бәйләү кайгысы түгел, ә ничек иманнарын саклау, сугыш чорларында иреннән тол калып, 6-7 баласын ачлыктан үтермәү иде.

Әгәр халкыбызның чәчәк аткан, җир җимертеп яшәгән чорларына кайтсак, әлбәттә, хәлләр башка булган. Билгеле булганча, бабаларыбыз дүрт мәзһәб арасыннан хәнәфи мәзһәбен сайлаган. Аның буенча төзелгән «Гыйбадәт исламия» китабында Әхмәдһади Максуди кием турында болай дип яза: «Хатыннарның тәннәренең һәр җире гаурәттер. Мәгәр йөзләре вә беләзекләренә кадәр ике учлары вә тубыкларына кадәр аяк башлары гына гаурәт түгелдер» («Гыйбадәт исламия», Казан, 1989, 28нче б.).

Йөзне, беләзеккә кадәр ике кулны гына ачып йөрү татар хатынының гадәти киеме булган. Ләкин, татар хатыннары арасында киемнең минималь кысалары белән генә чикләнмичә, йөзләрен дә яулык почмагы белән каплап йөрүчеләр булган. Профессор П. Знаменский (1836-1917) үзенең «Казанские татары» дигән китабында болай яза (тәрҗемәсез бирәм): «Как во всем магометантском мире, у татар существу­ет до известной степени затворничество женщин. Чем татарин богаче, тем более укрывает свою жену. В бы­ту бедного, рабочего люда, как городского, так и сельс­кого, такое укрывательство женщины, разумеется, не­возможно; но и бедная женщина этого класса при встрече с мужчиною обязана закрыть свое лицо или по крайней мере отвернуться от него при разговоре…» (П. В. Знаменский «Казанские татары», с. 16, Казань, Издательство «Иман», 2004.).

Атакай Сперанский да 19 гасырда Казанда хезмәт куйган атаклы табиб, этнограф, тарихчы Карл Фукстан (1776-1846) цитаталар китереп яза: «В приемных комнатах у татар никогда не увидишь женщин, они всегда в дальних комнатах, куда входить мужчинам не позволено. Поэтому и за обедом при гостях обычно прислуживают мужчины. Как трудно бывает увидеть татарку, когда это даже необходимо, всего лучше можно видеть из рассказа Фукса, который пишет: «…Моя больная лежала на перине за богатым занавесом. Я, сколько знал по-татарски, просил ее, чтоб она позволила мне пощупать пульс; она из-под занавеса выставила мне руку, которая была унизана золотыми браслетами и голландскими червонцами; а как это препятствовало мне сыскать пульс, то немалого стоило труда уговорить ее снять эти украшения. Но посмотреть у больной язык, что мне всего нужнее было, и увидеть через это ее красивое личико, старуха ни под каким видом мне не позволила» (Казанские татары: (историко-этнографический очерк), Центральная тип., 1914).
Табиб А.А.Сухаревның да «Казанские татары» дип аталган диссертациясендә шундый юллар бар: «…татарки и до сего время носятъ покрывала (халаты или уже по-европейски шали), скрывающая обнаженные части тела отъ атмосферныхъ влияний». (А.А. Сухарев «Казанские татары», с. 79, Санкт Петербург, 1904г.)

Татар хатыннары үзләренең киенү рәвешләре, үз-үзләрен тотышлары белән башка күрше халыклардан аерылып торган. Әлбәттә, әбиләребезнең бөтенесе дә бердәм яулык һәм күлмәктән булмаган. Этнографлар язуынча, татар киеме үзгәреп торган. «Этнографы выделяют 7 локальных вариантов женских костюмов на период середины XIX века», – дип яза «Татарский костюм» дигән китап авторы Завьялова. Матди мөмкинчелекләренә, диндарлыкларына, яшьләренә, яшәгән төбәкләренә карап кием фасоннары аерылып торган, әмма күлмәк тә, яулык та үз вазыйфасын үтәүдән туктамаган. Хатын-кызның гаурәт урыннарын чит ирләрнең күзләреннән яшергән. Шунысы кызык, татар баерак булган саен, хатынын ныграк яшерә торган булган. Аларның хатыннары матуррак булган күрәсең.

