поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.12.2014 Милләт

“Ак калфак” ярты елда эшләнгән эшләрен барлый

Безнең Самара өлкәсендә хатын-кызларның “Ак калфак” оешмасы оештырылуга бары алты айлар чамасы гына әле. Шушы кыска вакыт эчендә без шактый гына эшләр башкарырга өлгердек тә инде. Бу хакта күптән түгел Казанда “Ак калфак” Бөтендөнья татар-хатын кызлары оешмасында Самара өлкә бүлеге җитәкчесе буларак миңа һәм урынбасарым Айсылу Әбдеевага хисап тотарга туры килде.

Иң беренче булып берничә урында, мәсәлән, Кошки районының Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй), Похвистнево районының Гали авылларында “Ак калфак”ның бүлекчәләрен оештырдык. Алар уңышлы гына эшләп киттеләр һәм берничә кызыклы, файдалы чара да үткәрделәр инде. Иске Фәйзуллада - “Аулак өй”, ә Галидә “Каз өмәсе” бәйрәмнәре уздырылды.

Өлкә бүлегендә  дә күп чаралар үткәрелеп тора. Шулардан Рамазан аенда “Розалина” татар кафесында актив хатын-кызларыбыз катнашында зур ифтар мәҗлесе истә калырлык булды. Бу очрашуга ут күршеләребез - Ульян өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы әгъзалары да чакырылган иде. Алар безнең белән үзләренең тугызъеллык эш тәҗрибәләрен уртаклаштылар.
 
Очрашуда мөхтәрәм абыстайларыбыз ислам дине, аның изге гамәлләре турында бик тә матур, аңлаешлы итеп вәгазьләр сөйләделәр. Гаиләдә балаларны ничек тәрбияләү турында да күп нәрсәләр ишетеп белдек.
 
Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда үткәрелгән көзге уңыш -“Сөмбелә” бәйрәме хакында аерым әйтеп үтәсем килә. Аны оештыруга безнең “Ак калфак” бүлекчәсе үзеннән зур өлеш кертте. Милли татар ашлары һәм борынгы чигү-тегү әйберләре күргәзмәләре тамашачыда зур кызыксыну уятты. Аккалфаклылар чакыруы буенча шәһәребезнең “Алтын инә”, “Мәдинә” милли киемнәр тегү ательелары да бәйрәмгә килеп, үзләренең эш үрнәкләрен күрсәттеләр.
 
“Розалина” татар кафесында Чәкчәк бәйрәме дә уңышлы узды, дисәм дә була.
 
Гомумән, кафебызда мондый бәйрәмнәр, очрашулар соңгы вакытларда ешая төште. Соңгы көннәрдә генә биредә “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары Мәскәү телевидениесенең “Мусульмане” тапшыруын алып баручы журналист Динара ханым Садретдинова белән очраштылар.
 
Казанда үткәрелгән семинар барышында Бөтендөнья хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова безне барлык региональ һәм җирле милли-мәдәни оешмалары, хакимият органнары, дин әһелләре белән берлектә эшләргә чакырды. Без шулай эшләргә тырышабыз да инде. Бигрәк тә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин әфәнде Канюкаевның ярдәме өчен без аңа бик тә рәхмәтлебез.
 
Киләсе, 2015 ел Россиядә Әдәбият елы итеп билгеләнәчәк. Шуны истә тотып без “Гаиләдә һәм җәмгыятьтә - хатын-кыз” темасына кыска әдәби әсәрләр – хикәяләр һәм җирле рәссамнар конкурсын уздырырга планлаштырабыз. Моның өчен иҗат кешеләрен барлау, аларны хезмәттәшлеккә тарту кирәк булачак. Татар хатын-кызларының кул эшләре традицияләрен торгызуга да игътибар бирәчәкбез.
 
 
“Ак калфак” әгъзалары Сөмбелә бәйрәмендә.
 
Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәте
 

Разия ӘЮПОВА
Бердәмлек
№ 49 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»