поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.04.2009 Медицина

КРИЗИС БҮГЕН БАР, ИРТӘГӘ ЮК

Илдә бара торган икътисадый кризис хакында сәясәтчеләр бер төрле сөйли, икътисадчыларның исә үз фикере. Республика клиник психиатрия хастаханәсенең суицидология хезмәте мөдире, табиб-психотерапевт Юрий Алексеевич Калмыков белән дә шул хакта сөйләштек.

– Юрий Алексеевич, нәрсә соң ул кризис, ник без аннан шулкадәр куркабыз?

 

– Дөньякүләм икътисадый кризисның кыенлыгы шунда: кешенең үз җаена куелган тормышы мондый агым белән бара алмый башлый, ягъни бөтенләй бүтән борылышка кереп китә. Бу чорда искечә яшәп булмый, яңача яшәргә син әзер түгел, менә шуннан килеп чыга инде күңелне биләп алган курку халәте. Адәм баласына кризис шартларына җайлашу өчен еллар буе дәвам иткән гадәтләрне, тәртипне үзгәртергә кирәк була. Бу үзгәреш аерым кешегә генә түгел, бөтен системага кагыла. Кризисның уңай ягы да бар бит: ул сине үткәнең турында энәсеннән-җебенә чаклы кат-кат уйланырга мәҗбүр итә.

 

– Кризис кешенең холык-фигыленә дә тәэсир итми калмый. Ничек уйлыйсыз, аны бигрәк тә кемнәр авыр кичерә: яшьләрме, өлкәннәрме?

 

– Әгәр кешенең борчылуы атнага, айларга сузылса, ул иртә дә, кич тә тынычлана алмый икән, эмоциональ киеренкелек аркасында депрессия, невроз авырулары килеп чыга. Кеше хәтта үз-үзен үтерер дәрәҗәгә җитәргә мөм­кин. Кризис күп кенә фирмаларның ябылуына китерде, кайбер предприятиеләр кризисны сылтау итеп эш урыннарын кыскарта, хезмәт хаклары күзгә күренеп азая яки аны тоткарлык белән генә бирәләр. Бу хәлләрне төрле кеше төрлечә кабул итә. Әйтик, ике кеше бер үк вакытта эшсез калган ди. Берсе моны бик авыр кичерә, тормыштагы көтелмәгән борылыштан югалып кала. Икенчесе, киресенчә, активлаша, яңа мөмкинлекләр эзли башлый. Моңа кадәргесеннән кайтышрак булса да, эш табып урнашып тора. Тора-бара башка вариантлар килеп чыгуына, яхшырак яшәячәгенә ышанып яши, төшенкелеккә бирелми. Теләк булганда эш табыла бит ул. Менә гап-гади мисалдан күренгәнчә, заманга яраклашу өчен зур ихтыяр көче дә кирәк. Игътибар итсәгез, кайбер фирмалар да кризистан "йомшак" чыгу җаен таба: алар вакытлыча булса да үзләренең эш алымын үзгәртә, хезмәткәрләрен шул юнәлештә эшләргә өйрәтә, укытып кайтара. Бу кризис бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә азрак кагылды, кече бизнес белән шөгыльләнүчеләрне авыр хәлгә куйды.

 

– Ул елларда кризис гаиләдә дә чагылыш тапты, балалар да азрак туды. Хәзер дә яшьләр, аеруча егет халкы, гаилә корырга, балалар үстерергә куркып калмас микән?

 

– Бар инде андыйлар. Бу хәл кризиска гына бәйле түгел. Төрле яктан исәпләп, үзенә артык җаваплылык алмыйча гына яшәүчеләр, ягъни җиде кат үлчәп, бер кат кисүчеләр һәр заманда да була. Кайбер кызлар тагын да яхшырак, баерак егет очрар әле дип, гомер буе хыялында йөрткән кешене эзләп гаилә корырга соңара. Бала, хатын алдындагы бурычымны җиренә җиткереп үти алмам дип куркам, шуңа күрә ялгыз яшәүне яхшырак күрәм, дип аңлатучы егетләр дә бар.

 

– Сез моны дөрес адым дип уйлыйсызмы?

 

– Һәр нәрсәдә чама булырга тиеш. Авырлыкны ялгызыңа караганда икәүләп, киңәш-табыш итеп үткәреп җибәрү күпкә җиңелрәк. Гаилә корганда да, гаиләне ишәйткәндә дә тәвәккәллек кирәк. Һәр бала үз ризыгы, үз бәхете белән туа, диләр бит. Кризис бүген бар, иртәгә юк ул.

 

– Соңгы елларда көн­күрешебезгә ипотека, кредит, ссуда дигән түләүләр килеп керде. Күпме кешенең яшәү шартларын яхшыртам дигән хыяллары челпәрәмә килде.

 

– Килешәм, кризис киләчәккә булган күп кенә планнарны җимереп атты. Ләкин тормыш без уйлаганча гына бармый бит. Көтмәгәндә әллә ниләр килеп чыга, олы кеше бала-чага түгел, барысына да әзер булырга тиеш. Мәсәлән, ата-ана зарыгып бала тууын көтә. Киләчәктә аның зур кеше булуын тели. Тик гомерлек чир белән туучы балалар да байтак. Ата-ана баштарак нишләргә белмичә югалып калса да, аннан соң моның белән килешә, шул шартларга җайлаша, бүтәнчә яши башлый бит. Кризисны да һәлакәт итеп түгел, сынау итеп кабул итәргә кирәк. Тормыш сынавын ничек үтү үзебездән тора. Кемнең кем икәне менә шунда күренә инде.

 

– Кризис чорында ничәмә еллар гаилә дилбегәсен бергәләп тарткан, кулга-кул тотынышып яшәгән гаиләләр таркалган очраклар да бар бит...

 

– Бердәм, тату гаиләне авырлыклар ныгыта гына. Алар өчен кризис та куркыныч түгел. Әгәр ир белән хатын арасында татулык, бер-берсен аңлау юк икән, гаилә сынауларны җиңеп чыга алмый, таркала. Ир бер якка, хатын икенче якка китә. Моның төп сәбәбе кризиста түгел, үзара мөнәсәбәтләрдә.

 

– Кызганыч, бездә эшсез калуны сылтау итеп, эчүчелек баткагына кереп батучылар да байтак...

 

– Моңа гаҗәпләнәсе юк, элек тә шулай иде, кризис вакытында эчкечеләр арта. Кайберәүләр шул рәвешле кырыс тормышны онытып тормакчы була, ләкин мондый юл белән бер нәрсәне дә үзгәртә алмый, проблемалары да арта гына. Шуның аркасында башка төрле бәла-казалар килеп чыга. Тормыш шартлары авырлашканда хәмердән тагын да ераграк йөрергә кирәк югыйсә.

 

– Мондый чакта якыннарыңа ничек ярдәм итәргә соң?

 

– Һәр яктан аңа терәк булырга кирәк. Бу уңышсызлыклар вакытлыча гына булуын аңлатыгыз. Тормыш авырлыкларын бергәләп җиңегез. Кризис сезнең гаиләдә генә түгел, бөтен илдә күзәтелә. Психологик ярдәм кирәк булганда, безгә 279-55-80 номерын җыеп шалтыратырга мөмкин. Белгечләребез тәүлек буе шалтыратулар кабул итә, киңәшләрен бирә.

 


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 63 | 08.04.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»