13.12.2014 Җәмгыять
Ә сез балагызга китап укыйсызмы? (Сораштыру)
Россия халкының 77 проценты баласына даими рәвештә китап укый. Күптән түгел “Иҗтимагый фикер” фонды тарафыннан уздырылган сораштырудан соң әнә шундый нәтиҗә ясалган. Галимнәр фикеренчә, күрсәткечләр беренче карашка шактый яхшы тоелса да, шатланырга иртәрәк әле. Соңгы елларда баласына китап укучы ата-аналар саны шактый кимегән.
Шул ук сораштыру барышында һәр унынчы респондентның сигезе балачакта китап укыганны тыңлап үсүен искә алган. Россия халкының өчтән бере исә балачактагы китапларын бүген дә кадерләп саклавын һәм аны балаларына да укуын белдергән. Ә сез балагызга китап укыйсызмы?
Дамир ШАКИРОВ, Татарстан китап нәшрияты директоры:
– Баласына китап укучы ата-аналар саны кими дигән фикер белән килешмим. Дөрес, араларында телен югалткан, баласын телевизор йә булмаса компьютер каршына утыртып куеп, үз юлында йөргән ата-аналар да җитәрлек. Тик соңгы арада күбесе баласын шушы “тартма”дан чикләргә тырыша башлады. Балаларына китап укучылар саны, киресенчә, арта бара, дияр идем. Бүген республикада балалар өчен китаплар уртача 7-8 меңлек тираж белән чыга. Китаплар чыга тора, тиз арада сатылып та бетә. Дөрес, бу юнәлешне әле тагын да үстерергә кирәк. Китапка реклама җитеп бетми. “Оясында ни күрсә, очканында шул була” дигәндәй, китапка мәхәббәтне балалар бакчасында, гаиләдә үк тәрбияләргә кирәк. Безнең гаиләдә, мәсәлән, китап укымыйча торып булмый. Баштарак балаларга укыдым, хәзер инде оныклар китап укыганны көтеп тора. Киләчәктә яңадан китапка әйләнеп кайтырбыз дип өметләнәм.
Рөстәм ИСХАКОВ, журналист:
– 26 декабрьдә кызыма өч яшь тула. Аңа халык әкиятләре белән “Аю булу җиңелме?” дигән балалар өчен татарча шигырьләр китабы укыйм. Китапны һәр көн укырга тырышабыз: бер көнне әнисе укыса, икенче көнне мин. Миңа калса, хәзерге ата-ана баласына, элеккеге заманнар белән чагыштырганда, игътибарлырак. Шуңа күрә социологларның фикере белән килешмим.
Айсылу ЛЕРОН, “Татар радиосы” ди-джее:
– Өч яшьлек кызым Фәридәнең иң яраткан шөгыле – китап уку! Хәрефләрне таный, тик әлегә сүз итеп укый алмый. Әмма бу безгә һич кенә дә комачауламый! Яраткан берничә китабы бар: Габдулла Тукайның “Шүрәле”се, “Шалкан” әкияте, балалар өчен әкият-шигырь, җырлардан торган бик зур бер җыентык. Соңгысында урын алган “И туган тел”, “Әйт әле, күбәләк”, “Бер кыз бала”, “Әни диеп язым куйдым”, “Кәрия-Зәкәрия” һәм башка шигырь, җыр, такмакларны Фәридәбез яттан белә! Рус әдәбиятын да калдырмыйбыз, Чуковскийның “Доктор Айболит”ын шулай ук ятлап яткан чак. Кызыбызның бүлмәсендә махсус китап киштәсе бар, анда әкият китаплары да, әлифбалар да җыелган. Һәр кичне яныма үзе берничә китап алып килә, шуларны рәхәтләнеп кычкырып укыйбыз.
Илшат ВӘЛИЕВ, җырчы:
– Безнең балалар, китап укымасаң, бөтенләй йокламый. Кечкенә чактан ук аларга, әнисе белән чиратлашып, төрле халык әкиятләре укыдык. Бертигез күләмдә татарча да, русча да укырга тырыштык. Аннары мин үзем бәләкәй чакта укыган Владислав Крапивинның “Дети синего фламинго”, К.Чуковскийның “Доктор Айболит”, Э.Берроузның “Тарзан” кебек китапларын рәхәтләнеп балалар өчен дә, үзем өчен дә яңадан укып чыктым. Хәзер инде әкрен генә балалардан, күзем арыды дигән хәйлә табып, үзенә укытам. Бабай мине шулай итеп гәҗит укыта иде.
Эльмира НИЗАМОВА, эшмәкәр (Арча районы, Пөшәнгәр авылы):
– Кызыма алты яшь. Аңа татарча әкиятләр укыйм. Хәзер бит балалар өчен китаплар төсле, матур булып чыга. Мин, гомумән, китап укырга яратам. Кызым да, китап алып кайт, дип кенә тора. Ә тикшеренү нәтиҗәләренә килгәндә, алар белән килешеп бетмәс идем. Танышларым арасында да балаларына китап укучылар күп.