|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2014 Җәмгыять
Иртә торсаң, тормыш көйләнәҺәркемнең матур киенәсе, тәмле ашыйсы, башкалар кебек чит илләргә чыгып ял итәсе килә. Тик тырышлык, үҗәтлек булмаса, беркемгә дә китереп бирмиләр. Бәлки әти-әниеңнән калган мирасың, байлыгың, фатирың булса, хәлләр башкачарактыр. Әмма авылдан шәһәргә яшәргә килгән яшьләр барысы да диярлек ипотека кредитында утыра. Соңгы елларда шәһәрдә яшәү дә нык кыенлашты. Элек кибеткә кереп көндәлек азык-төлек алырга 200-300 сум акча җитә иде. Хәзер кесәңдә кимендә 1000 сум акчаң булмаса, кибеткә керәм димә. Эшкә урнаша алмыйча йөрүче күп кенә танышларым бар. Йә алар эш бирүченең таләпләренә туры килеп бетми, йә инде эш таләпләре танышларыма ошамый. Менә шул сәбәпне сылтау итеп, эшкә урнашуны сузып йөрүләрен дәвам итәләр. Бер ялкауланса, кешене эшкә тарту авыр икән. Тагын шунысы да бар: андый кешеләр каяндыр, кемнәндер өмет итеп яши бирә. Мескенләнеп, акча юк, эшкә урнашып булмый дип, үзен кызгандырып йөри. Әмма эшлим дигән кешегә эш бетмәгән. Моның өчен аз йокларга, тырыш булырга гына кирәк.
Бервакыт Интернетта бер игълан игътибарымны җәлеп итте. “Хәләл токмач сатам. Кулдан киселгән”, – диелгән. Күрсәтелгән телефон номерына шалтыратырга булдым. “Сезгә кайчанга кирәк соң? Ничә килограмм? Ничек әйтсәгез, шулай әзерләп куям”, – ди бу хатын-кыз. Мин аның токмач турында шулкадәр матур итеп сөйләвенә шаккатып, тәкъдимен кире кага алмадым. “Ике көннән әзер буламы? Миңа бер килограмм да җитә. Ошаса, яңадан алырмын”, – дим. Тик Ләйсәннең бер шарты бар: токмачны ул яшәгән урынга килеп аласы. Баксаң, Ләйсән ялгызы гына бала үстерә икән. Әлегә декрет ялында утырам, ди.
– Йөргән егетем, авырга узганымны белгәч, ташлап китте. Аллага шөкер, зарланмыйм. Тулай торакта булса да, үз куышым бар. Әлегә эшкә чыга алмыйм. Балам кечкенә. Әмма токмач кисеп, акча эшли алам. Кайчак төннәрен татар теленнән рус теленә тәрҗемәләр эшлим. Бу да ярдәм итә. Баламны үзем өчен үстерәм. Кемнеңдер кызгануы кирәкми. Тырышсаң, бар да була”, – ди ул.
Арчада яшәүче дусларымнан да еш үрнәк алам. Алар ни генә эшләп карамый. Барысы да оста, тырыш. Ләйлә Ибәтуллина кечкенәдән кул эшләренә хирыс була. Тора-бара тегә, бәйли башлый. Ә аннары челтәрләр тегәргә алына. Хәзер ул теккән пәрдәләр Арча тәрәзәләрен генә түгел, тирә-як районнарныкын да бизи. Сеңлесе Рәйсә исә безедән тортлар бизәп сата башлаган. “Уйнап кына башланган эш иде. Хәзер сатып алучылар күбәйде. Бу минем төп эшем түгел. Заказлар булганда эшләп бирәм. Күп акча эшлим дип әйтә алмыйм, әмма иш янына куш инде”, – ди ул.
Казанда яшәүче Энҗе Гасыймова тортлар пешереп сата икән. “Мин – банк хезмәткәре. Бала белән өйдә утырганда улымның бер яшенә торт пешереп карарга булдым. Аны Интернеттан карап бизәдем. Шундый матур машина килеп чыкты. Шуннан торт пешерү хоббиема әйләнде”, – ди Энҗе.
Өйдә камыр ризыклары пешерүчеләр, бала киемнәре бәйләүчеләр, картиналар, хәтта памперслардан “торт” ясап сатучылар да бар. Шунысы гаҗәп: алар шул бер эш белән генә утырмый, һаман каядыр чаба, ниндидер яңалык эзли. Андый кешеләр Интернетта да шактый күп. Алар белән аралашкач, бары бер генә уй туды: ялкау булмаска кирәк! Көнне ничек телисең, шулай уздырырга була. Барысы да үзеңә бәйле. Тикмәгә генә әбиләр безне: “Иртә торсаң – ит пешә, соңга калсаң – бит пешә”, – дип тәрбияләп үстермәгәннәрдер.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|