Халыкларның гадәтләрен, тормыш рәвешләрен өйрәнүче галимнәр бу нәрсәләрне үз хезмәтләрендә язып калдырганнар. Берничә борынгы энциклопедик хезмәтләргә тукталыйк:

«Когда идут женщины их по улице, то лицо занавешивают, да и дома не кажутся» («Описание всех обитающих в российском государстве народов», с. 16, Санкт Петербург, 1799 г.).

«Татарки любят наряжаться еще в большей степени. Одежда их состоит из ситцевой или шелковой рубашки, доходящей до пят, с яркими нашивками по краям и с широкими оборками по подолу… На голову бедныя повивают узорчатыя по концам полотенца, а богатыя надевают шелковыя, в виде повязки, с дорогою бахромою, позументами и драгоценными камнями, или же бархатныя шапочки, отороченныя соболем. Сверх всего они покрываются длинным вуалем из тюля… Поверх рубашки, как и мужчины, татарки носят два камзола, из коих нижний, зилян, без рукавов, из шелковой материи, обшитый по краям галуном и с карманом на боку. Верхний камзол делается из парчи, с очень длинными рукавами. Вместо камзола теперь, впрочем, чаще носят просто халат из парчи, шелковой материи или из китайки с длинными съуживающимися к концам рукавами, халат этот накидывается на голову и служит, таким образом, вместо чадры»(«Народы России», с. 256, Санкт Петербург, 1878 г.).

Ф.Х. Паулиның үзенең мәшһүр энциклопедиясендә татар хатыннары шулай тасвирлана: «У себя дома женщины и девушки оставляют свои лица открытыми. Снаружи они носят большое покрывало на голове, которым закрывают лицо, когда они не заняты. Те, кто живет в достатке, соблюдает этот обычай более строго». (Ф.Х. Паули. «Этнографическое описание народов России». 322нче бит, Санкт Петербург, 1862 ел).

Әлбәттә, халыкның халәте гел бер урында тормый. XIX гасыр азагында татарларга урыс вә көнбатыш йогынтысы үтеп керә башлый, һәм халыкның дини мохите зәгыйфьләнергә тотына. Милләткә яңа гадәтләр керә. Авыл һәм шәһәрләрдә аракы эчү гадәте үтеп керә башлый. Шөкер, бу төр «яңарышка» каршы галимнәребез, мулла–хәзрәтләребез көрәшкән. 1914нче елда аракыны тыючы закон чыккач, мулла Камал Тугушев үз шатлыкларын шигырь юллары белән күрсәткән:

Дин Исламга зур шатлык аракының үлүе,

Халыкны тынычка салып, тар кабергә керүе.

Бу аракы эчкәнне усаллыкка котыртты,

Күп татарлар туйларда урысларны уздырды. («Дин вә әдәп» журналы. 1915 ел).

Әлбәттә, «яңарыш» дулкыннары хатын-кызларның киемнәрен дә урап узмый. Кайбер «яңа татар» хатыннарының яулыклары кыскара, кайберләренең бөтенләй яулыклары төшеп, астындагы бизәкле калфаклары гына кала. Дини кануннарга җиңелчә караучы бу ханымнар фотога төшүне дә хуп күрә, ә менә диндә каты торган кадимчеләрнең хатыннары, кызларыныкы гына түгел, хәтта үзләренең дә фотосурәтләре юк.

Шулай да, татар галимнәрен яулык мәсьәләсе борчый. Алар халыкның әкренләп бөтенләй үз горефен, асылын югалтып бетерүеннән курка. Яулык өчен көрәшүче әниләребез китаплар нәшер итәләр, мәкаләләр язалар. Пермь өлкәсе мөгаллимәсе Камилә Касыймованың 1908нче елда бастырган «Ханымнар ислахы» исемле китабы моңа мисалдыр.

XX гасыр башында татар хатыннарының киенү мәсьәләсе еш тикшерелә, бу хакта күп газета-журналларда төрле язмалар бастырыла. Кайбер хәзрәтләр хатын-кызга мәчеткә йөрергә ярамый, – дигән фикерләрне тарата башлагач, Риза казый хатын-кызлар мәчеткә йөрергә тиеш дигән фикер белән чыга, ләкин мәчеткә тиешенчә киенеп баруны шарт итеп куя: «Хатыннарның мәчетләргә йөрүләре – аш вә зыяфәтләргә (кунак), туй вә тамаша урыннарына йөрүчеләр рәвешендә бизәнеп, төзәнеп, киенеп-ясанып, хушбуйларга манчылып түгел, бәлки мескен, дәрвишләр вә гыйбадәт кылучылар рәвешендә булырга, ирләргә катышмаска, урыннар вә сафлар аерым һәм дә куллар, йөзләр, бигрәк тә чәчләр өртелгән булырга тиешле. Болай булмаганда, ирләр тарафыннан кирәк тыю булсын вә кирәк булмасын, хатыннарның мәчетләргә йөрүләрендә мәгънә юк, бәлки өйдә укулары яхшырак» («Җәвамиг әл-кәлим шәрхе», 208нче хәдис).

