поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.12.2014 Шоу-бизнес

Эльвира Хәйруллина, Сәгыйть Гыйбашев, Виталий Агапов, Эльвира Розалилар кая югалган?

Бик зур эшкә алындык әле. Бүген халык күзеннән соңгы арада югалып торган, замана шаукымы белән күләгәдә калган артистларны барларбыз. Зур дип башыннан ук кисәтеп куям, чөнки тегендә-монда сибелгән артистларны эзләү җиңел булмады. Әле дә кайсы берсен эзләп таба алмадык. Мәсәлән, Энҗенең телефон номеры да билгесез хәтта ки. Ярый, хуш, кемнәр ниләр белән шөгыльләнә икән?

Эльвира Хәйруллинаның «Яңа Гасыр»га үпкәсе бар

– Эльвира ханым, хәлләрегез ничек? Ниләр майтарып ятасыз?

Хәлләрем яхшы. Филармониядә эшләп йөрим. 1995 елдан бирле шунда хезмәт куям.

– Соңгы арада сәхнәдә күренмисез?

 –Кая чакырсалар, шунда барам.

– «Сольный» концертлар куярга уйламыйсызмы?


– Әлегә көтелми.

– Альбом чыгару өстендә эш­ләмисезме?


– Альбом чыгару модада түгел бит хәзер.

– Концертларда да күренмисез.


– Нигә моны миңа әйтәсез? «Яңа Гасыр» җитәкчелегеннән сорарга кирәк. Чакырмыйлар бит. «Яңа ел» кичәсенә чакырмадылар, башка проектларга да дәшмиләр. «Бармыйм» дигәнем юк. Яңа җырларым да бар, һаман яздырып торам. Әмма «Мине төшерегез», «мине күрегез» дип әрсезләнеп йөрергә яратмыйм.

Сәгыйть Гыйбашев «сольный» концертка әзерләнә


– Кайда югалдыгыз, дисезме? Югалмадым да кебек. Менә Ләйсән Гыймае­ва концертында катнаштым. Тамашачы сагынган, җырларымны таныйлар. Алга таба да Ләйсән белән эшләргә исәп. Чаллыга, Мамадышка җыенабыз. Үземнең «сольный» концертымны да куясы килә. Февральдә районнарда йөрергә, мартта, озын тәнәфестән соң, Казан тамашачысы алдында имтихан тотарга уйлап торам. Музыка белән шөгыльләнәм. Шушы арада дүрт яңа җыр яздырдым. Кайда эшлисез дип. Кайда акча – шунда мин (көлешәбез). Узган ел «Татарча солянка», «Ретро-концерт» кебек концертларда катнаштым.

Гаиләгә килгәндә, барысы да тыныч. Тормыш иптәшем Фәридә институтта укыта, олы улым Алгиз Биектауда хирург-стоматолог булып эшли. Кечесе Айнур Казан юридик институтының өченче курсында белем ала.

Виталий Агапов юбилейга әзерләнә


– Сәхнәдән югалмадым мин. Ә менә телевидение­дән күренмимдер, бәлки. Күптән түгел «Хөршидә-Мөршидә кунак җыя» концертында катнаштым. Аны ТНВ 1 гыйнвар көнне күрсәтәчәк. «Уфа – Казан юллары» концерт тамашасы белән Башкортстаннан кайтып төштек. «Моңлы Чаллы» дигән җыр театрым бар. Бик талантлы яшьләр белән эшлим. Киләсе елга 55 яшь тула, юбилей концерты белән Башкортстан, Татарстан киңлекләрен иңләргә исәп.

Эльвира Розали: «Мине санга сукмыйлар»


– Балалар өчен Яңа ел мюзикллары әзерлим. Татар музыкасында мине бәяләмиләр. Мин башка түбәнсенмәячәкмен.

Гөлнара Исмаева: «Яңа сулыш белән иҗат итәм»


– Мин югалмадым. Нью-Йоркта яшим, шәхси студиямдә эшлим. Америка, Канадада концертлар белән йөрим. Мин монда бик бәхетле. Иҗат белән рәхәтләнеп шөгыльләнә алам, берәү дә комачауламый, тәгәрмәчкә таяк тыкмый. Тере гитара тавышына «Романсы» дигән проект башлап җибәрдем. 2011 елда «Арабыз­да – океан» исемле альбом чыгардым. Америка музыкантлары минем белән очрашканчыга кадәр татарлар турында ишеткәннәре дә булмаган. Татарча да, инглизчә дә җырлыйм. Бездә сәгать иртәнге алты. Төне буе чираттагы концерт өчен музыка яздырдык менә.

Эльнара Нурмөхәммәтова бәби үстерә

– Мин хәзер артист түгел бит. Ничек дип әйтим? Тормыш позициямне алыштырдым. 2010 елда намазга ­бастым. Сәхнәдән китүемнең дә төп сәбәбе шул. Дәүләт хезмәтендә хисапчы булып эшләдем. Узган ел кияүгә чыккан идем. 27 ноябрь көнне кызыбыз туды. Наилә дип исем куштык. Сәхнәне сагынмыйм, ю-юк. Минемчә, хатын-кызның урыны сәхнәдә түгел, гаиләдә, ире, балалары янында булыр­га тиеш.
 


Ландыш КӘБИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»