|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2014 «Яшьти» әдәби сәхифә
Килә кайчак үземнең дә Әмрикәгә чыгып таясы, тынычлан, ди хатын, йокла инде, иртук торып эшкә барасыТагыш булыгыз, тагын бер яшьти-шагыйрь Рафис Мингалиев. Аңа 47 яшь. Тукай районында яши. Шигырьләрен 3-4 ел элек яза башлаган. “Үзем өчен генә дип дәфтәргә теркәп бара башлаган идем, интернет серләренә өйрәнә төшкәч, дуслар киңәше белән анда да куя башладым,” – ди. Рафис әфәнде Ландыш Габдрахманова, Эльмира Җәлилова, Сирень Якупова, Айгөл Вәлиуллина иҗатларын хөрмәт итә. ӘЙТИМ ӘЛЕ
Әй, кызык бу - сайлау дигәннәре,
Тамашадан күзләр камаша.
Урамнарны плакатлар баса,
Депутат белән депутат талаша.
Еллар буе "йоклап" йөриләр дә,
Сайлау җиткәч ява вәгъдәләр.
- Тел, милләт, - дип, биек трибунадан
"Ут чәчәләр" шул ук бәндәләр.
Боз Сарае салып куялар да,
Мәктәпләрне барып ябалар.
Туган телгә кадер-хөрмәт беткәч,
"Телсез" кала күпме балалар.
Түбәтәйле Гали Галиечләр
Тик урысча гына сөйләшә.
Милләтебез өчен саф татарча,
Җитмеш яшьлек Туфан көрәшә.
Татар депутаты сөйләгәнен
Бөтен татар көтә тын калып.
"Хурмятле" дип сузен башлаганда,
Кызарыплар куям оялып.
Усмер чакта Сабан туйларына
Мин дә чыга идем көрәшкә.
Хәрәм күреп әйткән бабам сүзе
Һич тә тынгы бирми йөрәккә:
"Кирәк түгел безгә мондый көрәш.
Булмасын ул - мари-чуашча.
Хәрәмләшмә, балам, гадел көрәш,
Чиста итеп көрәш - татарча!"
2010 ел.
* * *
Кемнәр алар?
Нинди катламнан?
Түгелме соң асыл затлардан?!
Милләтем дип гомерен фида кылып,
Вөҗданын һәм динен сатмаган.
Келәм булып олы түрәләрнең
Аяк асларында ятмаган.
Кемнәр алар?
Нинди катламнан?
Түгелме соң асыл затлардан?!
Бабайлардан калган вәзгыятьне
Күңелләре мең кат ятлаган:
"Бары халкың саклар, халкың яклар,
Халкың аклар кара таплардан!"
* * *
Килә кайчак кайбер муллаларның
Сакалыннан умырып аласы.
- Хөсетләнмә! - диеп, - Алла колы,
Кыямәттә җавап тотасы!
Килә кайчак комсыз депутатны
Кәнәфиеннән болгап атасы.
Дәүләт милкен, диеп, күпме саттың,
Анаң калды инде сатасы.
Килә кайчак хәтта президентның да
Колак артын кашып аласы.
Телем, диеп, татар өзгәләнә,
Соң сез дә бит татар баласы.
Килә кайчак инде үземнең дә
Әмрикәгә чыгып таясы.
Тынычлан, ди хатын, йокла инде,
Иртук торып эшкә барасы.
Эх, язасы килә, язасы...
* * *
Азмы соң бу җирдә, насыйп ярым диеп,
"Ялган мәхәббәт"тә янганнар.
Гомере буе сөеп, ә үзләре...
Сөюләрдән мәхрум калганнар.
Хыянәттән өстен кала белеп,
Никахларын саклап барганнар.
Бәхетләрен газапларга төреп,
Салкын кочакларга салганнар.
Парлы булып яшәү өчен генә
Йөрәкләре ялгыз калганнар ...
* * *
Сагынасыңдыр син дә ул кичләрне,
Ай нурлары төшкән су юлын.
Яшьлегемә кайтып килим дисәң,
Йөрәгеңдә калдыр бер урын.
Саклыйсыңдыр син дә күңелеңдә,
Ул чакларның моңлы бер җырын.
Җаннарыма сердәш табыйм дисәң,
Йөрәгеңдә калдыр бер урын.
Борылып карама син үткәннәргә,
Киләчәккә атлыйк - бир кулың!
Хыялларга бергә очар өчен,
Йөрәгеңдә калдыр бер урын.
* * *
- Сынауларга түзәрсеңме? - диеп,
Сорау куйса Ходай алдыма.
- Менә бизмән, - дисә, - кулларыңа,
Ялгышма тик, уйла, ашыкма!
Бүләк итәр идем йөрәгемне,
Уйлап тормый, хәтта тамчы да.
Ак сөлгегә төреп салыр идем
Әнкәм торса әгәр каршымда....
* * *
- Яши алмас! - димә, - яшәрмен!
Беләм инде тәмен яшәүнең!
Курыкмыймын күкләр күкрәвеннән,
Яратамын яшен яшьнәвен.
- Түзә алмас! - димә, - түзәрмен!
Ачы җилләренә көзләрнең.
Каршы тора алмас назларыңа,
Таш түгел бит минем йөрәгем.
- Көтә алмас! - димә, - көтәрмен!
Юлларыңнан мең кат үтәрмен.
Язларыма назларыңны урап,
Гомер йомгагымны сүтәмен.
--- |
Иң күп укылган
|