Татарның әүвәлге университеты булган «Мөхәммәдия»нең ректоры Галимҗан Баруди 1907нче елда үзе нәшер иткән «Дин вә әдәп» журналында бу мәсьәләгә нокта куеп, 10 нигездән торган нәтиҗә чыгарыла. Мисал буларак, шуларның берничәсен китерәм:

№1. Бәләгатькә ирешкән хатын вә кызның йөзе һәм кулыннан (вә аягыннан) башка әгъзасы ачылуы һәм чит булган ир затына күрелүе дөрес түгел.

№2. Ирләр алдында күңелләрен бозардай вә нәфесләрен кузгатырдай (фетнә чыгарырдай) рәвештә купшыланып вә кыланчыкланып сөйләшүләре дөрес түгел.

№3. Каплауда зарурият булмаганда йөзләре ачык булу үзе харам түгел, ләкин ирләрнең яманлыгыннан вә күзләре бозылуыннан сөннәт вә хикмәт саклану юлын күрсәтте вә каплануның хәерлерәк икәнен белдерде. Шуңа нигезләнеп, хатын-кызга кирәк вакытта ирләргә күренеп, гади рәвештә кирәк кадәр сүз сөйләү һәм кирәген үтәү дөрестер вә һәм ышанычлы (кайнешләр кеби) ирләргә (бигрәк тә бер гаилә эчендә), чәч вә муен кебек зиннәт урыннарын каплау шарты белән, күренсә дөрестер.

№4. Фетнә ихтималы көчле, күз бозыклыгы ачык булганда – йөзне каплау тиештер, ачу дөрес түгелдер. Бигрәк тә, никахлы хатын никахы сәбәпле үзен иренә билгеләгәннән соң, күркәм йөзе белән чит күзне ләззәтләндерүе, тәмле сүзе белән чит күңелне хушландыруы иренә хыянәт вә никахына бер төр җинаятьтер.

№5. Нәмәхрәм ир белән аулакта булуы, күренү вә катышу вә сөйләшү булмаса да, – дөрес түгелдер». («Дин вә әдәп», 1907 ел).

Шулай да без хатын-кызларның йөзләрен дә, телләрен дә яшерүләрен таләп итмибез, кимендә намаз укыганда капланырга тиеш булган җирләрне өретеп йөрүгә бәйләнмәгез дип кенә сорыйбыз, моның бернинди чит гадәт түгел икәнен, ә үзебезнең әбиләребез киеме икәнен танырга чакырабыз.

70-80 ел буе милләтебезне «яңарта» торгач, бөтенләй яңа бер халыкка әйләнеп, күпләребез үзләренең тарихын, гореф-гадәтен, туган телен онытты. Күпме татар гаиләләрендә әткәй-әнкәй сүзләре папа-мамага әйләнде. Ләкин, үз бала-оныкларының папа, мама дигән сүзләренә күнегергә «көч тапкан» күп кенә апа-абыйларыбыз, яулыклы, озын күлмәкле хатын-кызларны чәйнәргә җөрьәт итә.

Шунысы борчый, урыс атакае муенына зур тәресен асып урамга чыкса, бөтенесе «шулай тиеш» дип карый. Әби-бабайлары килеп «изге фатиха» бирүен сорый. Кап-карага төренеп йөрүче монашкаларга да урыс халкы хөрмәт белән карый. Берсе дә артыннан сөйләнеп калмый. Ләкин мулланың бераз гына сакалы озынаеп китсә, балагы кыскарса, диннән бик ерак торган әллә кемнәр аны сүзли һәм «дөресли» башлый. Авылда да бит бер кеше айныса, аны элеккеге бөтен шешәдәшләре сүгә башлый. Аннан да яман кеше юк. Шуңа күрә, хатын-кызның үзендә көч табып, замана агымына иярмичә башына яулыгын ябып чыгуы хөрмәткә лаек. Әгәр кемнеңдер бу эш көченнән килмәсә, яки ул моны бөтенләй кирәк санамаса, аңа башкаларның фикерен, күңел хисләрен дә хөрмәт итәргә өйрәнергә вакыт. 80 ел дәверендә бер юл гына, без барганы гына дөрес дип яшәргә өйрәнгәннән соң, башкаларның да үз фикерләре булырга мөмкин булуны аңлавы авыр булса да.

