|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2014 Тарих
Хакыйкатьнең төсе нинди?1979 елнын 27 декабрендә Совет гаскәрләре Әфганстан Республикасына кертелде. БМО мәгълүматларына караганда, 1979 елның декабреннән 1989 елның февраленә кадәр вакыт эчендә ике миллион әфганлы һәлак булган, ике миллионнан артыгы яраланган, биш миллионы мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр ителгән. Тетрәндергеч саннар. Әрәм ителгән халык байлыгы турында исә әйткән дә юк! Феодаль тәртип хөкем сөргән илдә социализм төзибез, дигән булып, Әфганстанга миллион вә миллионлаган сумлык матди байлык агылды. Халык вә дәүләт малының мәгънәсезгә сарыф ителүенә бер генә мисал: кул урагы белән генә урырга мөмкин булган эреле-ваклы кишәрлекләргә «Дон», «Нива» ише совет комбайннары кертелде... 1989 елның 15 феврале... Ул көнне совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты, Женева халыкара килешүләрендә каралганча, Әфганстан Республикасыннан тулысынча чыгарылды. Әфган сугышын кичкән һәркем өчен, аларның гаиләләре өчен фаҗига белән үрелгән кадерле көн бу! Шәхсән минем үземә дә әфган таулары һәм далалары аша узарга, яу кырында дары иснәргә туры килде. Бу сугышта Татарстаннан гына да ун меңнән артык ир-егет катнашты. Шуның өч йөзгә якыны яу кырында һәлак булды. Гарипләнеп, яраланып кайтучылары да байтак. Инде Ватанга кайткач, тыныч тормышта (тынычмы соң ул?!) җәфа чигеп, яуда алган яралардан үлүчеләр, үз-үзенә кул салучыларның да саны йөздән ашты... Ә бит солдат сугышны үзе сайламый, сугышны да ул игълан итми. Әфган афәтен заманында кемнәрдер «батырлык мәктәбе» дип атадылар. Аны шулай дип, минемчә, бары тик ахмак кеше генә атый ала. Ләкин андыйлар бик тә зирәк булып чыктылар: үзләренең улларын әлеге «мәктәп»кә җибәрмичә, тизрәк йолып калу ягын карадылар. Әфган сугышындагы дөреслекне дә югары даирәләрдә яшерергә маташтылар. Әмма дә хакыйкать сәгате барыбер котылгысыз...
Хакыйкатьнең төсе нинди? Мөгаен, аның төсе, рәвеше күптөрледер. Вәләкин ул үзе – бердәнбер!
35 ел элек башланган сугыш... Тугыз ел да бер ай һәм унтугыз көнгә генә (1979, 27 декабрь-1989, 15 февраль) сузылдымы соң бу сугыш?! – Һич тә юк! Ул бүген дә дәвам итә. Әфган афәтендә катнашырга мәҗбүр булган егетләрнең инде үз балалары да үсеп җитте... Аларны да Рәсәй-Чечен авантюрасында катнашу фаҗигасе көтеп торган икән. Нинди каһәр суккан ил бу: буын саен бер сугыш?! Инде янә – табутлар, кан дәрьясы, җир куенына керә алмыйча, еллар буе суыткычта ятучы мәетләр, әсирлек... Тыныч кына яши башлыйбыз да... Янәдән... Инде бу юлысы Украинада дөнья болгаталар. Соң, нинди илдә яшибез без, киләчәктә тагын ниләр күрербез?! – Җавап юк. Әмма җавап бар. Ул – хакыйкать. Тик бу хакыйкать алга таба гел кан төсенә – кызыл төскә генә буялмаган булсын иде! Хәер, ишетергә теләгән җаваптан да өстен хакыйкать бар. Ул соңлабрак иңәргә яратса яки мәҗбүр ителсә дә, аны җиңгән кеше юк әле!
Бу рәсемдә чираттагы рейдка кузгалучы «шурави»-яугирләр тасвирланган. Янә берничә минуттан, сәгатьтән, көн вә төннән соң, киләчәктә ни көтә аларны? Анысын бер Ходай үзе генә белә.
«Кадалыплар гына инде
Китсен лә бу дөньясы!
Үлә-нитә калсак әгәр,
Чыгар безгә кем ясин?» – дип, авыз эченнән генә пышылдый сыман алар...
1
2
Марат ЗАКИР |
Иң күп укылган
|