• 25.04 Мунча ташы - "Чамаламадык". Казан. Ленин ис. мәдәният сарае. 18:30
  • 17.05 Элвин Грей концерты. Казан. Спорт сарае. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Апрель Алинә Сафиуллина
  • 21 Апрель Равил Тумашев (1923-2016)
  • 21 Апрель Идрис Газиев
  • 22 Апрель Марат Әмирханов
  • 22 Апрель Гөлназ Гыйниятова
  • 22 Апрель Руслан Айсин
  • 22 Апрель Илнар Сәйфиев
  • 22 Апрель Гөлнара Сабирова
  • 22 Апрель Илсур Сафиуллин
  • 22 Апрель Әлфис Кыямов (1960-2004)
  • Апас районында йорт сатам. 89061108949
  • Сдаётся 1комнатная квартира на длительный срок на улице Адоратского, г.Казань. 10 тыс+ку 89625483773
  • Татар телендә оригиналь фәнни эшләр, диплом, курс эшләре. 8-917-885-45-12
  • Казанда бакча участогы сатыла. Җәйге өе, мунчасы, базы бар. Участок сетка бн әйләндереп алынган. Калганы телефон аша. 89503242217
  • Яр Чаллыда бер булмәле фатир сатыла 89600749356
  • Казанда яңа бик матур сандык сатыла. т.89872219128
  • Диплом эшләре язам. 89179171857
  • Казанда Бертуган Касыймовлар урамында 18 кв.м. бүлмә сатыла яки арендага биреп торам. Тел. 89003243810
  • Актаныш. Ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Апас районы Каратун снанциясендә бер булмәле фатир сатыла. Бәясе 550 мең. Балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр якында гына. Балконы да, су кергән, чыккан. Белешмә өчен телефон 89274264525

 

 

 

 
Архив
 

               

06.12.2014 Дин

Хаҗны яшь вакытта кылырга кирәк

Быелгы хаҗ сәфәрендә бер генә кеше дә юкка чыкмаган, бер генә багаж да югалмаган. Бу хакта 2014 елгы хаҗ сәфәренең тәмамлануы, ә 2015 елгы яңа хаҗ сәфәренең ачылуы уңаеннан оештырылган мәҗлестә сөйләгәннәр иде. Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин изге эшләрдә ярдәм иткән оештыручыларга, район мөхтәсибләренә рәхмәтен белдерде.

Салкын зәм-зәм суы эчеп авырыйлар

Кемгә ничектер, минем үземә ерак юлдан килеп, Согуд Га­рәб­станының климатына ияләшеп бетмәгән хаҗиларның сәла­мәт­леге кызыксындырды. Чөнки Татарстаннан хаҗга китүчеләрнең 60-70 процентын өлкән яшьтәге әби-бабайлар тәшкил итә. 1800 хаҗины 15 табиб кына карап бетерә алмый, әлбәттә. Бу өлкәдә ун ел эшләгән Татарстан Диния нәзарәтендәге хаҗ бүлегенең медицина өчен җаваплы җитәкчесе Рамил Хисамов әлеге мәсьәләне болай аңлатты.
 
– Әлбәттә, табибларга бик авыр, – ди Рамил әфәнде. – Тәү­легенә бер табибка 100 хаҗи туры килә. Әйтик, “ашыгыч ярдәм”­дә эшләүчеләрнең көндәлек авыруларын санасаң, бер табибка егерме авыру кеше туры килә. Монда исә өч-дүрт тапкыр күб­рәк.
Быелгы хаҗга Татарстан Хө­күмәте медикаментлар өчен 700 мең сум акча бүлеп биргән. Ләкин биредән алып киткән дарулар гына җитмәгән. Согуд Гарәб­ста­ныннан да шактый гына медикаментлар алырга туры килгән. “Әлбәттә, анда бәяләр бик кыйм­мәт, – ди табиб. – Әйтик, бездә бер шприц 8 сум, ә анда 50 сум тора”.
 