№30 (894116) / 21.12.2014 13:17:55

Бездә яулыкны болай урыччамы, гарәпчәме итеп бәйләмиләр. Киенсеннәр борынгы татар мөселманнары стилендә:тез астыннан эчке күлмәк-ыштан, тула оек-ката(чабата урынына), эчке күлмәк өстеннән бераз озынрак бала җиңле һәм өч кат бала итәкле киң кысалы озын тышкы күлмәк, яшь кызлар һәм киленнәр күлмәк өстеннән алъяпкыч бәйләсеннәр, башларына өрфия япкычлы калфак кисеннәр я кадасыннар, карт хатыннар, әбиләр күлмәк өстеннән чиккән камзул, урта яшьләрдәге хатыннар, киленнәр башларына яулыкны сузып һәм артка чөеп бәйләсеннәр, карт хатыннар, әбиләр алга таба сузып бәйләгән яулык өстеннән калфак формасында түбәтәй кисеннәр. Менә шулай татар булуыбызны расларбыз. Мондый модага мин кушылам, түземсезлек белән көтеп калам, бер сүзем дә юк. Ә сурәттәге хатыннарга мин рухым белән туры килмим, ят алар миңа. Болай итеп киенгәнче, яланбаш йөрүне артыграк күрәм.
чын татар белән килешәм.

№29 (894107) / 21.12.2014 12:00:38

Башта булмаган минең барлыгын расларга яулык кирәк.

№28 (894103) / 21.12.2014 11:35:38

Бер, син прикидываешсәме соң,әллә в самом деле тогомы?..
нинди дәүләт системалары турында саташасың?

чын татар, дөрес әйтәсең.

баш кирәк бит,ул гына да түгел,ул башта ми,ул да аз,мидә акыл белән мән булуыда шарт !!

№27 (894102) / 21.12.2014 10:48:29

Бер дәүләтсистемасында яшәп икенче дәүләт системасы кануннарын бөтен кешегә дә таләп итеп булмый.

№26 (894101) / 21.12.2014 10:45:56

чын татар :

№25 (894098) / 21.12.2014 09:05:59

Суворов,кадет училищеларында ярамый тцрле кием,ә менә гражданнар җәмгыятендә аерым бер кысаларда кием төрлелеге ярый дип исәплим. Еврей балалары ермолкаларын киеп йөрсәләр мәгаен беркем бер сүз дә әйтмәс иде.Әмма алар аны мәктәпкә киеп йөрмиләр.Чөнки еврейлар бөтен җиргә дә яраклашып,интеллектларын башка,актуальрәк нәрсәләргә юнәлтәләр.Без - татарларда киресенчә,мөселманлыкны киемнән башлыйлар.Башларга кирәк эчке дөньянан.Әлегә яулык мәсәләсе үгезгә кызыл чүпрәк күрсәткән кебегрәк килеп чыга.

№24 (894097) / 21.12.2014 08:36:59

һи,син армия белән гражданканы бутама!Армия дисциплинасы гади тормышта булса синең чыдамыең түзмәс дип куркам.

№23 (894095) / 21.12.2014 08:06:44

һи, если наоборот?

№22 (894094) / 21.12.2014 07:59:09

һи

№21 (894091) / 21.12.2014 01:03:12

Алай булгач солдат хезммәтендәгеләр дә төрле дин киемендә булсыннар дияргә генә кала инде. Тәртип кайда да тәртип - мәктәптә дә, армия хезмәтендә дә. Балаларын яулык бәйләтеп укытырга теләүчеләр аерым мәктәп ачсыннар химаячеләр исәбенә. Элек мәктәпләрнең күбесе спонсорлар исәбеннән булган. Дәүләт мәктәбенә аерым үз тзртибеңне кертеп булмый.

№20 (894090) / 21.12.2014 00:39:01

кем тели шул бэйлэсен. яулык бэйлэгэннэргэ бэйлэнмэскэ хэм яулык бэйлэуне тыймаска кирэк!

