|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2014 Бәйге
Миксер уйнату бәйгесендә җиңүче билгеле булды!"Матбугат.ру" Яңа елга кадәр атна саен бер кыйммәтле бүләк уйната. Узган атнаны мультиварка уйнаттык. Бу юлы - миксер. Ниһаять, аның иясе дә билгеле булды. Ул - Гөлназ Һадиева.
Гөлназ безнең белән әле элемтәгә чыкмады (фотосы - "Вконтакте"дагы битеннән). Без аңа яздык, әмма җавап алмадык. Хәтерлисезме, бәйгедә катнашучылар хәтта сырхауханәдән дә фотолар җибәрә дип язган идек. Бәйгедә нәкъ шул конкурсант - банан фотосы авторы җиңде. "Вконтакте"дагы язуны 88 кеше репост ясауга карамастан, фото җибәрүчеләр саны 22 генә иде. Шуңа күрә уенда җиңү шанслары да бик зур булды. Җиңүчене сайлауны, гадәттәгечә, видеога төшердек: Гөлназны котлыйбыз һәм безнең белән элемтәгә чыгуын көтеп калабыз. Ә бүләк уйнатулар дәвам итә! Иртәгә яңа бәйге һәм яңа бүләк игълан итәчәкбез. Күзәтеп барыгыз!
--- |
Иң күп укылган
|