Хаҗиларга иң кирәкле дару булып антибиотиклар санала. Чөнки 60-70 процент кеше зәм-зәм суы эчеп салкын тидерә икән. Югыйсә изге чишмә янында ук җылытылганы да бар, ди. Әмма кешеләр анысын бик эчәргә ашкынып тормый, ә салкынына ябыша. Ярый да бит аның чамасын белсә, әмма тамагына, сулыш юлларына салкын тидерә. Табиблар бу хакта килүгә үк кисәтә икән үзе, тик файдасы юк, диләр. Шулай ук “Хәрәм” мәчетендә яланаяк йөреп салкын тидерүчеләр күп икән.
 
Нинди авыруларга хаҗ сәфәренә бару тыелган?
 
 Шикәр диабеты, туберкулез, эчәк авырулары белән интегү­челәргә һәм йөкле хатыннарга изге гамәл кылу тыела. Һәрхәлдә, хаҗ юлламасының килешүендә шулай язылган.
 
– Кайбер хроник авырулар бе­лән интегүчеләр барыбер бара, – ди Рамил әфәнде. – Андый хаҗи­ларга җаваплылыкны үз өсләренә алырга кушабыз. “Әгәр хроник авыруым көчәеп китсә, бөтен чыгымнарны да үзе кап­лыйм, барысын да үзем хәл итәм”, – дип килешүгә кул куйдырабыз. Чөнки безнең хаҗилар бик күп, әгәр һәр кешенең хроник авырулары көчәеп китеп, “ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртып, хастаханә­ләргә яткыра башласак, берничек тә өлгерә алмас идек. Аннан фарыз гамәлләрне дә үти алмаячаклар. Шуңа күрә андый авырулар Согуд Гарәбстанындагы хастаха­нәдә дәвалана икән, чыгымнарын үзе күтәрә.
 
Үлем-җитем очракларын да күз уңыннан ычкындырмаска ки­рәк. Гадәттә, хаҗилар изге җирдә вафат булса, шунда җирләнә. Ә моннан берничә ел элек бер бабай үлгәч, балалары әтиләрен Яшел Үзәнгә алып кайтуны сораган. Хаҗны оештыручылар шулай эшләгән дә.
 
– Шул вакыйгадан соң ха­җилардан имза ала башладык, – ди Рамил әфәнде. – Кеше ки­ле­шүдә кайда җирләнәсен язып, имза куярга тиеш. Әлбәттә, күпләр изге җирләрдә калу яклы. Бәлки вафат булган бабайның да фикере шулай булгандыр. Ләкин аннан бу хакта соралмаган, имза алынмаган. Вафат булган кешенең җәсәде туган җиренә кайтарылган очракта, иминият оешмасы барлык чыгымнарны да үзе кап­лый. Монда туганнардан бер тиен дә акча соралмый.
 
Хаҗга баручы унбиш табибны да махсус конкурс аша сайлап алалар икән. Сәламәтлек саклау министрлыгы алар өчен имтиханнар оештыра. Алар бигрәк беренче ярдәм күрсәтергә оста булырга тиеш. Хаҗ сәфәренә баручы табибларның күпчелеген кардиологлар тәшкил итә. Чөнки климат бик эссе, күпләрнең йөрәк­ләре хәлсезләнә, кан тамырлары кысыла башлый. Аннан хаҗиларның күбесе олы яшь­тәгеләр, анысы да исәпкә алынган. Шулай ук травматолог, педиатр, терапевт, невролог, акушер-гинеколог та бар.
 
