поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.12.2014 Шоу-бизнес

Ринат Рәхмәтуллин залга чыккач, бер мизгелгә өнсез калды

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин концертының афишасын күргәч тә Гали авылы халкы гөж килеп концертка җыела башлады. Мин Мәдәният йортына килеп кергәндә залга үтеп керергә мөмкин түгел иде инде. Йортта Яңа Мансур авылыннан килгән уникеләп машина басып торуын күргәч, аңлашылды - тирә-як татар авылларыннан, Похвистневоның үзеннән дә килгән икән халык.

Оештыручылар мондый аншлагны күреп, эскәмияләр, урындыклар чыгарып тезделәр, калган  тамашачылар басып карарга да риза булды. Шулай итеп, чын мәгънәсендә алма төшәргә урын калмагач, халык түземсезләнеп йолдызны көтә башлады.

Ринат Рәхмәтуллин залга күз йөртеп чыккач та бер мизгелгә өнсез калды бугай.  Ул үзе дә бу хәтле халык булыр дип өметләнмәгән ахыры. Шулай да, дулкынлануын тыеп, концертны матур гына башлап җибәрде. Монда инде безнең йөрәкләргә дулкынланырга туры килде. Аның җырлары безне табигать кочагына – чишмә буйларына, урман-болыннарга алып китте сыман. Ә җырчы тын алырга чыккан арада гармунчысы Нияз Сафиуллин үзе дә җырлап күрсәтте. Биюче кызлар Әлинә белән Ләйсән сәхнәдә күбәләкләр кебек бөтерелделәр, Изилә исемле яшь җырчы да безгә бик матур ике җыр бүләк итте. Концертны алып баручы Ринат Әкбәров үзенә каратыр өчен ниләр генә кыланмады инде! Залның кычкырып көлүе хәтта күрше Рысайкино авылында да ишетелгәндер...
 
Артист шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтүче авылдашларыбызны туган көннәре белән котлаганда, һәрберсен сәхнәгә чыгарып, кызыклы сораулар бирә-бирә халыкны көлдереп бетергәннән соң гына үзенең җырлары язылган дискларны бүләк итә торды. Ә мин Ринатка һәм гармунчы Ниязга чиккән кулъяулыклар бүләк иттем, үземнән дә мәзәк сөйләп, күңелләрен күтәреп җибәрдем.  Туган авылым Галигә багышлап язган шигыремне укып биргәч, Ринат шушы сүзләргә җыр язарга һәм киләсе елга килеп, аны җырлап та күрсәтергә вәгъдә итте.
 
Кыскасы, бу көнне бер туган көн дә, бер генә инспектор да (бу концерт Инспекторлар көненә туры килгән иде) котлаусыз һәм бүләксез калмады. Әлбәттә, иң җылы сүзләр авылыбызның танылган эшкуары Расих Латыйповка әйтелде. Ул бит артистны һәм аның командасын үзенең “Ямьле авыл” агротуризм үзәгендә кунак итеп, аларга авылыбыз буйлап сәяхәт оештырып, бик шәп ял ясады. Ә авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев Ринат Рәхмәтуллинны авыл Сабан туена да чакырырга кирәк булыр, дигән фикерен әйтте. 
 
Менә шулай бер-беребездән разый булып аерылышканда артистка чын күңелебездән чыккан рәхмәтләребезне җиткереп, тагын килүләрен теләп калдык. Юлларың такыр, бәла-казасыз, ә эшләрең уңышлы булсын, Ринат!
 
Фотода Расих ЛАТЫЙПОВ һәм Ринат РӘХМӘТУЛЛИН.
 

Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»