|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2014 Матбугат
Халыкны матбугаттан элемтәчеләр биздерә?Халыкта газета-журнал, китап уку кайгысы түгел хәзер, тормыш мәшәкате баштан ашкан. Бу сүзләрне һәрберебезгә еш ишетергә туры килә, шулаймы? Әмма укудан безне кем биздерде соң? Һаман да үз кесәләрен генә кайгыртучы ил түрәләреме, аларның һәм үзләренең мәнфәгатьләрен генә алга сөрүче, кайчак исә үтә дә мәгънәсез законнар кабул итеп, аннары бер-өч елдан шуларны ук гамәлдән чыгарып “уйнаучы” төрле дәрәҗәдәге депутатлармы, элемтәчеләрме? Әллә без үзебез битарафландыкмы? “Гаеп” атта да, тәртәдә дә бар, әлбәттә. Тик шунысы хак: бу шаукым тормышның астын өскә китереп ташлаган үзгәртеп кору елларында башланып китте дә, соңгы вакытта аеруча кискенләшеп, фаҗига рәвешен алып бара. Милли матбугатка гына кагылмый бу проблема, рус телендәге басмалар да шул хәлдә диярлек. Әмма милли матбугатның хәле күпкә аянычрак. Чөнки Россия шартларында милләткә кагылышлы бер генә югалтуны да кире кайтару мөмкин түгел диярлек.
Билгеле хакыйкать, гомер бакый милләтебезне милләт итеп дин, иман һәм татар авыллары саклады. Тик, ни кызганыч, тормыш җиңеләйгән, баерак яшәгән саен авылларыбызда да рухи кыйммәтләр сыегая бара. Китапханәләргә йөрүчеләр берән-сәрән генә калды, газета-журналларга язылу нык кимеде. Заманында 450, 250 мең данә таралган журнал-газеталарыбызның тиражы 8-6 мең хәзер. Күзәтүләремнән, үзем соңгы елларда кичергәннәремнән чыгып әйтә алам: тиражларның кимүендә элемтәчеләрнең дә өлеше аз түгел! Белмим, алар нәрсә хисабына, нинди акчага яшидер, халыкка нинди хезмәтләр күрсәтәдер, әмма көндәлек матбугат тарату кебек төп вазыйфаларын онытып баралар шикелле.
...Соңгы елларда без ирем белән авылда яшибез. Еракта түгел, Биектау районында, Казаннан 29 чакрымда гына булган Өбрә авылында. (Гади генә түгел, Салих Сәйдәшевнең әти-әнисе туган авыл бу, биредә мәшһүр композиторыбызның музее да бар!) Алдагы елларда гаиләбез белән языла торган бар матбугатны да авылга алдыра идек, югалып һәм вакытында өләшми интектергәч, хәзер журналларны Казандагы фатирга яздырабыз. Ә “Ватаным Татарстан”ны – авылга. Әмма ул ике елдан артык инде вакытында килми интектерә. Дөрес, мин аның һәр санын эштә, ял көннәрендә исә сайттан укып барам анысы, әмма бар гомеремне шушы газетага багышлагангамы, аны өйгә алдырып, кайбер язмалар янына билге куя-куя, аеруча ошаган фикерләрнең астына сыза-сыза, җанга якын буяу исләрен исни-исни укыйсым килә. Әмма бу бәхеттән мәхрүммен. Чөнки вакытында китермиләр аны безнең авылга! Алай гынамы, кайбер саннар бөтенләй дә эзсез югала. Ике елдан артык инде мин бу хакта элемтәчеләр белән көрәшәм. Үзебезнең газетада да берничә мәртәбә язып чыктым. Биектау районы почта элемтәсе, Әлдермеш авылы почта бүлекчәсе җитәкчесенә дә (безнең 60 йортлы авылыбызга әлеге бүлекчә хезмәт күрсәтә, ике авыл арасы 2,5 чакрым), хат ташучыларның үзләренә дә (алар бездә еш алышына) кат-кат әйттем, файдасыз. Алар аклануынча, сәбәбе “җитди”, әлбәттә, хат ташучының хезмәт хакы бик аз икән. (Ә авылларда кемнең хезмәт хакы зур соң?) Аннары, күрше Сая авылында яшәгәнлектән, аңа безнең авылга килеп йөрүе дә мәшәкатьле, янәсе.
Шул сәбәпле, авылыбыз халкы укудан бизеп бара. Хат ташучылар “тырышлыгы” белән соңгы елларда авылда матбугатка язылучылар берән-сәрән генә калды. Бер бездә генә түгел, Әлдермеш һәм Сая авылларында да хәлләр шундыйрак. Мәсәлән, өч ел элек кенә әле “ВТ”ны безнең кечкенә генә авылыбызда да дүрт кеше алдыра иде, почта бүлекчәсе җитәкчесе әйтүенчә, быел өч авылга бары дүрт данә “ВТ” килә икән. Бер безнең газетага гына кагылмый бу, башка-газета-журналларны, хәтта район газетасын укучылар да берничә генә калды авылыбызда. Һәм элемтәчеләр гаебе белән. Чөнки, әйткәнемчә, хат ташучыларга халыкны газета-журналларга яздыру һәм өләшү бик зур мәшәкать тудыра. Элегрәк алар өйдән-өйгә йөреп халыкны көндәлек матбугатка язылырга өндәп йөрсә, хәзер киресенчә, яздырмас өчен мең хәйлә таба. Мәсәлән, безнең авылның элегрәк эшләгән хат ташучысы (хәзер башка кеше эшли, ләкин газеталар һаман да вакытында килми) бу хакта яшерми дә иде.
Белүемчә, әле берничә ел элек кенә хат ташучыларның төп эше халыкны матбугатка яздыру һәм аларны вакытында өләшү иде. Күпме яздыруга карап аларга премия бирелде, газета-журналлар редакцияләре дә аларны кызыксындыру чаралары кулланды. Хәер, матбугатта күренеп киткән хәбәрләргә караганда, “Татарстан почтасы” хәзер дә күпләп яздыручыларны барлап, бүләкләп тора бугай. Әмма ул исемлектә Биектау районы хат ташучылары юктыр, мөгаен.
Мин әллә безнең авыл элемтәчеләре генә шундый битарафлармы дигән идем, күп җирдә шулай икән. Бу арада юбилеем уңаеннан республиканың авыл-шәһәрләреннән шалтыратучылар күп булды. Газетага язылмыйм хәзер, барыбер вакытында китермиләр бит аны, диләр. Әлмәт районында да шулай икән, Чистайда да, Аксубайда да.
Почта элемтәсе бөтен илләрдә гомер-гомергә стратегик оешмалардан саналды һәм санала. Россиядә дә шулай. Шуңа да ул өзлексез эшләсен өчен бу тармакка бюджеттан миллиардларча сум акча бүленеп бирелә. Тик ул акча кая китә икән? Ни өчен хат ташучыларның хезмәт хакы аз? Бу сораулар, 2014 елга матбугатка язылу бәяләре бермә-бер күтәрелгәч, хәтта ил җитәкчеләрен һәм депутатларны да борчый башлады. Ләкин алар һәрвакыттагыча иң җиңел юлны сайлады: акчаның кая китүен тикшерү түгел, ә подписка өчен бюджеттан бераз акча бүлүне кайгырттылар. Менә, ниһаять, дәүләт бюджетыннан 2015 елның беренче яртыеллыгына подписка өчен төбәкләргә 300 миллион сум акча бүленүе билгеле булды. Күптән түгел узган утырышта Россия Дәүләт Думасы спикеры С.Нарышкин бу хакта депутатларга шулкадәр сөенеп хәбәр итте ки, тегеләре чүт кенә “ур-ра!” кычкырмадылар.
Кызганыч, Дәүләт Думасы җитәкчеләре һәм депутатлар бу проблемадан шулкадәр ерак икән, сөенеп кул чапканда алар бу сумманың диңгездәге бер тамчы гына булуын күз алдына да китермәделәр. Чөнки, экспертлар мәгълүматы буенча, Россия төбәкләрендә якынча 3 меңгә якын дәүләт карамагындагы газета-журнал бар. Узган ел “Россия почтасы” (“Татарстан почтасы” да аның бер бүлекчәсе санала) абунәчеләргә 1 миллиард данә матбугат тараткан. 300 миллион сумны 1 миллиардка бүлгәч, бер данәгә 30 тиен ярдәм туры килә. Әйтәсе дә юк, бик шәп ярдәм бу! (Ә шәхси матбугат чараларына анысы да юк.)
Шунысы да мәгълүм булсын: Җир шарының бик күп илләрендә, шул исәптән АКШ белән Кытайда да, матбугат тарату өчен бюджеттан шактый – бездәгегә караганда 20-30 тапкыр күбрәк акча бүленә. Ни кызганыч, бу хакта Дәүләт Думасы җитәкчесе һәм депутатлары белми дә, ахры. Юкса 300 миллион сумга бу кадәр үк сөенмәсләр иде. Шулай ук алар дистә елга якын инде авылларда көндәлек матбугатның атнага ике генә мәртәбә таратылуыннан да хәбәрдар түгелләр, ахры. Хәер, бәлки бу безнең Татарстанда гына шулайдыр, һәм бу гамәл законлымы икән? Ә бит элемтәчеләр редакцияләрдән акчаны көн дә тарату, өчен дип каерып ала. Гомумән, теге яки бу матбугатка язылу бәясендә редакцияләрнең өлеше 15-30 процент кына, калганы элемтәчеләр кесәсенә эләгә. Шуңа да карамастан, алар үзләренең төп вазыйфаларын башкаруга төкереп карый. Бу хәл кайчанга кадәр дәвам итәр? Мондый башбаштаклыкка кем чик куяр?
Алай гынамы, “Россия почтасы” унитар предприятиесе 2015 елның 1 апреленнән махсус үз подписка агентлыгын оештырырга җыена икән әле. Янәсе, агентлык матбугатка яздыруны күпкә җиңеләйтәчәк. Исеменнән үк күренгәнчә, “Россия почтасы”ның төп вазыйфасы болай да матбугатка яздыру һәм аны тарату түгелмени соң инде? Тагын бер агентлык оештыру, чиновниклар армиясен арттыру нигә кирәк? Ул күпсанлы “армия”гә хезмәт хакын янә абунәчеләр кесәсеннән алачаклар лабаса.
P.S. Татарстан Элемтә министрлыгы һәм “Татарстан почтасы” җитәкчеләренә тагын бер сорау: ни өчен авылларда көндәлек матбугат атнага ике генә мәртәбә таратыла? Кем тарафыннан, нинди закон яки карар нигезендә гамәлгә кертелгән график бу?
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|