***
 
Быелгы телевидение журналисты Ләйсирә Фазлыевага да хаҗ сәфәренә бару бәхете елмайган. “Бу шатлыклы хәбәрне ишет­кәч сөендем, әлбәттә, – ди ул. – Әмма самолетка утыргач, үзем­нең әзер түгеллегемне аңлап, кайгыра башладым. Дөрес, Аллаһ каршында гамәлләремне үтәргә әз-мәз әзер идем. Хаҗ сәфәрен оештыручылар махсус укулар оештыру сәбәпле, белем тупладык. Шөкер, фарыз га­мәл­ләрне үтәмичә кайтмадым. Җи­тәкчеләр дә бик өлгер, һәммә­безгә ярдәм итәргә ашкынып торалар. Шуны әйтәсем килә: хаҗга яшь вакытта барырга кирәк икән. Олыгайгач, хаҗның бөтен гамәлләрен дә үтәп бетерү бик авыр. Чөнки күп йөрер­гә кирәк. Мин әби-ба­байларыбызны бераз кызганып та кайттым. Әмма татар әбиләре­без шулкадәр түзем, сабыр икән. Алар беркайчан да зарланмады”. 

Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 181 | 06.12.2014
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№38 (892538) / 09.12.2014 10:54:06

Мин язганчы админ ибн сэбилнен сузлэрен бетерептэ аткан.

№37 (892537) / 09.12.2014 10:53:00

Ибн Сәбил, мин сине сугышка чакыручы дип яздым мени? кай тоштэ инде ул? или теге Азия иллэрендэ чистарыну сугышы бара, озакламый безгэдэ килеп житэ дип язучы кеше син иденме? Остада инде бу динилэр, узлэренен ботен уйдырмаларын бутэн кеше эйте дип кызып-кызып нэрсэдер доказат итергэ тырышалар. Бераз булсада адекватныйрак булыгыз инде, хыялыгыз белэн чынбарлыкны аерырга ойрэнегез.

№36 (892402) / 07.12.2014 19:29:36

+, мин сугышны чистарыну димэдем, боталма. Админ бетереп аткан инде монда берэу эллэ ничэ коннэр инде тырыша -тырыша сугышны рекламалый, шунын сузлэре ул сугышны чистарыну дип атау.

№35 (892394) / 07.12.2014 19:06:57

Кигәвен, з тиенгә генә микән.

№34 (892387) / 07.12.2014 18:53:36

Мин-татар!!!, сугышта халыкның иң яхшы кешеләре һәлак була, сугыш чистарыну түгел ул, ә геноцид. Сталин репрессиялары да халыкнын ин яхшы кешелэрен кырды. Аллаһ халыкны чистарту өчен төрле эпидемиялар җибәрә, кешеләрнең көчсезләре авырып үлә, ә иң көчлеләре исән кала. Шул ук алкоголизм, наркоманияга да көчсезләр бирешә, анысы да естественный отбор.

№33 (892381) / 07.12.2014 18:35:57

№34 ибдәш,син шундый акыллы афаризмнар язгансың.
мин - тити баш - ни турында язганнарыңны аңлап бетермәдем,гафу Дамирә...

№32 (892330) / 07.12.2014 11:11:01

1914-18нче елларда урта азия дә басмачылар белә М.Вахитов мөселман-татар армиясе сугышты. лилин бик оста итеп кулланды җүләр татарларны. мөселманга каршы мөселман татар армиәсе сугышты... аңа карап союзный автономия бирмәде сталин.

1941-45нче елгы сугышларда татарлар күпләп үлделәр.
СССРда яшәгән татар саны белән чагыштырганда,ничә % татар сугыш кырында башларын салды.
потерияләр буенча,урыс,хохолдан кала, 3 урында.тегеләр үз җирендә сугышса,татарлар татарстаннан читтә сугышты...

тарихны укы инде,борынгы татар тарихы шикелле "тирәндә" түгел,өстә ята...

№31 (892309) / 06.12.2014 23:21:43

Тотыгыз да туристик бизнес ачыгыз. Кем сезгә каршы килә соң? Мәсәлән мин кызыкмыйм , минем үземнең кызыксынып эшли торган эшем бар.

