поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.12.2014 Җәмгыять

Корпоративка үз кесәгездән түләргә ризамы? (Сораштыру)

Быел Россия Хөкүмәте вәкилләре Яңа ел корпоративын үз хисабына үткәрәчәк. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев журналистларга әнә шулай диде.

Хөкүмәт башлыгы фикеренчә, дәүләт структурасында эшләүчеләрнең Яңа ел корпоративларына бюджет акчасын сарыф итү дөрес түгел, аны һәркем үз кесәсен “бушатып” оештырырга тиеш. “Без Россия Хөкүмәте вәкилләре белән Яңа ел корпоративына, үзара акча җыешып, рес­торанга барачакбыз”, – дип белдергән ул журналистларга. Яңа елны исә Дмитрий Медведев Россиядә каршылап, озын ялларда чаңгы шуып ял итәргә җыена икән. Ә сез эштәге бәйрәмгә үз кесәгездән түләргә ризамы?

Илдус ГАБДРАХМАНОВ, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты:
 
– Быел Яңа елга планнар зур. Аны гаилә белән каршылаячакбыз. Күптән түгел генә яңа фатир алдык. Хәзер анда ремонт эшләре бара. Яңа елга өлгертеп, өй туе ясап булмасмы дип кызыгам. Театрда да эш кайный. Ике спек­такльдә уйныйм. Көн саен репетициягә йөрим. Корпоративларга килгәндә, аны оештыру чыгымнарын оешма үзе капларга тиеш, билгеле. Без бу бәйрәмне өйдә болай да үз хисабыбызга үткәрәбез. Шундый вакытта да булышмагач, профсоюз оешмасы нәрсә өчен кирәк, алайса?
 
Разил ВӘЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
 
– 26 декабрьдә Дәүләт Советында корпоратив үткә­реләчәк. Анда да һичшиксез катнашабыз. Корпоративларны үз хисабыңа уздыру Татарстан Дәүләт Советы депутатлары өчен гадәти кү­ре­неш. Ул инде күптән тра­ди­циягә әйләнгән һәм бу дөрес тә. Яңа ел бюджет хисабына үткә­рерлек дәүләт бәйрәме түгел бит. Ул – кешенең шәх­си бәйрәме. Шуңа күрә аны һәркем үз хисабына уздырырга тиеш.
 
Гөлназ ГЫЙНИЯТОВА, “Яңа гасыр” каналы журналисты:
 
– Минемчә, бу очракта 50гә 50 принцибы буенча эш итәргә кирәк. Яңа ел ул – күмәк бәйрәм. Эш бирүченең бюджеты корпоратив чыгымнарын күтәрә алырлык икән, хезмәткәрләргә нигә бәйрәм ясамаска? Хезмәткәр дә бюджетка гына салынып утырырга тиеш түгел. Кү­ңелле итеп бәйрәм итәсе килсә, түләргә була акчаны. Бездә, мәсәлән, корпоративка баручылар үз өлешләрен кертә, бу яктан проблема булганы юк.
 
Раяз ФАСЫЙХОВ, җыр­чы:
 
– Бу тәкъдим белән ки­леш­мим. Кеше шәхси бәй­рәмен дәүләт акчасына тү­гел, үз хисабына үткәрә. Анысы аңлашыла. Тик бу очракта бит кешенең эш урыны турында сүз бара. Хезмәт коллективы катнашындагы чара булгач, аны теләсә кайсы оешма үз хисабына оештырырга тиеш. Бу тәкъдим халыкта зур ризасызлык уятачак. Соңгы вакытларда күзә­телгән мәх­шәр чорында кеше нәрсәгә генә акча җиткерсен ди? Аны бүген болай да кысалар. Корпоративлар санын киметергә ди­сәләр, бер хәл. Әйтик, елга, күп дигәндә, дүрт корпоратив үткәрү рөхсәт ителсен ди. Кайсыдыр кол­лективның өстәмә бәйрәм итәсе килсә, бу очракта инде һәркем үз кесәсеннән түләсен. Быел Яңа елны дуслар белән бергә өйдә каршыларга уйлап торабыз. 31 декабрь көнне “атсалар да, киссәләр дә” банкет яки корпоративларда чыгыш ясаганым юк, чыгыш ясарга да җыенмыйм. Еш кына: “Андый көнгә калырга язмасын”, – дип шаяртам. Яңа ел – иң могҗизалы гаилә бәйрәме. Шуңа күрә аны гаиләм белән каршылау­ны өстен күрәм.


Ватаным Татарстан
№ 189 | 13.12.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»