• 22.11-23.11 "Питер Пэн" спектакле премьерасы! Кариев театры. 18:30
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 25.11-26.11 Әбри Хәбриев концерты. Филармония. 18:30
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 18 Ноябрь Наилә Гәрәева
  • 18 Ноябрь Данил Ибраһимов
  • 18 Ноябрь Нурия Беломоина
  • 18 Ноябрь Нияз Вәлиев
  • 18 Ноябрь Гөлнара Абаева
  • 18 Ноябрь Исхак-Хан
  • 18 Ноябрь Гөлшат Гыймадиева
  • 18 Ноябрь Резидә Хәсәнова
  • 18 Ноябрь Рәшит Заһидуллин
  • 19 Ноябрь Зөлфәт Зиннуров
  • Санлап үгез ите сатыла. Шулай үк сатуда коптить иткән, суелган казлар бар. 89872883416.Балтач р-ны
  • Казанда озак вакытка Ямашев урамында 1 булмэле квартира снимать итэргэ бирэм узем хужа релтор тугел;шалтыратыгыз 89625521877
  • Задняя балка Ока куплю б/у 8-960-060-77-38
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш
  • Саба районында буаз тана сатыла! Апрель азагы май башында бозаулыйсы. +7 (937) 002-34-32
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш
  • Туалет булмэсе ясыйм и унитаз урнаштырам. Тел.89196484445 Актаныш
  • 89600696970 солеклэр
  • Казанда кулай бәядән 1 бүлмәле фатир сатыла. Яхшы ремонт белэн. Тел.89600537782
  • Казань. Продается 2-х этажный кирпичный дом, который находится в поселке Салмачи на улице Знатной.Это отличный кирпичный коттедж построенный по всем строительным нормам и из экологически чистых материалов. Продажа от собственника. Тел.: 89378747872.

 

 
Архив
 

               

15.12.2014 Мәгариф

Акча булса, бакча да бар

"Эшкә чыга алмыйм. Балага бакча булмады. Янәшәбездәге бөтен балалар бакчаларына өч яшьтән генә алалар..." "Өч яшькә кадәр шәхси бакчага биреп карамыйсыңмы соң?" "18 мең сум ярым түләргәме? Юк, бездә андый артык акча юк!"

Казанда яшәүче ике бала анасы Эльмира гына түгел, мондый сүзне башка хатын-кызлардан да еш ишетергә туры килә. Шәһәрдә генә түгел, хәтта кайбер авыл районнарында да зур мәшәкать булып санала баланы бакчага урнаштыру. Электрон чиратлар дип өметләндерделәр, тик анысы да проблеманы тулысынча хәл ит­мәде. Инде бу мәсь­әләдә тагын яңалык кертмәк­челәр. Монысында бакчага йөрү өчен сертификат бирү һәм шәхси бакчаларга дәү­ләт ярдәме күр­сәтү турында сүз бара.

Бакчага эләгербезме?


Баланың бакчага йөри башлавы һәрбер гаилә өчен үзе бер хикәятне хәтерләтә. Йорт янә­шәсендә урнашкан паркта йө­рибез. Көн дәвамында ко­ляс­ка белән бала тартып, ял итеп йөрүчеләр җитәрлек. Бары­быз­ның да балалары – бер-ике яшьлек сабыйлар. Ә менә Әмир башкалардан аерылып тора. Ул көн саен йә әтисе, йә әнисе, йә әбисе белән килә, безнең балалардан гәүдәгә дә калкурак, яшькә дә олырак. Әтисе белән сөйләшеп киттек. “4 яшь тулды инде улыбызга. Балалар бакчасында урын булмады. Башта күченеп йөрдек, чиратка да соң язылганбыз. Киләсе елда Әмиргә 5 яшь тула, бәлки, ул вакытка кадәр бакча да булыр әле”, – дип елмая ул. Сүз артыннан сүз чыкты. Барыбызның да бакчага урнаштыру мәшәкать­ләре исенә төште.

Барыбыз да электрон чиратта тора. Әмма күпчелек әти-әниләр аңа ышанмый булып чыкты. Электрон чиратта да ришвәт бирүчеләр бар дип раслый кайберләре. Әлбәттә, әлеге системаның нәкъ менә шул гаделсезлекне бетерү өчен уйлап табылуына чын күңелдән ышанган кеше буларак башта бу сүзләрне җитди кабул итмәдем. Ә балалар бакчасы артыннан йөри башлагач, безнең электрон чират та, ни сәбәпледер, артка күчә башлады. Баксаң, безнең алга берничә ташламалы гаилә чиратсыз кергән булып чыкты. Әнә шулай ике елдан артык чират торган бакчага эләкмәдек без. Аннан яңасын эзләп табарга туры килде. Хәер, анысы бөтенләй башка маҗаралы вакыйга...

Шәхсиме, әллә дәүләтнекеме...

Ә 2016 елда балалар бакчасына чиратлар бетәчәк дип ышандыралар. Моннан 5-6 ел элек шәхси балалар бакчалары турында куркып кына сөйләсәк, хәзер инде аларның күбесе дәүләт дәрәҗәсендә эшләүче мәктәпкәчә яшьтәге оешмалар рәтенә күтә­релде. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев әйтүенчә, шәхси балалар бакчасы системасын яңартырга вакыт җиткән. Мәктәпкәчә яшьтәге оешмалар арасында көндәшлек барлыкка килү, шәхси бакчалар юнәлешен үстерү булган чиратны киметер иде, ди белгечләр дә. Бүген Россиядә 409 мең бала бакчаларга чиратта тора. Ике ел элек исә бу сан 1 миллионнан артык булган. Узган ел 400 мең балага урын булдырылган, быел тагын 350 меңен урнаштырганнар. Киләсе елда да күрсәткечләр шуннан аз булмас диләр. Демографик хәлләрнең соңгы вакытта уңай якка үзгәрүе, Россиядә ел саен 3-7 яшьлек 100 мең балага бакча кирәклеге турында хәбәр итәләр.

Соңгы елларда шәхси бакчалар 40 процентка арткан, андый оешмалар саны 1200гә җиткән. Тик бу – Россиядәге барлык 50 мең бакчаның 1,3 проценты гына. Түрәләр, дәүләтнеке булмаган бакчалар 3 проценттан да ким булмаска тиеш, дип бел­дерә. Хөкүмәт каршындагы экспертлар советы фаразларына ышансаң, киләсе елга шәхси балалар бакчасында 100 меңләп урын булдырылыр дип көтелә. Моның өчен, әлбәттә, төбәк­ләрнең тырышлыгы да кирәк. Әлегә исә шәхси бакчаларның нибары 66 проценты гына сигез төбәктә урнашкан.

Инде шәхси балалар бакчасы күбрәк булсын өчен нишләргә соң? Белгечләр фикеренчә, иң элек бу системага хокукый яктан үзгәрешләр кертү кирәк. Коммерция оешмасы белем бирүне төп эшчәнлек итеп алырга тиеш. Моннан тыш, шәхси бакчалардагы хезмәткәрләрнең педагогик стажы исәпкә алынуы кирәк. Әлеге федераль программа дәү­ләт оешмаларындагы кебек үк укытучыларга, тәрбиячеләргә белем алу, квалификация күтәрү мөмкинлеге бирергә тиеш. Шәхси бакчаларга шулай ук салым ташламаларын да кире кайтарырга кирәк булачак.

Бакча өчен сертификат тапшырылачак


Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга сертификат бирү тәкъди­менә дә зур өмет баглыйлар. Ул күпме­дер дәрәҗәдә “Ана капиталы” сертификатын хәтер­ләтәчәк. Монда ата-ананың балалар бакчасына тотачак акчасы исәпкә алына. Шәхси балалар бакчасынамы, әллә дәү­ләт­некенәме – ата-аналар моны үзләре сайлап алачак. Мондый алым балалар бакчалары арасында көн­дәшлек тә тудырыр иде. Әлегә исә эшләр болайрак тора: әти-әни баласын шәхси балалар бакчасына йөртә, бер үк вакытта дәүләтнеке булган балалар бакчасына да чират тора. Шуңа да гомуми чират кимеми дип саный белгечләр.

Әлбәттә, акча ягы да бар. Бер айга 18 мең сум акча алучы шәхси бакча белән гадәти бакча бәясен чагыштырып та булмый. Сертификатка дәгъва итүче бакчаларда түләү бердәй булырга тиеш булып чыга. Дмитрий Медведев Хөкү­мәткә балалар бакчасы сертификаты булдыру мәсьәләсен өйрәнергә кушкан. Әлеге сертификат берничә төбәктә тәҗрибә проекты буларак гамәлгә дә кертелергә мөмкин. Сертификат тулысынча баланың бакчага йөрү, анда укыту һәм карау буенча чыгымнарын тулысынча үз эченә алырга тиеш. Бер елдан соң мондый тәҗрибәне бөтен төбәк­ләргә тарату күздә тотыла.

Түләүләр арта

“Шәхси балалар бакчалары бар. Без аларның күбесе белән эшлибез, күбесенең белем би­рүгә лицензияләре дә бар, – дип сөйли ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә яшьтәге балалар бүлегенең әй­дәп баручы белгече Йолдыз Хисамиева. – Бездә бит дәүләти бакчалар 3-7 яшькә кадәрге балаларны тупларга тиеш. Ата-анага алдан эшкә чыгарга кирәк булган очракта, баланы шәхси бакчага бирергә туры килә. Шәхси балалар бакчасы күбе­сенчә баланы карау, ашату белән генә шөгыль­ләнә. Белем бирергә аларның лицензиясе юк. Алар бездәге исемлеккә караганда күбрәк тә булырга мөмкин әле. Күбесе шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, торак йортларның беренче катында бакча ачып эшлиләр. Араларында министрлык белән хезмәт­тәшлек иткәннәре дә күп, аларга субсидияләр дә каралган. Тик түләү төрлечә куелган. 12 мең сумнан алып 16 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Бу бакчаның программасына карый, кемдер дүрт, кемдер биш тапкыр ашата”.

Казанның Чистай урамында урнашкан шәхси балалар бакчасы хезмәткәрләре үзләрендә күп төрле түгәрәкләр эшләве белән горурланып сөйләде. Гадәти бакчага караганда, аларда мондый мөмкинлек күбрәк икән. “Безнең укытырга лицензиябез юк. Аның каравы, баланың яшенә карап, аны үстерә, камилләштерә торган дәресләребез бар. Инглиз теле, театр түгәрәгенә килешү буенча белемле укытучыларны чакырабыз”, – дип сөйләделәр без­гә.

...Кыскасы, һәркем аягын юрганына карап сузарга тырыша. Ә гыйнвар аеннан, билгеле булганча, дәүләт бакчаларына да түләү­ләр артачак. Монысы педа­гог­ларның хезмәт хакы күтәрелүенә дә бәйле дип аңлаталар. Түрәләр әйтүенчә, баланы бакчага йөртү аена уртача 8 мең сумга төшә. Ә әти-әниләр барлык чыгым­нарның 27 процентын гына түли икән. Инде яңалыклар бу суммаларга ни дәрәҗәдә тәэсир итәр? Анысын вакыт күрсәтер. Әлегә исә тәҗрибә уздырганнарын һәм... балаларның үсеп беткәнен көтәргә кала.  

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ 188 | 15.12.2014
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино