поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.04.2009 Җәмгыять

ИРЕКТӘ ҖЫРЛАУ КАЙГЫСЫ КАЛМЫЙ

Узган ел төрмәдән чыккан кешеләрнең 13 проценты кабат җинаять кылган һәм тимер рәшәткә артына озатылган. Хөкем ителүчеләрнең 24 проценты – икенче, 21 проценты исә өченче тапкыр колониягә эләккән. Унынчы-унбишенче тапкыр утыручылар да бар. Иректә исә паспортына тамга салынган кешеләр торак түгел, юньле эш тә таба алмый. Бер утырып чыккан кешенең кабат төрмәгә эләгүенең төп сәбәбен хөкем ителүчеләр дә, аларны саклаучылар да, яклау­чылар да әнә шулай дип аңлата. Бу фикерне җиткерү өчен журналистларны башкаладагы 2 нче төзәтү колониясенә җыйдылар.

Илдар Михайловка 48 яшь. Бирегә килеп эләккәнче Азнакай районында яшәгән. Фермада сыер савучы булып эшләгән һәм җирле клубның иң талантлы сәнгать әһелләреннән исәпләнгән, аның турында район газетасында мактаулы мәкаләләр чыккан хәтта. Үз сүзләре белән әйткәндә, Илдар абзый "кызулык белән бер мәртәбә суккан өчен" биш елга хөкем ителгән. Әмма сөйләшә торгач, аның моңа кадәр дә бер утырып чыгуы ачыкланды. Анысы "яшьлек дуамаллыгы белән кеше үтергән өчен". Беренче хөкем карары белән бирелгән 15 елның унысын утыргач, Михайловны шартлы рәвештә вакытыннан алда азат иткәннәр. Әмма дүрт ел да вакыт узмый, ул кабат кешегә кул күтәрә. Монысында инде узган җинаятьне дә исәпкә алалар. Шуңа күрә үзенең җырлары белән иптәшләренең күзләреннән яшь чыгаручы сәхнә остасы бу юлы срогын тутырасына ышана. Иректә исә аны хатыны, балалары көтә.

 

Яшьрәк чагында Михайлов Себердә нефть чыгарган. Аннары төрмә. Анда ул чәч­тараш һөнәрен үзләштергән. Чыккач, терлекчелектә эш­ләгән – аның 35 савым сыеры булган. Хәзер тагын төрмә. Бу юлы ул ашханәдә эшли икән. Кунакларга исә аны җырчы, "Чәнечкеле гөлчәчәк" ансамбле солисты буларак тәкъдим итәләр. Алар төрле бәйгеләрдә катнаша, Илдар абзый исә баянда, синтезаторда һәм тынлы уен коралларында уйный. Көйләрен үзе яза, ә сүзләрен җирле шагыйрьләр иҗат итә. Әйтергә кирәк, иректәгеләрнең күбесендә андый талант сизелми. Тимер рәшәткә хисләрне дә арттыра, күрәсең. "Әмма моннан чыккач, җырлап йөреп булмас инде, – ди иллегә җитеп килүче бу кеше. – Шулай да эшсез калмам дип өметләнәм. Кулдан эш килә бит. Хатын һәм балалар янына кайтасы иде. Алар мине көтә. Шәһәрдә эш юк. Шуңа күрә кабат терлекчелектә эшләргә исәп".

 

Әмма мондый өметләр хөкем ителүчеләрнең барысына да хас түгел. Чөнки утырып чыгучылар арасында уздырылган сораштырулар бу кешеләрнең иректә югалып калуы турында сөйли. Төрмәдән чыккач, аларның 15 проценты торак проблемасы белән очрашкан, 21 процентының тормыш мәшәкатьләрен хәл итү өчен таныш-белешләре юк икән, 32 проценты исә документсыз. Иреккә чыгучыларның бары тик 57 проценты гына эш таба алган. Калганнарын исә йә паспорттагы мөһере аркасында эшкә алмаганнар, йә аларга хезмәт хакы аз булып тоелган. Нәкъ менә шул сәбәпләр аркасында иреккә чыгучыларның 39 проценты кабат рәшәткә артына эләккән. Яңадан хөкем ителүчеләрнең 17 проценты әйтүенчә, алар колониягә әйләнеп кайтуны тормышны дәвам итүнең бердәнбер юлы дип тапкан. Дөрес, җинаять юлына басуны башкача аңлатучылар да бар – аларның 11 проценты бу юлга "дусларына ияреп", 6 проценты "кемнәндер куркып", 4 проценты исә "шатлык эзләп" баскан.

 

Бүгенге көндә республиканың төзәтү колонияләрендә 16 мең кеше утыра. Аларның 98 проценты безнең якташлар. Ел саен биш мең кеше иреккә чыга һәм шул кадәресе үк кире әйләнеп кайта. Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Дәүлиев аңлатуынча, бу хәл – тимер рәшәткә артына эләгүчеләрнең иректәге тормышка ияләнә алмавы нәтиҗәсе. Аның сүзләренә караганда, бу проблема бүгенге шартларда аеруча сизеләчәк. "Теге як"та кризис юк дисәләр дә, биредә ул башкача яшәргә мәҗбүр итә. Республикада эшсезләр саны 50 мең кешедән артып киткән икән, димәк, мөһерле паспорт ияләренә хезмәт урыны табу тагын да авыррак булачак.

 

Шуңа күрә Җәзаларны үтәтү идарәсе төрмәдә утыручыларны иректәге кырыс шартларга алдан ук әзерләү фикерен алга сөрә. Төзәтү учреждениеләрендә тотылучылардан 1,5 меңгә якын кеше мәктәпләрдә белем ала, 3,5 меңе училищеларда укый, 70 "зэк" исә вуз дипломын алырга җыена. Иреккә чыгарга ярты ел кала, хөкем ителүчеләр белән аерым шөгыльләнә башлыйлар – алар "иреккә чыгу мәктәбе"н уза. Колония җитәкчелеге исә бу кешеләр юл тотачак төбәкләрнең җирле үзидарәләренә, милициягә, мәшгульлек хезмәтенә хат юллый.

 

Утыручыларга аларны саклаучылар гына түгел, яклаучылар да ярдәм итәргә тырыша. Кайбер оешмалар иреккә чыгучыларга вакытлыча яшәү урыны тәкъдим итә, башкалары эш таба. Әм­ма шул рәвешле ярдәм алучылар саны берничә дистәдән артмый. Шуңа күрә җәзаларны үтәтү системасы вәкилләре утырып чыгучыларны яңа тормыш шартларына ияләштерү өчен яңа закон һәм моның белән шөгыльләнүче махсус орган кирәк дип саный. Илнең Иҗтимагый палатасы да шул фикердә. Рафаэль Дәүлиев сүзләренә караганда, кайбер министрлыклар "зэк"ларга карата хәерхаһлырак була башлаган. Чөнки быел Россия Президенты Дмитрий Медведев та төрмәдәге шартлар белән танышкан. Ил җитәкчеләренең теге якка ясаган беренче "сәяхәт"е икән бу. Медведев түрәләргә иреккә чыгучыларга ярдәм итү мәсьәләсендә карарлар әзерләргә кушкан. Шуңа Рафаэль Дәүлиев вәзгыять яхшы якка үзгәрер дип өметләнә.

 

Чит илләрдә исә, элеккеге СССРның кайбер республикаларында да ресоциализация, ягъни төрмәдән чыгучыларга иректәге тормышка ияләшергә ярдәм итү белән шөгыльләнүче оешмалар күптән барлыкка килгән инде. "Чөнки Көнбатышта бу юнәлештә экономия ясарга тырышуның тагын да хәтәррәк нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин икәнен аңладылар, – дип фикер йөртә Рафаэль Дәүлиев. – Россиядә 900 меңнән артык кеше төрмәдә утыра. Аларның һәрберсен ашату өчен генә дә елына якынча 50 мең сум акча тотыла". Башка мәшәкатьләргә киткән чыгымнарны да өстәсәң, нәтиҗәдә зур гына сумма килеп чыгуын исәпләве авыр түгел. Әлбәттә, җинаятьче тиешле җәзасын алырга тиеш. Кешенең рәшәткә артында гына тәртипкә утырмавы турындагы фикердә дә хаклык бар. Әмма аннан чыккач, аларга яңа тормыш башларга мөмкинлек бирмәү тагын да кыйбаткарак төшә. Монысы да чынбарлык.

 


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 66 | 11.04.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»