№19 (894088) / 21.12.2014 00:18:16

Башына яулык бәйләгән кеше ,аеруча гарәпчә итеп,мин бу кешене ике,өч,дүрт йөзле дип саныйм.Мин мөселман дип,сакал үстергәннәр белән,бик тә пар килгәннәр алар.
Кем тели бәйләсен .нәрсәгә кирәк бу?
Мөслимә булсыннар,аларны- муслюмка диләр.Хазер шул мөслимә бала тапты ди инде,мәктәпкә барырга кирәк.Монда бит мәдрәсә юк.Класс җитәкчеләре нишләргә тиеш ул мәселман баласы белән.Гимназиягә акчалары юклар турында,Рәшит Синһаҗ уйлагыз.Шәһәрдә бер класста ничә милләт кешесенең баласы укый?Психологик подготовканы сакал үстереп ,яулык бәйләп кечкенә кызларга аударыйк.

№18 (894074) / 20.12.2014 20:43:51

Гыйбрәтле рәсемнәр. Тик ул чагында мөселманнар аерым, христианнар аерым укыган. Хәзер дә тыючы юк. Тик уку йортларында бөтен дин кешеләре бергә укый, тедәсәң-теләмәсәң дә ак карга була алмыйбыз бит.Иманлы кеше генә яулык белән йөри дип ялгышасыз тулке. Бөтен кешегә закон чыкса яулык бәйлә дип бәйлибез,без законга каршы килмибез. Без законга буйсына торган инсафлы кешеләр. Бер Фәүзия дә җиткән безнең өчен , картайган көнендә аны әнә нишләтергә белмиләр. Безнең яшисебез килә.

№17 (894073) / 20.12.2014 20:37:44

Рим))) ул китапларны уку сиңа нәрсәгә? Ник профессионалларга куярга кушмыйсың?

№16 (894072) / 20.12.2014 20:35:36

Менә язмада да ,комент-лар да да күренә. Яулык бәйләүчеләргә һөҗүм, аларны тикшерү. Күпме кеше яулыксыз йөри без аларны тикшермибез. Чөнки кешенең күңелендә тәүхид булмаса яулык бәйләп кенә булмый. Ә күңелендә тәүхид булганы Аллаһ әмерен тота. Тагын шунысы кызык. Патша Россиясендәдә , коммунистларда яулыкны тыймаганнар. конститутсияләрендә дин иреге дип язган димактратлар шундый закун чыгарып яталар . Сәер.....


http://cs624631.vk.me/v624631430/feb7/04KQ0Nz5_TE.jpg


http://cs624631.vk.me/v624631430/feaf/DRCzV7XvPvo.jpg

http://cs624631.vk.me/v624631430/fe9f/Ne7rOvFraxA.jpg

№15 (894068) / 20.12.2014 20:23:19

Чулык бәйләгәненә карап бер кызны фатирга керткән идем, чак кына ирсез калмадым. Менә шул. Яулыклы кызларга ихтирамым юк шуңа күрә.

№14 (894065) / 20.12.2014 20:14:31

хе,сәнәк,

№13 (894064) / 20.12.2014 20:14:16

Бүтэн кайгы булмаса яулыктан гауга чыгармагыз. Кем ничек тели шулай йөрсен. иманын гына югалтмасын. Уз яшау тартибен безгә пропагандаламагыз. Татарстан - гарәпстан тугел.Аннан кыйтырак проблемалар күп монда.

№12 (894063) / 20.12.2014 20:08:42

Тапкансыз шаулар нэрэ? бүтэн кайгыгыз юктыр? Яулык ни, бүрек ни, түбәтәй ни. Яхудлэр эшлэпэ, урыс кепка, татар түбэтәй киеп класста бергә укыганын курсэгез ни дияр идегез? Аларнын ңа милли горурлыгы бар. Кришналар сари белән килсәләр... и кызык булыр иде... Дуралар!

№11 (894062) / 20.12.2014 20:06:37

курдек инде монда бер яулыклы кызны. яшьти битендә яулыклы кызларңың чын йөзен күрсәтте...

№10 (894061) / 20.12.2014 19:58:14

Куышта яшәргәмени? Балаларны ничек үстерергә? акыл бирүче күп иң җиңеле акыл бирү. Без кредитны гуляйтка алмыйбыз, ә фатир өчен алдык.

№9 (894059) / 20.12.2014 19:46:11

Яулык бәйләү хатын-кызның үзе өчен кирәк. система өчен түгел. Яулык хатын-кызны һәртөрле негатив үтеп керүдән саклый. Тик яулыкны кеше күрсен өчен түгел (бу тәкәбберлеккә керә), ә Аллаһ ризалыгын өчен бәйләргә кирәк.
Түләргә хәлеңнән килми икән, кредит алма, юрганыңа күрә аягыңны суз.

№8 (894057) / 20.12.2014 19:23:03

Бәйләсеннәр, без бит каршы түгел. Тик тауга каршы барып булмаган кебек, системага да каршы барып булмый бит. Без кайда яшибз? Гарәбстанда түгел бит. Анда хатын-кыз дәүләт эшендә эшләми. Без дә яулык бәйләп, тәмле ризык пешереп өй җыеп кына яшәр идек, ирләребез гаиләне тәэмин итә алса. Ә алар ничәшәр кредитта утыралар. Яулык бәйләп йөрсәк, кем безне эшкә ала? Яулык бәйләми йөрү фәрештәләр качыру дигән сүз түгел. Яулык бәйләгәннән фәрештәләр кулга акча китереп салмый. Гомер буена зина кылып, ир белән тора алмаган хатыннар йөри инде хәзер остабикә булып.

№7 (894056) / 20.12.2014 19:02:13

учаксыз очкын һәм томаулы яланбаш.

Яулыклы кызлар - сез түгел. Алар ояла белә. Бу дин әдәбе һәм яулык бәйләү х-кыз өчен фард дип беләм. Алар үзләренә тиешлене җиренә җиткереп үтәргә тырышалар. Бу мәсьәләдә алар ир-егетләрдән дә уздыра. Нык торалар. Сез ничек үзегезнең кирелектә нык торсагыз, алар да туры юлларында шулай. Чөнки кабыргадан!

Яулык бәйләү х-кызларыбыз өчен хәтта өйдә дә зарурият. Алар янында җеннәр түгел, фәрештәләр булсын дисәләр!

№6 (894045) / 20.12.2014 16:29:13

Студентлар арасында да хэр группада берэр яулыклы кыз була инде ул. Аларга тимэгез. Алар инде узлэрен хокем иткэннэр. Алар узлэре дэ оялалар яулык кигэннэренэ, йозлэреннэн куренеп тора чонки

№5 (894044) / 20.12.2014 16:24:53

Үлдегез инде яулык та яулык дип. Яулыктан башка кием юкмыни? Кем ничек тели, шулай йөрсен. Ә инде гомум эш я мәктәп формасына килгәндә, береңнән берең нишләп аерылып торырга тиеш әле? Риза булмасалар, аерым яулыклы кызлар, түбәтәйле малайлар өчен мәктәп ачып, шунда йөртсеннәр балаларны.Шәхсән мин үзем яулыкны кечкенәдән үк яратмадым.Бу минем иманыма кагылмый бит. Унынчы гасырда да яшәмибез.

№4 (894025) / 19.12.2014 22:40:57

Яулык бәйләп йөрү һәркемнең үз эше. Артык кабартмаска кирәк бу вак мәсьәләне.Мин яулык бәйләп йөрүне үзем яратмыйм ,көн суык булса, башка киеп йөрергә кирәк.

№3 (894016) / 19.12.2014 20:58:42

Беретка да ярый, баш капланган бит!

№2 (894012) / 19.12.2014 20:44:41

яшләргә,алар безнең шикелле бозыклар түгелләр!!!

атиезм сөремен алар иснәмәгәннәр,яулык бәйләгәннәре яулык бәйләсен,ыштансыз йөргәннәре ыштансыз йөрсен. нигә бәйләнәсез яшьләргә?
ыштансыз норкаманкаларга бәйләнмиләр,ә яулык бәйләгәннәргә бәйләнәләр фәйрүзә ишеләр!!!

әнә 70яшлек компазитор җәбри кәләпүше киеп скрипкә уйный...
җаннары ни тели,алган тәрбиәләренә карап, шуны эшләсеннәр.

№1 (894011) / 19.12.2014 20:28:09

Файрузанын калфагы куренми чего то. но кешене ойрэтеп утырырга ярата. Беретканы кемнэр киеп йоргэн?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments