• 22.11-23.11 "Питер Пэн" спектакле премьерасы! Кариев театры. 18:30
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 25.11-26.11 Әбри Хәбриев концерты. Филармония. 18:30
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 18 Ноябрь Наилә Гәрәева
  • 18 Ноябрь Данил Ибраһимов
  • 18 Ноябрь Нурия Беломоина
  • 18 Ноябрь Нияз Вәлиев
  • 18 Ноябрь Гөлнара Абаева
  • 18 Ноябрь Исхак-Хан
  • 18 Ноябрь Гөлшат Гыймадиева
  • 18 Ноябрь Резидә Хәсәнова
  • 18 Ноябрь Рәшит Заһидуллин
  • 19 Ноябрь Зөлфәт Зиннуров
  • Санлап үгез ите сатыла. Шулай үк сатуда коптить иткән, суелган казлар бар. 89872883416.Балтач р-ны
  • Казанда озак вакытка Ямашев урамында 1 булмэле квартира снимать итэргэ бирэм узем хужа релтор тугел;шалтыратыгыз 89625521877
  • Задняя балка Ока куплю б/у 8-960-060-77-38
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш
  • Саба районында буаз тана сатыла! Апрель азагы май башында бозаулыйсы. +7 (937) 002-34-32
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш
  • Туалет булмэсе ясыйм и унитаз урнаштырам. Тел.89196484445 Актаныш
  • 89600696970 солеклэр
  • Казанда кулай бәядән 1 бүлмәле фатир сатыла. Яхшы ремонт белэн. Тел.89600537782
  • Казань. Продается 2-х этажный кирпичный дом, который находится в поселке Салмачи на улице Знатной.Это отличный кирпичный коттедж построенный по всем строительным нормам и из экологически чистых материалов. Продажа от собственника. Тел.: 89378747872.

 

 
Архив
 

               

12.12.2014 Милләт

Өчпочмак + Салават = милләтме? (Тарих фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйтова белән интервью)

Соңгы елларда үзләрен кимсетелгән дип санаган рус милли хәрәкәте тынычланырга мөмкин: күптән түгел уздырылган социологик тикшеренү рес­публикада мыскыл ителгәннәрне таба алмаган. Ә менә татар теленең торышы ничегрәк? Ни өчен татар мәктәп­ләренә баручылар кимегән? Татарларны һаман да мәгърифәтле халык дип санап буламы? Читек­ләр киеп, өчпочмак ашап Салават концертына йөрүчеләрне мил­ләтне саклаучылар дип әйтергә нигез бармы?

Без бу турыда Тарих инс­титутының этнология бүле­генең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Лилия СӘГЫЙ­ТОВА белән сөйләштек.

– Лилия ханым, сез уздырган социология тикшерүнең нәтиҗәсе нинди булды: утырып еларлыкмы, әллә инде азмы-күпме үсеш бар дип сөенәсеме? Барыбыз да рус милли хәрәкәте вәкилләре чыгарган шау-шуны хәтерли.
 
– Баштан ук шуны әйтик: бу сораштыру Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән уздырылды. Аңа ярыйсы гына акча бүлеп бирелде, шуңа күрә социологлар эзлекле тикшеренү уздыра алды. Сораштыруда Татарстанда яшәүче 1200 кеше катнашты, аларның яртысы – татар, яртысы – руслар, төрле яшьтәге һәм социаль статуста булучы авыл һәм шәһәр кешеләре иде. Моңа өстәп төрле юнәлештәге экспертлар белән әңгәмә корылды, фокус төркемнәр булдырып дискус­сия­ләр оештырылды. Үзегез әйттегез, соңгы елларда безнең Татарстанга таш атулар күп булды. Шикле экспертлар, социологлар фаразлар чыгарды, нәтиҗәләр ясады. Безгә татар теле генә түгел, рус теленең торышын белү дә мөһим иде.
 
Татарстанда рус теле ким­сетелә дип урам җыеннары уздырылса да, социологик тикше­ренүләр киресен исбатлады. Рус теле кулланылышта һәм үсештә. Сораштыруда катна­шучыларның берсеннән дә рус теле мыскыл ителә дигән сүзләр ычкынмады. Мәгълүмат кыры рус телле, телевидение, Интернет, матбугат, әдәбият, аралашу даирәсе – барысы да рус телле мохит. Шуңа тел торгынлыкта дип әйтеп булмый.
 
Тикшеренү шуны ачыклады: руслар татар теленә каршы түгел, киресенчә, балаларның татарча белүен телибез дип әйтә. Әмма алар, укытуның нәтиҗәсе юк, ди. Билгеле, бу ачуны кабарта. Вакыт та, көч тә юкка сарыф ителә, дәүләтнең акчасы да исрафка китә булып чыга. Татар телен укытуда методика начар, телне өйрәнүдә аралашу нигезе сайланмый. Югый­сә безгә русларны аралашырга өйрәтү дә җиткән. Сөй­ләш­сеннәр генә!
 
Монда методикадан тыш кадр­лар мәсьәләсе дә бар. Сер түгел, фәнне укыткан белгечтән дә күп нәрсә тора. Яңа технологияләр кулланылмый икән, телгә, әдә­биятка кызыксыну уяту авыр. Советлар Союзы вакытында иң кәттә дип кайсы укытучылар санала иде? Дөрес, инглиз теле укытучылары. Алар башкалардан аерылып торды. Алар чит телне белүдән тыш, матур ыспай киенде, гомумән, киң карашлы шәхесләр булды. Татар теле укытучыларын үпкәлә­тәсем килми, әмма патриархаль система кысаларыннан чыгарга вакыт. Аларның башка телләрне дә белүче, дөнья гизгән киң карашлы шәхес булулары мөһим. Татар теле укытучыларын чит ил университетларына, белемнәрен арттырыр өчен, стажировкага җибәрү кирәк. Республика сыйфатлы бел­геч­ләрне әзерләр өчен бөтен көчен сала алмыймы? Теләге булганда, ала. Ата-аналар: “Бәй, сезнең мәктәптәге татар теле укытучысы Гарвардта укыганмыни? Алайса, балам аңарда белем алсын иде”, – дип фикер йөртәчәкләренә иманым камил.
 
– Методика, китаплар һ.б. аңлашыла. Әмма татар теленә ихтыяҗ юк икән, татар мәктә­бендә Билл Гейтс укытса да, балаларын татар уку йортларына бирер өчен чират торулары ике­ле. Ихтыяҗ турында ни диләр соң?
 
– Балалар арасында сораштыру уздырганда “Татар теле – дәүләт теле”, – дип җавапладылар. Аны өйрәнергә кирәк дигән аңлау бар, тик мотивация җитешми. Яшь­ләргә социаль үсеш мөһим, алар эш урынын, яхшы хезмәт хакын кайгырта. Тел ул – корал. Бүген рус һәм инглиз телләрен белүчеләр ота, татар теле “бесплатное приложение” булып кесәдә йөри. Татар теленең үсеш карьерасында кирәге чыкмаячагын белә торып, ата-аналар үзләренә каршы килә алмый. Аз­мы-күпме аралашу таләп ителгән һөнәр ияләреннән татар телен белү таләп ителсә, өстәмә акча да түләнсә, татар телен өйрәнүгә стимул булыр иде бу. Бүген, чыннан да, татарлар милли мәктәпкә балаларын бирергә атлыгып тормый, чөнки әҗере юк.
 
– Респондентлар бу уңайдан дәүләткә нинди дә булса дәгъва белдердеме?
 
– Дәүләт татар теленә карата игътибарсыз дип әйтүчеләр булды. Түрәләрнең телне белеп тә аны кулланмаулары турында зарландылар. Кулланган очракта да татар теле бары тик мәгариф, мәдәният өлкәсенә генә яраклы булганына борчылалар, телнең киңрәк кулланылуын телиләр. Хөкүмәт, Дәүләт Советы утырышлары күбесенчә урысча барганы, документация эшләрендә татар теле төшеп калуын әйтә. Электрон Хөкүмәттә дә татар теленең аксавын билге­ли­ләр. Балык башыннан чери дигән әйтем бар, түрәләргә ки­рәкмәгәч, без тел өчен җавап тотарга тиешме дигән сорау куялар.
 
Абруй, телгә карата уңай караш төрле кыйпылчыклардан җыела. Мәсәлән, Универсиада халыкта горурлык хисен уятты. “Бу – татарларның эше”, – дигән уңай караш бар. Казанда Иске Татар бис­тәсе уенчык формасында төзек­ләндерелсә дә, ул да уңай тәэсир итә. Юлларның яхшыруы, инфра­структураның уңайлы булуы ке­ше­ләрнең кәефләрен күтәрә. Татар­ның үзаңы күтәрелә. Борынгылыкны саклау да мөһим, әмма ул заманга яраклаштырылган булсын. Менә Шотландиягә карагыз. Алар бәйсезлек өчен көрәшеп, “без” дип чәчрәп чыкты. Борынгы тарихларына чат ябышып, искелекне бүгенге көндә дә акту­альләштерде. Милли кием­нәре – килтны бүгенге тормышка керт­теләр, аны модалы итә алдылар. Без дә татар читекләре белән дөнья мода индустриясен шартлата алабыз. Татарның өчпоч­магы, пәрәмәче, вак бәлеше – шәп фастфуд. Әмма популярлаштыру юк.
 
– Сез белүемчә, татар телле матбугатны, радио, телевиде­ние­ны тикшергәнсез, укыйлармы, карыйлармы дигәндәй. Без­­нең турында ниләр сөйлә­деләр?
 
– Татарларга, русларга да “Нинди телдә матбугат укыйсыз? Радио, телеканаллар карыйсыз?” дигән сорау бирелде. Радиолардан татарчасын гына тыңлаучылар саны 2,7 процент тәшкил итә, татарча да, русча да тыңлаучылар – 34 процент. Боларны да татарлар дип исәпләргә кирәк. Соңгы елларда газеталар бетә, актуаль түгел, ябарга кирәк дигән фикерләр ешрак яңгырый, әмма безнең тик­шеренүләр киресен исбатлады. Сораштыруда катнашучы­ларның 76 проценты укыйбыз диде, бу – гомуми сан. Татарча басма матбутны 36 процент авыл кешеләре укуы ачыкланды, шәһәрдә яшәүче укучыларның саны 8 процентка тиң. Шәһәрдә яшәп татарча да, русча да укучылар саны 38 процентны тәшкил итсә, авылда яшәүчеләр 44 процент булуы ачыкланды. Бары тик русча гына укучы авыл ке­шеләре – 20 процентны тәшкил итә. Күрүегезчә, укый торган аудитория зур.
 
Татар басмаларын гаилә газеталары дип атарга мөмкин. Аларга язылу – озак еллар дәвам иткән традиция. Татарлар гаилә, мәхәб­бәт тарихларын укырга ярата. Бер яктан, бу самимилек булып тоела, ә икенче яктан, халыкның бу темага игътибар бирүе татарларда гаилә институтының көчле булуы турында сөйли. Моны татарга гына хас булган “фишка” дип саныйм. Русларда бу күзәтелми. Күрәсең, татар матбугаты менә шул темаларны куертып, абунә­челәр санын саклый да.
 
Шәһәрдә яшәп татарча укырга теләгән, әмма үзенә яраклы матбугатны сайлап укый алмаучылар белән проблема бар. Шәһәрдә яшәүче татарлар: “Укыр идек, әмма кызык эчтәлекле матбугат, телеканал, радио юк”, – дип зарланды. Бу сыйфатка барып тоташа. Татар телле журналистлар үзләре үк рус телле журналистлардан калышуларын таный. Икътисад, сәясәт, социаль проблемаларны, ТХК, коррупция темаларын укучыларга кызык­лы һәм файдалы итеп яктыртучы журналистлар юк диярлек. Татар, Татарстанның үсеше турында аз языла. Фаразлау, аналитика язарлык кадрлар берничә кеше белән чикләнгән. Татар журналис­тикасына керәм дип атлыгып торучылар саны кискен кими бара. Сәбәбе – рус әдәбиятыннан БДИ тапшыру. Бу имтихан бик катлаулы. Аны рус балалары да сирәк тапшыра. БДИны рус телендә генә бирергә мәҗбүр булу – безнең өчен зур киртә.
 
Милли кадрлар – милләт нигезе. Татар телле журналистлар халыкка ниндидер идеяне җиткерер өчен кирәк, бары тик алар ярдә­мендә генә иҗтимагый фикер, милли үзаң формалаша. Кадрларны әзерләү, сыйфатлы контент булдыруда аерым программалар да ярдәм итәр иде. Журналистлар көчле икән, эчтәлек яхшыра дигән сүз, телнең бәясе дә күтәрелә. Моңа игътибар итмәү, аларны кулланмау – ялгышлык.
 
– Ә китап уку белән ниче­г­рәк?
 
– “Матур  әдәбият  укыйсыз­мы?” дигән сорауга русча укучылар 78 процент булуы ачыкланды, татарча укучылар саны 5,6 процент кына, татарча да, русча да укырга яратучылар – 16,5 процент. “Нинди телдә җырлар тыңлыйсыз?” дигән сорау да бар иде. Халык татар эстрадасын ярата. Татарча гына тыңлаучылар (авыл кешеләре) 29,4 процентны тәшкил итә, ә шәһәрдәгеләр – 7,4 процент. Русча да, татарча да тыңлаучылар авыл “меломаннар”ның саны 65,3 процентны тәшкил итә, 71,1 процент – шәһәрдәгеләр.
 
– Бездә Татарстан техно­логия­ләр буенча алга киткән рес­публика дип сөйләргә яраталар. Кулланучылар артамы, Интернетта үзлә­ренә кирәклене табалармы?
 
– 2004 елда республикада кулланучылар саны 16 процентны тәшкил итсә, хәзер бу сан 60 процентка якынлашкан. Авыл кеше­ләренең 40 проценты Интернеттан актив файдалана, шәһәрдә бу сан – 60 процент. Бу уңайдан халыкның мәгълүмат алу өчен татар сайтларын ни кадәр куллану дәрәҗәсен тикшердек. “Интернетта мәгълүматны нинди телдә укыйсыз?” дигән сорауга бары тик татарча гына укыйм дип җаваплаучы 1 кеше булды, татарча да, русча да укыйм диючеләр 3 процентны тәшкил итә, Интернеттан бары тик русча гына мәгълүмат алаучылар – 57 процент.
 
“Татар телле сайтларга их­тыяҗыгыз бармы?” дигән сорау куелды. 16 процент кеше уңай җавап бирде. 84 процентка кирәкми булып чыкты. Күбесе Интернетны күңел ачу өчен куллана, бу яктан татарча контент начар түгел кебек. Татарча газеталарның язмаларын Интернет аша да укыйлар, әмма сайт­лар­ның сыйфаты начар. Шул сәбәпле Интернетта утырган яшьләр татар газеталарында язылган мәгъ­лү­мат­тан мәхрүм кала. “Матбугат.ру” бу уңайдан яшь­ләрне татар язмаларына кызыксыну уятучы чыганак булып тора. Иң камил татар телле мәгълүматлы сайт булып “Азатлык” сайты кала бирә.
 
– Лилия ханым, галимнәр зур эш башкарды, көчле һәм зәгыйфь урыннарны ачыклады. Хәзер эш ничек дәвам итә­чәк?
 
– Дәүләт заказ биргәч, аны тозлап яткырмас, булган тикшеренү­не кулланып эш итәр дигән ышаныч бар. Ничек булыр дип фаразлау авыр, бу сәяси вәзгыятьтән дә, хөкүмәт башында торучыларның ихтыяр көченнән дә тора, икътисадый хәлгә дә бәйле. Карашым болайрак: татар җәмгыяте конфрон­тациядә була икән, алга китеш буласын көтү авыр. Дискуссия булырга тиеш. Түрәләр белән уртак тел табарга кирәк. Дөрес, алар арасында да төрлесе бар. Әмма Рөстәм Миңнехановтан эшләргә, мәсьәләне хәл итәргә кирәк дигән таләп бар. Күпчелек кешенең тавышын ишетү мөһим. Тик идарә­челәр моңа әзерме?
 
Яңа кызыклы, нәтиҗәле эш­ләгән проектлар бар, әмма алар­ның күпчелеге коры энтузиазм нигезендә башкарыла. Дәүләт үзе нинди проектлар бар дип мониторинг уздырырга, инициативалы яшь­­ләрне йодрык итеп тупларга тиеш. Коры сүз белән түгел, дәүләт казнасыннан акча да тамызырга кирәк. Шәһәр татар мәдәниятен үстерү мөһим, тик аның белән дәүләт шөгыльләнми. Мәсәлән, “Калеб” бар. Бик кызыклы, кирәкле проект, күпме тартып барырлар, белмим. Азмы инициативалы татар яшь­ләре?! Алар янып эшли башлый, Татарстанга файдалы булсын дип тырыша, ләкин үсеш алмыйча проект үлә. Чөнки дәүләт мобиль эшләми. Дәүләттә татар проектларыннан курку да бардыр, Шотландия, Каталония фонында үсеп китәр дип шикләнәләрдер. Әмма күрмәмешкә салышу, аерым шә­хесләрне читкә этәрү радикаль­ләшүгә китерергә мөмкин. Милли кадрлар, руслар әйтмешли, “штучный” товар. Аларны туплап бергә эш итәргә кирәк. 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 188 | 12.12.2014
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№66 (893693) / 17.12.2014 15:53:33

№65, монда инде тактично гына дәшми калырга кирәк...

№65 (893499) / 16.12.2014 14:43:08

Наконец-то бу хатын Лем дип дорес яза, димэк, без биргэн сабак башына барып житкэн! Алайса спорлашып улэ язган иде

№64 (893415) / 15.12.2014 21:55:58

Өйдә китап көн саен кулланылгангадыр дим..Балалар бит әти-әнине кабатлый.Элек интернет юк иде, шунлыктан соңгы вакытта гына кул асты китаплары кимеде. Элек исә кул астындагы 600 битле профессиональ китаплар 20 ләп торгандыр. Алар көн саен кулга алынып нидер карала, укыла иде. Медиклар бит гомер буе укый.

Аннары, тагын бер сәбәп, бәлки иң мөһимедер.Аңа өч-дүрт яшьләр тирәсендә ТВ эштән чыкты да, мин яңа ТВ алмадым, ул заманда телекиллер Доренко Скуратовны проституткалар белән күрсәтте, ул проститутканың татар кызы булуы, алар сөйләшүендә Шәймиев искә алынуны мине гарьләндерде төрле яклап.ТВ бездә яңадан компка приставка рәвешендә ул 6 классларда укыганда гына барлыкка килде.

Беренче үзе укыган китаплар - мин үзем китаплар яздым. Рәсемнәрен дә ясап. Ул күбрәк таныш белешләр турында хикәятләр иде. Портретлары охшаш чыга иде, шунлыктан алар таралып бетте))))Ой-ой, ничек охшаган дия-дия...

Беренче калын китабы - татар халык әкиятәләрен яратып укыды. Ул аны 10лап тапкыр укып чыккандыр.Ничек туймый дип үзем дә шакката идем.Ул вакытта русчаны белми иде әле.

4 класска русчага өйрәнде, һәм мәктәп программасыннан Хоббитны белеп кайтты. Тулысын сорый башлады. Ул Хоббитның тулысын башта кибетләрдә эзләдек, булмады. Библиотекадан тетелеп беткән вариант апкайтып укыдык. Аннан нәкъ шул елны иптәш малаеннан Гарри Потер тотып кайтты.Аны башта үзем укып карадым әле. Доброта турында икәнен белгәч, калган томнарын укырга рөхсәт алынды))) Әмма алар кибеттә тиз генә очрамады әле. Хәйран эзләп йөрдек аны икәүләп Казан буенча))))Хоббитка ияреп Толкинның башка китаплары килеп чыкты.Анысының сатып алганы да,бер таныш биргәне бар.Лемны авылда җәй көне ялда вакытта Сабадан алып төшкән идем. Ул анда барыбер шул мең кат укыган әкиятләр укып ята иде, "Көмешсылу" дигән җыентыкны.Лемны 4-5 елдан гына кызыклы дип тапты.Авылда чакта һаман да. Аннан Казанга апкилде дә, башка томнарын интернет аша заказ белән алды.



№63 (893403) / 15.12.2014 21:38:43

гузэл, алфавиттан башладык.

№62 (893398) / 15.12.2014 21:12:48

Иркэ, улыгызны китап укырга ничек ойрэттегез(нинди телдэ булуына карамастан)?

№61 (893264) / 14.12.2014 22:01:49

№33 Мин синен белэн!

№60 (893263) / 14.12.2014 21:58:42

№14

№59 (893118) / 14.12.2014 07:39:26

Укыдым! Шаккатам сезгә, кем инде бу хатын белән ваклана, үз дәрәҗәгезне төшермәгез, зинһар! Лем дип язылганын 1 сыйныф баласы да белә!

№58 (893117) / 14.12.2014 06:57:42

УТЕРЭ бу мине! Поляк телендә ике төрле языла торган ике "л" бар. Мәсәлән, "Bolesław" дигән исемдә икесе дә кергән. Калганы аңлашыладыр? Берничек тә "Льем" да, Лэм да була алмый, урысча ЛЕМ дип языла. Узен эйтергэ яраткан кебек, вакытымны куп алдын.

№57 (893078) / 13.12.2014 21:45:40

№54, ЗДРАСьТЕ, ПРИЕХАЛИ)))))

http://www.gramota.ru/book/litnevskaya.php?part1.htm#6_6

для парных по твердости / мягкости согласных мягкость обозначается:
1) буквами я, е, ё, ю, и: мал – мял, мол – мёл, пэр – перо, буря – бюро, мыло – мило(перед е в заимствовании согласный может быть твердым: пюре);

№56 (893076) / 13.12.2014 21:43:26

Татар телен кухня теле дип санамыйм. Туган теле кухня теле булмаган. Моның шулай түгеллегенә ышану өчен бер "Идегәй"не генә уку да җитә.Гаҗәеп матур телдә язылган. Бүгенге көндә кухня теленә ӘЙЛӘНЕП БАРА дияргә мәҗбүр.

№55 (893074) / 13.12.2014 21:36:34

ттар телен кухня теле дип санагач, иркәгез белән икегез бер үк кеше дип әйтергә теләгәндер

№54 (893073) / 13.12.2014 21:33:43

әлләкем булып сүләшәсең бугай,автобуста очратып кирәгеңне бирәм әле. БУ КҮРҮЕМ ДӘ чәчеңне йолкаячакмын,бел шуны.

№53 (893072) / 13.12.2014 21:32:47

Иркә, ничек языла, шулай укыла... Син телэсэ кемне бутап бетерергә.

№52 (893070) / 13.12.2014 21:29:33

наданнар белән бәхәсләшеп вакытыгызны әрәм итмәгез! Барыбер үз туксаным туксан диячәк

№51 (893069) / 13.12.2014 21:25:20

№50, димәк, син филолог түгел. Лемның транскрипциясе ничек соң алайса? Яки кагыйда. Согласные стоящие перед мягкими гласными читаются мягко..Алыштырдыларрмыни ул кагыйдәне?

№50 (893068) / 13.12.2014 21:22:51

№44 бер кеше дип әйтәсең киләдер. Сезнең белән минем арада ике зур аерма бар.

1) мин номер яки нокта, өндәү билгесе түгел, мин элек урыс сүзе белән әйтәләр иде псевдоним дип, хәзер шуның интернет варианты ник белән язам, менә кайберсе җәягә исемне дә куя

2)мин бары үз нигым белән генә язам.

№49 (893067) / 13.12.2014 21:21:03

Иркә, мин мәктәптә немец теле укыдым... Поляк теле турында син мина сэйлэмэ инде. Сатып жибэрермен. Каян алдын ул Льем дигэн транскрипцияне?

№48 (893066) / 13.12.2014 21:20:44

килешми ни! икегез кеше бит!
Икегез бер кеше дип әйтмәкче булгансыздыр инде. Юк, бер кеше түгел.

№47 (893065) / 13.12.2014 21:20:42

окно дип язсаларда акно дип укыйлар))))

№46 (893064) / 13.12.2014 21:19:27

килешми ни, икегез бер ук кеше бит!

№45 (893062) / 13.12.2014 21:18:08

№39? Нинди татар баласы? Бу урыс баласына бирелгән.Русчадан татарчага тәрҗемә итәргз.

№44 (893061) / 13.12.2014 21:17:35

килешми ни! икегез кеше бит!

№43 (893060) / 13.12.2014 21:16:20

№40, кызганычка каршы 16 гимназия инглиз телендә укырлык белем бирмәде шул. Әмма европейский серверда уйнап инглиз телен сукалый башлады.

Поляк язучысы турында әйтәм.Льем дип әйтеп булмаганга шулай язам. Лем дип язсаларда, ЛЭМ дип укыйлар барыбер.Электричество дигәндә, лек дип әйтеп була, лекарствоны да әйтеп була. Әмма льем чыкмый.

№42 (893059) / 13.12.2014 21:13:25

Кызганыч, ләкин Иркә белән килешми булмый:татар теле кухня теленә әйләнеп бара.

№41 (893058) / 13.12.2014 21:08:13

минем коега булса бер суз эйтмэс идем, тузем мин, татар телен кухня теле дип санаганга ачу килэ.

№40 (893057) / 13.12.2014 21:03:42

Иркә, күптән күзәтәм, Лэм дип язасын, урыс телендә бер дә очратканым юк шулай язганны. Поляк язучысын ЛЕМ дип язалар. ИНГЛИЗ язучысы Лэм бар, бутамагыз. Мин зарланып утырмадым, уз телендә укыдым аны:"Doskonała próżnia" и т. д. Инглиз телендә дә тәрҗемә эзләп йөрмәдем... Малаенны шуна эйрэт, зарланырга түгел... Син просто узенне күрсәтергә яратасың

№39 (893056) / 13.12.2014 21:03:30

Юк, Иркэ бу очракта мин сине анламыйм, барыбер.

Шундый табышмакны татарчадан, русчага тэрҗемэ итәргә бирсәләр бу чынлап та авыр. Э монда бит киресе, татар баласының башын катыралар.

№38 (893053) / 13.12.2014 21:00:15

вот))) минем үз пропагандам))))

Точно синең коеңа түгел)))

№37 (893052) / 13.12.2014 20:58:45

Әгәр үзе тәрҗемә итә алырлык бирем булса, татар теленә өйрәнү булыр иде.

Әллә кайда бер бер белмәгән кешеләрне тәрҗемәгә кушасы булгач, биздерү була!

№36 (893051) / 13.12.2014 20:57:41

Татар теленнэн биздеру буенча балл куйсан, аны иркэгэ бирергэ кирэк, инде 3-4 ел чамасы хаман татар телен хурлый кухня теле дип, кемнен пропагандасын алып бара. кем коесына су коя, вот вопрос!

№35 (893049) / 13.12.2014 20:53:26

"был белый дом, чудесный дом, и что-то застучало в нем, и он разбился и оттуда живое выбежало чудо, такое теплое, такое пушистое и золотое.")))))
Сон, син бит аны русчадан татарчага тэрңемэ иткэнсен, ничек биздеру?
Татарча табышмакны русчага тылмачласан, икенче эш булыр иде.

№34 (893046) / 13.12.2014 20:47:30

Улым дөнья әсәләрен урыс телендә укый. Татар теленнән җирәнгәнгә түгел. Алар татар телендә булмаганга.Ул татар гимназиясен бетерде, татарча яхшы белә, Резеда Ильдусовна начар укытмас))))

Кстати. Урыс балалары татарча ничек укытылу турында. Арып талып эштән кайтып, ашап эчеп сәгатҗ 10да диванга ауган идем, апа шалтырата.Күрше кызы 4 класста укый, менә шуны тәрҗемә итеш әле, ди. Текстны укыгач шаккаттым!

"был белый дом, чудесный дом, и что-то застучало в нем, и он разбился и оттуда живое выбежало чудо, такое теплое, такое пушистое и золотое."

Әкәмәт! Үзем чак тәрҗемә иттем.Беркөнне монда берсе шушы темага язган иде, әдәби тәрҗемә булмагач, 5 куймаганнар дип. Әдәби, рифмалаптәрҗемә иттем шуны укыганнан соң.

Плюс 5 поставили, можно было и без рифмы, дип әйтте ди)))

Бу татар теленә өйрәтү түгел, бу татар теленнән биздерү.

№33 (893045) / 13.12.2014 20:44:01

Татар теле минем җаным, йөрәгем, бәгырем, һәм мин иркә кебек аны сөймәгәннәрне татар милләте сафларында күрмим.Ул кухня теле түгел, ул җиһан теле, бөек тел! Аллага шөкер, улым да , кызым да татарча сөйләшә, татар булуы белән горурланып үсә.Үз телен хурлаган, аны кухня теле дип санаган кешене мин кеше дип санамыйм, бигайбә!

№32 (893044) / 13.12.2014 20:37:33

иркэ-фэузия татарча тэржемэ укыймы? Ничек алай ул?!

№31 (893043) / 13.12.2014 20:36:59

Булырга тиеш дип уйлыйм. "Уильям Шекспир. Тәрҗемәләр" дип атала китап. Җыентыкта тагын "Отелло" һ.б пьесалар бар. "Гамлет"ны Нәкый Исәнбәт тәрҗемә иткән.

№30 (893040) / 13.12.2014 20:31:50

Мәсәлән, кем тәрҗемәсендә? Әле дә бармы? Иртәгә ул тирәгә чыгабыз, булса сатып алам.

№29 (893039) / 13.12.2014 20:31:37

чын татар

Белмим, мәктәптә ни укыганнарын, ни белән кызыксынганнарын. Алабугага кайтканда, Тубылда урыс мәктәбендә укыганга, ике олысы (хәзер икесе дә институтта) урыс класларында укыдылар. Кечесе татар классында. Бәлки алар мәктәп классында берәр ни үтәләрдер.)))

№28 (893037) / 13.12.2014 20:26:59

Тинчурин театры "Гамлет.Күренешләр" спектаклен сәхнәгә куйды. Браво, Загидуллин. Искиткеч спектакль. Спектакльнең тәэсире зур булды Баумандагы китап кибетендә әсәрнең татарчага тәрҗемәсен сатып алдым.

№27 (893036) / 13.12.2014 20:25:40

Мәсәлән, Иркә(Фәүзия) күптән татар телен хурлап, кухня теле дип язып утыра монда. Гарык инде аның бу сүзләренннән!Әйдә, русча укысын, русча яшәсен, тик шуны белсен, рус братларга иркә ишеләрнең кирәге юк!!! Мин Өметсезнең кулын кысам!

№26 (893035) / 13.12.2014 20:23:55

№23, мин синең белән сүз көрәштерергә җыенмыйм. Ул этап узылды.

№25 (893033) / 13.12.2014 20:22:06

"Ак чәчәкләрне" мин дүртенче класста укыган идем)))

Аңлавыгызча яки аңламавыгызча минем өйдәге егеткә икенче әйберләр кызыклы.Аның йөрәгенә ниндидер җенес арасындагы тетрәнүләр салынмаган. Аның йөрәгендә ирләр арасындагы мөнәсәбәтләр ахыры. Что такое хорошо, и что плохо? Лэмны минем үзем укыганым юк. Ул берничә китабын Мәскәүдән кайтартты. "Нәрсә турында соң ул?" - дип сорагач:" Это Коран для атеистов" -диде.Миңа да укырга бик кыстаган иде. Мин аның бер китабын җәйге ялда аңа укырга Сабадагы селҗмагтан алып төшкшн идем. Ул 6-7 классларда иде. Үзем укып караган идем, мине ул бөтенләй тартмады. Ул исә 3-4 еддан соң гына укыды, Казанга да үзе белән алып килде.

№24 (893031) / 13.12.2014 20:18:23

ометсез
Иркә нинди әсәр укырга дип кенә сорады дип аңладым. Бер генә булса да язучыны тәкъдим итү слабо?

№23 (893030) / 13.12.2014 20:13:50

Татрча укыма, иркэ-фэузия, син татар теленнэн жирэнэсен бит. малаен белэн кухняда тик русча сулэшеп, рус китаплары укып рэхэтлэн. Синен кебек "татар" (жэя эченнэ алдым бу сузне) татар телен кухня теленэ калдыручылар инде.хет монда булмаган акыл сатып утырма, татарны куралмагач. рус сайтларына яз, хотя анда син кем инде

№22 (893029) / 13.12.2014 20:13:34

Мәсәлән,, ))) ул татар гимназиясен бетерде.Ул әсәрләр таныштыр дип уйлыйм. Алары өчен Резеда Ильдусовна җавап бирә))))

№21 (893028) / 13.12.2014 20:11:00

мәсәлән))) ни укырга?
Галимҗан Ибраһимовның “Яшь йөрәкләре”н, Шәриф Камалның “Акчарлаклар” повестен һәм хикәяләрен. Дөньяга чыгарырлык талантлы язучылар.

№20 (893027) / 13.12.2014 20:10:24

Соры корт,ни өчен кухняда,ни өчен мәктәп классында түгел? Менә китап укымауның бер сәбәбе шәт шундадыр да.Ни генәз әйтсәләр дә,безгә совет мәктәбе программасы җитми.Анда барысы да бар иде.Хәзер дә шул программа 100% ук булмаса да безнең балаларга бик кулай булыр иде.Бераз үзгәрешләр тарихта гына булырга мөмкин.Күбрәк татар тарихын укыту булырга тиештер.Башкача булганда татар баласы үзенең татарлыгыннан оялып үсәчәк.Ә мин татар булулары бн горурланып үсүләрен теләр идем.Патритотизм турында әйтмим дә,аңа бик ерак.Татар теленең сакланышы да татар тарихын укытуга нык бәйледер дип уйлыйм.

№19 (893026) / 13.12.2014 20:04:57

Эйе Соры, энилэре врач булган балаларга аеруча кызык, дигэн суз!

№18 (893025) / 13.12.2014 20:01:17

чын татар
Өченче ел, кызым, шәкерт абыйсының чоланыннан табып алып килгән иде Әбсәләмовның "Ак чәчәкләр"ен. Чиратлашып укыдылар, ярты класслары.))) Җитмәсә, кичләрен кухняга җыелгач (7-8 кеше җыелалар инде алар) Шуның эчтәлеген анализлап утырган булалар, бүлтерекләр.))) "Бибинур" дигән киноны бер-берсеннән күчереп, тикшереп утырдылар. Башка, алай ажиотаж белән укыган китаплары, кинолары булмады ахыры.)))

№17 (893023) / 13.12.2014 19:44:06

Мәсәлән,Әбсәләмовның шул ук "Ак чәчәкләр"е.Мин нәк менә синең улың яшендә укыган идем ул әсәрне.

№16 (893017) / 13.12.2014 19:19:51

чын татар,)))

мәсәлән))) ни укырга? Көчләп китап укытып буламы? Гомумән, көчләп ниләр эшләргә яки эшләтергә була?

№15 (893015) / 13.12.2014 19:09:17

Иркә,Гудкандны да,Агата Кристины да,Гарри Поттерны да укысын малаең,аны беркем дә гаепләми ул китапларны укыган өчен.Киресенчә,татар дөнья дәбияты ,тарихы бн кызыксынган саен яхшырак кына.Шул ук вакытта татар әдәбияты бн кызкыксыну да кирәк.Хәзер синең мантыйк бн барсак,кызыклы әсәрләр юк дип татар әдәбиятын бөтенләй үк чүплеккә чыгарып ташларга мени? Һич югы кызыксыну өчен генә булса да укып караштыргалап барырга кирәктер минемчә.Что имеем,то имеем,гафу Иркә.

№14 (893013) / 13.12.2014 18:49:00

Менә алар ник татар телендә түгел? Ник урыс телендә укый ул аларны?

Татарча уку түгел, сөйләшә дә белмәгнгә. Анасы белән дә урысча сөйләшкәнгә. Анасы, гурудскуй булганга урысча сыпыртканга. Имеш фән теле юк татарда. Олы галимнәр, катлаулы фәннәрне дә татар телендә җиткерә алганда, әптикәргә татар сүзләре җитмәгәнгә.

№13 (893012) / 13.12.2014 18:42:05

Иркәне искә төшердегезмени?

Рәхмәт)))Яңа китаплар битендә язмадым әле. Адлер Тимергалин китабы басылып чыгуда өлешем юктыр дип әйтә алмыйм.Аның исемен кушып үземне "талаттыруым" кайсыберләр уйлаганча скверный характерлыктан түгел.Күпмедер дәрәҗәдә уңай нәтиҗәгә ирешүнең юллары артык күп булмаганга...

Котлыйм барыгызны яңа китап белән.

Р.Х.ның БОда суетливый комментаторлар, суета от шайтана дигән сүзләре бар.Суета на госхарчах утырмаганга... Бик иркенләп, тәфсилләп язар идек Р.Х.га биргән акчаны безгә бирсәләр...

Бу биттә Римма өчен генә яздым.ВТ башка яктан искә алырлык гәҗит түгел.

Татар теленә, китабына килеп.

Улымның туган көненә Терри Гудкайндның 10 китабына 4200 акча бирдем.

Менә алар ник татар телендә түгел? Ник урыс телендә укый ул аларны?

№12 (893005) / 13.12.2014 18:04:45

татарча,менэ син дэ бит ике кеше бергэ, татарча сойлэшсэлэр житэ, дип утырасын.
Димэк, миенэ яхшы сендергэннэр!

№11 (893003) / 13.12.2014 18:01:22

Казан халкынын яртысына якыны татарлар булуга карамастан,татарларнын башкаласында татарча сойлэшу артка кала бирэ.Аны бераз жайга салу очен шундый фикер эйтер идем.Урамда,кибеттэ,учереждениедэ таныш булмаган ике кеше аралашканда анын берсе берничэ суз белэн татарча башларга тиеш.Ул татар сузлэрен непринужденно,гади интонация белэн,просто так эйтергэ тиеш.Шул татарча сойлэшэ башлау,шул берничэ татарча суз татарча диалог булдыру очен этэргеч булыр иде.Шул берничэ эйтелгэн татарча суз шуны анлата-мин татар,синнэн татарча сойлэшуне сорыйм.

№10 (893002) / 13.12.2014 17:58:17

Иркэ тугел, татар телен кухняга куып кертуче.
Татар интелегенциясе кулы белэн эшлэнгэн нэрсэне, Иркэгэ сылтамагыз!

№9 (893000) / 13.12.2014 17:48:27

Кухня теле дип уз телен мыскыл итуче-ул иркэ (фэузия).малае белэн кухняда да урысча лыгырдана бит ул.шундыйлар да мин татар дип йори микэн сон узлэрен?

№8 (892904) / 12.12.2014 17:56:27

Интернет бэялэре арткан эле анда технологиялэр алга киткэн татарстанда. Мэскэудэ арзан ди. Ничек оялмыйлар инде.

№7 (892903) / 12.12.2014 17:54:13

Утити, тиздэн синен кебек язучыларга да соенэчэкбез эле. Мэктэптэ узебезчэ язарга да ойрэтмэгэч
инде. Ерак калмагандыр.

№6 (892899) / 12.12.2014 17:38:07

Әкәмәт, рэхмэт эйтегез башта,татарча язган кешегэ.Кемгэ кирэк ул синен кухня телен?

№5 (892898) / 12.12.2014 17:35:46

Әкәмәт син минем хатамны эзләмә, бер хатасыз үзеңдә яза алмассың бит. Ә мәгнәсенә килгәндә Дөрес сүз әйтмәдем мәллә?

№4 (892878) / 12.12.2014 15:20:37

Римма молодец син.Нинди кызыклы очрашу уткэргэнсен.Унышлар сина!Яратабыз СИНЕ!

№3 (892877) / 12.12.2014 15:19:12

Кабартма! Син башта татарча хатасыз, матур итеп, төзек җөмләләр белән язарга өйрән, аннары акыл өйрәтерсең.

№2 (892876) / 12.12.2014 15:18:47

Татар йоклама!Уян!

№1 (892868) / 12.12.2014 14:08:35

Миннән сорамадылар ич))) Эшләр болай барсабетте милләт. Соң ул татар халкын кайгырткан кеәе бармы соң? Яшләргә заманча булсын кызык булсын, андый сайт та юк тв дан тапшырулар да юк. Әнә Россия каналларын карагыз никадәр күп фәнни - популяр, күңел ачу програмнары : балык тоту турында мы ул терле экспериментларга кадәр. Ә татарда нәрсә аулак өй дә Хәршидә мәршидә , аулак өй файдалы элек булган гөреф гадәтләрне искә төерәторган тапшыру булса Хәршидә мәршидәләр яшләр өчен бөтенләй кирәкми. Ә бит яшләр милләт киләчәге. Иң беренче алар игтибарын җәлеп итәргә кирәк. Телефоннарда компҗютерларда матур кызык кушымталар ясарга кирәк. Гөмүмән яшләр ни белән шөгелләнән шуларны татарлаштырырга кирәк.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино