|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2014 Мәдәният
Рифат Фәттахов Ваһапов фестивале, “Татар моңы” һәм Филүс Каһиров турындаБүген журналистлар белән очрашу вакытында Рәшит Ваһапов фестивале җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттаховтан “Шушы көннәрдә генә үткән “Татар моңы” конкурсының йомгаклау концерты һәм анда сезнең лауреат Филүс Каһировның катнашуы турында фикерегез нинди?” дип сорадылар. Ул болай дип җавап бирде: - Әлбәттә, уңай. Фестивальләр, конкурслар күп булган саен талантлы яшьләребезгә зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге арта. Кемдер үзен Ваһапов фестивалендә күрсәтә, кемдер – “Татар моңы”нда, кемдер – “Созвездие”дә... Болар барысы да бары тик файдага. Билгеле, ел саен зур талантлар ачылмаска да мөмкин. Һәр конкурс бер генә яңа исем ачса да – бу инде зур уңыш. Ә андый исемнәр быелгы “Татар моңы”нда бар иде. Инде Ваһапов фестиваленең гран-при иясе Филүс Каһировның бу концертта катнашуы, бигрәк тә аны төгәлләве, миңа калса, оештыручылар тарафыннан нык уйланылган, моңа тирән мәгънә салынган. “Без Филүсләр кебек яшьләрне эзлибез, бүгенге җиңүчеләргә әнә шул үрнәккә омтылырга кирәк”,- дигән мәгънәне күрдем мин монда. Бу, әлбәттә, Филүскә дә һәм, һичшиксез, Ваһапов фестиваленә дә югары бәя. Рәхмәт!
Филүснең чыгышын бу концертта иң уңышлы дип санасам да, миңа калса, репертуар, җыр дөрес сайланмаган. Әлбәттә, бөек җырчыбыз Илһам Шакиров репертуарындагы “Казах кызы сөйгәнем” - камил әсәр. Әмма Филүс аны кирәгеннән артык “заманчалаштырган”, попсалаштырган. Шуңа күрә, ни кызганыч, бу җыр белән Филүс үзенең зур мөмкинлекләрен күрсәтә алмады. Хәер, монысы инде икенче мәсьәлә...
Ә “Татар моңы”на мин уңышлар телим! Киләчәктә дә шулай бер-беребезнең уңышларына сөенеп, бер-беребездән үрнәк алып яшәргә язсын.
Айдар СӘЛИМОВ |
Иң күп укылган
|