№30 (892308) / 06.12.2014 23:17:37

Бэлки мохтаж да тугеллэр, тик акча агылып торганда нигэ кире кагарга?

Мин теге татар тугел, ялгышасын.

№29 (892307) / 06.12.2014 23:05:42

Әйе, кайда мин изге дидем әле? Башка языр сүз калмагач әймәгән сүзне әйтте дип язасызмы? Әйе, дә, Зэмзэмбану, да монда ник алыштырып язган бер кемсә булырга охшап тора

№28 (892305) / 06.12.2014 22:57:51

инде RIM, гел үзара сугышып-суешып яткан гарәпләр изге, тыныч тормышта яшисе килеп, төрлечә кимсетеп, оялтып та һаман сугыша башламаган татар хәсис инде ул.

№27 (892303) / 06.12.2014 22:52:52

Белмим гарәпләр безнең акчага гына мохтаҗ дип уйламыйм.

https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D1%83%D0%B2%D0%B5%D0%B9%D1%82

Әнә Каддафи туризм акчасы белән эш итми иде. Саркозига да акча биргән булган.

http://rbcdaily.ru/world/562949990408684

Бездә зур урында эшләүче берәү хаҗга киткәч бер абзаң. Менә каян алга ул акча дип сөйләнгән иде. Ә теге хаҗга китүче шәһәрдә үз йорты белән яши, хайваннар тота, умарта кортлары карый. Өендә беркем тик тормый(үземнең шуларда булганым бар0. Ә теге сөйләнгән абзаңның малае институт бетерде дә !)өйләндЕ, "Форд фокус" машинасы алды, Төркиядә ял итеп кайтты! Гәҗәп!


№26 (892302) / 06.12.2014 22:36:11

Зэмзэмбану

№25 (892301) / 06.12.2014 22:22:10

Эйе, Рим бара ала ух юлы белэн, хэм ул купкэ арзанрак була диделэр.
Э бу оптовый турпоходлар хисабына шундагылар дога кылып утыра.
Бэйрэмова ишелэре узебезнен жирлэрне яптырырлар иде хэллэреннэн килсэ. Югыйсэ, безнен турпоходлар да акча бирер иде, азмы-купме! Тик кайберэулэр гарэп иллэре чэчэк атуын гына тели шул.

№24 (892300) / 06.12.2014 22:18:56

үзең беләсең рәсәйдә эшләп алучы бик аз.
күбесе урлап,алдалап,акча эшләүчеләр.иман юк дигән сүз!!!)))
бу юатуынмы, эллэ аклануынмы, за?

кубесе эшлэп алалар.
Шуна да кубесе бара алмыйлар.

№23 (892291) / 06.12.2014 21:19:04

даа, видео түгел.

№22 (892289) / 06.12.2014 21:11:38

RIM, онытканмын тадҗик хаҗи битендә ведио роликмы ул? минем күрсәтми.

№21 (892288) / 06.12.2014 21:09:53

RIM, самый зур бәхет Кагбәтулла эчендә булу!! прастуй хаҗиларның эченә кергәннәре юк әле.
RIM,

№20 (892285) / 06.12.2014 20:57:33

Хаҗ операторлары хезмәт кенә күрсәтәләр генә. аларга акча бирәсе килмәгән кеше үзе генә дә бара ала. Беркемне дз берәү дә мәҗбүр итми.

Җәяү

http://news.tj/ru/newspaper/article/tadzhik-kotoryi-peshkom-sovershil

Билсәпиттә.

http://islam-today.ru/novosti/2014/03/12/musulmanin-iz-moskvy-sobirae

№19 (892280) / 06.12.2014 20:38:23

Аллаһ ризалыгы өчен, изге гамәлне бушка кылсалар да ярар иде. Изге гамәлдән файда юлламасыннар дип, Аллаһ, көрәк белән казыганда да чыга торган нифтене биргән бит инде ул ачкүзләргә.

№18 (892276) / 06.12.2014 20:30:01

Зэмзэмбану,син дә үзеңә зыянга эшләмисең бит,башыңда аз эшләп,күп акча каерырга исәбең. рәсәй ул шуңа. үзең беләсең рәсәйдә эшләп алучы бик аз. күбесе урлап,алдалап,акча эшләүчеләр.иман юк дигән сүз!!!

№17 (892274) / 06.12.2014 20:24:42

комфорт платить требуетсә!!

имеш-мимеш таратмагыз,барып кайткач сөйләрсез. кеше кесәсендәге акча санау ямсез нәрсә.

сезнең күргәнегез юк. бераз сөләп китим әле.
безнең бабайлар барган вакыттагы Мәккәдән бүгенге Мәккә бик күпкә аерыла. 4ел барып кайтканнар бу ел барган булсалар танымаслар иде дә.
бары Кагбәтулла гына калды. тирә юндә бик зур төзелеш бара. әле дә краннар тора. Кәгбәтулланы 7 кат әйләнер өчен,инвалид коляслылар өчен,ике уревеньдә соруҗение төзеделәр. уңайлык барлыкка килде. күп нәрсәләр үзгәрде. элек баручы белән кайтучылар бер юлдан бер берләренә комачаулыйлар иде. бүген баручының үз юлы,кайтучының үз юлы.
ул сезгә олимпиада үткәрү генә түгел.
ашатырга,эчертергә,урнаштырырга,чүбен җыярга,транспорт белән,ничә миллион кешене тәмин итәргә кирәк.
сез акча дисез,миңа калса монда керем түгел,чыгымы күбрәк бугай.төзелеш күпме. әле бетмәгән.краннар эшли.

барып кайтыгыз,үз күзләрегез белән күрерсез.

№16 (892271) / 06.12.2014 20:15:33

Доход, расходны капламаса хаж сэфэре махсус оештырылмас иде. Хэркем уз жае белэн генэ барып кайтыр иде.
Коту -коту турист елнын бер вакытында, аерым бер ширкэтлэр, хава линиялэре аша, х.б.х.б.
Димэк, чыгымнарын кайтара.

№15 (892269) / 06.12.2014 20:07:55

ә кем әле зәм-зәм суы сатыла диде. хаҗ бизнесын әйтәм мин акча дип. һәм зур акча. Җонлы нокта, хаҗнын расходы курорт-шәһәрләр расходыннан куп түгелдер мөгаен. монда ул бизнес бик шәпләп җайга салынган, шул гына

№14 (892266) / 06.12.2014 20:02:34

Суын сатмыйлар инде, кайткач, елга суы өләшеп йөриләр. Бер хаҗый өләшкән суны санап караган идек, имеш 2 куб.м. чамасы су алып кайткан.))) Почти бер бензовоз су дигән сүз. Ә гарәпләр, төрле хезмәт күрсәтү, квота өчен түләүдән, нефть сатуга караганда күбрәк акча эшли.

№13 (892265) / 06.12.2014 19:55:52

зәм-зәм суы сатылып бирелми,алып кайткач та сатылмый,бушка өләшелә. моны белергә кирәк наданым!!

№12 (892262) / 06.12.2014 19:48:31

Җонлы төртке, ничек кенә аталса да дин-дин инде ул. Бер кучканың гади халыкны талауын закунлаштырырга уйлап табылган. Бу доньяда син шул кучканы аларга бир, тегесендә Аллах (Господ) түләр, я инкарнациядән соң түләнер.

зәм-зәм, Акыллы, хаҗ тарихын өйрәнегез башта... коймага да язалар...
акыллы дип язган кешедә, акыл күренми...

№10 (892259) / 06.12.2014 19:36:25

Хаҗның расходы да күптер инде, ничә миллион кешене урнаштырырга, ашатырга, эчертергә, артларыннан җыештырырга, тәртип сакларга кирәк, аларның махсус хаҗ министрлыгы бар ди бит, үзләренә кергән доходныв сер итеп саклыйлар икән.
Христианнар да Иерусалимга "Гроб Господня"на баш ияргә йөриләр.

№9 (892255) / 06.12.2014 19:25:40

зәм-зәм, молодец син, гаять дорес фикерлисен. Бар тирэн акыллылар, бар , бар арабызда

№8 (892254) / 06.12.2014 19:21:46

Белми идең мени?! Күптән түгел үзе язып чыкты ич. Сыер сауганда, чиләккә төшкән сөт тамчылары шигырьләренә камил ритм һәм рифма биреп тора дип. Әмма ләкин сөте тиз әчи икән!!!


№7 (892251) / 06.12.2014 19:15:33

Эллэ Ринат Харис та сыерлар асырый башлаганмы, кувалда?

№6 (892248) / 06.12.2014 19:06:11

Искитмәле бизнес уйлап тапканнар согуд гарәпләре! Дөньяның төрле почмакларыннан акча агыла аларга. Акча, акча!! кара таш янында әйләнеп чыгу өчен әллә күпме акча чыгарып бирергә кирәк аларга. Эшләп тапкан хәләл акчаңны безнен ялганчы-диниләргә һәм гәрабстан бизнесменнарына бүләк итү өчен ни дәрәҗәдә ахмак булырга кирәк бит!

салкын зәм-зәм суы эчеп суык тидерәләр - смешно! шифалы, бөтен чирләрдәне дәва булган зәм-зәм һәм шуны эчеп салкын тидерү үз-үзенә каршы килә һәм динегезнең уйдырма, бары тик хакимлек итү, акча суыру өчен генә уйлап табылганын тагын бер кат раслый!

№5 (892246) / 06.12.2014 18:59:01

Тукран, Тукмак №4,

№4 (892213) / 06.12.2014 15:32:20

Кувалда, кредит алып ялга йоручелэр, иномаркада жилдеручелэр байтак анысы!
Ну кредитка, хажга бару ярамыйдыр минемчэ.
Тукран, ул хэзер узенэ курэ экскурсия урыны. Ин беренче булып Торкиягэ барган акчалылар,инде йореп туйгач хэзер Хажга баралар.

Авылда сыер асыраучылар нигэдер барып житэ алмыйлар эле, кувалда.
Я сыерларын калдырыр кеше юк, я тапканнары шул кадэр генэ.

№3 (892210) / 06.12.2014 15:20:25

Акчаң хәләл түгел, хәрам икән, хаҗга барып торасы да юк. Аллаһ хаҗыңны кабул итмәскә мөмкин. Шул ук яшләр фәлән миллион сумлык иномаркада җилдерәләр, чит илләргә йөриләр, димәк акчалары бар. Хаҗга бару өчен акча гына җитми, ә ныклы иман, күңел әзерлеге, зур сабырлык кирәк. Кызганычка каршы, сабырлык минем үземә дә җитеп бетми. Мондагы җәйге эсселеккәдә түзә алмыйм, андагы эсселеккә ничек түзәсең ди?

№2 (892207) / 06.12.2014 15:16:22

Тукмак, төш мич башыннан!
Иманлы Яшьләр күптән яхшы эшләрдә эшлиләр,хаҗга да баралар,ял итәргә дә чит илгә йөриләр...

Күрәсең синең балалар үзеңә охшаган, мич башында,я сезнең пенсияне көтеп ятаталар. Значет - ялкаулар. Китап язып баеп булмый. Әнә Ринат Харистан үрнәк алыгыз...

Авылга кайтып сыер асрасалар, хаҗга бара алачаклар...

Башта чын чынлап иманлы булу кирәк. Аннан соң җае чыгачак!

№1 (892201) / 06.12.2014 14:57:29

Яшь кеше Хажга барырлык акчаны каян урлап олгесен,ди?
Ата-анасы бай булмаса, билгеле!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments